Уразаның максатлары (вәгазь)

16 июнь 2015 ел 14:43

Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гааләмииин вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расүүлиһил кәрим үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн.

Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгаләнең рәхмәтен вә ризалыгын өмет итеп, ихлас күңелләрегез белән җомга намазына җыелган мөхтәрәм мөселман кардәшләрем! Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!

Газиз мөселманнар!

Бөек Раббыбыз әлеге аятьтә әйткән:

«...Аллаһы сезгә җиңеллек тели, авырлык теләми...» («Бәкара (Сыер)» сүрәсе, 185 нче аять).

Ураза кешегә ни бирә?

Мөселман иртәдән кичкә кадәр ашамыйча-эчмичә, җенси теләкләрен тыеп, уразасын фарыз шартларга туры килерлек итеп тота ала. Ләкин уразадан көтелгән файдага ирешмәве дә мөмкин.

Беренче чиратта шуны әйтергә кирәк: уразаны Аллаһы Тәгалә әмер иткәнлектән, Аның ризалыгы өчен тотабыз. Шул ук вакытта, без әлеге әмерне үтәгәндә ниндидер файдага да ирешәбез.

Чөнки, Аллаһы Тәгалә безгә ни генә әмер итсә дә, аларның барысында да безнең өчен дөньяви вә рухый файда бар. Югыйсә, безнең аларны кылып-кылмавыбыздан Аллаһы бернинди файда да, зыян да күрми. Гомумән, безнең ач торуыбыз Аллаһыга кирәкме? Аллаһы галәмдәге бер нәрсәгә дә, бер мәхлукка да мохтаҗ түгел.

Аллаһы Тәгалә Үзенең әмерләрен колларына золым, авырлык һәм кыенлык теләп бирмәгән.

«...Аллаһы бәндәләренең һичберсенә золым теләми» («Әли Гыймран (Гыймранның гаиләсе)» сүрәсе, 108 нче аять).

Димәк, Аллаһы Тәгалә безгә ни генә әмер итсә дә, алар барысы да, чыннан да, безнең матди вә рухый ягыбызны карау өчен әмер ителгән. Әмма без бары Аллаһы кушканлыктан һәм Аның ризалыгын алыр өчен генә гыйбадәт кылабыз. Мондый зур файдалы мөмкинлекне әмер иткәне өчен Аллаһы Тәгаләгә шөкер итсәк иде.

Аллаһы ризалыгы өчен тоткан уразабыз матди вә рухый файдага ирешә алсын өчен, нәрсәгә игътибар итәргә кирәк соң? Бу хакта исламның бөек галиме вә күренекле фикер иясе имам Газзали «Ихйа-у Улуми-д Дин» исемле әсәрендә язып калдырган. Ислам динен яхшы белгән һәм Аллаһы кушканча яшәргә омтылган мөселманның уразасы түбәндәгечә булырга тиеш:

Уразалы кеше үзенең күзләрен һәртөрле яманлыклардан сакларга тиеш.

Күз зинасыннан саклану лазем. Башкаларның малына, намусына яман күз белән карау ярамый. Кемнеңдер малына кызыгып карау тыела. Боларның барысын да Аллаһы Тәгалә бирә бит.

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлам үзенең бер хәдисендә болай дигән: «Күзләрен хәрәм белән тутырган кешене Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә аның күзләрен ут белән тутырыр».

Колакларын һәртөрле яман сүзләрне ишетүдән сакларга тиеш.

Ураза тотучы колакларын яман сүзләргә шаһит булудан сакларга тиеш. Моның өчен аңа яман сүзләр сөйләшүче кешеләр янында утырмаска кирәк.

Ул берәр мәҗлестә динне мәсхәрәләү, сүгү һәм мыскыл итүгә шаһит булса, андагы кешеләрне бу хакта сүз катудан туктатырга яисә алар яныннан чыгып китәргә тиеш.

Телен һәртөрле ялган вә яман сүзләр сөйләүдән, ялган антлар бирүдән, буш сүзләрдән сакларга тиеш.

Коръәни-Кәримдә Аллаһы Тәгалә болай дип боера:

“...Ялган сүздән сакланыгыз” (“Хаҗ” сүрәсе, 30 нчы аять).

“Әй мөэминнәр, Аллаһыдан куркыгыз! Сөйләгән вакытта чын дөресен генә сөйләгез” (“Әхзаб (Гаскәрләр)” сүрәсе, 70 нче аять).

Әбу Һүрайрадан (Аллаһы Тәгалә аннан разый булса иде) риваять ителә ки, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлам әйткән: “Аллаһыга һәм Кыямәт көненә [аның хаклыгына, котылгысызлыгына] ышанган кеше яхшы сүз сөйләсен яки эндәшмәсен!” (Бохари).

Мөселман кешесе барлык әгъзаларын да яман гадәтләрдән сакларга тиеш.

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлам әйткән: «Бер кеше башкаларның яман сүзләрен вә гамәлләрен кире какмаса, “Ураза тотам” дип ашамый-эчмичә һәм җенси теләкләрен тыеп торуыннан бернинди дә файда булмас. Бары фарызы гына үтәлгән булыр» (Бохари).

Ифтар вакытында күп ашарга ярамый.

Кояш батканчы буш торган ашказанын кисәктән шыплап тутырып кую сәламәтлеккә файда бирмәс. Моны медицина фәне дә раслый.

Асылда, ахшамга азан әйтелгәч, берничә хөрмә яки зәйтүн җимеше, яисә, бер стакан су белән авыз ачарга кирәк. Аннары – ахшам намазы укыла. Намаздан соң ифтар ризыгы белән авыз ителә.

Ләкин бик күп ашап куюдан сакланырга кирәк.

Ураза тотучы ифтар кылганда (авыз ачканда) курку белән өмет арасында булырга тиеш.

“Мин бүген ураза тоттым, әмма ул кабул ителмәде”, – дип, өметсезлеккә, куркуга бирелергә ярамый. Мөселман кешесе беркайчан да Аллаһының рәхмәтеннән өметен өзмәс:

«...Аллаһының рәхмәтеннән өмет өзмәгез, чөнки тәүбә итеп төзәлгәндә, Аллаһы гөнаһларны ярлыкаучыдыр, Ул (Аллаһы) ярлыкаучы вә рәхимле» («Зүмәра (Халык төркеме)» сүрәсе, 53 нче аять).

Ләкин: «Аллаһы ничек тә гафу итәр әле», «Уразам кабул ителгәндер», – дип, нык ышаныч белдерергә дә кирәкми. Чөнки, Аллаһы тели икән – гафу итә, теләми икән – гафу итми. Берәү дә Аллаһыны гафу иттертергә мәҗбүрли алмый.

Шуңа күрә, ураза тотучы өмет белән курку арасында булырга тиеш. Уразаны Аллаһы ризалыгы өчен тотарга тырышу лазем. “Кабул булмаса нишләрмен”, – дип курку тиешле. Шул ук вакытта, уразаң кабул булсын өчен Аллаһыга дога кылырга кирәк.

Мөхтәрәм җәмәгать! Рамазан-шәриф – Аллаһының китабы Коръәни-Кәрим иңгән ай, ягъни Коръәнне уку, өйрәнү, аның аятьләре, сүрәләре турында уйлау, фикер йөртү һәм, әлбәттә, Коръән буенча яшәү ае.

Аллаһы Раббыбыз Коръәндә болай дип әйтә:

        “Рамазан ае – кешеләргә тугры юл күрсәтүче, ялганнан хакыйкатьне аера торган дәлилләр белән Коръән иңдерелә башлаган айдыр” (“Бәкара (Сыер)” сүрәсе, 185 нче аять).

Коръән укуның фазыйләтләре турында сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлам үзенең бер хәдисендә болай дигән: “Коръән укыгыз, чөнки Аллаһының китабыннан укылган һәрбер хәреф өчен ун савап биреләчәк, мин әлиф-ләм-мим бер хәреф дип әйтмим, чөнки аларның һәрберсе аерым хәреф, аларның барысы өчен дә унар савап биреләчәк” (Тирмизи).

Әбу Һүрайра исемле сахабә (Аллаһы аннан разый булса иде) риваять кылганча, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлам әйткән: “Әгәр бер кеше мөселман кардәшен бер кайгысыннан арындырса – Кыямәт көнендә Аллаһы ул бәндәне бер кайгысыннан арындырыр. Әгәр бер кеше бер фәкыйрьнең хәлен җиңеләйтсә – Аллаһы аның хәлен бу дөньяда да һәм ахирәттә дә җиңеләйтер. Бер кеше үзенең кардәшенә ярдәм иткәндә Аллаһы аңа Үзенең ярдәмен дә ирештереп торыр. Гыйлем алу юлына баскан кешегә Аллаһы җәннәт юлын җиңеләйтер. Кешеләр Аллаһы йортына җыелып Аның Китабын укыганда мөселманнарның җаннарына тынычлык иңәр, алар бәрәкәтле булыр вә фәрештәләр алар өстендә канатларын җәеп торыр. Алар Аллаһы Тәгаләгә якын булыр” (Мөслим, Әбу Дауд, Тирмизи, Ибн Маҗәһ).

Әгәр мөселман кешесе көндез ураза тотса, төннәрен Коръән укыса, Кыямәт көнендә аның ике яклаучысы булачак. Алар мөселманнарга Аллаһыдан ярлыкау һәм Җәһәннәм утыннан котылу сораячак. Шул ике яклаучының берсе – ураза, икенчесе – Коръән булыр. Хәдистә әйтелгән: “Ураза һәм Коръән Хисап көнендә Аллаһының колын яклаячак. Ураза әйтер: “Йә Раббым, көндез мин аны ризыксыз вә сусыз тилмерттем, шунлыктан мин аның өчен Синнән ярдәм сорыйм”. Коръән әйтер: “Йә Раббым, мин аны төнге йокысыннан калдырдым, шуңа күрә аңа Үзеңнең рәхмәтеңне ирештерсәң иде”. Аларның үтенечләре кабул ителәчәк” (Әхмәд ибне Хәнбәл, Мүснәд).

Ибн Габбас (Аллаһы аннан разый булса иде) риваять кылган: “Җәбраил галәйһиссәлам рамазан аеның һәр төнендә Пәйгамбәребез галәйһиссәлам белән очрашып, аның белән бергә Коръән өйрәнгән” (Бохари, Мөслим).

Кадерле мөселманнар! Аллаһы Раббыбыз безгә дә рамазан аеның төннәрендә уяу торып, Аллаһының Китабын укып, Аның бетмәс-төкәнмәс әҗер-савапларына ирешергә насыйп итсә иде.

Рәсүл Әкрам салләллаһу галәйһи вәссәлам икенче бер хәдисендә болай дигән: “Ике төрле кешедән генә көнләшергә ярый: беренчесе – Аллаһы Тәгалә Коръән байлыгы биреп, шуның белән көн-төн мәшгуль булучыдан; икенчесе – Аллаһы Тәгалә күп нигъмәтләр биреп, шул байлыгын изге юлда сарыф итүчедән” (Бохари, Мөслим).

Аллаһы Раббыбыз һәрбарчаларыбызга да Коръән буенча яшәп, ике дөньяда да бәхет-сәгадәткә ирешүчеләрдән булырга насыйп итсә иде.

         Вәгазьне Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге әзерләде.

“Шура” журналы

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана