Мөселманнарның холкы нинди булырга тиеш?

10 сентябрь 2015 ел 10:04

Күптән түгел “Иман” нәшриятында совет чорында халыкны иманга, хакыйкатькә, әдәп-әхлакка өндәгән, дин юлында армый-талмый хезмәт иткән, 1970-1990 елларда Мәрҗани мәчетенең имамы булып торган мөхтәрәм Әхмәдзәки хәзрәт САФИУЛЛИН хакында хатирәләр җыентыгы басылып чыкты. Әлеге китапта Әхмәдзәки хәзрәтнең үзенең дә берничә вәгазе урын алган. Шуларның берсен газета укучылар игътибарына тәкъдим итәбез.

Мөселманнарның холкы нинди булырга тиеш?

        Мөхтәрәм җәмәгать! Бу җомгада кыска гына итеп, әз генә вакытыгызны алып, күркәм холык, мөселманнарның холкы нинди булырга тиешлеге хакында берничә аять сөйләп китәргә булдым. Аллаһы Тәгалә барчагызга да тыңларга, вәгазьләнергә насыйп итсә иде.

        Аллаһы Сүбхәәнәһү вә Тәгалә тарафыннан Коръән аятьләрендә мөэминнәргә менә шулай, менә болай эшләгез, йә булмаса, алай эшләмәгез, болай эшләмәгез диелсә, мөэминнәрнең сүзе бары тик “ишеттек, буйсындык” булырга тиеш, шулай әйтмәсә, “миңа Аллаһның сүзе кирәкми” дисә, ул кеше диннән чыккан була. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзе исән вакытында Мәдинәдә монафыйклар эчтән дошман, тыштан мөселман булып йөриләр иде. Рәсүлуллаһка аятьләр иңдерелә башлагач, алар көлеп: “Әйдәгез әле, безгә яраклы сүз булмас микән, Мөхәммәдкә каршы килергә бер җай табылмас микән”, - диләр иде.

        Беркөнне Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм янына керәләр, Аллаһы Тәгаләдән нинди сүз килгәнен тыңлыйлар. Билгеле ки, Аллаһы Тәгалә исламга тиң сүзләрне генә иңдерә, монафыйкларга файдалы сүз юк анда. Монафыйклар җәһәннәм утының иң аскы катында булырлар, дигән сүз бар. Шуннан соң монафыйклар бер-берсенә караша да, чыгыйк моннан, безгә яраклы сүз булмады, диләр. Менә шуның өчен Аллаһы Тәгалә аларның калебләрен исламнан түндерде. Бу ни өчен шулай соң? Чөнки алар Аллаһы Тәгаләнең Китабына разый түгел. Боларны вәгазь буларак сөйлим, мөхтәрәм җәмәгать. Вәгазьне бер кешегә генә төбәп сөйләмибез. Бөтенебезгә: сезгә дә, безгә дә Аллаһының сүзе бер. Аллаһы хозурында динебез пакь булсын дисәк, чын хакыйкый мөселман булсак, вәгазь нинди рәвештә сөйләнә икән, шуны гамәлгә ашыру – безнең мөкатдәс бурычыбыз.

       Раббыбыз Аллаһ аларның калебләрен ислам диненнән түндерде. Ни сәбәптән? Чөнки алар Аллаһы Тәгаләнең аятьләрен аңларга теләмәделәр. Безнең вазыйфабыз – вәгазь сөйләү, шуны яхшы аңлагыз, бу – безнең мәдрәсәбез. Мәҗлестә бер кисәк вәгазь сөйлибез дә, мәчеткә килеп, хәзрәт сөйләгәнне игътибар белән тыңлыйбыз. Кыямәт көнендә йөзегез ак булсын дип, Аллаһы Тәгалә биргән гыйлемне беркадәр сезгә җиткерәбез, шуның өчен Аллаһы Сүбхәәнәһү вә Тәгалә безгә сөйләргә, сезгә тыңларга, күңелләребезгә иман нурын салып, Хисап көнендә бер-беребезгә хәерле шаһитлар булырга насыйп итсә иде. Безнең вазыйфабызны беркем дә тыя алмый, хәтта хакимиятебездә дә: “Коръән белән хәдистән башка нәрсә сөйләмәгез”, - диләр, диннән ерак кешеләр булсалар да.

        Ибн Хаттаб әйтте: “Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә вәхи килгән вакытта аның янында утырдык һәм без умарта кортыныкы сыман выжылдаган тавыш ишеттек. Шуннан соң ул берәр сәгать вакыт утыргач, кыйбла тарафына борылды, ике кулын күтәреп: “Йә, Раббым, безгә нурыңны, бәхет-сәгадәтне арттырсана, киметмәсәнә. Безне хөрмәтләп, хурламыйча, рәхмәтеңнән мәхрүм итмәсәнә, имансызларны безгә ирекле кылмасана, бездән разый булсана”, - дип дога кылды. Аннары Аллаһның Рәсүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: “Әле генә Аллаһы Тәгалә миңа ун аять иңдерде. Әгәр бер кеше бу аятьләрдә әйтелгән сүзләрне үтәсә, ул кеше, шиксез, җәннәткә керер”, - диде.

        Мөхтәрәм җәмәгать! Пәйгамбәребезнең холкы – Коръән иде. Анда нәрсә әйтелгән булса, шул аның күңелендә булды. Аллаһы Сүбхәәнәһү вә Тәгалә шулай кылды, чөнки ул галәмгә рәхмәт итеп җибәрелгән зат иде. Шул турыда хәзрәти Гайшәдән: “Рәсүлуллаһыбызның холкы, халык белән мөгамәләсе нинди булды?” – дип сорадылар. Гайшә “Мөэминун” сүрәсеннән аять укыды да: “Пәйгамбәрнең холкы шул иде”, - диде. Ул аятьләрдә әйтелгән холык Пәйгамбәребезнең калебенә урнашкан иде. Шулай булгач, мөхтәрәм җәмәгать, Пәйгамбәрнең юлыннан барабыз икән, аннан, һичшиксез, әз генә дә тайпылырга ярамый. Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребезгә Кыямәт көнендә шәфәгатьче булу хокукын бирде. Һичшиксез, шәфәгать кылачак, насыйп булса. Аңа лаек булыр өчен үзебезне тәрбияләргә кирәк, югыйсә теләсә ни кылып йөрсәк – булмас.       

        Хәзер инде шушы аятьләрне укыйбыз, Аллаһы Тәгалә аларны күңелләребезгә беркетсә иде. “Мөэминун” сүрәсенең беренче аяте: “Дөреслектә, мөэминнәр Аллаһның газабыннан котылдылар”, ягъни, җәһәннәмнән, мәңгелек газаптан. Моннан да зур табыш юк, мөхтәрәм җәмәгать. Дөньяда зур зарар күрсәң дә, Аллаһы Тәгаләнең газабы белән чагыштырганда ул берни дә түгел. Мөэминнәр хак юл таптылар, ягъни җәһәннәмнән котылдылар. Нинди мөэминнәр соң алар? Алар шундыйлар: намазларын Аллаһы Тәгаләдән куркып, тәннәре белән калтырап укыйлар, Раббыларына бәндәчелекләрен күрсәтәләр. Намаз эчендә кирәкмәгәнне уйламыйлар. Аллаһы Тәгалә безгә намазны фарыз итте, мөхтәрәм җәмәгать. Ул безнең Пәйгамбәребезне җиде кат күккә менгереп, аңа фәрештәләрнең гыйбадәт кылганнарын күрсәтте. Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм Аллаһы Тәгаләдән сорарга мәҗбүр булды: “Йә, Раббым, шушы фәрештәләрнеке шикелле өммәтемә дә бер изге гыйбадәт бирсәң иде дә, шуны кылып җәннәткә керсәләр иде”, - диде, шуның өчен Аллаһы Тәгалә намазны бирде.

        Намаз укучы кешегә нинди булырга кирәк? “Намазны торгызыгыз, намаз бозык һәм начар эшләрдән тыя”, - диде Аллаһы Тәгалә. Ни дигән сүз бу? Укылган намазы бушка китмәсен өчен гыйбадәт кылучы бернинди дә бозыклык эшләмәскә тиеш була. Намаз ул – нур, “ассалятун-нур”, - диде Рәсүлуллаһ. Намаз – диннең терәге, ул – мөэминнең нуры, намаз – мөэминнең мигъраҗы – күккә ашуы. Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм гомерендә бер мәртәбә күккә ашты. “Йә, Раббым, мөэминнәр мин үлгәч бозылырлар, харап булырлар”, - дигәч, Аллаһы Тәгалә (белеп тора бит) Җәбраил галәйһиссәламне җибәрде. “Бар, Пәйгамбәрне тынычландыр. Мөэминнәр намаз укыганда, Аллаһы Тәгалә белән сөйләшеп торалар, тагы нәрсә кирәк инде”, - диде Аллаһы Тәгалә. “Өммәтләрең намаз укыйлармы?” – диде Аллаһыбыз. “Укыйлар”, - дип җавап бирде Пәйгамбәребез. “Һәр намазда “Фатиха” сүрәсен укыйлармы?” – дип сорагач: “Укыйлар”, - диде. “Тагын нәрсә кирәк инде? Син гомереңдә бер мәртәбә Аллаһы Тәгалә белән сөйләштең. Ә алар һәр намазда сөйләшәләр”, - диде. Чөнки, мөхтәрәм җәмәгать, һәр рәкәгатьтә без “Әлхәм”не укыйбыз ич.

        “Әлхәм” бит ул – бөтен галәмнәрнең тәрбиячесе булган затка мактау. “Әр-Рахман” сүзе бөтен дөньяга рәхмәт кылучы дигәнне аңлата. Дөнья – сынау йорты ул, ә анда ашатмыйча ярамый. Аларның ашаганнары хакын түләү – киләчәктә. Ә без бүген, әлхәмдүлилләһ, түлибез – акча белән түгел, ә намаз уку, ураза тоту, сәдака бирү, хаҗ кылу белән. Аллаһның кадерен белү, бозыклыклардан саклану – менә шушы инде җәннәтнең билеты, аның хакы бу. Аннан калган кешеләр нигъмәтләрне ашасалар да, хакын түләмиләр, аны киләчәктә бирәчәкләр. Аллаһның менә шул рәхмәте бөтен халыкка, төрле диндәгеләргә ирешеп тора. Ашатмасаң, Кыямәттә сүз табачаклар: “Йә, Раббым, Син үзеңне бөтен бәндәләргә Гадел хаким дип әйттең, кайда синең гаделлегең? Безне дөньяда да ашатмадың, монда да җәһәннәмгә кертәсең?” Шундый сүзләр булмас өчен Аллаһы Тәгалә аларны ашата, ризыкларын бирә. “Әр-Рахим” – ахирәттә мөэминнәргә генә рәхим кылучы – ул Аллаһы Тәгалә, чөнки мөэминнәр Аллаһтан килгән һәрбер әмерне үтәүчеләр. Без дә үтәргә тырышабыз, әлхәмдүлилләһ. Раббым Аллаһ киләчәктә дә шулай яшәргә насыйп итсә иде.

        Хисап көненең хуҗасы – Ул, ягъни Аллаһы Тәгалә. Дөньядагы бөтен хуҗалар барысы да вәйран булачаклар. Аллаһы Тәгалә кодрәт кулы белән җирне тотачак та: “Йә, бәндәләрем, кем хуҗа икәнлеген бүген аңладыгызмы?” - диячәк. Анда: “Әйе, әйе”, - дип баш ияргә генә кала. Аннары әйтәбез: “Йә, Аллаһ, Сиңа гына бәндәчелек күрсәтәбез, Сиңа гына гыйбадәт кылабыз. Синнән генә ярдәм эстибез. Дөнья вә ахирәт көнендә башканы түгел”, - дип Аллаһка бөтен вөҗүдебез белән мөрәҗәгать итәбез. Менә шуннан соң Аллаһы Тәгалә: “Йә, бәндәм, мине тиешле сыйфатларым белән сыйфатладың. Мин синнән разый булдым”, - дип әйтер икән.

        “Туры юлга күндерсәнә”, - дибез. Берәү туры юлга күндеме, ул җәннәткә керде, дигән сүз.

        “Кайбер бәндәләреңә үз рәхмәтең белән пәйгамбәрлек дәрәҗәсе бирдең, менә шуларның юлына безне күндерсәнә”, пәйгамбәрләр юлына.

        “Адашканнар, Синең ачуың төшкән бәндәләрең юлыннан башка юлга күндер”.

        Шуннан эчтән генә “Әмин” дип әйтәбез. Менә, мөхтәрәм җәмәгать, моннан да зур бәхет-сәгадәт булырга мөмкинме икән?! Без һәркөнне Аллаһы Тәгалә белән сөйләшеп торабыз икән, һәр рәкәгатендә ялварабыз.       

       Инде “Мөэминун” сүрәсенең өченче аятенә күчәбез. “Мөселманнар – шундый кешеләр: ни дөньясына, ни ахирәтенә файдасыз булган сүздән сакланалар, кирәкмәгән сүздән тыелалар”. Юк-барны сөйләү ни эш бу? Югыйсә намаз уку – аяк арыту гына булып кала түгелме соң?! Моңардан бик сакланырга кирәк.

        Аннан соң, Аллаһының җәннәтенә керүчеләр – зәкят бирүчеләр. Аллаһы Тәгалә адәм баласына салым өстәде. Беркем дә бу салымнан гаеп таба алмый – шулкадәр ансат салды. Әгәр берәүнең 1000 сумы бар икән, 25 тәңкәсен зәкят итеп бирергә тиеш, әмма 12 ай үткәннән соң гына. Ул вакытка кадәр зәкят соралмый. Моны башкаручылар – зәкятне үтәүчеләр була. Зәкят - аклык дигән сүз, димәк, моннан калган мал пакь була. Аллаһы Тәгалә калганын урланудан да, югалудан да саклый. Аллаһы Раббыбыз һәркайсыбызга тәүфыйклы гамәл бирсә иде.

        “Мөселманнар - шундый кешеләр: алар Аллаһның җәннәтенә керүчеләр, гаурәт әгъзаларын күрсәтмәсләр вә зинадан сакланырлар. Мәгәр үз хатыннарыннан вә җарияләрдән сакланмаслар. Берәү үз хатыныннан вә җариясеннән башканы эстәсә, ягъни зина кылса, ул хәләлдән хәрамга үтүчедер”. Зина – нәселне бетерә торган нәрсә. Ни өчен аны Аллаһы Тәгалә хәрам иткән соң? Чөнки хатын-кызга нинди орлык салсаң, шундыйны үстерә. Мәсәлән, мин орлык салсам, миңа үстереп бирә. Син салсаң – сиңа. Әмма ике кешенең орлыгы бер карында булырга тиеш түгел. Аллаһы Тәгалә баланы безгә ни өчен бирә? Әманәт итеп бирә, үзебез шикелле мөселман итеп тәрбияләргә. Тудырып, ташлап качар өчен түгел. Шулай булмаса, Аллаһы Тәгалә нык газап кылачак, шуңа күрә бер хатынга ике ир белән торырга ярамый, ә бер иргә ике хатын белән никахлы яшәү рөхсәт ителә. Һәрбер ир үз орлыгын үзе тәрбияләргә тиешле, әмма ике ирнең орлыгы керсә, кайсы кемнеке икәнлеге билгеле булмый һәм ул бала зинадан туган була. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә зинадан сакланырга кушты. Сез бу гөнаһка якын килмәгез, чөнки ул – кабахәт, нәселне бетерә торган гамәл. Зинадан туган балада ата-ана шәфкате юк, аларны танымый да ул, ерткыч булып үсәчәк, шуңа күрә Аллаһы Тәгалә зинадан, хәтта аңа чакыра торган нәрсәләрдән дә бик сакланырга кушты.

        “Җәннәткә керергә тиешле кешеләр – шундыйлар: әманәткә хыянәт кылмаучылар”, - ди Аллаһы Тәгалә. Әманәтне үтәү – ул сүз биргән икән, үтәргә тиешле. Берәү сиңа әманәт бирсә (сүз яки әйбер беләнме), син аңа хыянәт кылмаска тиешле. Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: “Монафыйк кешенең галәмәте өчәү: беренчесе – сөйләгән вакытта ялганлау – дөрес сүз сөйләмәү; икенчесе – вәгъдә итсә, үтәмәү; өченчесе – әманәт тапшырылса – аңа хыянәт кылу”. Мондый эшләрдән сакланырга кирәк, чөнки ул гамәлләр – монафыйкларга гына хас.

        Аллаһы Тәгалә кылган намазларыбызны кабул итеп, күркәм сыйфатлар белән сыйфатланырга насыйп итсә иде. Аллаһның рәхмәтендә булырга тиешле кешеләр – шундыйлар: намазларында дәвамлы булалар, ягъни атнасына бер җомгага гына килеп, гаетләрдә ишек төбендә тәмәке тартып кына китмичә, биш вакыт намаз укыйлар. Намаз фарыз кылынган икән, ул бервакытта да өстебездән төшми, җәмәгать. Намаз – ул, беренчедән, чисталыкка сәбәп, икенчедән, чисталык – сәламәтлеккә сәбәп, өченчедән, Аллаһының нуры. Намаз – диннең терәге. Йә, Раббым, гыйбадәтләрне үтәргә насыйп булса иде.

        Мөселманнар кемнәр алар? Намазны ихластан укучылар, кирәкмәгән сүздән тыелучылар, зәкятне түләүчеләр, гаурәтләрен күрсәтмәүчеләр, зинадан сакланучылар, әманәттә торучылар, биш вакыт намазны үтәүчеләр. Болар – варислар инде, ди Аллаһы Тәгалә. Ата-ана малына хокуклы кешеләр гарәп телендә “варис” дип атала. Әти-әниәре үлеп, маллары калса, шуңа хуҗа булып калучылар, ә малны – мирас диләр. Менә шушы 7 төрле сыйфат белән сыйфатланучылар – варислар, ди Аллаһы Тәгалә, ягъни малга хуҗа булучылар. Шундый варислар алар, җәннәтне мирас итеп алалар, ди. Йә, Раббым, барыбызга да җәннәтле булырга насыйп итсәң иде.

        Алар – анда мәңге калучылар. Без бу дөньяда һәрвакыт үлемнән куркабыз, анда нәрсәләр булыр икән, дип уйлыйбыз. Җәннәттә исә, үлемнән курку юк, анда үлем булмый. Без һәм хатыннарыбыз 33 яшендә булачакбыз. Бу Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тәгълиме. Яшь тә түгел, карт та түгел, иншә Аллаһ. Йә, Раббым, бу шатлыклар барыбызга да насыйп булса иде. Без – иманлылар, шул иманыбыз мәчеткә китерде. Иманыбыз булмаса, без монда килер идекме? Кимчелекле булса да, үзебездән һәм балаларыбыздан Аллаһы Тәгалә укылган намазларыбызны кабул итсә иде.

        Шушы әйтелгән сыйфатларны үзебездә булдырсак, Аллаһы Тәгаләнең мактавына, Кыямәт көнендә Аның рәхмәтенә ирешербез, иншә Аллаһ.

        Аллаһы Тәгалә бөтен пәйгамбәрләрне исеме белән атады. Коръәндә адәм галәйһиссәламгә: “Йә, Адәм, үзең дә, хатының да җәннәттә торыгыз”, - диде. Нух галәйһиссәламне дә: “Йә, Нух галәйһиссәлам”, - дип үзенең исеме белән атады. Ибраһим галәйһиссәламгә дә: “Йә, Ибраһим галәйһиссәлам, улыңны корбан итеп чал”, - дип әйтте. Аллаһы Тәгалә улы Исмәгыйльне бугазлатмады. “Мин адәм балаларын җир йөзенә хөрмәтле итеп яралттым”, - диде. Аллаһы Тәгалә хөрмәтле итеп яралткан бәндәләренең тиресен тунатып, итен безгә ашатамы соң?! Адәм балаларына корбан чалу өчен тиешле хайваннарны яралтты. Кешеләргә дөньяда хәлифә дәрәҗәсен бирде. Ибраһим галәйһиссәламгә улын корбан чалуны сынау өчен генә кушты. Аллаһы Тәгалә аның үтәячәген белде. Алаһы Тәгалә аның төшендә әйтте:” Балаңны нәзер белән алган идең, “Йә, Раббым, үз урынымда калырлык бер бала бирсәң, Синең юлыңда бугазлармын”, - дигән идең, оныттың”. Аллаһы Тәгалә Ибараһим галәйһиссәламнең исенә төшерде. Ибраһим галәйһиссәлам баласы Исмәгыйль галәйһиссәламне Аллаһ әмеренә буйсынып, корбан итәргә әзерлеген күрсәтте, тик Аллаһы Тәгалә рөхсәт бирмәде.

        Аллаһы Тәгалә Муса галәйһиссәламне, Давыт галәйһиссәламне, Зәкәрия галәйһиссәламне исемнәре белән атады. Зәкәрия галәйһиссәламнең, яше йөздән узгач, баласы туды, исеме – Яхъя. Ул Пәйгамбәргә дә Аллаһ: “Йә, Яхъя”, - дип исеме белән әйтте.

        Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә: “Йә, Пәйгамбәр, Минем тарафымнан сиңа ирешкән Коръәни Кәримне өммәтеңә ирештер, алай итмәсәң – пәйгамбәрлек вазыйфасын үтәмәгән булырсың”, - диде Аллаһы Тәгалә. “Ничек ирештерим соң, Раббым, бу халыкны ничек дингә кертим?” – диде Пәйгамбәребез. Бер ялгызы бит ул, аңа күпме җәфа күрсәттеләр. Аллаһы Тәгалә шул вакытта әйтте: “Раббың сине адәмнәрдән саклый шуңа ышан да минем тарафымнан ирештерелгән Коръәнне аларга җиткер”. Кыямәт көнендә аның шәфәгатенә ирешергә насыйп булса иде. Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребезне Коръәндә “нәби” дип атады. “Әй, Пәйгамбәр, без сине өммәтләреңә шаһит иттереп, җәннәт белән сөендерүче, җәһәннәм уты белән куркытучы буларак җибәрдек. Аллаһның исеме белән Аллаһ юлына чакыручы итеп җибәрдек”.

        Шулай ук Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребезнең гакылын да саклады, мөшрикләр: “Ул җенле, ул акылыннан адашкан”, - дисәләр дә, адашмады, акылыннан чыкмады. Аллаһы Тәгалә аның телен дә пакьләде. “Ул үз теләге белән сөйләми”, - диде. Шәригатен дә пакьләде: “Аңа мөкатдәс Коръән минем тарафымнан Җәбраил фәрештә аркылы ирештерелде”, - диде Аллаһы Тәгалә. “Бу Коръәнне алыштыр, бу -  синең Коръәнең”, - дип кяферләр әйтсәләр дә, Аллаһы Тәгалә аны алыштырырга кушмады. Шуның белән бергә, аңарга Коръәнне өйрәткән затны да, Җәбраил фәрештәне дә күрде Пәйгамбәребез. Шулай ук Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребезнең калебен дә пакьләде. Күзен дә сафлады Аллаһы Тәгалә: Пәйгамбәребезнең күзе хакыйкатьтән авышмады.

        “Әй, Пәйгамбәр, хакыйкатьтә, син иң олуг холыкта”, - диде Аллаһы Тәгалә, ләкин бик масаеп китмәсен өчен: “Син, Пәйгамбәрем, Минем рәхмәтем аркасында күркәм холыклы булдың”, - дип әйтте. Ул аны 40 яшенә җиткәнче мөшрикләрнең – бәдбәхетләрнең әшәкелегеннән саклап тәрбияләде.

        “Әгәр чытык йөзле, каты күңелле булсаң, синең яныңа җыелу түгел, килмәсләр дә иде, таралырлар иде”, - диде Аллаһы Тәгалә. Аңа Коръән иңә башласа, сәхабәләр бу аятьне өйрәнмичә өйләренә китмиләр иде. Менә шулай дин таралды, мөхтәрәм җәмәгать. Әле без “Колхуаллаһу”ны да укырга теләмибез. “Булмый бит, хәзрәт,” – дибез. Тырышмагач, ничек булсын ул? Без, адәм баласы, булдырмаган нәрсә бармы, җәмәгать? Эш шунда – теләк юк. Ул булмагач, без ничек галим булыйк? Балаларыбызны ничек өйрәтә алырбыз? Алар безгә әманәт итеп бирелгән бит, балалар өчен без җаваплы. Аларга иман кәлимәсен дә, яхшы гореф-гадәтләрне дә өйрәтергә тиешбез. Безгә хәдисләр кирәкми, Коръән булса, шул җиткән, диючеләр бар. Алар турында Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: “Кыямәт көне алдыннан шундый кешеләр булыр, минем хәдисләремне инкарь итәрләр”, - диде. Динебезнең нигезе – Коръән, хәдис. Коръәндә булмаган нәрсәләр хәдисләрдә бар. Без шулар белән гамәл кылабыз. Йә, Раббым, күңелләребезгә иман нуры салып, яхшы гамәлләр кылып, барыбыз да җәннәт әһеле булсак иде.

"Дин вә мәгыйшәт"

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана