Суфичылык - рухи яктан камилләшү юлы

12 февраль 2020 ел 09:50

Безнең төбәктәге Ислам дине тарихы турыдан-туры тәсаввуф (суфыйчылык) белән бәйләнгән. Мөселманнар  бер Аллаһка булган ихлас иманнарын  күп очракта Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) рухи дәвамчылары аша кабул иткән һәм саклап калган.

Тәсаввуфның Идел буенда бик күптәннән үк данлы тарихы, үзенчәлекләре  бар. Идел буе Болгар дәүләтендә суфыйчылыкның төгәл кайчан барлыкка килүе турында әйтү  кыен, ләкин, XII гасырда  болгарлар арасында  Ясәвия тәрикате (ул Хуҗа Әхмәд Ясәви тарафыннан нигезләнә) тарала башлый. XVIII гасыр ахыры – XIX гасыр башы  татар тарихчысы  Хөсәмеддин бине  Шәрәфеддин Болгариның “Таварихе Болгария” (“Болгар тарихы”) китабында  бу тәрикать тарафдарларының исемнәре китерелә. Суфилар татарлар арасында Ислам дине таратуга  шактый зур өлеш керткәннәр.

Күп кенә хәзерге мөселман яшьләре үз рухи традицияләрен, халкыбыз тарихын белмиләр.  Урта гасырлар татар әдәбияты тәсаввуф белән бик тыгыз бәйләнгән. Күпчелек татар шагыйрьләре суфилар булган. Алар үз әсәрләрендә рухи һәм әхлакый камиллеккә ирешү турында язып калдырган. Тәсаввуф – ислам фәннәренең берсе, ул күңелне пакъларга һәм рухи яктан камилләшергә чакыра. Алтын Урда, Казан ханлыгы  чорларындагы татар-төрки язучылары, шагыйрьләре әсәрләрендә суфыйчылык образларын, принципларын очрата алабыз. Казан ханлыгы галимнәре Ясәвия  тәрикате тарафдарлары булган.  Алар арасында иң зур ихтирамга  лаеклыларның берсе – Кол Шәриф (туган елы билгесез). Тарихи чыганаклар буенча, ул 1552 елны руслар Казанны яулап алган вакытта һәлак булган. Кол Шәриф шигъриятендә  Ясәвия  традицияләре ап-ачык күренә. Мәсәлән, аның күпсанлы шигырьләренең берсе Сөләйман Бакырганиның  улы  Хөбби Хуҗага багышланган. Сөләйман Бакыргани (1111-1186) Әхмәд Ясәвинең (XI йөзнең ахыры  - 1166 ) шәкерте булган.

XVI гасыр урталарыннан, Казан ханлыгы яулап алынганнан  башлап,  мәчетләр, мәдрәсәләр җимерелә, мөселманнар үз ватаннарында  дини белем алу мөмкинлегеннән мәхрүм кала, ислам гыйлеме алу өчен, алар  Урта Азиягә, Бохарага  йөрергә мәҗбүр була. Ул вакытта Урта Азиядә суфыйчылык киң таралган була, анда китүчеләрнең күбесе тәсаввуф  юлына баса. Кайберләренә  рухи тәрбия бирергә рөхсәт (иҗәзәт) бирәләр. Татарларда XVII-XVIII  гасырларда ислам күп очракта суфыйчылык идеяләре белән тиңләштерелә.  Суфыйчылык, өстенлек итүче дини институт буларак, татарлар тормышының бар якларына да йогынты ясаган: гаилә мөнәсәбәтләреннән башлап,  социаль-сәяси карашларга кадәр. XVII-XVIII  гасырларда татарлар арасында, башка  традицияләрне (мәсәлән, Ясәвия традицияләрен) алыштырып,  Нәкышбәндия тәрикате (ул Хуҗа Баһаветдин Нәкышбәнди (1331-1389) тарафыннан нигезләнә) киң тарала. XVIII – XIX гасырларда күп кенә татар дин галимнәренең рухи остазлары Нәкышбәндия тарикатеннән булган. Мәсәлән, шагыйрь, дин гыйлеме белгече Габдерәхим Утыз Имәни (1754-1834) – шәех Фәезхан әл-Кабулидан; мәгърифәтче, ислам галиме Габеннасыйр Курсави (1776-1812) – шәех Ниязкол әл-Төрекмәнидән; олуг галимебез, тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) – шәех Гобәйдулла бине Ниязкулидан, Габделкадыйр әл-Фаруки әл-Һиндидән, шәех Мәзһәрдән рухи тәрбия һәм белем алганнар.  Алар барысы да шәригать нигезләрен өйрәнгәч кенә,  тәсаввуф  юлына басканнар.  Үз хезмәтләрендә алар, мөселманның беренче бурычы – хак иманга ия булу, икенче бурычы – фикһ мәсьәләләрен өйрәнү, бары тик аннан соң гына – тәсаввуф юлына басу, - дип язганнар.

XX гасырның 17 елларыннан башлап, татар мәдрәсәләре Нәкышбәндия тәрикатендә булган дин  әһелләре тарафыннан контрольдә тотыла. Ул вакытларда имам сайланганда  халык лаеклы остазы булган намзәдкә (кандидатка) өстенлек биргән. Ягъни, суфи булмый торып,  җәмгыятьтә абруй казанып булмаган. Ул чорларда  суфыйчылык татар халкының дини һәм милли үзенчәлекеләрен саклап калырга хезмәт иткән.

XX гасырның 90 нчы елларыннан башлап, Россиядә суфыйчылык яңадан торгызыла  башлады.  Татарстанда  традицион тәрикатьләрнең тарафдарлары саны арта бара. Традицион тәрикатьләр Исламның  гүзәллеген һәм  югары әхлагын чагылдыралар,  динебезнең әдәп принциплары таралыш алуга ярдәм итәләр. Тәрикатьләр – экстремистик ислам агымнарына  альтернатива.

Теләсә кайсы кешенең күңеленә ачкыч  табарга була.  Бу аны үгетләүче кешенең  күңел пакълыгына, аның халәтенә бәйле. Тарикать остазларының ихлас кичерешләре, белемнәре Ислам диненең чын матурлыгын җиткерергә, Аллаһка, Аның Пәйгамбәренә (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын)  булган чын сөюне тоярга ярдәм итә.

Шуның өчен, безнең халыкның  рухи  традицияләрен торгызу, аларны яшьләргә җиткерү – аеруча мөһим.  Моның өчен бар мөмкинлекләр дә бар. Тәсаввуфның асылы - күңелләребезне сафландыру. XVII-XIX  гасырларда халкыбыз тормышы җиңел булмаган, ә кайвакыт гаять дәрәҗәдә авыр булган. Суфыйчылык сабырлык, Аллаһы Тәгаләгә сыгыну, Аның рәхим-шәфкатенә өмет баглау кебек төшенчәләрне халык өчен бик әһәмиятле иткән. Алар  безгә XVII гасырда яшәгән Мәүла Колый (“Хикмәтләр”),  XVII гасыр ахыры  XVIII башында яшәп иҗат иткән  Аллаһияр Суфи (“Собател гаҗизин” (“Гаҗизләргә терәк” китабы) кебек суфи шагыйрьләр аша килеп ирешкәннәр.

Мөселман – югары әхлаклы кеше дигән сүз. Намаз уку, ураза тоту, Аллаһка гыйбадәт кылуның башка төрләре  безне яхшы якка таба үзгәртәләр, рухи яктан  баеталар. Тәсаввуф рухи-әхлакый яктан камилләшүнең өстәмә ысулларын тәкъдим итә, аларга өйрәтә. Традицион тәрикатьләр безне тыйнаклыкка, сабырлыкка, игелекле гыйлемнәр алуга омтылырга өйрәтә.

Шәех Вәгыйзь Кәшифи (Аллаһ аңа рәхмәтен ирештерсә иде) әйткән: “Суфилар өч нәрсәдә башкаларга үрнәк булып торалар: кирәксез, урынсыз сүзләрдән тыелуда, файдасыз эшләргә алынмауда һәм ахирәттә файдасы тиячәк эшләрне эшләүдә”.

Тәрикать остазларыбыз бер вакытта да зөһедкә, бикләнеп ятуга  өндәмәгәннәр, киресенчә,  җәмгыятьтә яшәргә, гаилә корырга,  гомуми проблемалар белән яшәргә, дөньяны яхшы якка үзгәртергә тырышырга, ләкин, шул ук вакытта һәрвакыт Аллаһ белән булырга чакырганнар. Шәех Баһаветдин Нәкышбәнди әйткән: “Күңел – Сөеклегә (Аллаһка),  ә куллар – эшкә”, – дигән. Аллаһы Тәгалә белән япа-ялгыз  булуга караганда, Аллаһ белән һәрдаим җәмгыятьтә булу яхшырак.

Нияз хәзрәт Сабиров,

Апанай мәчетенең имам-хатыйбы,

тарих фәннәре кандидаты,

ТҖ МДН Голәмәләр шурасының әгъзасы

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана