Ураза тотсаң, гөнаһлардан арынырсың

16 июнь 2015 ел 14:39

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Көннәрнең олугысы – җомга көне, ул ике гает, Гарәфә, Гашүрә көннәреннән дә олуграк. Кичәләрнең олугысы – Кадер кичәсе, айларның олугысы – изге рамазан ае». Менә шушы айларның олугысы һәм дүрт изге айның берсе булган рамазан-шәриф ае бара.

Нәрсә соң ул ураза? Ни өчен без аны тотабыз? Кемгә кирәк ул? Без уразаны Раббыбыз ризалыгы өчен дип тотабыз. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримнең «Әл-Бәкара» сүрәсенең 183 нче аятендә:

«Әй иман китергән бәндәләр, сездән элекке кавемнәргә фарыз булган шикелле, сезгә дә ураза фарыз булды», – дип, уразаның фарызлыгын белдерде. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә бәндәләргә төрлечә эндәшә. Ә бу аятьтә, ураза турында әйткәндә: «Әй иман китергән кешеләр», – ди, чөнки Раббыбыз белә: ураза тоту иман китермәгән һәм иманы зәгыйфь булган кешенең көченнән килми. Кайберәүләр вакытым юк, эшем күп дип, юк сылтауны бар итә. Без: «Ләәә иләәһә илләллаааһ Мүхәммәдүр Расүүлүллаааһ», – дип, үз иркебез белән иман китереп, иман кәлимәсен әйткәч, мөселман булабыз. Шуннан соң безнең өстебезгә иманны яхшы белү, биш вакыт намаз, елга бер ай ураза, зәкят, хаҗ шикелле фарызлар йөкләнә.

Ураза – шушы фарызларның берсе. Үзен мөселман дип таныган кеше ураза тотарга тиеш. Сәламәтлеге өчен, ябыгыр өчен түгел, Аллаһы ризалыгы өчен дип. Әгәр без уразабызны шулай тотсак, Хак Тәгалә кабул итеп, ураза гыйбадәтеннән җибәрсә – калганын Раббыбыз Үзе белүче. Әгәр без сәламәтлегебезне генә уйласак яки авырлыгыбыз кимесен дип кенә ураза тотсак, моның файдасы фәкать дөньялыгыбыз өчен генә була. Аллаһы сакласын! Кеше күрсен, башкалар мине уразалы дип әйтсеннәр өчен генә йөрсәк, монысы бигрәк тә гөнаһлы. Адәм баласы ике асылдан гыйбарәт. Аңарда нәфес бар – хайвани асыл һәм акыл, аң бар –о фәрештәләрдән килгән асыл. Адәм баласының бөтен яшәеше шушы ике асылының көрәшеннән гыйбарәт. Гомер буе бездә нәфес белән аң көрәшә. Аллаһы Раббыбыз Коръәни Кәримдә, «Әт-Тин» («Инҗир агачы») сүрәсенең 4 нче аятендә болай ди:

«Мин акыл биреп, сезне бөтен мәхлукаттан өстен иттем».

Кем үзенең акылы, аңы белән нәфесен җиңә алса – ул кеше Аллаһы Тәгалә хозурында фәрештәләрдән дә өстен булыр. Шушы сүрәнең 5 нче аятендә Раббыбыз:

«Мин кайберәүләрне түбәннән дә түбән төшерермен», – ди. Бу аятьтә нәфесләрен акылларыннан өстен куючылар турында сүз бара, ягъни Аллаһы Тәгалә андыйларны хайваннан да түбәнгә төшерер. Без үзебезнең тормышыбызда моның мисалын ачык күрәбез: дуңгыздан да, хайваннан да яманрак булып аунап ятучылар, балаларына, әти-әниләренә кул күтәрүчеләр бар. Менә бу – хайваннан да түбән төшү түгелме? Бер генә хайван да баласын каһәрләми һәм үтерми. Бер генә хайванның баласы да яшь вакытта ата-анасын каһәрләми. Без үзебезнең бозыклыгыбыз, нәфес артыннан кууыбыз белән түбәннән дә түбән баскычка төшәбез. Әмма Аллаһының шушы рамазан ае, ураза (ул гарәпчә тыелып тору дигәнне аңлата) тоту безгә үзебезне нәфесебездән өстен икәнебезне, аны җиңә алуыбызны күрсәтергә мөмкинлек бирә. Бу – мөселманнар өчен җиһад ае, аларның үз нәфесләре белән көрәшү ае.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм Бәдер сугышында җиңгәннән соң, сәхабәләргә: «Йә сәхабәләрем, кече җиһадны җиңдек, олы җиһадны җиңәсебез калды», – ди. Сәхабәләр: «Йә Расүлүллаһ, шушыннан да олы җиһад ул нинди?» – дип сорыйлар. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Безнең һәркайсыбызның нәфесе бар, әгәр без шушы нәфесебезне җиңсәк, олы җиһадта җиңүчеләр булырбыз», – дип җавап бирә.

Бәдер сугышында бер мөселманга каршы өч кяфер сугыша. Мөселманнар өч йөздән аз гына артык, ә кяферләр меңгә якын була. Әлеге сугышта мөселманнар зур өстенлек белән җиңеп чыга. Аннан соң тарихта бик күп сугышлар була. Бөек Ватан сугышын гына искә алыйк: Курск дугасындагы, Мәскәү, Сталинград янындагы сугышлар... Бу сугышларда ике яктан да каршы торучы көчләр тигез, йә булмаса бер якта аз гына өстенлек була. Ә Бәдер сугышында үзләреннән өч тапкырга зуррак көчкә ия булган, яхшырак коралланган гаскәрне җиңеп чыга мөселманнар. Шуннан соң Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Кече җиһадны җиңдек, олы җиһадны җиңәсебез калды», – ди. Мөселманнар өчен, тормышын куркыныч астына куеп, өч кяфергә каршы сугышуга караганда, үзенең нәфесе белән көрәшүне Пәйгамбәребез артыграк күрә. Рамазан ул зур җиһад ае булып санала. Бу айда ураза тоту – тәнне, үзеңне азаплау түгел, ул – олуг гыйбадәт. Аллаһы Раббыбыз Коръәни Кәримдә «Әл-Гыймран» сүрәсенең 133 нче аятендә:

«Яхшылык эшләргә, тәүбә кылырга ашыгыгыз, җәннәткә ашыгучылардан булырсыз», – ди. Без менә шушы айда яхшылык эшләргә ашыгырга тиеш. Үзебезнең күңелебезне, калебебезне чистартырга, яхшы сүзләр сөйләргә, гайбәткә кермәскә, ялганламаска тырышырга тиеш.

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: “Кем уразалы була торып та ялган-гайбәттән тукталмаса – аның ач йөрүеннән бернинди файда юк” (Ибн Маҗәһ). Әгәр телебезне начар сүздән, күңелебезне бозык уйдан сакламасак, гайбәттән тыела алмасак, ураза тотуыбыз гади бер ач торуга гына кайтып кала. Аның Аллаһы Тәгалә каршында да, бәндәләр алдында да кыйммәте булмый. Сәхәр ашап, көне буе хәләл булган икмәк белән судан да тыелуыбыз безгә ураза тотуыбызны искә төшереп тору өчен генә кирәк. Ураза икәнен исенә төшергәч, кеше үзен бөтен төр бозыклыктан сакларга тиеш. Уразаның асылы ул – кешенең яхшылык эшләргә омтылуы, башкаларга җылы сүз, яхшы мөгамәлә белән булышуы, бүтәннәрне кайгыртуы һәм бер-берсен гафу итүе.

Аллаһы Раббыбыз Коръәни Кәримдә, «Әл-Гыймран» сүрәсенең 134 нче аятендә:

«Ачуыгызны эчкә алыгыз, дошманнарыгызны гафу итегез, әлбәттә, Аллаһы Тәгалә каршында сөйкемле бәндәләрдән булырсыз», – ди. Рамазан аенда ураза тотканда без матур әхлакка, гүзәл холыкка ирешергә тиеш. Кем дә булса берәүгә үпкәләп йөрсә – ул кешене кичереп, аның бәхиллеген алсын.

Хәтта безгә ниндидер начарлык эшләгән кешеләр турында да без яхшы сүзләр генә сөйләргә тиеш. Инде бу да көчебездән килмәсә, башкаларның начар гадәтен әйтми калу да яхшы булыр.

Хәләл ризыклардан, эчемлекләрдән тыелып, телләребезне гайбәттән саклап, күңелләребезгә пакь уйлар салып йөрсәк, бәлки Аллаһының рәхмәте булып, ел буе күңел сафлыгына ирешербез. Истә тотыйк! Мөселманга гайбәт сөйләү дә, кешегә зыян кылу да хәрәм санала.

Рамазан ае – айларның солтаны, патшасы, ул мөэмин-мөселманнарга чистарынырга мөмкинлек бирә торган ай. Кыямәт көнендә адәм балалары яңадан кубарылгач, алар ач булыр, эчәселәре килер диелгән. Без бу дөньяда кайсыбыз егерме, кырык ел, кайсыбыз илле, сиксән, туксан ел яшибез. Шушы еллар өчен Аллаһы Тәгалә хозурына барып, илле әйәм җавап бирәсебез бар. Аллаһы Раббыбыз Коръәни Кәримдә болай ди:

«Бу җирдә яшәгез, кәсеп итегез, эшләгез, әмма Аллаһы хозурына барасыгызны онытмагыз» («Әл-Мүлек» сүрәсе, 15 нче аять). Үзебезнең Раббыбыз хозурына барасыбызны рамазан аенда бигрәк тә еш исебезгә төшерергә тиешбез. Бер әйәм меңәр елга тиң диелгән. Дөньяда яшәгән кыска гына гомеребез өчен илле мең ел Аллаһы хозурында җавап тотасыбызны онытмаска кирәк. Адәм балалары каберләреннән ашыйсылары килеп, гаҗиз булып кубарылырлар. Шул вакытта рамазан ае: «Йә Раббым, менә бу бәндәң мине рамазан ае дип хөрмәтләде, мине – рамазан аен – муафыйк рәвештә үткәрде. Бүтән кешеләр ашап-эчеп йөргәндә аның иреннәре сусаудан ярылган иде, йөзләре ачлыктан саргайган иде. Йә Раббым, шушы бәндәңнең тамагын тук ит», – дип Аллаһыдан сорар. Хак Тәгалә фәрештәләргә боерык бирер: «Йә фәрештәләрем, шушы бәндәмнең тамагын тук итегез», – дип әйтер. Рамазан аенда ураза тоткан кешеләр каберләреннән хуш ис белән кубарылыр, фәрештәләр аларның тамагын туйдырып, сөаль мәйданында вакытта алар ачлык һәм эчәсе килүнең нәрсә икәнен белмәс.

Без ундүрт-унбиш яшьләребездә балигъ булсак, 75 яшькә кадәр яшәсәк, безгә 60 ел ураза фарыз була. 60 елга без алтмыш ай көндез ашамыйча торабыз, ягъни биш ел без Аллаһы ризалыгы өчен көндез ашаудан ваз кичәбез. Ә Раббыбыз шуның өчен кыямәт көнендә илле мең ел буе сөаль мәйданында безнең тамагыбызны тук итә. Әле моннан тыш безгә шушы гыйбадәтләребез бәрабәренә Аллаһы Тәгалә җәннәтне дә насыйп итә.

Рамазан аенда шундый бер кичә бар, ул – Кадер кичәсе. Җомга көнендә билгеле бер сәгатьтә теләгән теләк кабул була, әмма кешеләр аның кайсы сәгать икәнен белми. Биш вакыт намазның берсе урта намаз, шулай ук аны да кешеләр кайсысы икәнен белми, шушы урта намазны үтәгән кешенең укыган биш вакыт намазы да кабул була. Ә рамазан аендагы 30 көннең берсе – Кадер кичәсе. Кадер киче көнне ураза тоткан кешенең рамазан ае буе тоткан уразасы, кимчелекләре булуга да карамастан, кабул булмый калмас. Рамазан аеның утыз көнендә дә уразада булсак, Кадер кичәсе көнне дә ураза тоткан булабыз. Бу исә уразабызның кабуллыгына, бер еллык әлеге фарызыбызның җилкәдән төшүенә Аллаһының бер рәхмәте, Раббыбызның бер хәбәре булып тора.

Әби-бабаларыбыз эссе урак өсләрендә дә уразаны калдырмаган, чөнки Кадер кичәсенең кайсы көнгә туры килүе беркемгә дә мәгълүм түгел. 27 нче кичәсендә ул шартлы рәвештә генә билгеләнеп үтелә. Беребез дә белмибез: киләсе рамазанга хәтле яшәрбезме, юкмы? Алдагы ел уразасын тота алырбызмы? Быел Аллаһы Тәгалә сау-сәламәт килеш рамазан аен каршыларга насыйп иткән икән – без аны Хак Тәгалә кушканча үтәргә тиеш. Әле моңарчы берәү икмәк белән судан тыелып тора алмаган икән – ул да бер батырлык эшләсен. Кем дә булса хәрәмнәрдән тыелмаган икән – быел гына булса да шушы хәрәм ризыклардан (аракыдан, дуңгыз итеннән һ. б.) тыелсын, рамазан аен зурларга үзендә көч тапсын. Бәлки Аллаһының рәхмәтенә ирешеп, башка елларда да шулай дәвам итәр.

Рамазан аенда ураза тотарга тырышуның икенче сәбәбе дә бар. Аллаһы Раббыбыз: «Рамазан аенда җәннәт капкалары ачык булыр, җәһәннәм капкалары бикле булыр, шайтаннар чылбырда булыр», – ди. Димәк, шайтаннар безгә вәсвәсә сала алмый, рамазан аенда безгә изгелекне эшләү җиңелрәк һәм бу айда эшләгән изгелеккә савап 700 дәрәҗәдә артыграк. Шуңа күрә мөселманнар зәкятләрен дә рамазан аенда биреп калырга тырыша.

Без хәрәмнәрдән тыелырга, күңелебезне пакьләргә тиеш. Коръәни Кәримдә «Әл-Бәкара» сүрәсенең 284 нче аятендә Аллаһы Тәгалә:

«Начар уйларыгыз өчен газап булыр», – ди. Шушы ук “Бәкара” сүрәсендә Аллаһы Раббыбыз безгә: «Мин кушканнарны үтәсәгез – файдасын үзегез күрерсез, үтәмәсәгез – зыяны да фәкать үзегез өчен генә булыр», – ди. Әгәр без рамазан аенда үзебездә көч табып, нәфесебезне җиңеп, хайваннардан өстен икәнлебезне күрсәтеп, бозыклыклардан тыелсак – Аллаһының рәхмәте белән җәннәтле булырбыз.

Хөрмәтле мөселманнар! Аллаһы Тәгалә кодси хәдисендә: «Ураза –  Минем өчен хас гыйбадәттер. Аның әҗерен Үзем бирермен», – дип әйтә (Бохари, Мөслим). Намаз, зәкят һәм хаҗ гыйбадәтләре дә Аллаһы өчендер, ләкин уразаның үзенчәлеге – Аллаһы белән мөэминнең арасында сер булуында, шуның өчен аның әҗере дә олы. Ни өчен уразаны Аллаһы Тәгалә белән мөэмин арасындагы яшерен гыйбадәт дибез соң? Намаз укысак, зәкят бирсәк, хаҗга барсак, моннан адәмнәр хәбәрдар була, әмма ураза тотканыбызны фәкать үзебез һәм Аллаһы Тәгалә генә белә.

Газиз дин кардәшләрем! Шушы айга кергәнбез икән, аны изге гамәлләр белән үткәрик. Коръән аятьләре укыйк, кино-тамашаларыбызны беразга калдырып торыйк. Хәлебездән килгәнчә мәчеткә, тәравих намазларына йөрик. Кадер кичәсендә гыйбадәт кылу – мең ай гыйбадәт кылуга тиң. Бу турыда Коръән аяте дә бар. Мең ай ул – 83 ел дигән сүз.

Газиз дин кардәшләребез! Рамазан ае – Аллаһының бәндәләр өчен дип биргән ае. Раббыбыз Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм аркылы: «Рәҗәп ае – Минем ай, шәгъбан ае – Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең ае, ә рамазан ае ул – бәндәләр өчен бүләк итеп бирелгә ай», – ди. Безгә гөнаһларыбызның ярлыкануы, ут газабыннан котылу, җәннәтле булуыбыз өчен дип бирелгән ай. Рамазан аеның һәр кичәсендә Аллаһы Раббыбыз бәндәләрдән: «Йә бәндәм, нинди теләкләрең бар, нинди гөнаһларыңнан тәүбә кыласың килә, нинди сөальләрең бар?» – дип сорар. Аллаһы Тәгалә безңең ялваруларыбызны ишетүче һәм сорауларыбызга җавап та бирүче. Аллаһы Раббыбыз:

«Бәндәләрем Минем турыда сораштырса, әйт: “Мин, әлбәттә, (һәр кешегә) бик якын торам. Миңа ялварып дога кылганнарның теләкләренә җавап бирәм, әмма сез дә Мин кушканнарны үтәп, Мин кушканча яшәгез», – ди («Бәкара» сүрәсе, 186 нчы аять).

Шул ук сүрәнең 183 нче аятендә:

«Әй иман китергән кешеләр, сездән алдагы кавемнәргә фарыз булган кебек, сезгә дә ураза фарыз булды, уразаларыгызны тотыгыз, шаять тәкъвалардан булырсыз», – ди. Безгә вәгъдә биргән Аллаһының шушы рәхмәтен файдаланырга кирәк.

Раббыбыз Аллаһы Тәгалә хәерле сәламәтлекләр биреп, рамазан айларыбызны да үзенә муафыйк булганча изгелектә үткәрүләребезне насыйп итсә иде, чөнки акылыбызның зәкяте намаз булса, сәламәтлегебезнең зәкяте – ураза. Сәламәт булмаган, авыру кешегә ураза фарыз түгел. Сәламәт килеш изге айны каршылаганбыз икән, Аллаһы Раббыбыз аны изге гамәл-гыйбадәтләр белән үткәрүебезне насыйп итсә иде.

Вәгазьне Татарстанның баш казые,

Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ әзерләде

"Шура", 2015

Башка журналлар

Рәгаиб кичәсе намазы

25 гыйнвар 2017 ел 10:54

2019 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр

Мөселман ай календаре буенча 1440–1441 һиҗри еллар

01 гыйнвар 2017 ел 13:04

Нәрсә ул вакыф?

24 октябрь 2016 ел 17:07
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана