Татарстан Президентының Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көне уңаеннан котлавы

22 май 2014 ел 08:56

Хөрмәтле татарстанлылар!Кадерле мөселман кардәшләр!Сезне Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көне белән чын йөрәктән тәбрик итәм.

922нче елда булган бу тарихи вакыйга татар халкының һәм дәүләтчелегенең киләчәк үсешен хәл иткән. Борынгы болгар бабаларыбызның исламны кабул итүе гаять киң Идел буе төбәгенең мәдәни, икътисади һәм сәяси үсешенә яңа көч биргән, безне бөек ислам цивилизациясенең аерылмас өлешенә әйләндергән.

Бу олы көнне зур форумнар, җыелышлар, күргәзмәләр һәм мәдәни чаралар үткәрү инде гадәткә керде. Әлбәттә, төп урында Изге Болгар җыены һәм Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы тора. Мәдәният елын бәйрәм итү һәм Казаныбызның төрки дөньяның башкаласы буларак игълан ителүе уңаеннан үткәрелә торган чаралар Идел буе Болгарында ислам динен кабул итү көненә тагын бер үзенчәлекле ямь өсти.

Бу уңайдан Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу буенча республика фонды эшчәнлеге һәм гади татарстанлылар ярдәме белән аякка басып баручы рухи хәзинәбез – Бөек Болгар аеруча игътибарга лаек. Күз алдында ул илдә генә түгел, ә бар дөньяга танылган изге урынга һәм туристик үзәккә әйләнеп килә.

Һәрвакыт үсү һәм алга бару өчен безгә барыбызга да тарихта биләгән урыныбызны белеп торырга кирәк. Бу көн вакытлар бәйләнешен сизәргә, ата-бабаларыбыз белән горурлану һәм алдагы буыннар алдында җаваплылык хисен тирәнтен тоярга булыша.

Барыгыз да бу олы бәйрәмне җаныгызга рәхәт тынычлык бирерлек итеп үткәрегез.

Сезгә тынычлык, игелек, муллык һәм Аллаһының рәхим-шәфкатен телим!

Башка журналлар

Рәгаиб кичәсе намазы

25 гыйнвар 2017 ел 10:54

2019 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр

Мөселман ай календаре буенча 1440–1441 һиҗри еллар

01 гыйнвар 2017 ел 13:04
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана