Госел алу

17 июнь 2020 ел 17:44

Сорау: Әссәламү галәйкүм! Әгәр борынымны, авызымны чайкап, бөтен тәнемне юсам, госел дөрес буламы? Әгәр алай гына юыну җитмәсә, госелнең дөрес тәртибе ничек?

Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! Сезнең сорауда госелнең фарыз өлешләре саналган. Әгәр сез бу гамәлләрне тиешенчә игътибар белән башкарасыз икән, сезнең госелегез дөрес санала. Әмма сөннәттә булган гамәлләргә дә игътибар итәргә кирәк, чөнки алар Пәйгамбәребездән (сгв) килгән. Өстәвенә госелнең барлык сөннәтләрен дә җентекләп башкару тәнне нәҗесләрдән тулысынча чистартып бетерүгә сәбәп була һәм тәннең барлык өлешләре дә юылып бетүгә ныклы ышанып була.

Фикһ гыйлеме буенча язылган китапларда госел алу түбәндәге тәртиптә башкарыла:

يسن في الغسل اثنا عشر شيئا:

 1. الابتداء بالتسمية

 2. و النية

 3. و غسل اليدين إلى الرسغين

 4. و غسل نجاسة لو كانت على بدنه بانفرادها

 5. و غسل فرجه و إن لم تكن به نجاسة

 6. ثم يتوضأ كوضوئه للصلاة فيثلث الغسل و يمسح الرأس

 7. و لكنه يؤخر غسل الرجلين إن كان يقف في محل يجتمع فيه الماء

 8. ثم يفيض الماء على بدنه ثلاثا. 

 9. و يبتدئ في صب الماء برأسه

 10. و يغسل بعدها منكبه الأيمن ثم الأيسر

 11. و يدلك جسده

 12. و يوالي غسله. 

1. Гаурәт ачылганчы «бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим» дип әйтү.

2. Госел кылырга ният итү.

3. Кул чукларына кадәр кулларны юу.

4. Тәндә нәҗес булса, нәҗесне юып төшерү.

5. Нәҗесе булмаса да, җенси әгъзаларны юып алу.

6. Тәһарәт алу, ягъни тәһарәт алганда юыла торган барлык әгъзаларны да өчәр тапкыр юу, ә башка мәсехне бер тапкыр кылу.

7. Су җыелып торган урында булса, аякларны юмый тору, чөнки җыелып торган су нәҗес белән кушылу ихтималы бар. Әгәр су җыелып тормый икән, аякларны юу.

8. Өч тапкыр тәнне су белән юып төшерү.

9. Су коюны баштан башлау.

10. Суны башта тәннең уң ягына, аннары сул ягына кою.

11. Тәнне кул белән ышкып алу.

12. Госелне өзлексез башкару.

Ә Аллаһ яхшырак белә!

Башка фәтвалар

Ихрамга керү мәсьәләсе

07 декабрь 2022 ел 13:13

Витр намазы турында

07 декабрь 2022 ел 12:03
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана