Нәрсә ул вакыф?

24 октябрь 2016 ел 17:07

Июль башында газеталарыбызда кызыклы мәгълүмат дөнья күрде. Казанда яшәүче Галия ханым Фролкинаның, үзе мәрхүм булганнан соң, фатирын ТР Диния нәзарәте каршындагы “Вакыф” фондына васыять итүе турында иде әлеге хәбәр. Вакыф – дин өлкәсенә карый торган төшенчә ул. Әлеге гарәп сүзе туктату дигән мәгънәне аң­лата.

Мәгълүм ки, әйләнә-тирә­без­дәге барча милек әледән-әле кем­неңдер карамагына (әйтик, әти­сеннән улына, аннан оныгына) кү­чеп тора, чөнки беребез дә мәң­гелек түгел. Бер милекнең дә мәң­гелек иясе була алмый. Вакыф менә шушы мәңгелек күчешне туктатуны, милек хокукын юкка чыгаруны аңлата. Мондый очракта милек иясе кем була соң? Җәмәгатьчелек. Cүз уңаеннан шунысын да хәбәр итик: Галия ханым үзе вафат булганнан соң, фатирын сатып, сатудан кергән акчаны мәчет салганда файдаланырга тотуны шарт итеп куйган. Галия ханым үз шартын куймаган булса, аны ниндидер бер игелекле, дини максатта, әйтик, шәкертләрне яшәтергә яки аеруча мохтаҗ булган мәдрәсә мөгаллиме гаиләсен кертеп торырга, яисә кемгәдер арендага биреп, шуннан кергән акчаны тәгаен бер мәчетнең коммуналь чыгымнарын түләү өчен тотарга мөмкин булыр иде.

 
Илебезнең хокукый кырында вакыф төшенчәсе булмаганга, бездәге вакыф фондлары гадәттә диния нәзарәтләре каршында оеша. Теге яки бу ширкәтләр әледән-әле ябылып яки бөлгенлеккә төшеп торганга, коррупция очрак­ларына тарымасын өчен дә, аларның нәзарәтләр каршында бар­лыкка килүе табигый. Мөф­тиләр алмашынып торса да, юридик зат буларак, мөфтият беркая да китми бит. Билгеле, әлеге вакыф милкенең ничек файдалануын күзәтеп тору өчен, диния нәза­рәт­ләре каршында ниндидер киңәш­мә-күзәтчелек советлары оештырылырга, бу таләп уставка керте­лергә тиеш.

 
Узган атнада башкалабызда “Россиядә вакыф: аның бүгенге хәле һәм киләчәге” дигән конференция булды. Мөселманнарыбыз тормышында мөһим урын алып торырга тиешле вакыф турында кызыклы, файдалы сөйләшү булды ул. РИУ проректоры Рөстәм Нургалиев, Мәскәү галиме Петр Шлыков, Күвәйттән Вакыфлар генераль секретариаты вәкиле Җәррах әл-Зәйд, Согудиядән Ислам үсеш банкы вәкиле Абделлаһ әл-Фак әл-Мак, Босния-Герцоговинадан Вакыф фонды директоры Сенаҗид Зажимович әфәнделәрнең чыгышлары аеруча зур кызыксыну тудырды анда. Аерым алганда, Шлыков әфәнде Төркиядәге вакыфларның ничек эшләвен өйрәнгән икән. Төркиядә дә бездәге кебек кыенлыклар бар: вакыф милке кайсыдыр хәйриячелек фондының яки юридик затның милке булып торырга тиеш. Шул ук вакытта анда вакыфлар хәзерге вакытта матур гына эшләп килә икән. Аны яңа вакыф дип атап, яшәп килгән законнар системасына яраклаштырганнар.

Төрек кардәшләребез үзлә­рендә яшәп килгән, гамәлдә булган хокукый кырга җайлаштырган, шул рәвешле халыкның ярлы, як­лаучысыз өлешен хуплап тору ысулын тапкан икән, димәк, без дә Россия законнарына яраклаштырып, вакыф механизмын эшләтеп җи­бәрә алабыз. Әмма шунысы бар: төрек халкының культурасында хәйриячелек, иганә ярдәме күрсә­тү – киң таралган күренеш. Бу сыйфат гарәпләргә дә хас. Әйтик, гарәп илләрендә, аерым алганда Фарсы култыгы дәүләтләрендә эшләүче ир-ат ай саен 100-200 доллар акчасын хәйриячелеккә сарыф итә икән. Билгеле, бездә хезмәт хаклары болай зур түгел. Әмма һәр эшләүче ир-ат ай саен 300-400 сумын (хәллерәкләр күбрәк тә) мохтаҗлар файдасына бирә ала бит. Табигый, вакыф фонды буш урында пәйда була алмый. Иң мөһиме: өммәттәшләребездә мох­таҗлар, бичаралар файдасына тапкан малы белән бүлешү теләге булу. Тик безнең холык-тәрбиябез башкачарак шул. Шуны үзгәртми­чә, әйтик, Галия ханым кебек үрнәк күрсәтмичә, рухыбызда бер-бе­ребезне хуплап тору, тапкан малың белән бүлешеп тору омтылышы барлыкка килмәячәк. Бер-береңә игелек кылу, якты йөз күрсәтү теләге булганда гына вакыф мил­кенең киләчәктә киң таралыш алачагына өметләнергә мөмкин.

 Билгеле, яшәешебездә үзара ярдәмләшү кассасы оештыру мисаллары да бар. Әмма ул – өлешчә генә ярдәмләшү. Кыен чакта үзеңә дә ярдәм күрсәтерләр дигән өмет белән акча кертүгә корылган иганәчелек ул. Милкеңне вакыфка тапшырасың икән, ул инде тулаем җәмәгать малына әйләнә. Аннан сиңа матди файдасы түгел, савабы килер дип кенә өмет итә аласың.
 Босниядә вакыф ысулын тормышка кертү үзенчәлекләре турында сөйләгән Сенаҗид әфән­денең чыгышы да кызыклы гына булды. Босниядә бу чара шактый уңышлы гына җәелдерелә икән. Иң мөһиме: вакыфларны бөлген­лек­тән, астыртын ниятләрдә файдалану ихтималыннан мөмкин кадәр саклау.

Әлегә вакыф төшенчәсе кулланылмаса да, Россия хокук кырында эндаумент фонд дип аталган мөмкинлек бар. Алар бездә гадәттә университетлар каршында оештырыла. Әйтик, хәзерге вакытта Мәскәүдәге Халыкара мөнә­сәбәтләр институтының (МГИМО) эндаумент фондында 400 миллион сум акча бар (ул институтны тәмамлаучылар тарафыннан ун ел элек кенә оештырылган булган). Институтта укып чыгучылардан төпле генә эшкуар чыкса, анда акча керми калмый, диләр. Шушы рәвешле әлеге иганәчелек фонды арта-үсә тора. Нәкъ менә вакыфлар сыман эшли ул. Әлеге фонд белән идарә итүчеләр бу акчаны фәкать хәйрия максатында гына куллана ала (фон­д­ның эш­чәнлеген яклый, көйли торган федераль закон да бар). Табигый, шикле акча кер­мәсен, теләсә кая, әйтик, җинаятьчел максатларда тотылмасын өчен мондый фонд­ларның эшчәнлеге үтә күренмәле булырга тиеш.

Гарәп өммәттәшләребез дә эшлекле чыгыш ясады. Тәгаен алганда, әлеге вакыф фондлары яки нәзарәтләр каршында тикшерү-эзләнү төркемнәре оештырырга тәкъдим итте. Әнә инкыйлабка кадәр Мәккә, Мәдинә шәһәр­лә­рен­дә татар байларының вакыф фондына караучы кунакханәләре булган диләр. Шуларны архивлардан табып, раслый-кайтара алсак, ха­җиларыбызга нинди зур ярдәм булыр иде. Ни кызганыч, тиешле документлар табылган очракта да, безнең илдә мәчет-мәдрәсә биналарын гына вакыф милке рәве­шендә кайтарып алырга була. Мил­ләттәшләребездә шәхси баю теләге түгел, мохтаҗ-юксылларга ярдәм итү теләге өстенлек алсын иде. Югыйсә ике даруханә, ашханә, кибет... ачкан кешеләребезнең га­дәттә өченчесен, дүртенчесен ачасы, шул рәвешле вакыф милкен арттырасы түгел, тагын да ныграк байыйсы килә.

Рәшит Минһаҗ

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 151, 14.10.2016/)

Башка журналлар

2017 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр

Мөселман ай календаре буенча 1438–1439 һиҗри еллар

02 октябрь 2017 ел 13:04

Рәгаиб кичәсе намазы

25 гыйнвар 2017 ел 10:54

Җәннәт һәм аның нигъмәтләре

15 август 2016 ел 11:42
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана