Тәһарәт алганда гади оекбашка мәсех кылырга буламы?

14 март 2016 ел 13:19

بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ
اَلْحَمْدُ للهِ الَّذِي هَدَينَا لِهَذَا وَمَا كُنَّا لِنَهْتَدِيَ لَوْلَا أَنْ هَدَينَا اللهُ لَقَدْ جَاءَتْ رُسُلُ رَبِّنَا بِالْحَقِّ

صَلُّوا عَلَي رَسُولِنَا مُحَمَّدٍ: أَلَّلهُمَّ صَلِّ عَلَى سَيِّدِنَا وَنَبَيِّنَا مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِ سَيِّدِنَا مُحَمَّدٍ

صَلُّوا عَلَى شَفِيعِ ذُنُوبِنَا مُحَمَّدٍ: أَلَّلهُمَّ صَلِّ عَلَى سَيِّدِنَا وَنَبِيِّنَا مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِ سَيِّدِنَا مُحَمَّدٍ

صَلُّوا عَلَى طَبِيبِ قُلُوبِنَا مُحَمَّدٍ: أَلَّلهُمَّ صَلِّ عَلَى سَيِّدِنَا وَنَبِيِّنَا مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِ سَيِّدِنَا مُحَمَّدٍ

Сорау: Тәһарәт алганда гади оекбашка мәсех кылырга буламы? Мондый тәһарәт дөрес саналамы? Абруйлы мөселман галимнәре һәм дүрт мәзһәб имамнары моңа ничек карый?

Җавап:

Абруйлы фикъһ галимнәре һәм мөҗтәхидләр юка, су үткәргән, аякта өстәмә ныгытмаларсыз тормаган һәм аяк киемсез җитәрлек ара үтәргә мөмкин булмаган оекбашларны (носки) мәсех кылырга рөхсәт итми. Хәзерге мамыктан, йоннан, нейлоннан эшләнгән оекбашлар күннән ясалган оекка (читек) хас булган сыйфатларга ия түгел, шуңа күрә аларга мәсех кылырга ярамый.  Мондый ысул белән тәһарәт алучының тәһарәте дә дөрес булмый. Бу карар Изге Коръән аятьләре, Пәйгамбәребез ﷺ сөннәте һәм 4 мәзһәб имамнары тарафыннан  раслана. Шулай ук бу кешенең намазы да дөрес булмый.

Изге Коръәндә Аллаһы Тәгалә әйтә:

يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا إِذَا قُمْتُمْ إِلَى الصَّلاةِ فاغْسِلُوا وُجُوهَكُمْ وَأَيْدِيَكُمْ إِلَى الْمَرَافِقِ وَامْسَحُوا بِرُؤُوسِكُمْ وَأَرْجُلَكُمْ إِلَى الْكَعْبَينِ

«Әй, мөәминнәр, намаз укырга ниятләгәч, йөзегезне, терсәкләрегезгә кадәр кулларыгызны юыгыз, башыгызны мәсех итеп, тубыкларга кадәр аякларыгызны юыгыз» (Мәидә сүрәсе, 6 аять).

Бу аятьтән аякларны юу – тәһарәтле булуның мәҗбүри шартларының берсе булуы аңлашыла.

Пәйгамбәребез ﷺ үзенең күп кенә хәдисләрендә аякларны мәсех кылырга түгел, ә юырга өндәгән. Мәсәлән, имам әд-Даракутни үзенең җыентыгында Әбү Рафидан һәм Әбү Дәүд Рабгидан китергән ике хәдис:

عَنْ أَبِي رَافِعِ قَالَ: رَأَيْتُ رَسُولَ اللهِ ﷺ يَتَََوَضَّأُ فَغَسَلَ رِجْلَيْهِ ثََلَاثًا

«Мин Аллаһ Рәсүле ﷺ тәһарәт алганын һәм өч тапкыр аякларын юганын күрдем».

عَنِ الرَّبِيعِ قَالَتْ: كَانَ رَسُولَ اللهِ ﷺ يَأْتِينَا فَيَتَوَضَّأُ لِلصَّلَاةِ فَيَغْسِلُ رِجْلَيْهِ ثَلَاثاً ثَلَاثاً

«Аллаһ Рәсүле ﷺ безгә килә иде һәм тәһарәт алганда аякларын өч тапкыр юа иде».

Имам Ибн Хәҗәр Әл-Гаскаләни үзенең «Фәтхүл Бари» китабында Гали һәм Ибн Габбасның (рәдыяллаһү гәнһум) баштарак мәсех кылуны хуплауларын, әмма нәтиҗәдә әлеге фикердән баш тартуларын хәбәр итә.

Ышанычлы хәдисләрдә тәһарәт алганда аяк юу урынына күннән эшләнгән читеккә мәсех кылу мөмкин булуы хакында әйтелә. Мәсәлән, Ибн Әби Шәйбага Убәйя бин Гамр аша китерелгән хәдистә (ул шулай ук имам Мәликнең  «Мувәтта» җыентыгында Урва (рәдыяллаһү гәнһум) аша ирешкән хәдистә әйтелә):

عَنْ أُبَيْ بِنْ عَمَّارٍ  أَنَّهُ قَالَ: يَا رَسُولَ اللهِ أَمْسَحُ عَلَي الْخُفَّيْنِ؟ قَالَ نَعَمْ

«Ул Пәйгамбәребез ﷺ хуффка мәсех кылуга рөхсәт соравын һәм Рәсүлебезнең моны рөхсәт итүен әйтә».

عَنْ هِشَامٍ بِنْ عُرْوَةٌ أَنَّهُ رَأَي أَبَاهُ يَمْسَحُ عَلَي الْخُفَّيْنِ قَالَ: وَ كَانَ لَا يَزِيدُ إِذَا مَسَحَ عَلَي الْخُفَّيْنِ عَلَي اَنْ يَمْسَحَ ظُهُورُهُمَا وَلَا يَمْسَحَ بُطُونَهُمَا

«Аллаһ Рәсүле ﷺнең сәхабәсе Урва (рәдыяллаһү гәнһу) хуффның өске өлешенә генә мәсех кылган, ә аскы өлешенә тимәгән».

Читекләргә мәсех кылуга кагылышлы хәдисләр ышанычлы (сахих хәдисләр) булып санала һәм аларны тапшыручылар да күп. Имамыбыз Әбү Хәнифә (рәхмәтуллаһи галәйһи) әйткән: «Читекләргә мәсех кылуны рөхсәт итмәгән идем, бу гамәл минем өчен көн яктылыгы кебек ачык булганчыга кадәр». (Әл-Бәхер әр-Раик)

Хафиз Ибн Хәҗәр (рәхмәтуллаһи галәйһи) «Фәтхүл Бари» китабында китерә: «Күп хәдис белгечләре читеккә мәсех кылуның тәвәтүр (хәдисне тапшырулар санының күплеге) белән билгеләнүен белдерә». Кайберләре Пәйгамбәребезнең ﷺ сәхабәләреннән ишеткән хәдисләр саны 80гә якын булуы хакында хәбәр итә. Унысы «гашарә-мүбашәра» (Пәйгамбәребезﷺ  аларның җәннәткә эләгәчәкләрен үзләре исән вакытта әйткән сәхабәләр) аша килә.

Хафиз Ибн Габдел Барр үзенең «әт-Тәмхид» китабында хуффларга мәсех кылу хакындагы хәдисләрнең 40 сәхабә аша ирешүен хәбәр итә.

Хәсән Басрый (рәхмәтуллаһи галәйһи) әйткән булган: «Мин Бәдр сугышында катнашкан 70 сәхабәне күрдем. Алар читекләргә мәсех кылуның дөрес булуына ышаналар иде». («Тәлхисүл Хәбир» һәм «Бәдаигус Сәнаи»).

Минем тарафтан югарыда китерелгән мөселман хокук белгечләренең фикерләре Пәйгамбәребез ﷺнең тәһарәт вакытында читекләргә мәсех кылуы һәм башкаларга да моны рөхсәт итүе бернинди шик калдырмый. Тик шунысы мөһим – күннән эшләнгән читекләрдән кала башка төр оекбашларга мәсех кылу Пәйгамбәребез ﷺ сөннәтендә  тәвәтүр тарафыннан билгеләнми.

Коръән Кәрим шәригатьнең төп һәм бәхәссез нигезе булып тора. Коръәннең аятьләрен бер хәдис тә инкяр итә, мәгънәсен үзгәртә, чикли яисә  киңәйтә алмый.

«Әхкамуль Коръән» тәфсирендә Имам Әбү Бәкер әл-Җәссас (рәхмәтуллаһи галәйһи) галимнәрнең моңа кагылышлы бердәм фикерен китерә.

Әмма «мутәватир» дәрәҗәсенә җиткән хәдис булса, Коръәннең текстын аңлату мөмкин була.

Шул сәбәпле Имам Әбү Йосыф (рәхмәтуллаһи галәйһи) болай дигән: «Бары тик тәватур яисә истифада дәрәҗәсенә җиткән Сөннәт белән генә Коръән әмерендә искәрмә була ала. («Әхкәәмүл-Коръән лил-Җәссас»). Мәсәлән, күн оекларны – читекләрне сөртү кебек (мәсах галәл хуффәйн).

Мәсьәләне тирән аңлау өчен, «хуфф» һәм «җәүрәб» төшенчәләренең 4 сөнни мәзхәб буенча аңлатмаларын карап китәрбез, алар арасындагы аерманы билгеләрбез.

Хуфф – күннән эшләнгән, тубыкны һәм аякның шул өлешен каплый торган оек.

Хуффларны сөртү өчен берничә шарт булырга тиеш:

1) Хуфф эшләнгән күн чиста булырга тиеш. Хәнәфи һәм шәфигый галимнәре үләксәдән эшкәртелгәнгә кадәр эшләнгән хуффларны тыелган дисәләр, мәлики һәм хәнбали галимнәре эшкәрткәннән соң да тыелган диләр, беренчеләре эшкәртү материалны чистарта, дип исәпләсәләр, икенчеләре – чистартмый, ди.

2) Хуффлар тубык сөягеннән алып, тубыкка кадәр араны капларга тиеш. Бу аяк өлешен капламаган хуффларны сөртү дөрес булмый.

3) Хуффлар ерак араларга йөрерлек дәрәҗәдә нык булырга тиеш. 4 мәзхәб имамнары да бу фикердә бердәм. Араның төгәл ераклыгы хакында төрле фикерләр бар.

Хәнәфи галимнәре фикеренчә, хуфф аякта бәйләүсез дә нык торырга тиеш. Шулай ук 3 чакрымлык араны үтәрлек нык булырга тиеш. Шушы шартларга туры килмәгән хуффларны сөртү дөрес булмый.

Мәлики фәкихләрнең фикеренчә, хуффларның ныклыгы көндәлек аяк киеменеке кебек булырга тиеш. Аякта тормаган хуффларны сөртү дөрес түгел.

Шәфигыйләрнең фикеренчә, хуффлар бер көн дәвамында өйдә һәм 3 көн сәяхәттә йөрерлек нык булырга тиеш. Аларның күннән яисә киездән эшләнүе мөһим түгел.

Хәнбали галимнәре фикеренчә, хуффлар күннән, яисә агачтан, яисә шуның кебек әйбердән ясалган булырга тиеш. Тик алар йөргәндә аяк киемен алмаштырырлык булырга тиеш. Алар шулай ук аяктан төшәргә тиеш түгел.

Ләкин дин ияләре арасында рөхсәт ителгән ярыклар зурлыгы һәм хуфф ясалган материал мәсьәләсендә билгеле бер фикер каршылыклары бар.

Хәнәфи һәм мәлики галимнәре хуффлар тишексез булырга тиеш, дип саныйлар.  Тишекләрнең зурлыгы турында да фикер каршылыклары бар. Хәнәфиләр фикеренчә, 3 кечкенә аяк бармагы кадәрле тишек, мәликиләр исә тубыкның өчтән бер өлешеннән кечерәк тишеге булган хуффларны сөртүне рөхсәт итәләр. Шәфигый һәм хәнбали дин әһелләре кечкенә тишек булса да, хуффларны сөртү тыелган диләр.

Мәлики фәкихләре фикеренчә, хуффларның күннән эшләнгән булуы катгый шартлы. Шуңа күрә мамыктан яисә нейлоннан ясалган оекларны сөртү тыелган. Искәрмә булып, тышы күннән тегелгән оеклар тора.

Әмма күп кенә мөселман хокук белгечләре фикеренчә, хуффларның күннән булуы шарт түгел, мөһиме – аякларга су үтмәскә тиеш.

Җәүрәб мәсьәләсен ачыклаганчы, гади оекларны сөртү практикасының таралуын аңлау өчен, тарихи экскурс ясау файдалы булыр, дип уйлыйм.

1913/1332 елда гарәп җирләрендә урнашкан берничә университет гади оекларны сөртү турында шәех Җамаледдин әл-Касыймига сорау биргәннәр. Бу уку йортлары студентлары кышкы салкында аякларны юуда билгеле бер кыенлыкларга дучар булалар. Шул сәбәпле күп студентлар намазны вакытында кылмыйча, кичектереп укыганнар яисә бөтенләй кылмаганнар. Моңа җавап итеп, Җамаледдин шәех гади оекларны сөртүне рөхсәт итү очракларын ачыклаган фәнни хезмәт язган. Аның фәтвасы гади оекларны сөртүне тышкы яктан рөхсәт иткән берничә хәдискә нигезләнгән. Әлеге фәтва мондый гамәлнең киңәюенә сәбәпче булган. Алга таба да күп кенә тикшеренүчеләр шуның кебек карарлар чыгарганнар.

Шулай итеп, гади оекларны сөртү тәҗрибәсе бер гасыр элек кенә  диярлек кертелгән, һәм бу күп кенә мөселманнарның намазларын яраксыз иткән куркыныч яңалык булып тора.

Җәүрәбләр – ул мамык, нейлон, йон һәм башка шундый материалдан эшләнгән оеклар.

Галимнәр җәүрәбкә мәсех кылуны ике шартның берсе булганда гына рөхсәт итәләр:

1) Җәүрәбләрнең тышкы ягы күн белән тегелгән булырга һәм шуның белән алар хуффларга охшаш булырга тиеш.

2) Тубыкның аскы өлешенә күн табан тегелгән булырга тиеш.

Имамнар Мөхәммәд әш-Шәйбани, Әбу Йосыф һәм Әхмәд бин Хәнбәл (рәхмәтуллаһи галәйһим) ике мәҗбүри шарт үтәлгәндә оекбашларны (җәүрәбне) сөртү рөхсәт ителә дип саный:

Оекбаш тән күренмәслек калын булырга тиеш.
Җәүрәб киеп йөрерлек булырга һәм тыгызлыгына күрә басып торырга тиеш.

 Әгәр оекбашлар югарыда санап үтелгән шартларга туры килсә, алар хуффка охшыйлар, шуңа күрә аларга мәсех кылу дөрес була.  Күн оекларга – читекләргә мәсех кылу үз чиратында мүтәвәтир хәдисләр сәбәпле рөхсәт ителә.

Күн булмаган оекка – җәүрәбләргә мәсех кылуны тышкы мәгънә ягыннан рөхсәт иткән хәдисләрне тикшерик.

Калынлыгына, чыдамлыгына карамыйча җәүрәбләрне сөртергә рөхсәт итә торган кешеләр 4 хәдискә (хәбәр әхәд) нигезләнә. Аларда Аллаһ Рәсүле ﷺнең җәүрәбләргә мәсех кылуы хакында әйтелә.

Беренчедән, Коръәндә язылганнарны әхәд хәдисләргә карап, кире кагып булмый, ә мүтәвәтир хәдисләргә нигезләнеп, тәгаенләү рөхсәт ителә. Әйтик, җәүрәбкә мәсех кылу тәвәтүр дәрәҗәсендә түгел, шуңа галимнәр җәүрәбкә мәсех кылуны дөрес дип санамыйлар.

Икенчедән, мөселман хокукы һәм хәдис белгечләренең күбесе әлеге хәдисләрне зәгыйфь дип саныйлар.

Сөнни галимнәрнең әлеге хәдисләргә карата фикерләрен китергәнче, Габдеррахман Мөбарәкфуриның «Төхвәтел Әхвәзи» китабыннан хәдисләрне китерәм:

Мүгира (рәдыяллаһү гәнһу) хәдисе:

عَنْ مُغِيرَةَ قَالَ تَوَضَّأَ النَّبِيَ ﷺ وَمَسَحَ عَلَي الْجَوْرَبَيْنِ وَالنَّعْلَيْنِ (رَوَاهُ التِّرْمِذِي رقم: 99)

«Аллаһның Илчесе ﷺ тәһарәт алгач җәүрәбкә һәм сандалига мәсех кылды»

Әбу Муса (рәдыяллаһү гәнһу) җиткергән хәдис:

عَنْ أَبِي مُوسَي أَنَّ رَسُولَ اللهِ ﷺ تَوَضَّأَ وَمَسَحَ عَلَي الْجَوْرَبَيْنِ وَالنَّعْلَيْنِ (رَوَاهُ اِبْنُ مَاجَه رقم: 560، وَالْبَيْهَقِي رقم: 1351)

«Аллаһның Илчесе ﷺ тәһарәт алды,  җәүрәбенә (носки) һәм сандалиларына мәсех кылды».

Билал (рәдыяллаһү гәнһу) китергән хәдис:

عَنْ بِلَالٍ كَانَ رَسُولَ اللهِ ﷺ يَمْسَحُ عَلَي الْخُفَّيْنِ وَالْجَوْرَبَيْنِ (رَوَاهُ الطَّبَرَانِ فِي الْمُعْجَمِ الْكَبِيرِ رقم: 1063)

«Аллаһның Илчесе ﷺ җәүрәбенә (носки) һәм сандалиларына мәсех кыла иде».

4. Сәүбән (рәдыяллаһү гәнһу) җиткергән хәдис:

عَنْ ثَوْبَان قَالَ بَعَثَ رَسُولُ اللهِ ﷺ سَرِيَةُ فَأَصَبَاهُمُ الْبَرْدُ فَلَمَّا قَدَمُوا عَلَي النَّبِيِّ ﷺ شَكُوا إِلَيْهِ مَا أَصَابَهُمْ مِنَ الْبَرْدِ فَأَمَرَهُمْ أَنْ يَمْسَحُوا عَلَي الْعَصَائِبِ وَالتَّسَاخِينِ (رَوَاهُ أَبُو دَاوُدْ رقم: 146)

«Бервакыт Аллаһның Илчесе ﷺ сәхабәләр төркемен хәрби походка җибәргән. Сәяхәт вакытында алар, салкын булганга күрә, күп кенә кыенлыкларга тарыган. Нурлы Мәдинәгә кайткач, алар бу авырлыклар турында Аллаһның Илчесе ﷺгә сөйләгән. Шунда Аллаһның Илчесе ﷺ аларга мондый шартларда чалма һәм тәсәхиннәрен сөртергә, мәсех кылырга рөхсәт иткән».

Хәдисләрнең ышанычлылыгын тикшерик.

Мүгира (рәдыяллаһү гәнһу) тапшырган беренче хәдис Суфъян Саури, Абдуррахман бине Мәхди, имам Әхмәд бине Хәнбәл, ибне Мәдини һәм имам Мөслим кебек галимнәр тарафыннан бердәм рәвештә зәгыйфь дип таныла. Ә имам әл-Байхакый бу хәдисне шелтәгә лаек (мункар) дип әйтә. Имам Мөслим фикеренчә, бу хәдисне тапшыручы булган Әбү Кайс һәм Хузәйл башка хәдисләргә каршы киләләр.

Әбү Муса (рәдыяллаһү гәнһу) тапшырган хәдисне карыйк.

Мөбарәкфури шәех бу хәдисне тапшырган ‘Иса бине Синанның мөхәддисләр тарафыннан хәдисләрнең текстларын кушуда гаепләгән булуы турында яза, шуңа күрә бу хәдис ышанычлы була алмый.

Имам Әхмәд, Ибне Му'ин, Әбү Зур'а, ән-Насаи, Байхакый бу хәдисне тапшырган  'Иса бине Синанның ышанычсыз булуы турында әйтәләр.  Имам Байхакый шулай ук тапшыручы булган Даххак бин Абдуррахманның бу хәдисне Әбү Мусадан ишетмәве турында әйтә.

Биләл (рәдыяллаһү гәнһу) тапшырган өченче хәдисне карыйк. Имам Зәйләгый бу хәдисне тапшыручылар чылбырында Язид бине Аби Зияднең булуы һәм аның ышынычсыз тапшыручы булуы турында яза. Хафиз Ибн Хәҗәр Язид бине Аби Зияднең картайгач хәтере начар булуы турында әйтә, шуңа өстәп, аның шигый булуы билгеле.

Сәүбән (рәдыяллаһү гәнһу) тапшырган дүртенче хәдисне карыйк. Ибн Аби Хатим имам Әхмәд бине Хәнбәл сүзләрен китерә: хәдисне тапшыручы булган Рәшид бине Са’ад Сәүбәннең үзеннән ишетмәгән, шуңа күрә бу хәдис (мункаты') – көчсез һәм дәлил була алмый. Кайбер кешеләр «тәсәхин» сүзен «оекбаш» дип тәрҗемә итеп, бу хәдисне дәлил буларак кулланмакчы була.  Ләкин хәдистә нәкъ менә оекбаш күздә тотылган, дип әйтү дөрес түгел. Мәсәлән, Ибне Асир «Ән-Нихая» китабында «тәсәхин» сүзен «оекбаш» дип тәрҗемә итә, ә шәех Хәмзә Асфахани аны баш киеменең бер төре итеп тәрҗемә итә.

Ә хәзер тәһарәт алганда гади оекбашларны сөрткән кешеләргә сорау бирәсем килә: ни сәбәпле алар шундый зәгыйфь хәдисләр аркасында Аллаһы Тәгаләнең Китабын калдыралар? Ни өчен алар Пәйгамбәребез ﷺгә яла ягудан һәм мөселманнар арасында фетнә чыгарудан курыкмыйлар? Кыямәт көнендә наданлыклары өчен ничек җавап бирерләр?

 «Төхвәтел Әхвәзи» китабы авторы шәех Габдеррахман Мөбарәкфури үз фикерен китерә:

وَالْحَاصِلُ عِنْدِي أَنَّهُ لَيْسَ فِي بَابِ الْمَسْحِ عَلَي الْجَوْرَبَينِ حَدِيثٌ صَحِيحٌ مَرْفُوعٌ خَالٍ عَنِ الْكَلَامِ

«Безгә оекбашны сөртү турында бер генә дә ышанычлы хәдис (марфу')  килеп җитмәгән, дигән нәтиҗәгә килдем».

Алда китерелгән дүрт хәдис ышанычлы булган булсалар да, Коръәни Кәримдә ачык китерелгән күрсәтмәләрне аларга гына нигезләнеп чикләргә яки аныкларга ярамас иде.

Намаз – диннең терәге. Тәһарәт – намазның ачкычы. Коръәни Кәрим тәһарәт алганда ачык һәм төгәл итеп аякларны юарга куша. Бу күрсәтмә мөселман кешесеннән тәһарәт алганда һәрвакыт аякларын юуны таләп итә. Ләкин хуффларга (күннән тегелгән оек, читек) мәсех кылу рөхсәт ителгән хәдисләр «тәвәтүр» категориясенә кергәнлектән, дүрт мәзһәб галимнәре дә, хуффларга мәсех кылу рөхсәт ителә дип исәпли. Күннән тегелмәгән оекбашларга мәсех кылуны рөхсәт иткән хәдисләр зәгыйфь һәм Коръәни Кәримгә каршы бара алмыйлар, шуңа күрә дини күрсәтмә дә була алмыйлар

 Аллаһы Тәгаләгә яхшырак билгеле.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Башка журналлар

Коръән белән өшкерү

01 июнь 2020 ел 13:46
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана