Бабаларыбызга карата изге хакларыбызны үтик

05 май 2014 ел 09:40
Үзенең җылы һавасы һәм як-ты көннәре белән мәшһүр май ае килә. Безгә ул шулай ук үзенең милләтара Җиңү көне белән танылган. Календарьда кызыл төс белән билгеләнгән сан, күп кешенең күзләрен яшләндерә. Сугышны узган ветераннарыбыз, ирләреннән тол калган әбиләребез, тылда тырышкан өлкәннәребез һәм "сугыш балалары", барысының да күңелләрен дерелдәтә бу көн. Бит күпме бала үзләренең әтиләрен күрә алмады, аларның мәхәббәтләрен мәхрүм калды! Бу зур сугышның кара канаты Һәрбер гаиләне сөреп алды. Шуңа да, кемнедер бу ай шатландыра, кайсындыр кайгырта. 
 
Без мөселманнар, татар халкы, шушы сугыш оныкларының варислары булып торабыз. Ошбу кайгы кырларында корбан булып калган әби-бабаларыбызга карата изге хакларыбызны һәркайсыбыз үтәргә тиешбездер. Аларны үз догаларыбызда искә алып, кылынган хаталарына Аллаһыдан ярлыкавын сорап, эшләгән шушы олугъ эшләре - ватанны саклаганнары өчен, аларга сират күперләреннән исән-имин үтүне Раббыбыздан сорарга тиешбез. Чөнки бер дагыйфь риваятьтә әйтелгәнчә: "Ватанга хөрмәт күрсәтү, аны ярату - иманнандыр" . 
 
Бүген мөселман көрәше (җиһад кылу) турында күп сөйлиләр. Нәрсә соң ул, кайчан? Мөселманча көрәшү ул үз гаиләңне, малыңны, йортыңны, туган авыл һәм җиреңне дошманның золымыннан саклау, аңа каршы көрәшү һәм аны хикмәт белән җиңеп юкка чыгару түгел, ә дөрес тәрбия юлына бастыру. Шуңа да, дин буенча карасаң, безнең фронтта һәлак булып калган бабаларыбыз барысы да шәһитләр җөмләсеннән, иншә Аллаһ. Чөнки алар сугыш кырларына чыкканда үз нәфсенә бирелеп чыкмадылар, аларның максатлары башка - туган җирне коткару иде. Ләкин бу авыр вакытларны кичергән, ике фронттада җиңә алган кешеләр 
елдан-ел азаялар. Бәлки 5-10 елдан соң без ветеран дигән сүзләрне үткән заманда әйтербез дип, уйлап куя йөрәкләр. Ләкин бүгенге көндә Раббыбыз Аллаһ шушы исән калган каһарманнарыбызга үзенең иң зур  бүләкләрен - Иман нурларын, тәүфыйларын бирсә иде. Аларга исәнлек-саулык, көнкүрешләрендә иминлек, бала-оныкларының бәхетләрен күреп  яшәргә насыйп итсә иде!
 
Хабир хәзрәт ХАНОВ, Чирмешән үзәк мәчете имамы

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана