Болгарны зиярәт кылу шәригатькә туры киләме?

29 май 2015 ел 16:52

1989 елда болгар бабаларыбызның рәсми рәвештә ислам динен кабул итүләренә 1100 ел тулуы тантаналы рәвештә билгеләп үтелде. Шул көннәрдән башлап Идел буе Болгар дәүләтенең башкаласы булган Болгар шәһәрен торгызу буенча бик зур эшләр башкарылды. Җәй көннәрендә Болгар җирләрен, сахабәләрнең җәсәдләре җирләнгән мөкатдәс урыннарны мөселманнар хәзер күпләп зиярәт итә. Әйтергә кирәк, башта Болгар шәһәрен зиярәт кылучылар бик күп түгел иде. Ләкин бераз вакыт үткәч, аеруча бу чараны оештыруга мөселманнарның Үзәк диния нәзарәтеннән тыш Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы да җәлеп ителә башлагач, зиярәт кылырга килгән мөселманнарның саны күпкә артты.

        Билгеле ки, республикабызда хөрмәт күрсәтелергә һәм зиярәт кылынырга лаеклы булган мәртәбәле урыннар бик күп: бездә табигыйннар, тәбгы-табигыйннар, әүлияләр җирләнгән урыннар бар. Белгәнегезчә, табигыйннар – сахабәләрдән соң килгән, алардан өйрәнгән, аларның эшләрен дәвам иткән буын. Болгар чоры рухи мәдәнияте һәйкәлләре Биләрдә, Әтрәчтә (Тәтеш районына карый), Алабугада, Балык Бистәсе районында һәм башка урыннарда сакланып калган. Кызганыч, дәһрилекнең каһәрле елларында хакимият зиярәт кылуны тыя һәм әлеге йоланы үтәгән мөселманнарны эзәрлекли. Шуңа күрә безнең борынгы бу йолабыз һәм аны тиешенчә башкару тәртипләре онытыла төшкән. Күпләребез зиярәт кылуның әхлакый кагыйдәләре белән таныш түгел. Кайбер мөселманнарның зиярәт кылу тәртипләре буенча анык сораулары килеп туа. Бу язмада зиярәт кылу буенча килеп туган сорауларга җаваплар табарга тырышырбыз.

        Хәзерге татарларның Болгарга зиярәт кылуларын дин күзлегеннән карап китик. Елның билгеле бер көнендә шәһре Болгарны зиярәт итүнең, шәригать күзлегеннән караганда, ныклы нигезе бар. Чөнки Бохарида һәм Мөслимдә түбәндәге хәдис китерелә: “Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм Мәдинәгә килгәндә яһүдиләрнең Гашүрә көнендә ураза тотканнарын белә. Ул алардан бу көнне ураза тотуларының сәбәбен сорый. Алар: “Бу көнне Аллаһ, Муса галәйһиссәламне коткарып калып, Фиргавенне суга батырып үтергән. Шуңа күрә без Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт йөзеннән бу көнне ураза тотабыз”, - дип җавап биргәннәр. Моны ишеткәч, Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Без Мусага сезгә караганда да якынрак”, - дигән. Моннан шундый нәтиҗә чыгарырга була: “Без дә елның билгеле бер көнендә безгә биргән нигъмәтләре өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтебезне белдерергә һәм аны ел саен кабатларга тиеш”. Ә аның безгә биргән нигъмәтләреннән ислам динен кабул итүебездән дә зуррак тагын кайсы нигъмәте бар? Шул бәхетле көннән башлап халкыбызның күпме буын вәкиле иманлы булды һәм җәһәннәм утыннан котылуга иреште; ислам динен кабул итү көненнән башлап без туры юлдабыз. Аллаһының бу олуг нигъмәтен, аның безгә күрсәткән өстенлеген тиешенчә аңлау өчен Идел буендагы башка күрше халыкларга күз салу да җитә. Аларга ислам дине ирешмәгән, алар бүгенге көнгә кадәр җаһиллектә. Шулай итеп, ата-бабаларыбызның ислам динен кабул итүен билгеләп үтү – Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм күрсәтмәләренә, аның Аллаһы нигъмәтләренә карата булган мөнәсәбәтенә тулысы белән туры килә. Бу – Раббыбызның олуг нигъмәте өчен безнең Аңа булган рәхмәтебезнең бер чагылышы гына.

        Болгар шәһәрен халкыбызның зур гыйлемле ата-бабаларыбыз да зиярәт иткән. Мәсәлән, мәшһүр галимебез Шиһабетдин Мәрҗани үзенең “Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” (Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр) хезмәтендә Мәрҗани мәчетенең өченче имамы Ибраһим хәзрәт Хуҗаш турында сөйләнгән бүлегендә ул аның Болгарга зиярәт кылуы турындагы язмаларны китерә: “1235 елда (милади белән 1819) андагы тәкъваларның каберләрен зиярәт кылырга мин Болгарга бардым. Аллаһы минем бу гамәлләремне кабул итсен! Әмин! Болгарда зур ике манара бар, аларның берсе җамигъ мәчет янында урнашкан. Бу мәчет баскычында 73 басма. Ә аннан көнчыгышта икенче манара тора, анысының баскычында 42 басма. Икенче манарага шәхсән мин үзем дә мендем”.

        Шул ук китабында Мәрҗани хәзрәтләре үзе турында болай дип яза: “1287 елда (милади белән 1870) мин үз гаиләм белән Болгарны кабат зиярәт кылдым һәм аның манарасы башына менгәч, минем башка шундый уйлар килде: “Бу манарага беркем дә күтәрелмәгән, аннан беркайчан да азан әйтмәгән, анда бервакыт та тәкбир әйтү ишетелмәгән кебек. Болгарда бервакытта да мөселманнар яшәмәгән, алар аның урамнарыннан үтмәгән кебек. Юк, болар барысы да булган, тик вакыт кына элеккене үз вакыйгалары белән җуеп бетергән. Мосафирларда сагыш хисләре уяткан гүзәл Болгарга Аллаһ тынычлык әйләсен”.

        Ә Шиһабетдин Мәрҗани Болгарга зиярәт кылганда анда монастырь – монахлар общинасы карамагындагы чиркәү эшләп торган! Хәзерге вакытта биредә ислам мохиты тудырылган шартларда берничә надан бу изге эшкә аяк чалырга маташа.

        Безнең мөселманча милли йолаларыбыз һәм истәлекле көннәребез этник катламнарыбызны үстерүдә, аның тотрыклылыгын, халкыбызның киләчәктә сакланып калуына ышанычны ныгытуда зур роль уйный. Шуңа күрә бездә еллык даталарны, Мәүлидне билгеләп үтү, мөбарәк урыннарны зиярәт кылу киң таралган. Монда аларның нәкъ менә кабатланып баруы әһәмиятле, ул безгә бу вакыйгаларның елъязмага бәйлелеген үтеп чыгарга, ата-бабаларыбызның тәҗрибәсен исәпкә алырга ярдәм итә.

        Тарихта шулай килеп чыккан: безнең беренче башкалаларны – Болгар белән Биләрне – яулап алучылар җимергән. Алар җирле халыкны тулысынча кырып бетергән, ягъни хәзерге заман сүзләре белән әйткәндә, монда геноцид үткәрелгән. Җирле халыкка монда төпләнеп калу рөхсәт ителмәгән, инкыйлабка кадәр Болгар белән Биләрдә татарлар яшәмәгән. Мөселманлык чорыннан калган тарихи һәйкәлләр: мәчетләр, манаралар, төрбәләр һ.б. юкка чыгарылган. Алар урынына тәре ясалган зйберләр урын алган. Монда монастырь урнашкан булган. Күрүебезчә, халык хәтереннән аның данлы, тәкъва үткәне турындагы хатирәләрне юкка чыгару өчен барысы да эшләнгән. Шуңа да карамастан, халкыбыз үзенең элекке башкалаларын онытмаган. Аларны зиярәт итәр өчен мөселманнар гел килеп йөргән. Күренекле дин галимебез Шиһабетдин Мәрҗани Болгарны ким дигәндә ике тапкыр зиярәт иткән. Ул монда Мөхәммәд Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сахабәләренең каберен эзләгән. Ә безнең ата-бабалар аларның дингә өндәве нәтиҗәсендә ислам динен кабул иткән.

        Мондый зиярәт кылулар колониаль хакмиятнең ачуын чыгарган, ә ул, аңлашылганча, үзенең элекке җинаять эзләрен юкка чыгарырга теләгән. Патша жандармериясе муллалар арасыннан булган түләүле шымчылары аша Болгарны зиярәт кылуның хәрам икәнлеге турында провокацион ялганнар тараткан; имеш, андый зиярәт кылу шикер кату (мәҗүсилеккә иярү) булып исәпләнә икән. Кыганыч ки, бүгенге көндә дә аларның үрнәген нигез итеп алып, Болгарга зиярәт кылуны инкарь итүчеләр бар. Алар Ш.Мәрҗани кебек бөек галимнәрне дә ачыктан-ачык кимсетүдән, аларны имансызлыкта, мөшриклектә гаепләүдән кыенсынмый.

        Барысы өчен дә мөкатдәс, кадерле каберлекләре булган шәһәр-авыллар, башка урыннар һәр илдә дә бар. Мәсәлән, Бәдер һәм Өхед сугышында шәһит киткәннәрнең каберлекләре, Дербенттагы (Дагыстанда) сахабәләр каберлеге, Босния-Герцеговинадагы Сребреница, Польшадагы Освенцим һ.б. Бу урыннарны зиярәт кылырга күп кешеләр килә һәм монда бернинди дә ширек кату юк. Болгарга халык бары тик Аллаһыга гыйбадәт кылу өчен генә җыела. Нинди дә булса бер урынны зиярәт кылу берничек тә мөшриклек була алмый, алай дип әйтү – наданлык. Әгәр кем дә булса Кәгъбәгә яки мәчеттә булганда Аллаһыга түгел, ә андагы ярымайга гыйбадәт кылса – бу ширек кату була.

        Бер хәдистә әйтелгәнчә, өч мәчеттән тыш калган барлык мәчетләрдә дә гыйбадәт кылуның савабы бер дәрәҗәдә. Мәккә мәчетендә укылган намазның савабы башка мәчетләрдә укылган 100 мең намаз савабына, Мәдинә мәчетендә укылган намазның савабы башка мәчетләрдә укылган мең намаз савабына, Кодүс (Иерусалим) мәчетендә укылган намазның савабы башка мәчетләрдә укылган 500 намаз савабына бәрабәр, калган мәчетләрдә укылган намазларның саваплары исә бертигез. Күргәнебезчә, саваплылык дәрәҗәсе өстенрәк башка мәчет эзләүнең мәгънәсе юк. Шунысын да әйтергә кирәк: әгәр максат савабының күбрәк булганын эзләүдән гыйбарәт булмаса, башка мәчетләрдә гыйбадәт кылу берничек тә тыелмаган.       

        Зиярәт кылу сүзенең мәгънәсе: а) кайда да булса булу, визит; ә) әүлияләр каберен зиярәт кылу, авыру кешене зиярәт кылу.

        Зиярәт кылу өч төргә бүленә: а) исән-сау кешеләрне зиярәт итү; ә) ниндидер бер урынны зиярәт итү; б) мәрхүмнәр каберен зиярәт итү.

        Хәзер шуларга киңрәк тукталып үтәрбез.

        Исән-сау кешеләрне зиярәт итү. Бүгенге көндә исән-сау булган туганнарыбыз, якыннарыбыз, дусларыбызның, галимнәр, тәкъваларның хәлләрен белеп тору – җәмгыять алдындагы бурычыбыз, аларга ихтирам күрсәтүебез, аларны сөю хисләребезне белдерүебез.

        Сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм түбәндәгеләрне әйткән:

        “Ризыгының киң һәм гомеренең озын булуын теләгән кеше туганнары белән элемтәне өзмәсен” (Бохари, Мөслим).

           “Әгәр берәү мөселман кардәшен бер кайгысыннан арындырса – Кыямәт көнендә Аллаһ ул бәндәне бер кайгысыннан арындырыр. Әгәр берәү бер фәкыйрьнең хәлен җиңеләйтсә – Аллаһ аның хәлен бу дөньяда һәм ахирәттә дә җиңеләйтер. Берәү үзенең кардәшенә ярдәм иткәндә Аллаһ аңа Үзенең ярдәмен ирештереп торыр” (Мөслим, Әбү Дауд, Тирмизи, Ибне Маҗәһ).

        “Әгәр мөселман кешесе икенче бер мөселман кардәше белән кул биреп күрешсә – аларның гөнаһлары агачтан яфрак коелып төшкән кебек коелып төшәр” (Баззар).

        Нинди дә булса бер урынны зиярәт итү. Бу – мөкатдәс һәм мөбарәк урыннарны зиярәт итү. Исламда мөбарәк урыннар дип Мәккәдәге Хәрам мәчетен, Мәдинәдәге Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм мәчетен, Кодүстәге әл-Әкъса мәчетен һәм мөселманнарның ата-бабалары белән, тарих белән бәйле мөбарәк урыннарны әйтәләр. Әлбәттә, кемдер: “Өч урыннан башка изге урын юк”, - дип моңа каршы чыгарга да мөмкин. Ләкин Коръән буенча андый урыннар күпкә артыграк. Мәсәлән, Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай ди: “Хактыр ки, Мин ул – синең Раббың. Әйдә, башмакларыңны сал. Син мөкатдәс Тува үзәнендә” (“Та-Һа” сүрәсе, 12 нче аять).

        Күргәнебезчә, Аллаһы Тәгалә аның изге үзәндә, башка сүзләр белән әйткәндә, изге җирдә булуы сәбәпле, Муса галәйһиссәламгә башмакларын салырга куша. Бу җирләрнең нәкъ менә изге булуы сәбәпле Аллаһы Тәгалә аяк киемнәрен салырга боерганы – ап-ачык, тик бу үзән ул өч урын исемлегендә юк.

        Мөхәммәд Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең Әл-Куба мәчетен һәм Өхед тавын зиярәт итүе – әлеге хәдиснең шундый аңланышына тагын бер дәлил. Күргәнебезчә, мөбарәк урыннар өчтән күпкә артыграк.

        Шулай итеп, изге урыннарны өч урын белән генә чикләргә кирәкми. Һәр халыкның да үзләренә аеруча кадерле урыннары бар: элек сугыш булган урыннар; истәлекле, данлы урыннар; халыкның рухи, мәдәни мирасы белән бәйле урыннар; халыкның ислам дине белән бәйләнешен күрсәткән урыннар. Әйтик, безгә – татарларга шундый урын булып заманында олуг шөһрәткә ия булган Болгар шәһәре тора. Анда безнең традицияләребез, гореф-гадәтләребез, тарихыбыз сеңгән. Мисалга, хәнәфи мәзһәбенең хокук буенча “Зөбдәтел Маҗәһллә” китабыннан бер өзек китерик: “Шәригать хөкемнәре чыгарылганда җирле мәдәният һәм йолалар игътибарга алынырга тиеш”.

        Мәрхүмнәрнең каберләрен зиярәт кылу. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең мәшһүр хәдисендә: “Мин сезгә каберләрне зиярәт итүне тыйган идем, хәзер исә рөхсәт  бирәм, чөнки каберләрне зиярәт итү Кыямәт көнен искә төшерә”, – дип әйткән (Тимизи Мөслим).

         Каберлек ул – шундый бер тыныч урын ки, анда кеше үз-үзе белән ялгыз калып фикер йөртә, зирәгрәк була башлый, үз яшәеше һәм анда күмелгән кешеләрнең тормышлары турында уйлана, гыйбрәт ала. Каберлекләрне зиярәт итү һәрберебезгә дә киләчәк үлемебезне искә төшерә.

        Кеше һәрвакыт ике чынбарлык: яшәү теләге һәм үлемнең котылгысыз булуы арасында яши. Әгәр яшәүнең һәм үлемнең хакыйкый мәгънәсен танымасак, яшәү мәгънәсен беркайчан да аңлый алмаячакбыз. Иманлы кеше өчен үлем – Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән бүләк ул, бер халәттән икенче халәткә күчү. Ә имансызлар һәм гөнаһлы кешеләр өчен үлем җәзага әйләнә. Дөреслектә кешенең ике төп киңәшчесе бар: аларның берсе сөйләүче булса, икенчесе – дәшмәүче. Сөйләп торган киңәшче булып Аллаһның бөек китабы – Коръән тора, ә сөйләшмәүчесе – үлем. Кешеләр менә шушы сөйләшми торган киңәшчедән дәрес, гыйбрәт алсын өчен бабаларыбыз каберлекләрне шәһәрләрнең үзәгендә булдырган.

        Үлемнең теле юк, ләкин ул дәшми торса да, аңа тирән мәгънә салынган. Каберлекләр әти-әниләребезнең, әби-бабайларыбызның, туган-тумачаларыбызның, яраткан дусларыбызның исемнәре белән тулыдыр.

        Мөхтәрәм җәмәгать, шуны онытмасак иде! Алаһның Рәсүле галәйһиссәлам: “Кабер ул – буш дөнья түгел. Иманлы бәндә өчен ул – җәннәт бакчаларыннан бер бакча. Имансыз кеше өчен җәһәннәм чокырларыннан бер чокыр булачак”, - дигән (Тирмизи). Сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзе еш кына сахабәләренең каберлекләрен зиярәт иткән һәм алар өчен дога кылган: “Сезгә иминлек, тынычлык насыйп булсын! Әгәр Аллаһ теләсә, без дә сезгә тиздән кушылачакбыз. Мин үзебез һәм сезнең өчен Аллаһы Тәгаләдән бәхет сорыйм” (Мөслим).

        Хөрмәтле мөселманнар! Каберләрне зиярәт итү безгә дәрес бирсә, Иншә Аллаһ, мәетләребезгә җиңеллек китерә. Ибне Габбас (Аллаһы Тәгалә аннан разый булса иде) риваять итә, бервакыт Рәсүл әкрам галәйһиссәлам ике кабер арасыннан үткәндә болай дип әйткән: “Хәзерге вакытта шушы ике кабердә ятучылар зур булмаган гөнаһлар өчен зур җәза ала. Кабердә ятучыларның берсе гайбәт сөйләп йөргән, ә икенчесе нәҗестән пакьләнмәгән”. Шуннары Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм пальма ботагын сындырып, аны икегә бүлеп, шул каберләр өстенә кадап куйган һәм болай дигән: “Бу ботаклар корыганчыга кадәр шушы кешеләрнең кабер газапларын җиңеләйтеп торыр” (Бохари, Мөслим, Тирмизи).

        Танылган мөфәссир (бер нәрсәне аңлатып бирүче) имам Куртуби (Аллаһы Тәгалә аны Үзенең рәхмәтенә ирештерсә иде) бу хәдисне болай дип шәрехли: “Бу ботаклар корыганчыга кадәр” дигән сүзләр шуны аңлата: әгәр кабергә үсемлекләр утыртылса яки Коръән укылса – мәетләр җиңеллек сизә. Әгәр бер үсемлек мәетнең хәлен җиңеләйтсә – Коръән уку аңа тагын да күбрәк җиңеллек бирәчәк”.

        Әгәр мәетләребезгә Коръән укылса (бигрәк тә Йәсин” сүрәсе), аларга Аллаһының рәхмәте ирешәчәк. Мәетләргә “Йәсин” сүрәсен уку турындагы хәдис-шәрифтә болай диелгән: “Йәсин” сүрәсе Коръәннең калебе булып тора. Дөреслектә Аллаһының ризалыгын һәм киләсе дөньяда Аллаһының рәхмәтен алу нияте белән “Йәсин” сүрәсен укыган кешенең гөнаһлары гафу ителер, шулай булгач, мәетләрегезгә “Йәсин” сүрәсен укыгыз” (Әхмәд бине Хәнбәл, Муснад).

        Аллаһының Рәсүле галәйһиссәлам әйткән: “Әгәр сезнең берәрегезгә үлем ирешсә – аны тиз арада күмәргә тырышыгыз. Мәетне күмгәннән соң аның баш очында “Фатиха” сүрәсен, ә инде аяк очына басып “Бәкара” сүрәсенең соңгы аятьләрен (Әмәнәрәсүл) укыгыз” (Имам Табарани, Дәйләми, Хәйсәми).

        Имам Нәвави (Аллаһы Тәгалә аны Үзенең рәхмәтенә ирештерсә иде) “Риязус-салихин” (“Изгеләр бакчасы”) дип исемләнгән китабында имам Шәфигый (Аллаһы Тәгалә аны Үзенең рәхмәтенә ирештерсә иде) сүзләрен китерә: “Кабер янында Коръәни-Кәримнән аятьләр һәм сүрәләр уку яхшы гамәл булып санала, әмма Коръәнне тулысынча уку – тагы да яхшырак”.

        Аллаһы Тәбәракә вә Тәгалә Коръәндә мәетләребез өчен дога кылырга өйрәтә: “...Раббыбыз, безне һәм бездән элек килеп киткән иманлы кардәшләребезне ярлыка; күңелләребездә иман китергәннәргә карата һичбер хөсетлек калдырма. Раббыбыз, шик юк ки, Син – чиксез шәфкатьле, чиксез мәрхәмәтле” (Хәшер (Сөреп чыгару)” сүрәсе, 10 нчы аять).

        Мөхтәрәм мөселманнар! Монда начар гадәтләргә, ягъни бидгатьләргә игътибар итәргә һәм шулардан ерак булырга кирәк. Ислам галимнәре үзләренең китапларында каберлекләрне зиярәт итү кагыйдәләрен, әдәпләрен аңлаткан булса да, хәзерге көндә кайберәүләр дини наданлыклары аркасында кабер өстендә шәм кабыза, кәгазьләргә, чүпрәкләргә үзләренең теләкләрен язып, аларны чардуганга яисә кабер өстендәге агач ботакларына бәйләп куя. Башкалар исә, икенче чиккә тайпыла, каберлекләрне зиярәт итүчеләрне ширектә гаепли. Без гамәлләр кылганда бер чиктән икенче чиккә тйпылмаска, урталыкны тотарга тиешбез.

        Ибне Габбас (Аллаһы Тәгалә аннан разый булса иде) риваять кыла: “Сәгъд бине Губәдә (Аллаһы Тәгалә аннан разый булса иде) дигән сахабәнең әнисе үлгәч, ул Пәйгамбәребез галәйһиссәлам янына килеп: “Йә, Рәсүлуллаһ, минем әнием вафат булды. Ул үлгән вакытта аның янында була алмадым. Әгәр әнием өчен үз җиләк-җимеш бакчамны сәдака итеп бирсәм, бу гамәлем аңа файда китерер микән?” – дип сораган. Аллаһының Рәсүле галәйһиссәлам: “Әйе”, - дигән.

        Безне хак юлга өндәүче Пәйгамбәребез галәйһиссәлам әйткән: “Кеше вафат булганнан соң ул барлык гамәлләреннән өзелә, ләкин аның өчен өч төрле гамәле файда китерәчәк: сәдакател-җария, ягъни кеше үлгәннән соң да файда китерә торган сәдака; башкаларга биреп калдырылган белем; балаларының догалары” (Мөслим).

        Мөхтәрәм җәмәгать! Хәдисләрдән күренә ки, мәетләребез өчен Коръән уку, сәдакалар бирү һәм башка изге гамәлләр кылу – аларга җиңеллек һәм савап китерә. Һәркайсыбызга тарихыбызны, изге урыннарыбызны, шәхесләребезне белергә һәм хөрмәт итәргә насыйп булсын. Аллаһы Тәгалә барчабызны Үзенең чиксез рәхмәтеннән аермасын.

                             Татарстан Республикасы мөселманнары

                                Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге

                                                “Шура”, №8

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана