Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Аллаһы Тәгалә әйтте: “Аллаһның мәчетләрен Аллаһка һәм Ахирәт көненә инанган, (фарыз) намазын укыган, зәкятен биргән һәм Аллаһтан башка һичкемнән курыкмаган кешеләр генә салыр. Аларның (мәчетләрне һәрьяклап төзекләндергән мөселманнарның) һидаяткә ирешүчеләрдән (һәм Җәннәткә керүчеләрдән) булулары бик ихтимал” (“әт-Тәүбә” сүрәсе, 18-нче аять).

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең мәчет хакында әйтелгән хәдисләре бар:

“Аллаһы Тәгалә каршында иң яраткан җир – мәчет, ә сөймәгәне – базарлар”.

“Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә: “Кая минем күршеләрем?” – дип сорар. Фәрештәләр: “Йә Раббыбыз Аллаһ, ә кемнәр синең күршеләрең?” – дип әйтерләр. “Кемнәр мәчеткә еш йөрде”, – дип Аллаһы Тәгалә җавап кайтарыр”.

“Мәчет ул – Аллаһы Тәгаләнең йорты. Мәчеткә килүче Аллаһы Тәгаләнең кунагы булып саналыр”. Гадәттә, кунакка килгән кешегә игътибар күрсәтәләр, аны хөрмәт итеп, сыйлыйлар.

Шулай ук мәчеткә килгән кешене Аллаһы Раббыбыз 4 бүләк белән бүләкли: 

1) Үзенең Рәхмәтен иңдерер.

2) Күңеленә тынычлыкны салыр.

3) Кыямәт көнендә Сират күперен җиңеллек белән үтәргә булышыр.

4) Үзенең Ризалыгын насыйп итәр.

“Кем мәчетне сөйсә, Аллаһ аны яратыр”.

“Мәчет ул тәкъваларның йорты”.

“Кыямәт көнендә Аллаһның гареш күләгәсеннән башка бернинди дә ышыклану булмас. 7 төркем кеше Раббыбызның күләгәсендә булыр. Шулардан берсе – йөрәге мәчет белән бәйләнгән кеше”. Шуның өчен без мәчеттән дөньяга чыгабыз. Чөнки безнең өстебездә хаклар бар: гаилә, балалар, туганнар, эш. Шуларны үтәгәч, яңадан Аллаһның йортына кайтабыз.

Аллаһы Тәгалә әйтә: “Кайчан Мин берәр җиргә җәзаны җибәрергә теләсәм, әгәр инде кешеләрнең мәчеткә йөрүен, Минем өчен бер-берсен яратуын, төннең ахыргы вакытта үзләренең гөнаһлардан гафуны сораучыларны күрсәм, Мин газабымны тоткарлыйм”.

Мәдинәдә Бану Сәләмә исемле кабилә яшәде. Аларның йортлары мәчеттән ерак иде. Шулар мәчеткә якынрак җиргә күченергә теләделәр. Аларның шундый ниятләрен булуын ишеткәч, пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам: “Үз урыныгызда калыгыз. Мәчеткә барган һәр адымыгыз язылып бара”, – дип киңәш бирде. Шуның өчен мәчеткә барган адым саен, бер савап языла, бер гөнаһ юыла һәм ахирәттә дәрәҗәбез бер баскычка күтәрелә.

“Кем өйдә тәһарәт алып, мәчеткә барса, шул ихрам киеп, хаҗга юл тоткан кешегә охшаган булыр”.

“Җәмәгать белән укылган намаз, ялгыз укуга караганда, 27 мәртәбә яхшырак”.

Әгәр берәр кешегә фәлән җирдә эшләгән өчен 1000 сум, ә башка урында 27000 сум түлиләр дип әйтсәләр, кайсын сайлыйбыз? Әлбәттә, кайда күбрәк түлиләр – шунысын.

Өйдән чыкканнан алып, кайтканчыга кадәр кеше намазда булып саналыр. Кеше мәчеттә булганда, фәрештәләр аның гөнаһлары кичерелсен һәм Аллаһ Үзенең рәхмәтен салсын дип, дога кылырлар. Фәрештәләр гөнаһсыз һәм Аллаһка якын булып торалар. Шуның өчен аларның догалары кабул ителә.

Бервакыт Рәсүл Әкрам галәйһиссәләм Әбү Дарда радыйяллаһү ганһү исемле сәхабәгә әйтте: “Аллаһы Тәгаләне алдында күргән шикелле гыйбадәт кыл, үзеңне мәетләр янында булуын сана, рәнҗетелгән кешеләрнең догасыннан саклан, мәчеткә таба шуышып барырга көчең калса да, төнге һәм иртәнге намазларны җәмәгать белән укуын калдырма”.

Рәсүл Әкрам галәйһиссәлләм Мәккәдән Мәдинәгә күчкәч, иң элек мәчет салдыра. Төптән карасаң Мөхәммәд галәйһиссәләмнең йорты, җире, туганнары, танышлары Мәккәдә кала, Мәдинәдә аның бернәрсәсе дә булмый. Ләкин, шуңа карамастан, Пәйгамбәр галәйһиссәләм мәчет төзи. Башка кеше йорт салып, сәүдә үзәге ачар иде, ләкин Рәсүл Әкрам галәйһиссәләм мәчеттән башлый.

Мәчет булмаган җир, начарлык, әшәкелек, бозыклык, фәхишәлек белән тулыр. Мәчет “мәсҗид” сүзеннән алынган. Гарәп теленнән татарчага “сәҗдә кылына торган урын” дип тәрҗемә ителә.

Аллаһы Тәгалә әйтте: “Биек итеп корылуына һәм эчләрендә исеме искә алынуына Аллаһ рөхсәт биргән йортларда (бөтен мәчетләрдә) – әнә шунда иртән һәм төштән соң (иртә, өйлә, икенде, ахшам һәм ястү намазларын укып), Аны тәсбих итәләр” (ән-Нур сүрәсе, 36-37 аятьләр).

Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәлам вакытында төрмәләр юк иде. Мөселманнарга каршы сугышны алып баручы һәм зыян салучы бер кабиләнең башлыгы аларга әсир булып төшә. Сәхабәләр аны мәчетнең бер баганасына бәйләп, 3 көн һәм 3 төн тоталар. Шул вакытта аны эчерттеләр, ашаттылар, тышка чыгарга рөхсәт иттеләр. Шуннан соң мөселманнар ул кешегә: “Син ирекле”, – дип мәчеттән чыгардылар. Бу кемсә 3 көн дәвамында, сәхабәләрнең гыйбадәтен кылуын, бер-берсе карата хөрмәтен күреп, йөрәгенә Ислам диненә карата мәхаббәт уяна һәм ул аларга: “Мин дә сезнең кебек булырга телим”, – дип, Ислам динен кабул итә.

Пәйгамбәр Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи үә сәлләм сәхабәләр белән бергә мәчеттә Ислам дине мохитен булдыралар. Аннары бу мохит өйдә дә, урамда да, базарда да, эш урыннарын да барлыкка килә. Әгәр без тирә-юньдә тәртипне, тынычлыкны, иминлекне булуын теләсәк, иң элек аны мәчеттә булдырырга кирәк. Бөтен нәрсә мәчеткә бәйле.

Кем мәчетне җанландырса 6 нигъмәткә ия була:

1) Аллаһы Тәгалә аның йортын җанландырыр.

2) Фәрештәләр аның белән булачаклар.

3) Авырып китсә, фәрештәләр хәлен белергә дип аның янына килерләр.

4) Эшендә фәрештәләр ярдәм итерләр.

5) Мәчет дога кылыр.

6) Иманына бай булыр.

Йә Раббыбыз Аллаһ, барлык мәчетләрдә дә 5 вакыт намазына азан әйтелеп, 5 вакыт намазына халык белән тулсын. Мәчетләребездә дин дәресләре укытылып, Коръән-хафизлар, галимнәр, дингә өндәүчеләр күбәеп, халыкка хезмәт итәргә, җәмгыятебезгә файдалы булырга насыйп ит. Әмин.

Ибраһим Шаһимәрданов

Башка журналлар

Дога кылу әдәпләре

15 август 2016 ел 11:22
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана