Асыл максатыңны онытма

22 апрель 2014 ел 10:10

Намаз укырга теләп, аның фарызлыгын аңлап, Аллаһ кушканча яшәргә омтылып яшәүчеләр бихисап. Күп очракта алар нәкъ менә нәрсәдән башлап җибәрергә икәнен белми. Догалар ятларгамы, Коръәннән сүрә-аятьләр өйрәнергәме, дип сораштыра. Ләкин иң беренче чиратта безгә намазның исламдагы һәм кеше тормышындагы урынын һәм намазга баскан кешенең нинди өстенлекләргә ия булганын белү кирәктер.

        Диннең нигезе - шәһадәт. Ягъни Аллаһтан башка илаһ юк һәм Мөхәммәд (с.г.в.) Аның илчесе, дигән сүзләр. Ә диннең җидары, яки стеналары  - намаз. Әлбәттә инде, нигездән башка стеналар тора алмаган кебек кеше дә иң беренче чиратта Аллаһны танырга, Пәйгамбәребез Мөхәммәдне (с.г.в.) Аның Рәсүле, кешеләрне туры юлга өндәүчесе итеп кабул итәргә тиеш. Аллаһны танып, Аның кануннары белән яшәргә керешкән кеше, әлбәттә, намазга килеп, Коръән буенча яшәргә омтыла башлый. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисе бар: “Намаз - диннең терәге. Һәм шулай ук аның нуры. Кем намазны торгызды, ягъни укыды - ул динне торгызган була. Кем намазын ташлады, ул динне җимергән кебек була”. Бу җидарны җимереп, йортны ишкән кебек. Шуңа күрә тагы бер хәдистә: “Намаз - исламның башы”, диелә. Ягъни әгәр дә кеше, исламны өйрәнеп, Аллаһ кушканча яши башларга телим, ди икән, ул беренче эш итеп кулына “Намаз уку тәртибе” китабын ала.

        Намаз укучы кешенең намазы, аны начарлыклардан һәм фәхеш гамәлләрдән тыярга тиеш. Аллаһы Тәгалә бу турыда Коръәндә дә әйтеп уза: “Дөреслектә, намаз кешене начар һәм фәхеш гамәлләрдән тыя” (“Гәнкәбут (Үрмәкүч)” сүрәсе, 45 нче аять).

        Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) көдси хәдисендә (көдси хәдисләрне илаһи хәдисләр дип атап йөртәләр, алар Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) вәхи аша иңгәннәр) Аллаһы Тәгалә әйтә: “Мин кешегә көненә биш вакыт намаз укуны фарыз кылдым. Вакытында намаз үтәү - мөэминнәр өчен генә фарыз кылынды”. Әлеге хәдистә тагын мондый сүзләр бар: “Мин Үз-үзем белән килешү төзедем. Кем намазны үз вакытында үти, аның урыны җәннәттә булыр”. Икенче риваятьтә әйтелә: “Җәннәткә керү белән, көнлек ризыкны вәгъдә кылдым. Ә кем намазны үтәмәгән, бу кешегә минем вәгъдәм юк”.

        Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “ Кыямәт көнендә иң беренче сорау намаз турында булыр. Әгәр дә ул намаз хәерле булса, бөтен гамәле дә яхшы булыр. Әгәр дә начар булса, калган гамәлләре дә начар булыр”. Икенче хәдистә: “Әгәр дә мөселман кешесе тиешенчә тәһарәт алып, шуннан үзенең намазын үти икән, аның гөнаһлары көз көне коелган яфраклар кебек коелып төшәр”, - диелгән (хәдисләрне Әхмәд, Әбу Дауд, Тәбарани риваять итә). Шулай булгач, һәр мөселман кешесе өчен намаз фарыз булды. Исламда аның урыны бик тә зур. Кешенең үзенә дә намаз уку әйтеп бетергесез тынычлык бирә, үз-үзенә ышаныч артуга, һәрвакыт тыныч күңел белән йөрүенә сәбәпче булып тора. Бары намаз укып кына кеше яшәү мәгънәсен аңлый башлый. Күңеле тынычлана, чөнки Аллаһ аның догаларын кабул итеп, гөнаһларыннан азат итә.  

        Намаз мәсьәләсендә бик тә мәшһүр тагын бер хәдис бар. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Ничек уйлыйсыз: әгәр берәрегезнең ишек төбеннән елга агып торса һәм ул шул елгада көненә биш мәртәбә юынса, тәнендә берәр кер калыр идеме?” Сәхабәләр: “Юк, калмас”, - дип җавап бирәләр. Шуннан соң Мөхәммәд галәйһиссәлам: “Биш вакыт намаз да нәкъ менә шуның кебек намаз укучыдан гөнаһларын юып төшерә”, - ди.

        Кеше исламга төрлечә килә. Кемгәдер дин турында сөйләп кызыктыру да җитә. Ә кайберәүләргә аның фарыз икәнен аңлап үти башлар өчен еллар кирәк. Без бик еш, намаз укырга өйрәнәсем килә, ләкин ничек тотынырга гына белмим, диюче кешеләрне очратабыз. Андыйлар барыбер өметле. Ә кайберәүләр, юк, намаз минем өчен түгел, миннән булмый, ди. Менә мондыйлар белән инде күпкә авыррак. Чөнки аларның дингә тартылу, намазга басу теләге юк. Ә кеше бар күңеле белән нәрсәне дә булса теләсә, ул аны булдыра. Бигрәк тә Аллаһ ризалыгы өчен берәр гамәлне эшләргә телисең икән, һичшиксез, Ул Үзе ярдәмен бирә. Ә Аллаһ ярдәме ул иң көчле әйбер. Шуңа да намаз укымасак та: “Мин укырга телим. Аллаһым, Үзең миңа ярдәмеңне бир”, - дип йөрергә кирәк. Ә кайберәүләр намазга басып, Аллаһ кушканча яшәргә теләсәләр дә булдыра алмыйлар. Әйтерсең лә, аларны нидер тотып тора. Моның төп сәбәбе - әйләнә-тирәдәгеләр. Кайвакытта кеше намазга басарга теләгәнен берәр якынына әйтсә, син нәрсә, пенсиягә чыккач та өлгерерсең әле, дип куялар да теге кешенең теләге кими төшә. Ә бу аның гыйлеме юклыктан, иманы нык булмаудан килә. Шуңа да кешегә иң беренче чиратта Аллаһ, ислам, Пәйгамбәребез (с.г.в.) турында күбрәк белергә, бу мәгълүматларны бирә ала торган кешеләр белән аралашырга кирәк.

        Кайбер кеше динне авыр бер йөк итеп кабул итә. Көненә биш тапкыр намаз уку, рамазан аенда ай буе ач тору, малыңның бер өлешен зәкят итеп түләү, хәрамнан тыюлу, хатын-кызларга капланып йөрү һ.б. Чынлыкта болар барысы да безгә Аллаһның рәхмәте итеп җибәрелгән. Намазның файдалары нинди зур булуын үзе укыган кеше генә аңлыйдыр. Изге рамазанда ай буе ураза тотуның да рәхәтен үзе кичергән кеше генә беләдер. Аллаһы кешеләргә авырлык теләми. Һәм адәм баласына булдыра алмаслык әйберне дә йөкләми. Аллаһның кануннарын авыр йөк итеп түгел, ә Аның рәхмәте итеп кабул итә белергә кирәк. Шул киң рәхмәтләрнең берсе ул - догаң кабул булу. Күз алдыбызга гына китереп карыйк әле. Әгәр дә без һәр фарыз намазыбыздан соң, кулыбызны күтәреп, Аллаһтан кадерле әти-әниләребез, балаларыбыз, якыннарыбыз өчен саулык-сәламәтлек, дөньяларның тыныч булуын сорыйбыз икән, моның нинди начарлыгы бар? Аны болай гына да сорап була бит инде, диярсез. Ләкин Аллаһ чын ихластан сораган кешенекен генә кабул итә. Хәтта Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) шундый хәдисе бар: “Әгәр бер кеше, кулларын күтәреп, Аллаһтан чын күңеленнән дога кылып ни булса да сорый һәм бу вакытта аның керфекләре күз яше белән чылана икән, Аллаһ бәндәсенең соравын җавапсыз калдырырга оялыр”. Һәр фарыз намазыннан соң чын ихластан дога кылып сораучылар гына дога кабул булуның нинди зур бәхет икәнен аңлый ала. Шулай ук Аллаһ: “Миңа бер адым атласагыз, Мин сезгә йөгереп килермен”, - ди. Ә инде Аллаһка бер адым атлавыбыз ул - Аның әйткәннәрен үтәргә тырышып, Аңа якынаю. Ярдәмгә мохтаҗ булганда Аллаһтан дога кылып сорау һәм аның кабул итәчәгенә ышану - һәр мөселман өчен чиксез бәхет.

        Ләкин кайвакыт сораган әйберең һаман күренми. Мондый очракта, Аллаһ догамны кабул итмәде, диючеләр бар. Тик алай күңелсезләнеп, төшенкелеккә бирелергә ярамый. Аллаһ - галәмнәр Раббысы безгә нәрсәнең файдалы, ә нәрсә зыянга икәнен яхшырак белүче. Шуңа да, догам кабул ителмәде, дип ашыгыч нәтиҗә чыгарыру дөрес түгел. Моның үз сере бар. Беренчедән, алда әйтелеп үткәнчә, димәк, без сорый торган әйбер, тормышыбызда хәерле түгел. Шуңа да Аллаһ безне аннан ерагайта. Икенчедән, ул доганың кабул булыр вакыты җитмәгән. Ягъни сораган әйберең бүген, иртәгә түгел, ә бер айдан чынга ашачак. Өченчедән, бәлки синең белән берәр күңелсезлек килеп чыгарга тиештер. Һәм кылган догаң әлеге күңелсезлек белән көрәшәдер. Бу дога сине хәвеф-хәтәрдән йолып кала, дигәнне аңлата. Һәм дога кабул булмауның тагын бер җитди сәбәбе бардыр. Кеше хәрам белән тукланганда аның догасы кабул булмый. Хәрам тулысынча организмнан чыксын өчен кырык көн көтәргә кирәк. Шуңа да, кылган догаларыбызның кабул булуын теләсәк, хәрам ризыктан ерак торыйк.

        Аллаһ кушканча яши башлаган кеше күңелендә тынычлык барлыкка килүен сизә. Үзен чолгап алган проблемаларга карамастан, оптимистик рух, барысы да Аллаһтан, дип карау барлыкка килә. Дога кылып, Аллаһтан ярдәм сорый һәм барысы да яхшы булачагына ышана. Иң мөһиме, кеше тормышында асыл максат барлыкка килә - Аллаһның ризалыгына ирешү.

        Асыл максат дигәннән, бер кыйсса сөйлим әле. Мисырда Зиннур Мисри исемле зур галим яшәгән. Аның егерме шәкерте булган. Галим шәкертләренә гел яңадан-яңа, файдалы дәресләр бирә икән. Үзе гел култык астына кыстырып бер китап йөрткән. Шәкерләр, остазлары бар гыйлемне нәкъ менә шушы китаптан ала, дип уйлаганнар. Һәм беркөнне галимнән китапны укырга рөхсәт сораганнар. Зиннур Мисри, мин үлгәч укырсыз, дип җавап биргән. Беркөнне Зиннур Мисри да вафат булган. Шәкертләре бик зур хирыслык белән, китапны укырга теләп, аның өчен тарткалаша башлаган. Араларыннан берсе: “Туктагыз әле, тарткалашмыйк, юкса ертырбыз. Әйдәгез, арабыздан берәү алып укысын, ә калганнар тыңлар”,- дигән. Китапны ачып карасалар - буп-буш. Шәкертләр аптырашып калган. “Ничек инде остазыбыз гомер буе буш китап күтәреп йөргән икән?” - дип гаҗәпләнгәннәр. Ә битләрен актара торгач, китапның нәкъ уртасыннан бер кечкенә генә кәгазь кисәге килеп чыга. Бу кәгазьдә түбәндәге сүзләр язылган була: “Ий кеше! Үткәнеңнән гыйбрәт ал, бүгенге көнеңнең кадерен бел, киләчәгеңә әзерлән (ягъни үлемеңә). Тормышыңда асыл максатыңны онытма, уңышка ирешерсең, бәхетле булырсың”. Бу сүзләргә тирән мәгънә салынганга күрә галим шул кечкенә генә кәгазь битен буш китап эченә салып күтәреп йөргән. Асыл максатын онытмасын өчен китапны үзеннән калдырмаган.

        Намазга да, тыйганнардан тыелып, кушканнарны үтәп яшәүгә дә төрле кеше төрлечә карый. Әмма бер мөһим әйберне онытырга ярамый: Зиннур Мисри гомере буе саклаган кәгазь битендә язылганча, киләчәккә әзерләнергә кирәк. Ә ул ерак түгел. Моны барыбыз да яхшы аңлый. Галәмнәрнең Яратучысы булган Аллаһ белән очрашканда, күңелебез тыныч булсын өчен, Аның яратуына, ризалыгына бу дөньяда ук ирешергә кирәк. “Бәхет нәрсә ул?” - дип сораучыларга да шуны әйтәсе килә: бәхет ул - Аллаһның ризалыгына ирешү. Моннан да зур бәхет була алмый.

 

                                                    Тимергали хәзрәт ЮЛДАШ, "Дин вә мәгыйшәт"

 

 

 

 

 

 

 

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана