Сорау: Әссәламү галәйкүм! Аллаһның Барлыгын ничек дәлилләргә? Акыл белән Аның Барлыгына төшенеп буламы?
Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! Аллаһның Барлыгына акыл белән төшенәләр дә инде. Коръәнгә таянып, Аллаһны танып булмый, чөнки Коръәнгә ышану өчен Аллаһка ышану кирәк. Әгәр кеше Аллаһка ышана икән, ул Коръәннең Аллаһ Сүзе булганына да ышана алачак.
Шунлыктан балигълыкка ирешкән һәр кешенең төп дини бурычы - акыл белән Аллаһның Барлыгына төшенү. Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә:
فَاعْلَمْ أَنَّهُ لَا إِلَـٰهَ إِلَّا اللَّـهُ
“Бел, Аллаһтан башка һичбер илаһ юк!” (Мөхәммәд, 19). Кеше акылы белән Аллаһның Барлыгына ышанырга тиеш. Әби-бабалары мөселман булган өчен генә үзен мөселман санаучы кешенең иманы дөрес (әгәр ул дөрес итеп ышанса), әмма тулы түгел.
Аллаһның Барлыгына төп дәлил - бу дөньяның барлыгы. Без үзебезнең һәм әйләнә-тирәлекнең барлыгына ышанабыз. Бу дөньяның шулкадәр катлаулы һәм хикмәтле булуы да аны Яралтучы барлыгына дәлил булып тора. Бу турыда Аллаһы Тәгалә Үзе әйтә:
إِنَّ فِي خَلْقِ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ وَاخْتِلَافِ اللَّيْلِ وَالنَّهَارِ وَالْفُلْكِ الَّتِي تَجْرِي فِي الْبَحْرِ بِمَا يَنفَعُ النَّاسَ وَمَا أَنزَلَ اللَّـهُ مِنَ السَّمَاءِ مِن مَّاءٍ فَأَحْيَا بِهِ الْأَرْضَ بَعْدَ مَوْتِهَا وَبَثَّ فِيهَا مِن كُلِّ دَابَّةٍ وَتَصْرِيفِ الرِّيَاحِ وَالسَّحَابِ الْمُسَخَّرِ بَيْنَ السَّمَاءِ وَالْأَرْضِ لَآيَاتٍ لِّقَوْمٍ يَعْقِلُونَ
“(Әгәр синнән Аллаһы Тәгаләнең берлеге мәсьәләсендәге бәяннарның дөреслеген раслый торган бер дәлил сорасалар, менә аларга күпме дәлил:) Һичшиксез, күкләрнең һәм җирнең яралтылышында, төн белән көннең бер-бер артлы килүендә, кешеләргә файдалы (азык-төлек, кием-салым һәм ягулык кебек) нәрсәләр белән (йөкләнеп,) диңгездә йөргән көймәләрдә, Аллаһ күктән яудырган суда һәм (шул сулары белән) үлгәненнән соң җирне терелтүендә, анда хәрәкәт итә алган төрле хайваннар таратуында, җилләрнең (бер яктан бер якка) үзгәрүендә һәм җир белән күк арасында (Аллаһның яудыру әмеренә) буйсындырылган болытларда, (акыл күзе белән карап яхшылап төшенеп, хакыйкатьне) аңлый алган кешеләр өчен, әлбәттә, билгеләр бар” (Бакара, 164).
Аллаһның Барлыгына булган дәлилләрнең асылы түбәндәгеләр:
1. Безне чолгап алган тирәлекнең башы бар. Галәмнең дә башы бар.
2. Башы булган һәрнәрсә аны барлыкка китерүче Яралтучысы булганлыгы турында сөйли.
3. Димәк, дөньяның Яралтучысы бар.
Түбәндәге фикерләр чылбырын да мисалга китерергә мөмкин:
1. Мәхлукларның теләсә нинди сыйфаты – аңа хас сыйфатларның бер варианты. Мәсәлән, кешенең буе 175 см. икән, димәк, бу аңа хас сыйфат, аның буе нәкъ 175 см, ә 180 см. түгел.
2. Бертөрле вариантлардан сайлап алу сайлаучыдан башка дөрес булмас иде.
3. Димәк, һәр вариантның аны сайлап алган сайлаучысы бар.
Дөнья юктан бар кылынган. Димәк, аның булуын кемдер теләгән һәм аңа башлангыч
биргән. Бала 2020 нче елның 15 маенда туган, димәк, кемдер аның 15 майда тууын сайлап алган, шуңа ул 19 ы да түгел, 10 майда да түгел, ә 15 майда туган. Димәк, булырга мөмкин булган вариантларның берсе сайлап алынган. Димәк, кемдер аны сайлап алган. Бу сайлауны башкаручы “кемдер” үзе мәңгелек булып, барлыкка китерелгәннәрдән аерылып торырга тиеш.
Ә Аллаһ – яхшырак белүче!