Равил хәзрәт Бикбаев: «Мөселман кешесе очрашканда кул бирешеп күрешсә, бер-берсеннән кулларын аерганчы гөнаһлары коелыр»

07 декабрь 2015 ел 16:11

Сәлам бирү – сөннәт гамәл, ә аңа җавап кайтару фарыз хөкеменә керә.

Коръән-Кәримдә Аллаһы Тәгалә: «Сезгә сә­лам бирелсә – шулай ук яки яхшырак җавап кайтарыгыз», – ди. Яхшырак дигәне ничек була? «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаевтан шул хакта сораштык.

– «Әссәламүгаләйкем үә рәхмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ» гарәпчәдән Алланың сезгә сәламе, бәрәкәте һәм рәхмәте ирешсен дип тәрҗемә ителә. Әссәламегаләйкем дип теләк теләп өеңә керүче синең дошманың була алмый. Сәлам биреп, ул хәвеф юклыгын, синең яныңа изге ният белән килүен аңлата. Яхшырак итеп кайтару дигәндә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына берәү килеп, әссәламүгаләйкем дип исәнләшә. Пәйгамбәребез аңа ун дип җавап бирә. Икенче кеше кереп, әссәламүгаләйкем үә рәхмәтуллаһи ди, аңа егерме ди. Өченче кеше кереп, әссәламүгаләйкем үә рәхмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ дигәч, утыз ди. Никадәр тулы итеп исәнләшсәгез, савабы шуның кадәр күбрәк була. Яхшырак итеп җавап кайтару менә шул тулы итеп әйтү була. Әссәламүгаләйкем үә рәхмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ дип исәнләшкән кешегә җавапны киметеп кайтарырга кирәкми.

Пәйгамбәребез, сәламләшү ул – безнең җәннәткә керергә сәбәпче дә, дип әйткән. Бер хәдисендә Рәсүлүллаһ галәйһиссәлам шулай ди: «Аллаһ исеме белән ант итәм, камил мөэмин булмыйча, җәннәткә керә алмассыз. Ә мөэмин булмассыз, бер-берегезне яратканчыга кадәр. Әйтимме, сезне үзара дуслыкка, мәхәббәткә сәбәп булган бер сыйфатны – арагызда сәлам таратыгыз». Димәк, сәлам бирү үз эченә үзара дуслык, тынычлык таратуны ала.


– Хәзрәт, сәламләшү тәртибе турында да әйтеп үтегез әле.
– Сәламләшүнең тәртибенә килгәндә, кечеләр – олыларга, үтеп баручылар – утырып торучыларга, транспортта баручылар – җәяүлеләргә, азлар күпләргә башлап сәлам бирергә тиеш. Бер кеше бер төркем халык белән исәнләшеп, аларның берсе дә җавап кайтармаса, барысы да гөнаһлы була. Берсе генә исәнләшсә дә, барысы да сәлам кайтарган кебек булыр.

– Транспортта баручының юлда күргән танышы белән кул изәп кенә исәнләшүе дөресме?
– Машинада баручы, юлдагы кеше ишетмәсә дә, теле белән исәнләшергә тиешле, кулы белән дә ишарә кыла ала.

– Ислам дине кул биреп исәнләшүгә ничек карый?
– Бер хәдистән аңлашылганча, әгәр ике мөселман кешесе бергә очрашканда кул бирешеп күрешсәләр, бер-берсеннән кулларын аерганчы гөнаһлары коелыр. Кул белән исәнләшсәң, аерым савап. Болар барысы да кешеләрне үзара якынайту өчен эшләнә. Сәлам әйткәндә, кеше ишетерлек итеп әйтегез. Пәйгамбәребез дә шулай әйтә торган була. Йортта йоклап ятучылар булса, ул йокламаган кеше ишетерлек, йоклаган кеше уянмаслык итеп исәнләшкән.

– Кочаклашып күрешү гадәте дә бар бит әле бездә...
– Ислам динендә ул бар, кеше сәфәрдән кайтса яки озак вакыт күрешмәгән булсалар, кочаклашу – сөннәт. Яңа гына күрешкән кешең белән кочаклашып күрешү сөннәткә моафик гамәл түгел. Шунысын да онытмыйк: очрашканда гына түгел, саубуллашканда да сәламләшергә кирәк, моңа Пәйгамбәребез сүзләре дәлил булып тора: «Әгәр бер кеше башкаларга кушылса – сәлам бирсен, әгәр аларны ташларга теләсә – сәлам бирсен, чөнки икенчесенең кирәклеге беренчесеннән ким түгел».
 


Дилбәр Гарифуллина

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана