“Милли тормыш һәм дин” V Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы резолюциясе

17 июнь 2014 ел 10:58

V Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатлары Татарстан башкаласында җыелып, традицион татар мөселман кыйммәтләрен саклау һәм пропагандалауның мөһимлеген, милли үзенчәлекнең үсешен, җәмгыятьтә рухи-әхлакның потенциалын, динара, милләтара тынычлыкны һәм дуслыкны ныгыту  буенча бердәм фикердә булуларын белдерәләр.

Бу уңайдан яшьләр һәм төрле яшьтәге, социаль төркемдәге татар-мөселманнар арасында хәнәфи мәзһәбе, матуриди гакыйдәсе,  дини тәгълимат нигезләмәләрен куллану һәм популярлаштыру аеруча мөһим мәсьәлә булып тора.

Ислам, дини һәм әхлакый кыйммәтләр системасы буларак,  татар халкының тарихи язмышында берләштерү ролен уйнады һәм хәзергә кадәр аның төп үсеш факторларының нигезе булып тора. Бу эшкә традицион дини мәгариф системасында белем алган атаклы татар дин әһелләре дә үзләренең гаять зур өлешләрен керттеләр.

Мәгълүм ки, халыкның тәрәккыяте аның бай, үзенчәлекле мәдәниятен саклау һәм үстерү мөселман һәм татар иҗтимагый оешмаларының,  галимнәрнең, руханиларның, хакимият органнарының һәм гражданлык җәмгыятенең үзара тыгыз элемтәдә бер-берсенә ярдәмләшеп эшләвеннән тора.

Форум делегатлары имамның дөньяви җәмгыятьтә тоткан ролен һәм аның абруын үстерү кирәклеген билгели. Шул максаттан мөселман дин әһелләре социаль программалар, проектлар, информацион-агарту һәм хәйрия эшләрендә актив катнашырга тиеш.

Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатлары чыгыш ясаучыларны тыңлап, аларның фикер һәм тәкъдимнәреннән чыгып, түбәндәгеләрне кирәк дип саный:

–​  Болгардагы “Ак мәчет” комплексы мәйданында Болгар ислам мәгариф үзәген оештыру башланчыгын хупларга;

–       Татарстан диния нәзарәте һәм Россия ислам институтының уңай тәҗрибәсен кулланып, бердәм мөселман мәгариф системасын төзү эшен активлаштырырга һәм Россия төбәкләрендәге татар яшьләрен Татарстандагы дини уку йортларына җәлеп итәргә;

–​  Мөселман  җәмәгатьчелегендә радикальләштерү һәм таркату  омтылышларына каршы торырга, Россия мөселман өммәтендә үзара аңлашу һәм килешүнең уртак нигезләрен булдырырга;

–​  Россия кануннарын истә тотып, мөселман оешмаларына күчемсез милек һәм җирне үзләренә беркетү буенча, үз-үзләрен яшәтү һәм тәэмин итү системасын булдыру максатында дәвамлы эш алып барырга;

–​  Рухи мираска нигезләнгән татар гаиләсе кыйммәтләрен бөтен яклап ныгытырга, пропагандаларга һәм яңадан торгызырга;

–​  Хәләл индустриясен үстерү максатыннан, Россия Федерациясеннән җитештерүчеләрне, эшмәкәрләрне җәлеп итәргә. Хәләл ризыкларның бердәм  сертификация стандартларын кертү мәсьәләсен куярга;

–​  “ТНВ – Планета” телеканалында ислам дине турында даими тапшырулар алып барырга;

–​  “Болгар” тарихи-мәдәният тыюлыгын торгызуга һәрьяклап булышырга, татар-мөселманнарның рухи бердәмлеге символы буларак, ел саен уза торган “Изге Болгар җыенын” популярлаштырырга. Искер (Төмән өлкәсе),  Укек (Сарытау өлкәсе) һ.б. тарихи урыннарны торгызуда катнашырга;

–​  Дин әһелләренә, милли оешмаларга IV форумда кабул ителгән “Ислам һәм татар дөньясы” дигән концепциянең төп нигезләрен  тирәнтен өйрәнергә һәм гамәли эштә кулланырга.

Форумны уздыру катнашучыларга татарлар өчен традицион булган исламның рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклауда, үстерүдә, динара һәм милләтара тынычлыкны ныгытырга ярдәм итәр дип ышанабыз.

Казан, 13 июнь 2014 ел

tatar-congress.org

Башка журналлар

Коръән белән өшкерү

01 июнь 2020 ел 13:46
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана