Рамазан вәгъдәләре

01 июль 2014 ел 13:46

 * Рамазан аеның беренче 10 көне – Аллаһ рәхмәтенә ия булу вакыты. Аллаһ рәхмәтенә ирешү исә бик тә мөһим нәрсә, чөнки бу – кеше бәхет иясе булды дигән сүз. Безнең ниндидер уңышка ирешүебез, эш-максатларыбызның тормышка ашуы фәкать Аллаһ рәхмәте һәм ярдәме белән бәйле.

  * Рамазан аеның икенче 10 көне – гөнаһларның гафу ителү көннәре (мәгъфирәт). Пәйгамбәребез Мөхәммәд (г.с.) янына бер кеше килә дә фәкыйрьлеккә, акча җитмәүгә зарлана. Пәйгамбәр (г.с.) аңа: “Аллаһтан гөнаһларың өчен гафу үтен”, - дип киңәш бирә. Икенче кеше килеп: “Хатыным белән ничә ел торабыз, әмма балаларыбыз юк”, - дип зары белән уртаклаша. Мөхәммәд гәләйһиссәләм аңа да:  “Тәүбә - истигъфар кылыгыз, гөнаһлар өчен Аллаһтан гафу үтенегез” – дип җавап бирә. Өченче кеше килеп пәйгамбәргә: “Безнең җирлектә корылык, инде күп вакыт яңгыр яумый”, - дип әйтә, дүртенче кеше исә: “Бездә яңгыр ява, ләкин уңыш юк”, - дип зарлана. Аларга да Мөхәммәд пәйгамбәр (г.с.) шул ук сүзләрне кабатлый, “Аллаһтан гөнаһларыгыз өчен гафу үтенегез” дип нәсыйхәт кыла. Моны ишеткән сәхәбәләр аптырап сорыйлар: “Йә Аллаһның рәсүле, дүрт кеше дүрт төрле мәсьәлә белән мөрәҗәгать итте, әмма барысына да бер үк киңәш бирдең...”. Мөхәммәд пәйгамбәр иярченнәренә болай дип җавап бирә: “ Бу мин түгел, моны Аллаһы Тәгалә Коръәндә шулай киңәш итә...” (11: 3, 52).

  * Рамазан аеның өченче 10 көне – тәмуг утыннан котылу көннәре. Бу вакыт уразаның тәмамлану чоры. Кем дә кем шул көннәрне тәкъвалык белән гыйбадәттә үткәрсә, аның җәһәннәм утына керүгә сәбәпче булган гөнаһлары ярлыканыр һәм Рамазан ае ахырына ул гөнаһсыз, пакь җанлы бала кебек булыр. Рамазанның ахыргы ункөнлегенә мең айдан да хәерлерәк булган Кадер кичәсе туры килә. Игътикаф гыйбадәтенең дә нәкъ менә шушы чорга билгеләнүендә зур хикмәт бардыр.

Ришат хәзрәт Курамшин, 

Кукмара мөселман мәдрәсәсе директоры

Башка журналлар

Коръән белән өшкерү

01 июнь 2020 ел 13:46
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана