Изге гамәлләр иманга керәме?

05 июнь 2020 ел 16:32

Сорау: Әссәламү галәйкүм! Изге гамәлләр иманга керәме? Намаз укымаган, ураза тотмаган кеше иманлы саналамы?

Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! Әһле Сөннәт вәл-җәмәгать карашынча, иман ул – Аллаһы Тәгаләдән Пәйгамбәребез (сгв) аша китерелгәннәргә калеб белән ышану дигән сүз. Кайбер галимнәр калеб белән ышануга тел белән тасдыйк итүне дә өстиләр.

Кешенең гамәлләре иманга керми. Имам Әбү Хәнифә, Аллаһ аннан разый булсын, “Васыя”сендә болай ди:

وَالعَمَلُ غَيْرُ الإيمَانِ، وَالإيمَانُ غَيْرُ العَمَلِ

“Гамәл – ул иман түгел, ә иман – гамәл түгел”.

Галимнәр бертавыштан “гамәл” дигәндә Аллаһы Тәгалә кушкан гыйбадәтләрне (намаз, ураза) һәм Ул тыйган гамәлләрдән (шәраб эчү, зина кылу) ерак булуны күздә тоталар.

Элеккеге галимнәр иманга калеб белән ышануны да, тел белән раслауны да һәм Ислам баганаларында булган гамәлләрне кылуны да керткәннәр. Бу билгеләмә буенча гыйбадәт кылмаган кеше иманлы булмый дип аңлау тиешлеме? Юкса ул бит иманның бер өлешен төшереп калдырган була? Хариҗилар, могътәзили кебек секталар шулай уйлый да һәм намаз укымаган, ураза тотмаган кешене кәфер дип саный.

Әһле сөннәт галимнәре һәм элекке чор галимнәр гамәлләр камил, тулы иманның бер өлеше булуына басым ясаганнар. Иманның камиллегенә гыйбадәтләр аша ирешү белән килешәбез.

Безнең галимнәр гамәлләрнең иманның бер өлеше булмавын 3 төрле алым белән дәлиллиләр:

1. Иман һәм гамәл сүзләре Коръәндә еш кына “һәм” теркәгече белән кулланыла, ә гарәп , татар һәм рус телләрендә алар икесе бер әйбер дигән сүз түгел. Аллаһы Тәгалә әйтә:

وَبَشِّرِ الَّذِينَ آمَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ أَنَّ لَهُمْ جَنَّاتٍ

“Иман китерүчеләрне һәм (намаз, ураза, хаҗ, зәкәт кебек Китап белән сөннәткә муафикъ) изге гамәлләр кылучыларны, аларга (сарайлары һәм агачлары) асларыннан елгалар аккан Җәннәтләр белән сөендер” (Бакара/25)

2. Коръәндә иман изге гамәлләрнең кабул булуына бер шарт буларак искә алына. Аллаһы Тәгалә әйтә:

وَمَن يَعْمَلْ مِنَ الصَّالِحَاتِ مِن ذَكَرٍ أَوْ أُنثَىٰ وَهُوَ مُؤْمِنٌ فَأُولَـٰئِكَ يَدْخُلُونَ الْجَنَّةَ

“Ир яки хатын булсын, кем дә кем мөэмин буларак игелекле эшләрдән берникадәрен (булган Исламның фарызларын) эшләсә, алар да җәннәткә керәчәкләр һәм хөрмә төшендәге ярык кадәр дә рәнҗетелмәячәкләр” (Ниса/125).

3. Аллаһ кайбер гамәлләрне кылмаучы мөселманнарны иманлы саный:

إِن طَائِفَتَانِ مِنَ الْمُؤْمِنِينَ اقْتَتَلُوا فَأَصْلِحُوا بَيْنَهُمَا

“Әгәр мөэминнәрдән ике төркем бер-берләре белән сугышсалар, (нәсыйхәт биреп, булса, шикләрен бетереп һәм Аллаһның хөкеменә чакырып) аларны татулаштырыгыз” (Хуҗурат/9).

Димәк, гамәлләр иманга керми, әмма иманның камиллегенә тәэсир итә. Камил иман гамәлләрсез булмый.

Ә Аллаһ – яхшырак белүче!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана