Йосыф Дәүләтшин: «Рамазан ае – тәнгә ял, җанга мунча ул»

15 июнь 2016 ел 14:38

Аллаһы Тәгалә безгә изге Рамазан аен олуг нигъмәт итеп бирде, әмма ул нигъмәтләрне кул кушырып, эшсез утырып кына алу мөмкин түгел.

Иман иясе әлеге айның бәрәкәтеннән файдаланып, үзенә бөек максатлар куярга һәм күп тырышырга тиеш. Аллаһ Тәгалә бу айда бигрәк тә рәхимле һәм юмарт, ярдәмен дә күбрәк бирә. Рамазан иман ияләре өчен олуг бер мәдрәсә булып тора. Күк йөзендә яңа ай туу белән, мәдрәсә үз ишекләрен ачып җибәрә. Изге айга ирешеп тә, әлеге айның бәрәкәтеннән мәхрүм калган кеше үзенә бәрәкәтне кайдан алыр икән?

Сөекле Пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә: «Аллаһы Тәгалә күркәм, күркәмлекне сөя», – диде. Чыннан да, Раббыбыз Аллаһ үзе күркәм, үзенең мәхлукларын да матур рәвештә бар иткән. Без яшәгән җирләр, табигать күренешләре, очы-кырые булмаган күкләр... Барысы да үзенең матурлыгы белән күзләрне сөендерә, күңелләргә ял һәм рәхәтлек бирә. Әлбәттә, Аллаһының иң күркәм мәхлукларының берсе булган адәмнәр дә үзенә күрә матур кыяфәттә, күркәм табигатьләре белән яратылганнар. Шуңа күрә, динебез беркайчан да матурлыкны җимерми. Кыяфәте күркәм, тәне чиста, киеме пакь, чәче таралган өс-башы каралган кеше, үзенең матурлыгы белән, башкаларны үзенә тартып тора, һәркемгә дә аның янында булу, аның белән аралашу күңелле. Әмма киемне юып тормасаң, көн арты көн үтеп, аның әүвәлге матурлыгы каядыр китә,чәчне тарап тормасаң – ул туза, тәнне һәрдаим пакьләп тормасаң, аның күрке бетә. Әгәр пакь тән, чиста, матур кием башкаларны үзенә тартып, шатландырып торса, керле кием, киресенчә, кешеләрдә нәфрәт тудыра, аларны качыра. Шуңа күрә, Аллаһ кешенең табигатенә салган сыйфатларның берсе – ул даими рәвештә үзенең тәнен, киемен, ятагын пакьләп, керләрдән чистартып торырга тиеш.

Әмма керләнү сыйфаты тән һәм киемгә генә хас нәрсә түгел. Адәм баласының күз белән күренми, кул белән тотып булмый торган күңеле дә керләнә, кешенең эчке яме китә. Кием – кердән, кеше хатадан имин түгел. Киемгә тузан куна, тир сеңә, ә йөрәк еш кына шайтан коткысына, дөнья фетнәләренә бирелә. Хәдистә килгәнчә, гөнаһ кылынган саен, кеше күңелендә бер кара тап барлыкка килә. Тап арты тап өстәлеп, ахыр чиктә күңел бөтенләй карала һәм сизмәс, күрмәс, ишетмәс хәлгә килә. Шуңа күрә, күзләре булып та, хаклыктан сукыр булган, колаклары булып та, хакны ишетмәгән кешеләр турында Аллаһ: «Аларның йөрәкләре бар, әмма зиһеннәре юк, күзләре бар – күрмиләр, колаклары бар – ишетмиләр», – диде («Пәрдә», 179).
Каралган бәгырьләрне ничек агартырга? Авырган калебләрне ничек терелтергә? Мәрткә киткән күңелләрне ничек уятырга?

Мәлганәт, пычрак вә ялган берлә тулган безнең эч;
Бар начарлыктан, бозыклыктан гыйбарәт безнең эш.

Аллаһ – Рәхимле, киемеңә тап төшсә, Аллаһ биргән су нигъ­мәте аны җебетә. Раббыбыз безгә, гөнаһлардан арыну өчен, тәүбә ишекләрен ача. Керләнгән йөрәкләребезне салып юар өчен, үзенең мәгъфирәт чишмәләрен агыза. Аллаһы Тәгалә әйтә: ­«Аллаһының рәхмәтеннән өмет өзмәгез. Аллаһ бар гөнаһларны ярлыкый», – диде («Төркемнәр», 53).

Тәүбә сүзе – кайту дигәнне аңлата. Шайтан коткысына бирелеп, гөнаһка чумып, Раббысының әмереннән чыкканнан соң, шул хаталарын аңлап, бәндәнең янә Раббысына кайтуы зур изгелек булып тора. Газиз анасын үпкәләтеп, өеннән чыгып киткән бала кайчан гына борылып кайтса да, рәхимле ана йөрәге аны кабул итә, кадерле баласының кайтуына сөенә. Аллаһының баласы юк, әмма аның коллары бар. Пәйгамбәребез: «Аллаһ үзенең колларына ана үз баласына караганда да рәхимлерәк», – диде (Бохари һәм Мөслим җыентыкларыннан).

Ул – рәхимле, әткәң-әнкәңнән дә күп шәфкатьле ул!
Сөбханаллаһ, Бөек Раббыбыз без гөнаһкяр бәндәләренең күпме явызлыкларына, күпме гафиллекләренә сабыр итә. Җир өстендә көндез һәм төнлә кылынган һәр гөнаһ аның каршында, ул күреп, белеп торганда кылына. Аллаһ, миллиардларча кешеләрнең һәркөнне кылган шул эшләрен күреп тә: «Бәлки аңлар, бәлки төзәлер», – дип, ишекләрен киң ачып көтә. Пәйгамбәребезнең хәдисендә килә: Аллаһы Тәгалә: «Әй бәндәләрем, сез көне-төне хаталанасыз, ә мин бар гөнаһларны да гафу итәм. Миннән гафу сорагыз, сезне кичерермен», – дип әйтә.
Кием өстенә су койсаң, аның табы бетә, кере китә, әүвәлге матурлыгы кире кайта. Бәндә Раб­бысына кайтып, Аллаһ аның гөнаһын сөртә. Раббысына әйләнеп кайткан бәндәсен ишек ачып кертү генә түгел, Аллаһ аның кай­т­уына сөенә. Әлбәттә, ул һичбер колына мохтаҗ түгел. Әмма бәндәсенә булган рәхимлеге сәбәпле, аның кайтуына сөенә. Пәйгамбәребез: «Юлда сыртына ризыгын, суын төягән дөясен югалтып, аны эзләп тәмам хәлсезләнгән ир, үлем көтү өчен, агач астына кереп ята һәм йоклап китә. Уянып китсә, аның дөясе баш очында басып тора, йөгәне агач ботагына эләгеп калган. Менә шушы кешенең шул вакыттагы сөенүеннән дә бәндәсенең тәүбәсенә Аллаһ ныграк сөенә», – диде (Бохари, Мөслим җыентыкларыннан).

Кайсыбыз гөнаһсыз?
Җир өстендә хатасыз кеше юк. Пәйгамбәребез: «Адәм балаларының барысы да хаталы, шуларның да иң хәерлеләре – тәүбә итүчеләре», – диде (Тирмизи җыентыгыннан).
«Минем бер гөнаһым да юк, урласам да, хөкүмәтнекен генә урлыйм. Эштән кайткач, йөз грамм тотып куям да тыныч кына ятып йоклыйм. Мин кеше үтермим, беркемне рәнҗетмим...» Күпләр үзләрен гомер буе шулай тынычландырып яши. Ләкин үзен гөнаһсыз дип уйлаган кеше иң гөнаһлы кеше була. Чөнки аның гөнаһлары шулкадәр күп, хәтта күңел күзен сукырайткан, ул үз гөнаһларын бөтенләй күрми.
Кайсыбыз үзен ­фәрештә валчыгыдай дип әйтер иде? Әллә күзләребезнең гел хәрамгә төшкәне юкмы? Телебезнең гайбәт сөйләгәне, кемнедер кимсеткәне, кемнәндер мыскыллап көлгәне юкмы? Ялкаулык, сансызлык белән, Аллаһының әмерләренә җиңел караганы юкмы? Әллә беребезнең дә үз гомерендә һичкемнең хакына кергәне, берәүгә дә золым кылганы юкмы? Әллә беребезнең дә биргән вәгъдәсен, килешүен бозганы юкмы? Әллә беребезнең дә, үзенең белеме, акылы, изгелеге сәбәпле, башкалар каршында масаеп киткәне юкмы? Әллә беребезнең дә туганының, күршесенең бәхетен күреп көнләшкәне юкмы? Санасак, ерак китәрбез.

Кешенең күңеле чистарган саен, аның күңел күзләре ачыла. Шуңа күрә үзләрен иң гөнаһлы дип, гөнаһлары өчен иң курык­кан кешеләр – иң иманлы, иң хәерле кешеләр – Пәйгамбәрнең сәхабәләре булдылар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд үзенең Хүзәйфә исемле сәхабәсенә икейөзле кешеләрнең исемнәрен әйткәч, сәхабәләрнең иң иманлылары үзләрен шул исемлектән эзләп килделәр. Бер кеше, Хүзәйфә янына килеп: «Мин үземне икейөзле түгел микән, дип куркам», – дигәч, ул: «Икейөзле булсаң, курыкмас идең», – дип җавап кайтарган. Үзеңнең күпме гөнаһларга чумып яшәвеңне аңлау өчен, иманың, динең өстендә шактый күп эшләргә кирәк.

Тәүбәнең шартлары
Аллаһының рәхмәте киң, кардәшләрем. Пәйгамбәребез: «Гөнаһтан тәүбә итүче ул гөнаһны кылмаучы кебек булыр», – диде (Ибн Мәҗәһ җыентыгы). Гөнаһ кылынган, эш беткән, фәрештә гамәл дәфтәренә беркетеп язып куйган. Әмма бәндәнең ихлас тәүбәсе сәбәпле, Аллаһ ул гөнаһны бөтенләй сөрттерә. Ләкин кешенең тәүбәсе кабул булсын өчен, аның шартлары үтәлергә тиеш. Шартларның берсе генә үтәлмәсә дә, гөнаһ гафу ителми.

Беренче шарт. Үкенү. Кылган эшенең начар булуын аңлап, аның өчен ихластан үкенмәгән, үкенеч утларында янмаган кешенең тәүбәсе кабул булмый. Нәрсә ул үкенү? Кайчак кеше тормышында, үзенең хатасы сәбәпле, ниндидер кадерле нәрсәсен югалта яки кадерле кешесенә зыян китерә, аны да хәсрәткә төшерә, үзе иза чигә. Шулвакыт ул үзен гаепләргә тотына, эче поша, җаны сызлана. «Никләр шулай эшләдем инде!» – дип, ут эчләрендә яна. Аның үткәнне кире кайтарасы, хатасын төзәтәсе килә. Аллаһы каршында гөнаһ кылгач та, иман иясенең йөрәге сызланырга тиеш. Ул үзен битәрләргә, гаеп­ләргә тиеш. Ул бит, шул гөнаһысы сәбәпле, үзен Раббысыннан ерагайтты, күпме нигъмәтләрдән мәхрүм булды. Кыямәттә күпме газапка дучар булуы мөмкин. Ул үз өстендә Раббысының нәфрәтен, ачулы карашын тоярга тиеш.

Әгәр кеше: «Ярар, күп кылдык инде без ул гөнаһларны», – дип масаеп утырса, үзен гаепле күрмәсә, димәк, аның йөрәгендә үкенү хисләре юк. Тәүбәсе дә кабул булмый.

Икенче шарт. Бер гөнаһтан тәүбә итүче ул гөнаһтан бөтенләй киселергә, тукталырга тиеш. Бер гөнаһны кылудан туктамыйча, аннан тәүбә итү мәгънәсезлек була. Сәрхуш, дүшәмбе көнне башы авыртканда: «Исән калсам, башка эчмим», – дип тәүбә итә дә җомга көнне тагын «бәйрәм итә». Аллаһ каршында тукран тәүбәсенең кыйммәте юк. Кызганыч, күп­ләр тәүбә итүнең шушы шартын үтәргә теләмиләр. Кайвакыт, башка бәла килгәндә, Аллаһыга әллә ниләр вәгъдә итәләр, әмма җиңел вакытка кайткач, барысын да оныталар.

Өченче шарт. Бер гөнаһтан тәүбә кылучының күңелендә: «Башка ул гөнаһка кайтмыйм», – дигән ышану булырга тиеш. Әгәр явызлыгыннан тәүбә кылып, кешенең башында инде яңа планнар туып килсә, тәүбәсе кабул булмый.
«Хәзер җомгага ­мәчеткә барып киләм», – дигәннең гөнаһысы кичерелми. Бур бер ­кешенең әйберен урлаганнан соң, шул гөнаһысыннан тәүбә итеп, ба­шында: «Тагын кайдан нәрсә урларга?» дигән уйлар йөрсә, бу чын тәүбә түгел.
Белегез, кардәшләрем, Аллаһыга безнең ясалма гамәлләребез кирәкми, ул ихластан булган эшләрне генә кабул итә. Пәйгамбәребез: «Аллаһ – яхшы, яхшылыктан башканы кабул итми», – диде (Мөслим риваяте).
Хакыйкый тәүбә үз эченә кешенең үткәнен, бүгенгесен һәм иртәгәсен ала. Үткәнен – эчкерсез үкенүләр белән. Бүгенгесен – гөнаһ кылудан тукталу белән. Иртәгәсен – тормышын саф уйларга, изге уйларга ниятләү белән.

Дүртенче шарт. Әгәр кы­лынган гөнаһ башка кешеләрнең хакы белән бәйле булса, югарыда искә алынган өч шартка аларны ризалаштыру да өстәлә. Мәсәлән, бер ир хатынын рәнҗетә дә, тизрәк: «Әстәгъфируллаһ, әстәгъфируллаһ, Раббым, тагын кызып киттем инде. Син мине гафу ит инде», – кебек сүзләр белән тәүбәгә ябыша, ә хатыны каршында гафу үтенергә ашыкмый. Аллаһ бәндә белән бәндә арасына керми һәм хакы кимсетелгән кешенең, бәхилләтмичә, тәүбәсен кабул итми.

Шуңа күрә электән авылда кеше үлсә, аңа җеназа укыр алдыннан муллалар, кешеләргә юнәлеп: «Мәрхүм белән алыш-биреше калган кешеләр юкмы?» – дип сорый торган булганнар. Башкаларга әҗәте калган кешене җеназа һәм дога белән генә котылдырып булмый. Бервакыт Пәйгамбәребез янына җеназаны алып киләләр. Ул: «Бу кешенең әҗәтләре бармы?» – дип сорый. Кешеләр: «Әйе, бар», – дигәч, ул: «Алайса, үзегез укыгыз», – ди. Шулвакыт бер кеше торып: «Аның әҗәтләрен үз өстемә алам», – дип әйтә. Шуннан соң гына Пәйгамбәребез аңа җеназа укый. Икенче көнне Пәйгамбәр теге кешедән: «Әҗәтен түләдеңме?» – дип сорый. Ул: «Юк әле», – ди. Өченче көнне: «Әҗәтен кайтардыңмы?» – дип сорый, ул янә: «Юк әле», – ди. Дүртенче көнне: «Әҗәтен түләдеңме?» – дип сорагач, ул: «Әйе, түләдем», – ди. Пәйгамбәр: «Хәзер аның тәне суынды», – ди. Раббым, безне гөнаһлардан ерак кылсын, кешеләрнең хакларына керүдән сакласын.

Рамазан – Аллаһының бәрәкәт ае, бу айда гөнаһ-хаталардан арыну, күңелләрне сафландыру башка вакытлардан күпкә җиңелрәк. Пәйгамбәребез: «Рамазан аеның беренче киче җитсә, шайтаннарга богаулар салыныр», – диде. Димәк, гөнаһка тартучы шайтанның Рамазанда көче дә, кешегә булган яман тәэсире дә азрак. Хәдиснең дәвамында: «Бу айда Аллаһы Тәгалә бәндәләрен җәһәннәм утыннан коткарыр. Уттан котылу – Рамазанның һәр кичендәдер», – диелә. Уттан котылу өчен, утка илтә торган гөнаһ юлыннан китү кирәк. Аллаһ төзәлүчеләргә бу айда ярдәмне үзе бирә.
Рамазанның төп гыйбадәте булган ураза да безгә төзәлергә ярдәм итә. Ураза тоту ашау һәм эчүдән тыелу белән генә чикләнми. Ураза тотучы тәненең һәр әгъзасын явыз эшләрдән ураза тоттырырга тиеш. Әгәр карының хәләл икмәктән, чиста судан тыелып, гайбәт сөйләп үлгән кешенең «итен ашасаң», ни файда? Галимнәребез: «Ике нәрсә уразаны савапсыз итә: гайбәт һәм ялган», – диделәр. Пәйгамбәребез: «Кем ялган сөйләү, ялган белән эш итү һәм әдәпсезлеген калдырмый, Аллаһыга аның ризыгын һәм эчемлеген калдыруы кирәк түгел», – диде. Шуңа күрә, ураза гыйбадәте ач тору гына булмаса иде. Җәбир исемле сәхабә: «Әгәр ураза тотсаң, синең колагың да, күзең дә, телең дә гайбәт һәм сүз йөртүләрдән ураза тотсыннар. Күршеңне изалаудан саклан. Тынычлык һәм җитдилектә бул. Уразалы көнеңне уразасыз көнең белән бертөсле кылма», – диде.

Әлеге елның Рамазан айларында ел әйләнәсендә керләнгән күңелләрне сафлый алсак, күңел битләренә төшкән тапларны җебетә алсак, рухларыбыз җиңел сулап куяр иде. Шагыйрьнең ярсулы йөрәге дә үзенә тынычлык, җанына ял эзләгән.

Керләнә өсте-өстенә рух, һич хозур вөҗданга юк;
Ни сәбәптән җир йөзендә тәнгә — мунча, җанга — юк?!

Җир йөзенә, безне рухи керләрдән арындыру өчен, Аллаһының җан мунчасы килде, дусларым! Кыйммәтле мизгелләрнең кадерен белегез, гомерләрне заяга үткәрә күрмәгез. Рамазан айларыбыз бәрәкәтле булсын.
 
Йосыф хәзрәт ДӘҮЛӘТШИН, Түбән Кама мәчете имам хатибыАллаһы Тәгалә безгә изге Рамазан аен олуг нигъмәт итеп бирде, әмма ул нигъмәтләрне кул кушырып, эшсез утырып кына алу мөмкин түгел.

Йосыф хәзрәт ДӘҮЛӘТШИН, Түбән Кама мәчете имам хатибы

Йосыф хәзрәт ДӘҮЛӘТШИН, Түбән Кама мәчете имам-хатыйбы

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана