Мөселманнарга ат итен ашарга ярыймы?

18 апрель 2016 ел 13:58

Сорау: Мөселманнарга ат итен ашарга ярыймы? Хәнәфи мәзһәбендә ат итен ашау тыелган дип ишеттем. Әбү Хәнифә (рәхмәтуллаһи галәйһи) үзе нинди фикердә булган?

Җавап: Хәнәфи мәзһәбендә ат итен ашау рөхсәт ителә һәм ул гөнаһ эш саналмый.  Ибн Габидин (рәхмәтуллаһи галәйһи) “Әд-Дөррел-л-мохтар” китабында Әбү Хәнифәнең (рәхмәтуллаһи галәйһи) үләренә өч көн кала ат итен ашау ярамый дигән фикереннән кире кайтуы турында язылган. Имам Әгъзамның иң мәртәбәле шәкертләре - имам Әбу Йосыф белән имам Мөхәммәд Шәйбанинең (рәхмәтуллаһи галәйһи) шулай ук ат итен ашау хәләл, шәригать тарафыннан тыелмаган дип әйтүе билгеле.

Ат ислам динендә кадерле бер хайван. Бу фикерне Коръән аятьләре һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәлләмнең күпсанлы хәдисләре җиткерә.

Аллаһ Тәгалә “Гадият” сүрәсендә әйтә:

 “Йөрәк кагып, тупырдап чапкан атлар илә ант итәм, тоякларыннан ут чәчрәтеп узышучы атлар илә ант итәм...” (1, 2 аятьләре)

“Атланып йөрер өчен, мәртәбәләр өчен атларны, качырларны, ишәкләрне, йөкташыр хайваннарны яралттык. Сез әлегә белмәгән башка бик күп нәрсәләрне яралтабыз” (“Нәхел” сүрәсе, 8 аять)

Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән булган:

 “Сугышта катнашкан атларга хөрмәт күрсәтмәүчеләр монафыйклардан булыр”

Ат итен ашау тыелган яки мәкрух дип әйтүчеләрнең дәлилләрен карап китик.

Халид бине Вәлид (рәдыйаллаһу гәнһү) тапшырган риваять Аллаһ Рәсүле  саллаллаһу галәйһи вә сәлләмнең ат, качыр һәм ишәк итләрен ашауны тыювы хакында хәбәр итә. (ән-Нәсаи 3790)

Даракутни Хәлит бине Вәлидән (рәдыйаллаһу ганһү) тапшырган риваятьтә Хәйбәр янындагы сугыш көнендә Аллаһ Илчесе саллаллаһу галәйһи вә сәлләмнең ат итен ашауны тыйганы турында хәбәр ителә  (Сүнәнү әд-Даракутни 5 т., 517нче бит).     

Габбас  (рәдыйаллаһу ганһү)тапшырган риваятьтә ат итен ашау мәкрух саналуы хакында хәбәр ителә (Әлеге риваятьне зәгыйфь диючеләр, ат итен куллану рөхсәт ителгәнне әйтеп, дәлил буларак Коръәннән түбәндәге аятьне китерәләр: “Әйт син: “Миңа иңдерелгән вәхийдә: үләксә яки аккан кан яки дуңгыз ите шакшылыкның үзедер, диелгән. Аллаһтан башкага атап чалынган нәҗес хайваннан башка, ашый торган кешегә харам кылынган бүтән берни дә тапмадым” (Әл-Әнгам 6/145). Моннан тыш Даракутни тапшырган риваятьтә Аллаһ Илчесе саллаллаһу галәйһи вә сәлләмнең сәхабәләренә ат ите ашарга киңәш итүе турында хәбәр ителә (Шәвкани, Нәйлүл-Әвтар, VIII/ 126). 

Шулай ук Габбас (радыйаллаһу ганһү) аять укыган: “Атланып йөрер өчен, мәртәбәләр өчен атларны, качырларны, ишәкләрне, йөкташыр хайваннарны яралттык” (“Нәхел” сүрәсе, 8 аять) (Әбу Йосыф, әл-Әсар, №: 1051).

Алда санап үтелгән хәдисләрдән күренгәнчә, ат ите тыелган яки аны ашау мәкрух дип атаучыларның  дәлилләре бар.

Ә хәзер ат итен ашау рөхсәт ителә дип әйтүчеләрнең дәлилләрен карыйк.

Җәбир бине Габдуллаһ (радыйаллаһу ганһү) хәбәр итүенә караганда, Аллаһ Илчесе салләлаһү гәләйһи вә сәлләм яшәгән  заманда ат итен ризык әзерләгәндә кулланганнар (Нәсаи, Сүнан, Китабүс-Сәйд вәз-Зәбаих, №: 4330; Тирмизи, Фатима, 5; Ибн Маҗа, Сүнән, Китабүз-Зәбаих, №: 3197). Әсма бине Әбу Бәкер (радыйаллаһу ганһә) бер риваятьтә шулай ук Аллаһ Илчесе салләллаһү гәләйһи вә сәлләм яшәгән вакытта кешеләрнең атларны чалулары һәм аларның итен ашаулары турында әйтә. (Бохари, Сахих, Забаих, №: 5200; Мөслим, Китабус-Сәйд ваз-Зәбаих, №: 1942; Ибн Хиббан, Сахих, №: 5271; Нәсаи, Сүнан, №: 4406).

Имам Әбу Дауд әйтә: “Ат итен ашау тыелмый, әмма кешеләр моңа иярми. Бия итен ибн Зөбәер, ибн Гобәйд, Әнәс бин Мәлик, Әсма бинте Әбу Бәкер, Сүвәйд бин Гафләтә, Галкамә (рәдыйаллаһу гәнһүм) кебек бик күп сәхабәл ашаган, шулай ук Пәйгамбәребез  вакытында  кораешләр атларны чалганнар”.

Дин галимнәре арасындагы фикер каршылыгы кайбер хәдисләрнең мәгънәсе төрле булуга, шулай ук мөҗтәхид имамнарның риваятьне дәлил буларак кабул  итү ысуллары аерылып торуга бәйле. Билгеле бер ысулга карап алар риваятьне дәлил буларак я кабул иткәннәр, я кире какканнар.

Ат итен ашауны тыюны башта Әбу Хәнифә дә (рәхмәтуллаһи галәйһи) хуплаган. Әмма Габидинның “Әд-Дөррел-л-мохтар” китабыннан күренгәнчә үләренә 3 көн кала имамның ат итен ашарга ярамый дигән фикердән кире кайтканы турында язылган.

Ат итен ашау рөхсәт ителә дигән фикерне Әбу Хәнифәнең (рәхмәтуллаһи галәйһи) ике олуг шәкерте – имам Әбу Йосыф һәм имам Мөхәммәд Шәйбани (рәхмәтуллаһи галәйһи) да яклаган.

Мисыр хәнәфиләре лидеры, бөек нәсихәтче һәм хәдис белгече, “Гакыйдә әт-Тәхәви” хезмәтенең авторы имам Тәхәви (рәхмәтуллаһи галәйһи) үзенең танылган “Мәгънил-Әсәр шәрхе” китабында болай дип яза: “Читтән караганда, йорт ишәге белән ат итенең аермасы юк кебек. Әмма әлеге сорауга кагылышлы һәм ат ите мубах диелгән риваятьләргә игътибар итәргә кирәк. Бигрәк тә Җәбир (рәдыйаллаһу ганһү) хәдисендә ишәк ите  ат итеннән аерылып күрсәтелү мөһим. Хәдистә ишәк ите харам, ә ат ите хәләл диелгән. “Имам Әбу Йосыф (рәхмәтуллаһи галәйһи) һәм имам Мөхәммәд  (рәхмәтуллаһи галәйһи) ат итен ашау рөхсәт ителә дигән фикерне җиткерделәр, чөнки бу мәсьәләгә кагылышлы риваятьләр тәвәттүр дәрәҗәсендә. (Нәкъ менә шул сәбәпле имам Мөхәммәд Шәйбани (рәхмәтуллаһи галәйһи) ат итен ашау рөхсәт ителгән дип санаган һәм ачыктан-ачык Әбу Хәнифәнең баштагы фикере белән килешмәвен әйткән. (Мөхәммәд ибн Хәсән әш-Шәйбани, Китабүл-Әсар, II, 690-691). (Әбу Җәфәр әт-Тәхави, Шәрхү Мәгънил-Әсар, III, 517-518).

Аллаһ яхшырак белә. 

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Башка журналлар

Коръән белән өшкерү

01 июнь 2020 ел 13:46
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана