Дөньяны бар иткәнче Аллаһ кайда булган?

19 май 2020 ел 17:51

Сорау: Әссәламү галәйкүм! Бер псевдосәләфи вәкиленең Аллаһ дөньяны бар иткәнче болытларда урнашкан булган, ә бу үз чиратында дөнья барлыкка килгәнче мәхлуклар булган дигәнне аңлата дигән иде. Дөресме бу?

Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! Биредә сүз Әбу Разинә әл-Гукайли Пәйгамбәребездән (сгв) сораган һәм Вакига ибне Худуска әйткән, ул Яглә ибне Атага, Яглә Хамадан ибне Сәләмәгә әйткән хәдис турында бара. Хәдисне Әбу Дауд, Әхмәд ибн Хәнбәл, әт-Тирмизи, ибне Мәҗә, Ибн Әбу Асыйм “әс-Сунан” хезмәтендә, әт-Табари тәфсирендә һәм “әт-Тарих”та, ибне Хиббән, әт-Табарани “әл-Кәбир”, әл-Бәйхакый “Әл-Әсма вә әс-сыйфат”та китергәннәр.

يا رسول الله أين كان ربنا قبل أن يخلق خلقه قال كان في عماء ما تحته هواء وما فوقه هواء وخلق عرشه على الماء

“Йә Расулуллаһ! Күкләрне һәм җирне барлыкка китергәнче Раббыбыз кайда булган?”. Пәйгамбәребез (сгв): “Ул болытларда булган. Өстә дә, аста да һава булган. Шуннан соң Ул суда Гарешне яралткан”.

Хәдиснең эчтәлегенә керешкәнче, аны галимнәр кабул итәме, юкмы, аны дәлил буларак кулланырга ярыймы – шул турыда белү тиешле. Әһле сөннәт гыйлеме аятьләргә һәм сахих хәдисләргә таяна, безнең галимнәребез зәгыйфь яисә уйлап чыгарылган хәдисләрне кабул итми.

Имам Бәдретдин ибне Җәмәга үзенең “Идах әд-дәлил фи катгый худҗәт әһли әт-тәгтил” китабында бу хәдисне зәгыйфь һәм уйлап чыгарылган хәдисләр бүлегенә керткән (251 б., Дамаск, 2005).

Имам әл-Бәйхакый бу хәдис турында “Вакига ибне Худустан Ягләдән башка беркем дә тапшырмаган”, ди (“Әл-Әсма вә әс-сыйфат”, 251 б., Каһирә, 1999).

Имам Ибн әл-Җәүзи яза: “Вакига ибне Худустан Ягләдән башка беркем дә тапшырмаган” (“Дафг шубах әт-тәшибих”, 189 б., Бәйрут, 4 нче басма, 2007).

Вакига – билгесез хәдис тапшыручы, бер төркем галимнәр аны “Вакига ибн Худус” дип, икенчеләре “Ибн Гудус” дип йөртә.

Ибн Хәдҗәр әл-Әскаләни хәдис галимнәренең аның турындагы түбәндәге сүзләрен китерә: “Ибн Кубейба аның турында “Ул билгеле түгел”, дигән”. Ибн Әбу әл-Каттан да “Аның хәле билгеле түгел”, дигән (“Тәхзиб әт-Тәхзиб”, 11/115).

Ибне Җәмәга Вакига һәм Яглә турында болай дигән: “Алар – икесе дә билгесез тапшыручылар” (“Идах әд-дәлил”, 252 б.).

Галим шейх Сәләхетдин әл-Идлиби, хәдисне тапшыручылар турындагы фикерләрне анализлап, “Бу хәдис – зәгыйфь хәдис”, дигән (“Бидаг әл-игътикад”, 52 б., дар ән-Нур әл-мубин, 2015).

“Дафг шубах әт-тәшибих” китабы мөхәррире “Мондый хәдисне гакыйдә бүлегендә түгел, тәһарәт бүлегендә дә кулланмаслар иде!”, дигән (“Дафг шубах әт-тәшибих, 190 б.).

Шейх Сәләхетдин әл-Идлиби болай ди: “Бу хәдиснең мәгънәсе дөрес түгел. Сахих хәдистә китерелгәнчә, дөреслектә, Аллаһ булган һәм Аннан башка бүтән бернәрсә дә булмаган. Аллаһның атрибутларына кагылышлы сорауларда кире кагылган хәдисләргә таянырга ярамый” (“Бидаг әл-игътикад”, 52 б.).

Бу дөнья барлыкка килгәнче, Аллаһы Тәгалә белән тагын башка мәхлуклар да булган дигән хәдис сахих хәдискә туры килми:

كان الله ولم يكن شيء غيره

وفي رواية: لم يكن شيء قبله وفي رواية غير البخاري : ولم يكن شيء معه.

“Аллаһ булган, Аннан башка бүтән бернәрсә дә булмаган”

Икенче бер варианты: “Аңа кадәр бернәрсә дә булмаган”.

Өченче варианты: “Аның белән бергә бернәрсә дә булмаган” (Бохари “Сахих”, № 3020; “Фатх әл-Бари”, т. 7, 483-484 б).

Димәк, сез мисалга китергән хәдис гакыйдә мәсьәләләрендә дәлил була алмый, чөнки ул – зәгыйфь һәм аны тапшыручылар тарафыннан да, эчтәлеге ягыннан да кире кагылган хәдис.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана