Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм хакында ни беләбез?

29 декабрь 2015 ел 09:52

Безнең эраның алтынчы гасырында бу дөньяга бөтен кешелек өчен үрнәк камил кеше җибәрелә – соңгы Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм. Бөек Аллаһы изге Коръәндә җирдәге һәм ахирәттәге тормыш бәхетле булсын өчен барлык кешеләргә Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмгә иярергә куша.

Мөхәммәд галәйһиссәләм, пәйгамбәрләр имамы буларак, барлык пәйгамбәрләрнең иң матур сыйфатларын үзендә туплаган. Ул мул сулы елгалар койган диңгез кебек. Һәрбер кеше аның тормышын үзенә үрнәк итеп алырга мөмкин. Мөхәммәд галәйһиссәләм үзенең бер хәдисендә: “Мин күркәм әхлакны камилләштерү өчен җибәрелдем”, – дип әйткән (Әхмәд бин Хәнбәл, Муснад). Аллаһы  Раббыбыз да Коръән Кәримендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмне мактап: “Хакыйкатьтә, син – югары әхлак иясе”, – дигән. (“Каләм” сүрәсе, 4нче аять).

Ул игелекле, итагатьле, шәфкатьле, миһербанлы, сабыр, киң күңелле, юмарт, ышанычлы, тыйнак була. Бу сыйфатлар Пәйгамбәребез галәйһиссәләмдә иң камил дәрәҗәдә була. Коръәндә әйтелгән: “Тәхкыйк, Аллаһы Рәсүлендә сезгә иярергә тиешле булган күркәм холык вә яхшы сыйфатлар бардыр, Аллаһыдан савапны һәм ахирәттә җәннәтне өмет иткән хәлдә, Аллаһыны күп зикер итүче мөэминнәр өчен” (“Әхзаб” сүрәсе, 21нче аять).

 Аллаһы илчесе галәйһиссәләмнең әхлак чыганагы – Коръән булган. Шуңа күрә: “Рәсүлебезнең холкы нинди иде соң?” - дигән сорауга Гайшә анабыз (Аллаһы аннан разый булса иде): “Аның холкы – Коръән иде”, – дип җавап биргән. Ул Коръәни Кәрим тыйган нәрсәгә ачуланып караган һәм Коръәни Кәрим кушкан нәрсәдән канәгатьләнү тойган. Ул Аллаһыга ошамаган гамәл кылучыларны хөкем иткән һәм шелтәләгән. Рәсүлебез галәйһиссәләм Аллаһы риза булмаган нәрсәләр өчен генә ачуланган.

Аллаһы Рәсүле галәйһиссәләм югары дәрәҗәдә намуслы һәм ышанычлы, кешеләр белән мөнәсәбәттә йомшак һәм дустанә кеше булган. Ул әхлакый, саф фикер йөртергә яраткан. Аллаһы илчесе галәйһиссәләмгә тупаслык, әдәпсезлек һәм оятсызлык ят булган. Ул беркайчан да явызлыкка явызлык белән җавап бирмәгән, дошманнарын кичерә белгән. Әгәр кемдер аннан берәр нәрсә сораса, яки берәр нәрсә белән кызыксынса, Аллаһы илчесе галәйһиссәләм һәрвакыт йомшак һәм төпле итеп җавап биргән, тупас һәм ихтирамсыз бер сүз дә кулланмаган. Ул беркайчан да әңгәмәдәшен ярты сүздә бүлдермәгән. Әгәр берәрсенең сүзе чамадан чыкса, ул аны я кире каккан, я торып киткән.

Аллаһының Рәсүле гәләйһиссәләм әйткән: “Миңа тәрбияне Аллаһы үзе бирде, һәм бу тәрбия нинди күркәм булды”, – дигән (Суюти “Җәмигъ әс-сәгыйрь”). Сәхабәләр Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең күркәм яшәү рәвешен, әдәбен күреп бик сокланганнар. Әнәс бин Мәлик (Аллаһы аннан разый булса иде) дигән сәхабә әйткән: “Мин Аллаһының Рәсүле гәләйһиссәләмгә ун ел хезмәт кылдым. Бер мәртәбә дә ямьсез сүз сөйләгәнен ишетмәдем. Беркайчан да: ”Бу эшне ник болай эшләдең?” – дип ачуланганын күрмәдем”, – дигән (Мөслим).

Аллаһы Рәсүле галәйһиссәләм күршеләрен хөрмәт иткән һәм кунакларын ихтирам белән кабул иткән. Аның Аллаһ өчен хезмәт итмәгән яки яхшы гамәл кылмаган бер генә минуты да булмаган. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм киләчәккә өмет белән караган, төшенкелеккә бирелүне яратмаган. Ул ике эшнең берсен башларга кирәк булганда, аларның иң файдалысын сайлаган. Ул бәлагә төшкәннәргә ярдәм итәргә һәм мәзлүмнәрне коткарырга яраткан.

Аллаһ илчесе галәйһиссәләм үзенең сәхабәләрен бик яраткан, алар белән еш киңәшләшкән һәм алар турында кайгырткан. Әгәр сәхабәләреннән берәрсе авырып китсә, ул аларның хәлен белергә бара торган булган. Әгәр берәрсе югалып торса, Пәйгамбәребез галәйһиссәләм аны эзләгән. Берәрсе вафат булса, аның хакына дога кылган. Ул һәрвакыт башкаларның гафу үтенүен кабул иткән, аның өчен көчле дә, көчсез дә үз хокукларында тигез булган. Сүз остасы буларак, Пәйгамбәребез галәйһиссәләм күп төрле гыйбрәтле хикәяләр һәм тарихлар сөйли торган булган. Ул һәрвакыт дөресен генә сөйләгән.

Аллаһы Рәсүле галәйһиссәләмнең тәрбиялелеге һәм әдәплелегенә килгәндә, ул сәхабәләренә бик мәрхәмәтле, хөрмәтле мөнәсәбәттә булган, кысан җирдә һәрвакыт башкаларга күбрәк урын калдырган. Берәрсен күрсә, ул аны һәрвакыт беренче булып сәламләгән.

Аллаһ илчесе галәйһиссәләм бик тыйнак булган. Кешеләр җыелган җиргә яки җыелышка килгәч, ул урын бар җиргә утырган һәм моның белән барысының да бертигез хокуклы икәнлеген ассызыклаган. Әңгәмәдәше белән утырганда беркайчан да аннан алда торып басмаган. Ашыккан вакытта һәрвакыт гафу үтенгән.

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм беркайчан да ярлыларга фәкыйрьлекләре өчен җирәнеп карамаган, байлар алдында түбәнчелек күрсәтмәгән. Ул  һәрвакыт иминлекне югары куйган. Ашаганда, эчкәндә уң кулын файдаланган, чөнки аңа Аллаһы шулай кушкан. Ул хуш исләрне яраткан: суган, сарымсак кебек начар ис таратучы нәрсәләрне сөймәгән. Аллаһы илчесе галәйһиссәләм үзенең сәхабәләреннән киеме белән дә, җыелышларда утырган урыны белән дә аерылып тормаган. Берәрсе килсә: “Ә сезнең кайсыгыз Мөхәммәд соң?” – дип сорый торган булган.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм киемнәрдән ашык сөягенә кадәр җитүче озын җилән киеп йөрергә яраткан. Кием-салымда да, ризыкта да бернинди  артыклыкны кабул итмәгән. Башына чалма һәм башлык кия торган булган, ә уң кулының чәнчә бармагында көмеш балдагы булган.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтте: “Ий кешеләр, тәхкыйк, сезгә үз арагыздан пәйгамбәр килде, Аллаһыга карышуыгыз аңар авырдыр, сезнең иманга килүегез өчен ул бик тырышучы, мөэминнәргә шәфкатьледер” (“Тәүбә” сүрәсе, 128нче аять).

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмгә карата булган әдәп

Сәхабәләр сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәләмгә карата һәрвакыт әдәпле булганнар. Алар: “Без Аллаһының Рәсүле галәйһиссәләмнең нәсыйхәтләрен тыңлаганда күңелләребез Раббыбыз Аллаһыга һәм Аның Пәйгамбәре Мөхәммәд галәйһиссәләмгә карата мәхәббәт һәм әдәп белән тула иде, әйтерсең лә  башларыбызга кошлар кунган һәм әгәр без хәрәкәтләнсәк, ул кошлар очып китәр иде”, – дигән (Ибн Мәҗәһ).

  Сәхабәләр Пәйгамбәребез галәйһиссәләмгә сорау бирергә һәм аның күзләренә туры карарга да оялганнар. Хәтта Аллаһының Рәсүле Мөхәммәд галәйһиссәләм янәшәсендә еш булган сәхабәләр дә, аңа карата әдәп саклап, аның күзләренә ачык карый алмаганнар. Имам Тирмизи (Аллаһының рәхмәтендә булсын) хәбәр иткәнчә, бары тик Әбү Бәкер белән Гомәр (Аллаһы алардан разый булсын) генә аның күзләренә карап сөйләшә алганнар, калган сәхабәләр Пәйгамбәребез галәйһиссәләм белән сөйләшкәндә күзләрен читкә алганнар.

  Гамр бин Гас (Аллаһы аннан разый булсын) үз гомеренең соңгы минутларында сөйләгән: “Мин озак вакыт Пәйгамбәребез галәйһиссәләм янында тордым, ләкин аны бик хөрмәт иткәнгә һәм оялганга күрә, башымны күтәреп аңа озак карый алмадым. Әгәр бүген миннән аның йөзе турында сорасалар, ышаныгыз миңа, сөйләп бирә алмас идем”, – дигән (Мөслим). 

  Коръәндә пәйгамбәрләрнең исемнәре китерелгән булса да, Аллаһы Тәгалә соңгы пәйгамбәргә бер тапкыр да “Йә Мөхәммәд” дип мөрәҗәгать итмәде. Аллаһы Раббыбыз аңа “Йә нәби”, “Йә Рәсүл”, дип эндәште. Аллаһы Тәгалә барлык мөселманнарга Пәйгамбәребез галәйһиссәләмгә карата әдәпле булырга боерды. Бу турыда “Нур” сүрәсенең 63нче аятендә әйтелгән: “Бер-берегезне чакырган кебек, Пәйгамбәрне дә шулай чакырмагыз. Арагыздан бәгъзеләрегез юкны сылтау итеп, мыштым гына (рөхсәтсез) качып киткәннәрне Аллаһы белә. Аң булыгыз, Аның әмереннән качып китеп (бу дөньяда) үзегезгә фетнә-бәла чакыра күрмәгез яки (ахирәттә) андыйларга бик хәтәр җәза китереп сугуы бар”.

  Ибн Габбас (Аллаһ аннан разый булсын) бу аять турында болай дигән: “Кешеләр Аллаһның Рәсүле галәйһиссәләмгә “Йә Мөхәммәд”, “Йә Әбүлкасыйм” дип эндәшәләр иде. Аллаһы Тәгалә аның дәрәҗәсен күтәрер өчен,  алай дип әйтүне тыйды, шуннан соң кешеләр Пәйгамбәребез  галәйһиссәләмгә “Йә нәби”, “Йә Рәсүл”, дип мөрәҗәгать итә башладылар.

          Бер солтан тормышыннан мисал китерәм. Габделгазиз исемле солтан авырып, урында яткан вакытта, аңа нурлы Мәдинә шәһәреннән хәбәр килә. Ул үз ярдәмчеләрен чакыртып: “Миңа аякка басырга ярдәм итегез.  Мәдинә шәһәреннән килгән хәбәрне басып тыңлау тиешле. Аллаһның Рәсүле галәйһиссәләмнең күршеләрен ятып тыңлау ярамас”, – дип әйткән. Нурлы Мәдинәдән хат килгән саен, бу солтан тәһарәтен яңартып, кулына хат алып, аны үбеп, маңгаена куеп: “Бу хатта нурлы Мәдинәнең тузаны”, - дигән һәм шуннан соң гына хатны укыган.

                                                    Нияз хәзрәт САБИРОВ,

                                   ТР МДНнең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе

"Дин вә мәгыйшәт"

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана