Мөселман балалары ничек ял итә?

25 июль 2014 ел 15:27

Июнь аенда бөтен җөмһүриятебездә мөселман лагерьлары гөрләп эшләде. Күп кенә мөхтәсибәтләр бу күркәм гамәлне рамазан ае тәмамланганнан соң да дәвам иттерергә булганнар. Балаларыгыз дин гыйлеменә, әдәп-әхлакка өйрәнсен, спорт белән шөгыльләнеп, сәламәтлеген ныгытсын дисәгез, әле соң түгел, ямьле җәйнең башланмаган тагын бер ае бар!

        Гомумән, балаларның җәйге ялын файдалы да, мавыктыргыч та итеп оештыру өчен мәхәлләләрдә күп тырышлык куела. Казанның Гаилә мәчетендә, мәсәлән, 28 нче июльдә Ураза бәйрәме уңаеннан балалар һәм аларның әти-әниләре өчен зур бәйрәм уздырырга җыеналар. Бу көнне балалар өчен төрле уеннар, мастер-класслар, спорт ярышлары оештырыла. Балалар күңелен күрер өчен аниматорлар, аквагримерлар чакырылган, батутлар куелачак. Моннан тыш нәниләрне тәм-томнар белән сыйлау да каралган. Балалар өчен оештырылган Гает бәйрәме көндезге 2 нче яртыда башлана. Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Хәйруллин сүзләренә караганда, август аенда мәчет каршында лагерь да эшләячәк.

        Буада исә балалар өчен мөселман лагере рамазан аенда да эшләп торган. Анда 25 малай һәм 10 кыз бала Коръән ятлау белән шөгыльләнгән. Аларга Россия ислам институты укытучылары һәм “Мөхәммәдия” шәкертләре ярдәм иткән.

        Рамазан аенда Спас районының Ак мәчете һәм Әҗмер авылы мәчетләре каршында да лагерьлар эшләгән. Мөхтәсиб Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйров әйтүенчә, бу балалар зур чарага әзерләнә икән – 9 нчы августта Болгарда Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте, “Зәкят” хәйрия фонды белән берлектә Коръән уку бәйгесе уздырырга җыеналар.   

    3 августта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Балтач районы мөхтәсибәте алтынчы мәртәбә республикакүләм балалар сабан туен уздыра. Балтачта мөселман балаларын җыеп, шушылай күркәм бер чара уздыру традициягә әверелде. Сабантуй Балтач районы Бөрбаш авылында быел алтынчы тапкыр үткәрелә. Узган ел әлеге күркәм чарада республиканың төрле мөхтәсибәтләреннән җыелган 3 меңләп бала катнашкан иде.

 

Август аенда Татарстан мәчетләрендә оештырыла торган җәйге лагерьлар

Мөхтәсибәт

Мәчет/мәдрәсә

 

Ничә көн

 

Кемгә мөрәҗәгать итәргә

 

Искәрмәләр

Алексеевский

җамигъ мәчеттә (Пушкин ур.)

2 атна

Рөстәм хәзрәт Вальщиков                                                               89600542488

 

Азнакай

«Ак мәчет» (Мәрҗани ур.)

2 атна

Азат хәзрәт Талибуллин

89196334433

кызлар өчен

Аксубай

җамигъ мәчет (Горький ур.,6); МЮД бистәсе; Иске Ибрай.

7-10 көн

Равил хәзрәт Зөфәров

89172430716

 

Актаныш

Күҗәкә авылы; Чишмә авылы; Әтәс авылы.

 

Руслан хәзрәт Мортазин

89372834680

 

Апас

җамигъ мәчет

15 көн

Мирхәт хәзрәт Җамалиев

89061159331

 

Әгерҗе

Ямурза

1 атна

Азат хәзрәт Гатин

89600677948

 

Әтнә

җамигъ мәчет (Татарстан,7)

20  көн

Наил хәзрәт Сәгъдиев 89600382376

Ике смена (кызлар, малайлар)

Буа

5 нче мәхәллә Мәдрәсә (К.Либкнехт ур., 79)

10 көн

Илмир хәзрәт Хәсәнов

89270382582

 

Биектау

Дөбъяз авылы; Кече Салабаш авылы.

10 көн

Тәлгать хәзрәт Гайфуллин 89372821771

 

Зәй

җамигъ мәчет (Т.Ялчыгол ур.,16)

2 атна

Сәгыйть хәзрәт Камалов 89178515250

 

Кайбыч

җамигъ мәчет (Үзәк урам); Кышман авылы;                                                                      Борындык авылы;                                                                                               Чүти авылы;                                                                                                                    Бортас авылы.

7-10 ар көн

Дамир хәзрәт Гыйниятуллин

89274421985

 

Кама Тамагы

җамигъ мәчет  

10 көн

Галимулла хәзрәт Яруллин

89063296027

 

Кукмара

Өркеш авылы (кызлар өчен);

 

Аш-Буҗи (мәктәп балалары өчен).

2 атна

Зиннур хәзрәт Сәмигуллин 89196905868

 

Казан

Гаилә мәчете, (Җ.Фәйзи ур., 2)

 

 

Апанай мәчете (К.Насыйри ур., 27).

 

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин (тел.: 2230662)

 

Нияз хәзрәт Сабиров

(тел.: 2934292)

 

Чаллы

Нур-Ихлас мәчете;

 

Әбүзәр мәчете;

 

Чишмә мәчете.

20 көн

Әлфәс хәзрәт Гайфуллин

(тел.: 8552 56-99-65)

 

Сарман

җамигъ мәчет

1 атна

Сәгыйть хәзрәт Хаков

(885559)26502

торып

Яңа Чишмә 

җамигъ мәчет;

Сүлчәбаш авылы;

Тубылгытау авылы.

1 әр атна

Газизулла хәзрәт Зартдинов

89872743411

 

Тукай

Теләнче-Тамак авылы;

Яңа бистә.

 

11 әр көн

Җәүдәт хәзрәт Харрасов

89270408002

 

Чирмешән

җамигъ мәчет

 

Минсәгыйрь хәзрәт Миншин

89274289196

кызлар сменасы                                                                         

Яшел Үзән

Мәдрәсә бинасында (Ленин ур., 22а)

 

Рамил хәзрәт                                  (884371) 40473 

 

Нурлат

“Заречье” лагеренда

3 атна

Айрат хәзрәт Әюпов

89196332978

 

Мамадыш

Кама буенда

1 атна

Илһам хәзрәт Миннегалиев

89196352943

Чатырларда торып (катнаш лагерь)

Теләче

Сауш мәктәбе базасында

15 көн

Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев

89050215852

кунып яши торган катнаш лагерь

"Дин вә мәгыйшәт"

Башка журналлар

Рәгаиб кичәсе намазы

25 гыйнвар 2017 ел 10:54

2019 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр

Мөселман ай календаре буенча 1440–1441 һиҗри еллар

01 гыйнвар 2017 ел 13:04
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана