Ислам - гакыл дине

30 июль 2014 ел 16:49

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның хаттат Хафиз Йосыф Таваслының “Рамазан аенда 30 вәгазь” китабы буенча сабаклары

        Дин кардәшләрем! Безнең динебез вәгазьләргә нигезләнә. Дин үгет-нәсыйхәт белән ныгый. Нык дин булган җирләр – нәсыйхәтләр, вәгазьләр белән тулы җирләр. Бу хакыйкатьне Аллаһыбыз Рәсүле (с.г.в.) болай аңлата:

         الدين النصيحة

        “Дин – үгет-нәсыйхәт ул”. Аллаһы Тәгалә Илчесе (с.г.в.) бу сүзләрне өч тапкыр кабатлый: “Дин – үгет-нәсыйхәт ул. Дин – үгет-нәсыйхәт ул. Дин – үгет-нәсыйхәт ул”.

        Ислам – бөтен кешелек дине. Ислам дине кеше бу дөньяда да, ахирәттә дә бәхеткә ирешсен өчен иңдерелгән. Түбәндә китерелгән аятьтә Аллаһы Тәгалә кешенең Аңа гыйбадәт кылу өчен яралтылганын аңлата:

        و ما خلقت الجن و الانس الا ليعبدون

         “Мин кешеләрне һәм җеннәрне бары тик Миңа гыйбадәт кылсыннар өчен яралттым” (“Зарият (Таратучы)” сүрәсе, 56 нчы аять).

        Шулай булгач, кеше яралтылуның мәгънәсе – аның Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә ышануында һәм Аңа гыйбадәт кылуында. Кеше гыйбадәт кылу өчен яралтылган. Гыйбадәт кылу кешенең бурычы булып тора. Кеше гыйбадәт кылган очракта гына кеше булып кала. Әгәр дә үз бурычын үтәми икән, ул үзенең төп кыйммәтен югалта һәм кеше булу бәхетеннән мәхрүм ителә.

        Аллаһы Тәгалә һәр яралтылганга үз вазыйфасын йөкли. Мәсәлән, көтүче эте көтүне, хайваннарны һәм хуҗасының өен саклый. Хуҗасы кич белән өенә кайткач, ул аны танымыйча өрә башласа да, хуҗасы чакыргач, шунда ук янына йөгереп килә, аның аяк астына килеп ята, койрыгын болгый. Үзенчә хуҗасыннан гафу үтенә: “Хуҗам, гафу ит мине. Мин сине танымадым, өебезгә һәм мал-туарларыбыз янына чит кеше якынлашты дип уйладым. Минем бурычым – саклау, шуңа күрә, бурычымны үтәр өчен, мин өрә башладым”. Эт хуҗасына әнә шуны җиткерергә тырыша кебек.

        Әйе, эт, хайван булуына карамастан, үз бурычын төгәл үти, ә кеше үз бурычын үтәми – гыйбадәт кылмый. Үзен кеше дип йөрткән җан иясенә болай эшләү килешәме? Кешенең кыйммәте аның Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә ышануында. Әгәр дә кеше моны төшенмәсә, аны кеше дип атап буламы? Әлбәттә, юк. Барлык җан ияләре дә үз бурычларын үтиләр. Үгез җир сөрә, ишәк йөк ташый, сыер сөт бирә. Алар барысы да бары тик кешегә файда китерер өчен яралтылган. Ә кеше исә Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылуга битараф карый.

        Бервакыт бер кеше сукырая һәм табиб янына бара. Табиб аны карый да күзлек бирә. Бу кеше шатлыгыннан табибка җанын бирергә әзер булуын әйтә. Карагыз әле: нинди юмарт кеше! Ике пыяла һәм каймадан торган күзлек биргән табибка үзенең җанын бирергә әзер, ә аңа күзләр бүләк итүчегә биш-ун минут вакыт таба алмый.  Күзләре булмаса, аңа бернинди табиб күзлекләре дә булыша алмавы турында уйлап та карамый. Димәк, кирәк чагында ул үз акылын куллана белми.

        Бу гүзәл принципны сине юктан бар иткән, сиңа күз, колак, куллар, аяклар биргән, сине иң яхшы сурәттә ишетү һәм күрү сәләтләре белән яраткан, сиңа буй-сын биргән, яшәр өчен матди байлык белән тәэмин иткән, сине үстерүче, сине акыллы һәм фикер йөртүче итеп яралткан Аллаһы Тәгаләгә карата куллансаң икән! Аллаһы Тәгалә сиңа биш вакыт намаз кылырга боера, син аны кылсаң икән! Аллаһы Тәгалә сиңа елга бер тапкыр Рамазан аенда ураза тотарга куша, син ураза тотсаң икән! Аллаһы Тәгаләне «Лә иләәәһә илләллаһ, Мөхәммәдүррасүлуллаһ!» дип кабатлап, исеңә төшереп торсаң икән!

        Чын мөэмин мөселман беркайчан да алданмас. Аллаһы Тәгалә Илчесе (с.г.в.) болай дигән:

        اتقوا فراسة المؤمن فانه ينظر بنور الله عز و جل

        “Аллаһы Тәгаләгә ихлас ышанучы кеше карашыннан куркыгыз, чөнки ул Аллаһы Тәгалә нуры белән карый”. Икенче хәдистә Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай ди:

        ا يلدغ المؤمن من جحر واحد مرتين

        “Мөселман кешене бер өннән ике тапкыр тешләмәячәкләр (ягъни, ул ике тапкыр алданмас)”. Чын мөселман ялганламый һәм ялганга бирешми. Чөнки мөселманнарга башка мөселманнар турында бары тик яхшы уйлар гына уйларга кушылган. Мөселман кешегә башка мөселманнарны яхшы дип уйларга яки яхшы кешеләр булачак дип уйларга кирәк. Начар холыклы кеше белән очрашса һәм аның тарафыннан алданганын белсә, мондый кеше белән икенче тапкыр сак булырга тиеш. Мөселман кеше начар холыклы кешедән икенче тапкыр алданмас, үзенә тагын бер тапкыр зыян салырга рөхсәт итмәс. Әгәр дә инде икенче тапкыр алданса, бу аның иманының камиллегендә шик тудыра. Шуңа күрә ихлас күңелдән ышанган мөселман үзе алдамаган кебек, үзен икенче тапкыр алдауны булдырмас!.. Кайвакыт, мөселманнарны алар башка кешеләргә карата яхшы фикердә булулары аркасында алдыйлар, дигән сүзләр ишетергә туры килә. Бу – ялгыш фикер. Игелекле, саф, йөрәгендә иман нуры булган мөселман алданган була аламыни? Ислам ахмаклар өчен, ахмаклар динемени? Әлбәттә, юк! Ислам – гакыл дине. Ислам акыллы кешеләргә мөрәҗәгать итә. Ислам акыллы кешеләргә бурычлар йөкли.

        Кардәшләрем! Игътибар белән карасак, ислам дине кануннары буенча яшәгән мөселманнарның тыныч күңел белән, беркемгә дә зыян китермичә һәм беркемнән дә зыян иттермичә яшәүләрен күрербез. Аллаһы Тәгалә Илчесе (с.г.в.) болай ди:

        المسلم من سلم المسلمون من لسانه و يده

       “Теленнән һәм кулларыннан башка мөселманнар зыян күрмәгән  кеше генә – чын мөселман”.

        Сәхабәләре Пәйгамбәребездән (с.г.в.): “И, Аллаһы Тәгалә Илчесе! Чын мөселман дип кемне атарга була? Чын мөселман сыйфатлары турында сөйләмәссең микән?”- дип сораганнар. Бу сорауларга Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дип җавап кайтарган: “Чын мөселман – куллары һәм теле белән башка кешеләргә зыян китермәгән һәм кайгыга салмаган кеше”.

        Кардәшләрем, игътибар итегез! Чын мөселманны тасвирлаганда Пәйгамбәребез (с.г.в.) аны намаз укучы, ураза тотучы һәм зәкят түләүче кеше дип, әйтмәгән. Намаз – диннең таянычы һәм диварлары. Ул диварларны матур булсын өчен штукатурлыйлар һәм буяу белән буйыйлар. Штукатурка һәм буяусыз бина ахырына кадәр төзелеп бетмәгән, матур булмау сәбәпле кеше игътибарын үзенә җәлеп итмәгән кебек,  намаз укучы һәм ураза тотучы, ләкин башкаларга зыян салучы кеше чын мөселман булып исәпләнә алмый. Һәр нәрсәне камил итәргә була. Пәйгамбәребезгә биргән сорауга да камил мөэмин мөселман турында мәгънә салынган.

        Намаз укучы һәм ураза тотучы кеше башка мөселманнарга зыян китерсә һәм җаннарын газапка салса да барыбер мөселман булып исәпләнә, ләкин камил, яхшы һәм ачык күңелле мөселман булмый. Башка мөселманнарга зыян салучы мондый кеше тупас һәм оятсыз мөселман була. Андый мөселманны Аллаһы Тәгалә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) һәм башка мөселманнар яратмаячак. Үз динен яраткан, акылы булган мөселман Аллаһы Тәгалә Илчесе (с.г.в.)  хәдисендәге күрсәтмәләргә нигезләнеп эш итәчәк, беркемгә дә зарар китермәскә тырышачак.

        Аллаһы Тәгалә юлы – Пәйгамбәребез (с.г.в.) юлы, Җәннәт юлы, бер сүз белән әйткәндә, кешелеклелек юлы ул.

        Аллаһы Тәгалә Илчесе (с.г.в.) болай дигән: “И, мөселманнар! Мөселман кардәше өчен үзенә яратканны яратмыйча, арагыздан берегез дә ышанучы булмаячак”. Җир йөзендә, акылы була торып, үзенә начарны теләгән кеше юк. Шулай булгач, үзенә яхшылыкны теләгән мөселман башкаларга да яхшылык теләргә тиеш. Кешеләр аңа булышалар, хөрмәт күрсәтәләр, аның ярдәм сорап мөрәҗәгать итүләренә җавап бирәләр, ә ул беркемгә дә булышмый, беркемгә дә игелек кылмый! Болай эшләргә ярамый! Ислам динендә бу юк.

        Үзен һәм динен яраткан кеше, үзенә теләгән игелекне башка кешеләргә дә теләячәк, хәленнән килгәнчә башка кешеләргә булышачак. Бу кешелеклелек һәм дин юлы була да инде. Җәннәт һәм Аллаһы Тәгалә Илчесе (с.г.в.) юлы.

        Мөселманнар Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) бу хәдисен тормышка ашырсалар, күңелләре тыныч булачак. Ислам диненең төп максаты – кешеләр тыныч һәм бәхетле булсыннар өчен барлык шартларны тудыру.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай ди:

السعيد من وعظ بغيره الشقي من وعظ به غيره

        “Башкалардан үрнәк алучы кеше – бәхетле (акыллы) кеше. Бәхетсез (акылсыз) кеше – үзенең начар хәле белән башкаларга сабак бирүче кеше”.

        Мөхтәрәм мөселманнар! Бу хәдиснең мәгънәсе шулкадәр тирән ки, кеше аның тәфсирен сәгатьләр буе тыңлый ала.  Акылы булган мөселман яхшы кешеләрдән үрнәк ала һәм үз тормышында кулланырга тырыша. Шулай ук акыллы мөселман башка кешенең начар гамәленнән сабак ала һәм үзен андыйдан сакларга тырыша. Начар кешеләрнең тискәре гамәлләре нәтиҗәләреннән ул үзен саклый. Башкача әйткәндә, акылы булган мөселман үрнәкне һәм сабакларны башка кешеләрдән ала. Акылсыз һәм бәхетсез кеше барлык начар гамәлләрне үзе кыла, ә соңыннан, тискәре нәтиҗәләрен күргәч, кайгыга бата. Аның күңеленнән тынычлык кача, гаиләсе, мал-мөлкәте таркала. Шул рәвешле ул башкалар өчен сабак булып тора. Бары тик дин  юлы белән генә тормыштан сабаклар алып була. Йөрәгендә иман булган кеше үрнәк һәм сабак алудан бәхет таба. Йөрәкләре иман тулы кешеләр сабый бала гамәлләреннән дә үрнәк һәм сабак ала.       

        Мөхтәрәм Гомәр (радыйаллаһу ганһү)  мәчеткә иртә килә торган була. Бервакыт ул кечкенә баланың иртән иртүк мәчеткә йөгерүен күрә. Мөхтәрәм Гомәр (радыйаллаһу ганһү)  бу баладан аның мәчеткә йөгереп баруының сәбәбен сорый. Бала болай дип җавап кайтара:

-         Мин намазга ашыгам. Намаз вакыты якыная, ә мин тәһарәт алмаган. Азан әйтелгәнче тәһарәт алып өлгерәсем килә.

-         Син бит әле кечкенә, сиңа намаз уку фарыз түгел, - ди аңа мөхтәрәм Гомәр (радыйаллаһу ганһү) .

-         Намаз кылуда яшь аермасы бармыни? Кичә үлгән бала миннән кечерәк иде, - дип җавап бирә аңа бала.

Баланың бу сүзләре мөхтәрәм Гомәрнең (радыйаллаһу ганһү) күңеленә үтеп керә, ул елый башлый, хәтта күз яшьләреннән күлмәге  юешләнә. Шуннан соң ул болай ди:

-        Я Аллаһ! Бу бала нинди яхшы һәм акыллы!

        Кардәшләрем! Сабак алу – мөселманнарның бурычы. Аллаһы Тәгалә Илчесенең (с.г.в.) шәкерте булган мөхтәрәм Гомәр (радыйаллаһу ганһү) сабый бала гамәлен күреп елый.

        Аллаһы Тәгалә безгә Үзенең чиксез нигъмәтләреннән өлеш чыгарсын иде! Барыбызга да башкаларга яхшы үрнәк булырлык дөрес һәм матур тормыш бүләк итсен иде! Кешеләргә начар үрнәк бирүдән сакласын иде!

          Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

 

 

 

Башка журналлар

Коръән белән өшкерү

01 июнь 2020 ел 13:46
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана