Әбу Хәнифә нәсыйхәтләре

13 апрель 2016 ел 10:03

Изге Коръәндә язылган:

 «Котылу һәм өстенлек, әлбәттә, Аллаһыдан куркып гөнаһлардан сакланучы тәкъва мөэминнәргәдер»

(«Нәба /Хәбәр/», 78:31)

Хәзрәти Пәйгамбәр:

«Шул минем өммәтем – кем һәртөрле яхшылык эшләсә һәм тәкъва иясеннән булса», – дигән.

Изге Китапта язылган һәм Сөекле Пәйгамбәребез хәдисендә әйтелгән тәкъвалыкка өйрәтүче һәм хәнәфи мәзхәбенә нигез салган имам Әбу Хәнифә шәкертләренә: «Тәкъвалыкка сарыл. Һәр дин әһеле белән тиешенчә аралаш», – дип нәсыйхәт иткән.

Хәнәфи мәзһәбе – сөнни исламда дүрт мәзһәбнең берсе. Мәзһәбнең атамасы – әл-Әгъзам Әбу Хәнифәдән алынган. Имам әл-Әгъзам бөек имам дигәнне аңлата. «Хәниф» – тугры юлда булганнар дигән сүз.

Димәк, моңардан шул да аңлашыла: Әбу Хәнифә ул тугры юлга кертүче һәм безне әйдәп баручы, асыл ислам кыйммәтләрен аңлатучы бөек имам. Аның үз исеме Ногман була, ул Гыйракның Күфе шәһәрендә дөньяга килгән.

Аның ата-анасына беренче тәкъва хәлиф Гали бине Әбу Талиб белән күрешергә һәм аның догасын ишетергә насыйп булган. Барчабызга да мәгълүм, Бөек имам заманында яшәгән һәм аннары да килгән ислам галимнәре Әбу Хәнифәне зурладылар, аның бөеклеген аңлаттылар.  

Бу уңайдан бик күп риваятьләр сөйләнә. Әбу Хәнифәнең замандашы булган сүрияле дин белгече Әүзагыйның шундый сүзләре дин китапларына кереп калган. Әбу Хәнифә турында менә нәрсә дигән ул: «Дөресен әйтим, мин бу затның гылеменең күплегенә, акылының өстенлегенә хәйран калдым. Башта аңа каршы булган идем. Аллаһыдан гафу үтенәм, мин аның хакында болай уйлап ялгышканмын. Ул кешеләр сөйләгән сүзләрдән бөтенләй башка икән» .

Әбу Хәнифәне замандашлары фәтва белән хөкем чыгаруда, хәдисләрне аңлауда яңа бер рәвеш табучы кеше дип бәялиләр.

30 елдан артык вакыт дәвамында ул шәкертләре арасында да һәм башкаларга да үзенең фикер куәтен җиткерергә, ислам асылын аңлатырга көч тапты диләр. Имамның бөеклеген, карашларын, юлын аңлау өчен аның үзе әйткән сүзләренә игътибар итү дә мөһим.

Хатиб әл-Бәгъдади «Бәгъдад тарихы» дип аталган хезмәтендә Әбу Хәнифәнең сүзләрен ачык итеп китергән. Бөек имам үзе турында болай дигән: «Мин Аллаһ Китабы буенча фәтвалар чыгарам. Әгәр дә анда ни дә булса таба алмасам, Пәйгамбәребез сөннәтенә мөрәҗәгать итәм. Әгәр дә анда да фәтва чыгару өчен нигез таба алмасам – Пәйгамбәрнең сәхабәләре сүзләрендә нигез эзлим. Мин, боларны башкарган вакытта, алар әйткәннең чикләреннән чыкмыйм Бу вакытта мин алар (сәхабәләр) арасында аерымлыклар эшләмим».

Әбу Хәнифә мәктәбе ничек барлыкка килә соң?

Әбу Хәнифәнең шәкертләре бөек шәхеснең рухи мирасы югалмасын өчен барысын да эшләгәннәр. Имам өйрәткәннәрне язма мираска әйләндерәләр. Шулай итеп, имамның шәкертләре көче белән сөнни исламда ислам хокукының хәнәфи мәктәбе (мәзһәбе) формалаша башлый.

Әбу Хәнифәнең фәнни тәгълиматын саклау һәм дин кардәшләребезгә җиткерү, тарату эшендә аның ике шәкерте аеруча зур көч куя.

Алар – Йагъкуб ибне Ибраһим әл-Әнсари (һиҗринең 182 нче елында вафат, ул күбрәк Әбу Йосыф исеме астында билгеле) һәм Мөхәммәд ибне Хәсән әш-Шәйбани (132-189 еллар). Аларны «сәхибәйн» (ике шәкерт) дип атау кабул ителгән.

Әбу Хәнифә бөек дин галиме була. Шул ук вакытта ул тормышның ачысын-төчесен татыган тәҗрибәле остаз, мөгаллим, юмарт сәүдәгәр буларак та тарихка керә. Ул һич кенә дә гади кешеләр тормышыннан читләшмәгән, киресенчә, кирәк чакта аларга ярдәм кулы да сузган, шәкертләренә матди ярдәм күрсәтүе дә мәгълүм. Ул сәүдәгәрлек белән шөгыльләнгән, аның юмартлыгы риваятьләр итеп сөйләнелә. 

Беркөн имам каршында берәү йөзен яшереп башка юлга борыла. Имам әлеге бәндәне чакырып ала да нигә шулай эшләвен сорый. Тегесе: «Сезгә ун мең сум бурычым бар. Күптәннән бирле һич түли алмыйм, бик оялам, уңайсызланам», – ди. Шунда Имам Әгъзәм әйтә: «Сөбханаллаһ, мин ул акчаны сиңа бүләк иткән идем. Мине күреп оялган өчен бу акчалар сиңа хәләл булсын», – ди.

Әбу Хәнифә ниләр киңәш итә?

Әбу Хәнифәнең шәкертләренә язган вәсыятьләре исә бүгенге яшьләр өчен дин кушканча яшәргә өйрәткән кулланма. Ул һәркемгә нинди булырга кирәклеген бик гади генә итеп аңлатып биргән. Мәсәлән, шәкерте Йосыф бине Халит Сәмтигә тапшырган васыятендә язылганнарны искә төшереп үтик.

Әбу Хәнифә укучысына менә нәрсәләр киңәш иткән:

– Белеп тор, кешеләр белән яхшы мөгамәләдә булмасаң, алар сине дошман күрерләр. Хәтта, ата-анаң да синнән риза булмас

– Шәрәфле кешеләрне хөрмәтлә. Гыйлем әһелен бөек дип бел. Остазларга хөрмәт күрсәт. Яшьләргә мәзәк сөйлә. Гомумән халык белән якынлаш.

- Начар кешеләргә кире тор. Яхшы кешеләр белән дуслаш.

- Солтанга битарафлык белдермә. Берәүне дә түбәнсетмә.

– Күңелеңне киң тот, әмма сереңне беркемгә дә сөйләмә. Сыналмаган кемсәнең дуслыгына ышанма. Әшәке һәм хәсисләр белән дус булма.

– Күңелеңә ошамаган эшкә тотынма. Ялганчылар дәрәҗәсенә төшмә. Хушкүңел белән яшә.

– Сабырлы, авырлыкка түземле бул. Гүзәл әхлаклы, киң күңелле, йөрәкле бул.

- Киемең чиста һәм яңа булсын. Менгән атың яхшы булсын.

- Хушбуй куллан. Сый мәҗлесләренә юмарт бул – һәркем туйсын, саран һәм кысмыр кеше һичкайчан башлык-әфәнде була алмас.

– Халык хәлен сорашып белешкән кешеләрең булсын. Берәр фетнә сизсәң, тынычландырырга ашык. Кайда да булса иминлеккә йөз тоткан

эш эшләндеме – шул эшне куәтлә.

– Сиңа килеп күрешкәнне дә, күрешмәгәнне дә барып күр. Сиңа игелек итәме, итмиме – һәркемгә даими игелек ит. Һәрвакыт игелектә бул.

– Гафу ит – кайбер нәрсәләргә күзеңне йом. Сиңа кыенлык китергәннәрне кире как, һәркемнең хакын хакла.

– Авырган дус-ишләрне барып күр. Барып күрә алмасаң, хәлләрен сораштыр. Сиңа килмәгәннәр белән багланыш тот.

– Кулыңнан килгән кадәр һәр кешегә сөеп кара. Синнән югары, түбән һәркемгә сәлам бир.

– Берәр мәҗлестә яки мәчеттә бергә булган чакта берәр мәсьәлә буенча фикер алышу булса һәм синең фикереңә каршы фикерләр әйтелсә, берүзең каршылык күрсәтмә. Ахырда синнән дә сорашсалар, беренче бүтәннәрнең фикеренә кушыл, соңра бу хосуста шундый-шундый караш та бар, аның дәлиле менә болай дип, үз белгәнеңне сөйлә – сине дә тыңларлар һәм синең гыйлем дәрәҗәңне дә сизәрләр. Әгәр болар кемнең сүзләре дип сорасалар, кайбер фәкыйһләрнеке, диген, һәрвакыт шулай итсәң, сине үзсенерләр, синең кадреңне белерләр, синең абруең артыр.

– Сиңа килүчеләрнең һәммәсенә яңа бер мәгълүмат бир – һәркем синнән ни дә булса белеп китсен. Ул мәгълүматлар әһәмиятле булсын, юк- бар белән булышма.

– Дуслык һәм эчкерсезлек гыйльми аралашуны дәвамлы кылыр. Килгәннәрне сыйла, кирәксә, хәлләренә кер. Кадерләрен бел. Җитешсезлекләренә күзеңне йом. Йомшак мөнәсәбәттә, хуш мөгамәләдә бул. Аларның һичберсеннән тарсынма һәм бизгәнлек күрсәтмә. Үзеңне аларның берсе итеп тот.

– Кешеләргә алар кабул итмәслек нәрсәләрне йөкләмә. Алар яраткан нәрсәләрне син дә ярат. Аларга һәрдаим изге нияттә бул.

– Тугрылык күрсәт. Тәкәббәрлекне ташла. Сине читләтсәләр дә, син аларны читләтмә, саклан. Сиңа хыянәт итсәләр дә син әманәтле бул.

Күңелгә ятышлы, бик тә аңлаешлы киңәшләре белән Әбу Хәнифә безне әхлаклы булырга чакыра, рухи яктан камиллеккә өнди. Начар гамәлләрдән һәм эшләрдән, начар кешеләрдән сакланырга өйрәтә.

Әлеге киңәшләрнең бер-икесен генә истә калдырсак, күңелебезгә салып куйсак безнең тәкъвалык ныгып китәр иде.

Камил хәзрәт Сәмигуллин,

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти

Башка журналлар

«Мәетнең ашын уздыру ул бәлеш ашау гына түгел...»

Ислам динендә һәр йоланың, фарыз, җомга, бәйрәм һәм башка күмәк намазлар, шулай ук никах, исем кушу...

31 май 2016 ел 13:49
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана