Сорау: Әссәламү галәйкүм! Кайберәүләр иман арта яисә кими диләр. Бу сорауга ачыклык кертегез әле.
Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! Әһле сөннәт вәкилләре өчен иман – Пәйгамбәребезнең (сгв) Аллаһы Тәгаләдән ирештергәннәренә калеб белән ышану дигән сүз. Кайбер сөнни галимнәр калеб белән ышануга тел белән тасдыйк итү дә өстиләр. Мондый иман (көферлекнең капма-каршысы) артмый да, кимеми дә.
Имам Әбү Хәнифә болай дигән:
وَالإيمَانُ لا يَزِيدُ وَلا يَنْقُصُ، لأنَّهُ لا يُتَصَوَّرُ نُقْصَانُ الإيمَانِ إلا بِزِيَادَةِ الكُفْرِ، وَلا يُتَصَوَّرُ زِيَادَتُهُ إلا بِنُقْصَانِ الكُفْرِ، وَكَيْفَ يَجُوزُ أنْ يَكُونَ الشَّخْصُ الوَاحِدُ في حَالَةٍ وَاحِدَةٍ مُؤمِناً وَكَافِراً
“Иман артмый да, кимеми дә, чөнки иманның кимүен бары көферлекнең артуы, ә иманның артуын бары көферлекнең кимүе итеп кенә күзаллап булыр иде. Ә кем бер үк вакытта көфер дә, иманлы да була ала?” (“Васыя”).
Ә Исламга тугрылык, Аллаһның кушканнарын үтәүдә тырышлык мәгънәсендәге иман ныгырга һәм көчсезләнергә мөмкин.
Имам Мөхәммәд Заһид әл-Кәүсари (аңа Аллаһның рәхмәте булсын) Әбү Хәнифәнең “Әл-фикһ әл-әбсат” хезмәтенә искәрмәдә (47 б.) болай дип яза: “Иман – ныклы ышану булганлыктан, һәм бу ышануда көферлекнең булуы мөмкин булмаганлыктан, барлык мөселманнар да иманда бертигез. Аларның бер-берсеннән өстенлеге бары иманның камиллеген билгеләүче гамәлләрендә. Ә гамәлләрне иманның бер баганасы дип санаучылар хариҗилар һәм могътәзилиләр карашларыннан уза алмый”.
Коръәндә иманның артуы яисә кимүе турында бәян иткән “Ул – (ия булган) иманнары белән иманнарын арттырсыннар өчен, иман итүчеләрнең күңелләренә тынычлык (рәхмәт, Аллаһка һәм Аның рәсүленә хөрмәт, Исламның хөкемнәренә авышу һәм тартылу) иңдергән Зат” (Фәтх, 4) аятен исә Аллаһтан курку һәм ышанулары арту дип аңларга кирәк.
Иманның артуы яисә кимүе мәсьәләсендә аерма бары сүздәге аермага кайтып кала. Хәнәфиләр кебек иман артмый да, кимеми дә дип санаучылар иманның нигезен, ягъни кешене мөселман итә торган барлык сыйфатларга, гамәлләргә ышануны күздә тота. Ә иман арта яисә кими дип санаучылар иманның изге гамәлләрне, шәһадәт кәлимәсен эченә алган камиллеген күздә тота. “Зиначы, иманлы була торып, зина кылмый” (Бохари, 2475, Мөслим, 57) хәдисендә Пәйгамбәребезнең (сгв) зиначының иманлы булуын инкарь итә.
Иманның артуы турында сөйләгән башка аять һәм хәдисләрнең аңлатмасы түбәндәгечә – аларда иң элек Исламга тулысынча ышанып, соңыннан Исламның башка нигезләмәләрен өйрәнеп, аларга аерым-аерым иман китерүчеләр турында сүз бара. Шулай итеп, аларның иманының нигезе, асылы үзгәрешсез калып, иманга кагылышлы детальләр (иманның чагылышлары) гына арта.
Имам әт-Тәфтазани “Шәрх әл-гакаид” хезмәтендә (153 б., Дар аль-Бейрут) болай яза: “Иманның артуы турында бәян итүче аятьләрне Әбү Хәнифә кебек аңлатырга кирәк. Аларның асылы шунда: иман бары ышанырга тиешле күренешләр артканда да гына арткан, һәм бу Пәйгамбәребез (сгв) заманында гына шулай булган. Әмма бу бәхәсле мәсьәлә: кешенең яңа бурычлары Пәйгамбәребез (сгв) чоры булмаган заманда да булырга мөмкин”.
Үзенең Аллаһ каршындагы яңа бурычларын белә барган саен, кешенең бу бурычларга ышануы арта бара. Бу хәл сәхабәләр чорында шәригать иңә килгән чорда булган, сәхабәләр үзләре ышанырга тиешле яңадан-яңа хөкемнәрне акрынлап белә барганнар. Бу хәл безнең көннәрдә дә булырга мөмкин. Мәсәлән, кеше Ислам динен кабул итә, аны өйрәнә һәм яңа сөнни нигезләмәләргә ышана башлый. Аның иманы гакыйдә буенча алган белемнәре арткан саен арта бара.
Нәтиҗә ясап, түбәндәгеләргә тукталыйк.
1. Кәферлеккә капма-каршы мәгънәдә иманның нигезе артмый да, кимеми дә. Бу нисбәттән барлык мөселманнар да бертигез.
2. Исламга тугрылык, Аллаһның кушканнарын үтәүдә тырышлык мәгънәсендәге иман ныгырга һәм көчсезләнергә мөмкин. Моңа нисбәтле рәвештә бөтен мөселманнар да бертигез түгел: “Аллаһ катында иң кадерлегез – (иң бай, иң чибәр, иң асыл нәселле булган ишеләр түгел, Аллаһы Тәгаләнең хәрамнардан соң дәрәҗәдә сакланган) иң тәкъва иясе булганыгыз” (Хуҗурәт, 13).
3. Иман артуын кеше ышанырга тиешле яңа нигезләмәләр турындагы гыйлем арту белән дә аңлатырга мөмкин. Бу беренче мөселманнарга да, соңгы мөселманнарга да кагыла.
Ә Аллаһ – яхшырак белүче!