Төркия коръәнхафизы Гомәр :”Казанны карарга махсус киләм әле”

30 июль 2014 ел 16:40

Рамазан аенда Татарстан Республикасына Төркиядән 32 коръәнхафиз килеп төште. Алар Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте белән Төркиянең Ислам эшләре һәм вәкыф министрлыгы арасындагы хезмәттәшлек программасы кысаларында чакырулы иде.

        Казанның Гаилә мәчетендә тукталган 29 яшьлек коръәнхафиз Гомәр Күчүкбалтадҗы - Истанбул егете. Коръәнне Истанбулның Эренкей Коръән курсларында өйрәнгән, Сакарйя университетының илаһият факультетын тәмамлаган. Хәзер инде Истанбулдагы бер мәчеттә имам-хатыйблык вазифаларын башкара икән.

-         Чит илгә чыгып эшләү теләге күптән бар иде. Танышларым узган ел ук Европа, Азия илләрендә булып кайтты, - дип сөйли Гомәр бу якларга ничек килеп чыгуы турында сорашкач. – Дөресен әйтим, мин Татарстанны үзем сайлап алмадым, без кая барасыбызны алдан белми идек. Чит илгә чыгып эшләр өчен теләк белдереп, башта гариза яздык, аннары имтихан тоттык. Безне шул имтихан нәтиҗәләре буенча сайлап алдылар. Миңа менә бирегә килергә насыйп булды. 

        Мин әти-әнием белән яшим. Россиягә барыр өчен аларның ризалыгын алу шактый авыр булды. Ә үзем Татарстанга барасымны белгәч, бик сөендем. Россиядә безгә кардәш халыклар яшәве турында тарихтан укып белә идем. Үземне чит итеп хис итмәм дип уйладым, чөнки без бит – төрки халыклар, ә иң мөһиме – мөселманнар. Казанда  мөселманнар бик күп икән, мөселман дәүләтенә эләккәндәй булдым...

-         Димәк, Татарстан Сезгә ошады?

-         Әйе, Татарстанны да, Казанны да бик ошаттым. Халкы, кешеләрнең үзара мөнәсәбәте бик җылы тәэсирләр калдырды.  Тәравих намазларына да бик күп кеше йөри. Дөрес, Казанны йөреп чыга алмадым әле. Ике тапкыр Колшәриф мәчетендә һәм Россия Ислам институтында булдым. Күбрәк мәчеттә утырам. Гаилә мәхәлләсендә мине бик җылы каршы алдылар, барлык хәзрәтләр дә игътибарлылар, ярдәмчел кешеләр. Монда килеп төшкәч, биек-биек йортларда яшәүчеләрнең мәхәлләгә берләшүләрен күреп, башта аптырабрак калдым, мәхәллә системасы бездә башкачарак ул...

-         Коръәнхафиз буларак, башка мөселман дәүләтләрендә эшләргә туры килгәне булдымы?

-         Юк, Татарстан минем беренче тәҗрибәм. Ә болай мөселман илләренә күп йөрим. Косовода, Сүрия, Согуд Гарәбстанында булганым бар. Күргәннәрем буенча шундый нәтиҗәгә киләм: мөселман дөньясы бөтен җирдә дә бертөрле. Кызганычка, ислам культурасы әле көчле үсеш алмаган. Мәккә-Мәдинәдә дә, бездә дә, сездә дә шул ук хәл – Европа мәдәнияте белән яшибез, яшәү рәвешебез европача, биналарыбыз да, юлларыбыз да, кигән киемнәребез, ашаган ризыкларыбыз да, хәтта дөньяга карашыбыз да Европа кешеләренекеннән аерылмый. Менә шул уйлар миңа тынгы бирми.     

-         Ислам юлыннан кереп китүегезгә әллә шул сәбәпче булдымы?

-         Бу – тәкъдир. Коръәнхафиз булып китүемне мин Аллаһы Тәгаләнең бер рәхмәте дип кабул итәм. 12 яшемдә лицейга кергәндә имтиханнарымны бирә алмадым. Һәм вакытны бушка уздырмас өчен генә Коръән ятлау курсларына язылдым. Ничек дөрес эшләгәнмен ул чакта! Тормышымның иң яхшы, иң файдалы чоры булды ул өч ел. Әти-әнием дә бик сөенеп фатиха бирделәр. Әтием үзе дә, өч сеңелем дә  илаһият белгечләре минем. Кечкенә генә бер этәргеч кеше язмышына нинди зур тәэсир ясый ала. Исламны, хак юлны табуда кешеләргә әнә шул этәргеч көчне бирә алсак иде.          

        Без үз мәхәлләбездә студентлар өчен тулай торак кебек йортлар ачтык. Шунда алар белән ислам турында сөйләшәбез, теләк белдергәннәрен Коръән укырга өйрәтәбез.

-         Бездә андый курслар һәр мәчет каршында оештырылган...

-         Безнең мәчетләрдә дә бар андый курслар, аларда динебезгә кагылышлы бөтен нәрсәне өйрәтәбез. Төрле яшьтәге кешеләрне укытабыз: яшьләрне дә, өлкәннәрне дә. Ләкин бу – рәсми булмаган курслар. Истанбулның үзендә, мәчетләрдән тыш, күп җирләрдә Коръән курслары эшләп тора.

-         Сез игътибар иткәнсездер инде, мәчеттә һәр көнне 250-300 кеше өчен ифтар ашлары әзерләнә. Бу әле соңгы елларда гына киң таралыш алды. Сездә дә андый ифтар мәҗлесләре оештырыламы?

-         Бездә гадәттә ифтар ашлары гаиләдә, туганнар, күршеләр арасында үткәрелә. Андый мәҗлесләрдә бик җылы атмосфера була, туганнар белән тагын да якынаясың. Ләкин соңгы арада бездә дә шушындый ифтарлар модага керә башлады – бер кеше, бөтен чыгымнарын үз өстенә алып, мәчеттә 200-300 кешелек ифтар ашлары уздыра. Мин монысын да хуплыйм. Таныш булмаган чит кешеләр бер табын артына җыелып, якынаеп, дуслашып китә. Кайвакытта мәҗлесләргә мөселман булмаган кешеләр дә килә. Бу бик яхшы күренеш: күрсеннәр алар да мөселманнарның ничек яшәгәннәрен.

-         Бу сорауны кыенсынып кына бирәм: Сез чит җирдә берьялгызыгыз, җитмәсә, мәчеттән дә сирәк кенә чыгасыз, авыр түгелме? Вакытыгызны ничек уздырасыз?

-         Никадәр генә яхшы коръәнхафиз булсаң да, бөтен Коръәнне хәтереңдә тоту бик авыр. Шуңа күрә даими төстә шөгыльләнергә кирәк. Минем һәр минутым бүленгән. Мәхәллә халкы алдында оятлы булыр хәлем юк, кыскасы, көне буе укыйм. Шуннан башка бернигә дә вакыт калмый. Казанны бер йөреп чыгасы килә килүен, әмма вакыт юк. Мин бит монда эшләргә дип  килдем, дәүләтемнең дә ышанычын акларга кирәк. Төркиянең бу миссиясе миңа бик ошый, илләребез арасында яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыру, бер-беребезгә ярдәм итү өчен дә кирәк бит ул. Иң беренче чиратта – Аллаһы ризалыгын өмет итеп, мондагы мөселманнар белән аралашу өчен килдек без.  Ә Казанны карарга рамазаннан соң килермен әле, Иншә Аллаһ.     

                                   Әңгәмәдәш – Айзилә КӘБИР, "Дин вә мәгыйшәт"

 

Башка журналлар

Коръән белән өшкерү

01 июнь 2020 ел 13:46
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана