"Читтән караганда яхшырак күренә"

23 апрель 2014 ел 14:35

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Камил хәзрәт СӘМИГУЛЛИН “БИЗНЕС Online” электрон газетасы укучыларының күпсанлы сорауларына җавап бирде. Ул Диния нәзарәте белән 2013 нче елның апреленнән җитәкчелек итә.  Шуңа да беренче сорау  бер ел эчендә нәзарәтнең нәрсәләргә ирешүе турында булды. Камил хәзрәт исә үз эшен үзе бәяләмәде, читтән караганда яхшырак күренәдер, дигән фикер белән генә чикләнде. “Канәгать булуым турында әйтсәм, бу минем тукталуымны, артка таба тәгәрәүне күрсәтәчәк”, - дип җавап бирде ул.

        Диния нәзарәте башлыгы булгач, нәрсәләр эшләргә җыенуы турында ул “БИЗНЕС Online”да булган үзенең беренче интернет-конференцияндә сөйләгән иде. Камил хәзрәт бүгенге көндә Диния нәзарәтенең иң мөһим проекты инвалид ятим балалар өчен балалар йорты  булуы турында әйтте. Мөфтият балалар йорты өчен бина яки бина төзү өчен җир эзли. “Марафон, смс тавыш бирү үткәрелде, кешеләр 50 шәр сум һәм күбрәк тә җибәрделәр, - дип сөйләде мөфти. - Бер миллион сум тирәсе җыелды. Әлегә бу акча “Зәкят” фонды счетында ята, без аңа тимибез. Биналар сайладык. Башта Биектаудагы бинаны карадык, соңрак мондый бинага таләпләр күп булу сәбәпле яңа бина төзергә кирәктер, дигән фикергә килдек. Боровое Матюшинода мәчет һәм чиркәү төзү өчен берәр гектар җир бүленеп бирелгән иде. Бәлки шунда төзергәдер, дигән фикер дә бар. Төрле вариантларны карыйбыз, яхшырагын сайларга тырышабыз. Бу бина физик мөмкинлекләре чикле булган ятим балалар өчен балалар йорты булачак”.

        “Әлеге балалар йортына нинди милләт балаларын алачаклар?” - дип сорагач,  Камил хәзрәт гаҗәпләнде: “Әлбәттә, милләтенә карамаячакбыз. Балалар барысы да мөселман, мөселман булмаган бала юк”. Бу гади булмаган балалар йорты ТР мөселманнары Диния нәзарәте каршында эшләячәк. Мөфти: “Безнең “Ярдәм” мәчете каршында Сукырларны тернәкләндерү үзәге бар. Эш барышында күп кенә тәҗрибә тупланды, төрле белгечләр  белән таныштык . Хәзер без республикабызда андый белгечләр барлыгын беләбез. Шулай ук яхшы кешеләрнең күп икәнлеген дә... Яхшы кешеләр саны, чынлыкта, бик күп, һәм аларга бу сыйфатларын күрсәтү мөмкинлеге бирергә кирәк”, - диде.

        “Безнең команда яшь, актив, кызыклы башлангычлар да күп”, - диде Камил хәзрәт. Команда заманча технологияләрне киң куллана икән. Мәсәлән, телефоннан теләсә кайсы илдә “Азан” радиосын тыңлау мөмкинлеге биргән программа эшләнгән.  Россиядә мәчетләрнең, хәләл кибетләрнең һәм ашханәләрнең кайда урнашуын күрсәтүче программа бар. ”Машинада Мәскәүдән кайтып барганда, шушы программаны ачтым. Карасам, Түбән Новгород шәһәрендә хәләл кафе бар икән, - дип сөйләде Камил хәзрәт.- Кердек, намаз укып, ашап чыктык”...

        Тиздән тулысынча татар телендә эшләнелгән өченче программа гамәлгә кертеләчәк, бу - Татарстанның 45 районы өчен намаз уку вакытлары. “Һәр район өчен без һәр намазның төгәл вакытын билгеләдек”, - диде Камил хәзрәт.

КЫРЫМ: ЙӨРӘКЛӘРЕБЕЗ СЕЗГӘ АЧЫК

        “БИЗНЕС Online” укучылары мөфтинең күптән түгел  Кырымга булган сәфәре турында  сорадылар. “Кырымга юл тотканда, андагы хәлне яхшы дип тә, начар дип тә әйтеп булмый иде, - дип искә төшерде Камил хәзрәт. - Ләкин без Диния нәзарәте буларак сәясәткә тыгылырга  тиеш түгел, бу безнең максатка керми. Шуңа күрә баштан ук, килүебезнең сәбәбе - мөфти белән танышу һәм үзара мөнәсәбәтләр урнаштыру, дидек. Без телләребез охшашлыгы, тарихи багланышлар турында әйттек. “Йөрәкләребез сезгә ачык, ярдәм кирәк икән – без булышырга әзер. Россия составына керү мәсьәләсендә, мин сәясәтче түгел. Сез үзегез сайларга тиеш. Нинди юлны сайласагыз да, без сезне хөрмәт итәчәкбез, чөнки без кардәшләр”, - дидек”.

        Камил хәзрәт Кырымда “Хизбүт-тәхрир” экстремистлык оешмасының 10 меңгә якын вәкиле булуы турында ишетүе, ләкин бер баруда объектив  нәтиҗәләр чыгарып булмавы турында әйтте. “Чыннан да 10 мең микән, Кырым татарларының саны да 300 мең генә бит?”- дигән соравыбызга мөфти: “Безгә шундый санны атадылар”, - дип җавап бирде.

        Ул шулай ук Кырым мөселман өммәтенең проблемалары турында да сөйләде: “Проблемалар  бик күп. Тел проблемасы: алар милли мәктәпләр булмаганга бик борчылалар. 1944 нче елда сөрелгәнгә; кире кайткач, 4 сутый җирне һаман да бирмәүләренә үпкәләре бар...”

        “Мәҗлестән тыш без аксакаллар шурасы белән очраштык. Аларның карашлары бөтенләй башка, - диде мөфти. - Бу бөтенләй башка кешеләр - мөхтәрәм картлар. Без бик күп уртак нәрсәләр таптык. Кемнеңдер кызы Казан дәүләт университетын тәмамлаган, кемнеңдер улы Ульяновскида яши. Идел буе татарлары белән аксакаллар бик тыгыз бәйләнештә”...

ХАҖИЛАРНЫ КАЙГЫРТАБЫЗ

        Укучыларыбызда  хаҗ темасы зур кызыксыну уятты. Камил хәзрәт Татарстан өчен квотаның өчтән бер өлешкә артуын әйтте, ләкин аны Согуд Гарәбстаны арттырмаган: “Россия мөселманнары өчен квотаны Россиянең Согуд Гарәбстанындагы хаҗ миссиясе  сорап ала. Ә инде Россиядә ул өлкәләр арасында бүленә... Россия өчен квота, гомумән алганда, киметелде: былтыр 20,5 мең булса, быел - 16,4 мең... Квота барлык илләр өчен дә кимеде, чөнки Мәккә шәһәрендә зур реконструкция бара”.

        Алай да Татарстан өчен хаҗилар санына квотаны арттыралар: былтыр 1,2 мең булса, быел ул - 1,8 мең. “Мин бу сорауны күтәрдем, хатлар яздым, былтыр бездә  400 ләп кешенең хаҗга бара алмавы турында әйттем”, - диде Камил хәзрәт. Аның әйтүенчә, Россиянең башка төбәкләре Диния нәзарәтләре белән сөйләшүләр нәтиҗәсендә алар үзләренә бирелгән квоталардан Татарстанга да өлеш чыгарган.

        Укучылар мөфтидән ни өчен хаҗ бәясенең елдан-ел артуы һәм быел 150 мең сум торуы турында сорадылар. Мондый сорауларны биргән укучылар хаҗ бәясен артуны валюта арту белән түгел, ә яңа мөфти килү белән бәйлиләр.  “Безнең хаҗ миссиясе тәкъдим иткән хезмәтләр үз эченә бөтен нәрсәне ала, дип аңлатты Камил хәзрәт. - Иң кыйммәте - юл бәясе. Казаннан туры рейслар оештырылды. Казанда самолетка утырасың  һәм син 5 сәгатьтән Согуд Гарәбстанында. Бу, билгеле,  зур казаныш. Хаҗ бәясенә бөтен нәрсә дә кертелгән - кеше үзе белән күчтәнәчкә генә акча ала.  Башка оешмаларга карасак, чагыштырсак - аларның бәяләре түбәнрәк тә  булырга мөмкин. Ләкин алар автобус белән баралар яисә бу бәягә ашату кертелмәгән, ә Согуд Гарәбстанында ашамлыклар эзләү бик кыен... Үз пешекчең, үз табибларың булу бик яхшы. Монда бай һәм хаҗга акчаны кыенлык белән җыйган кеше арасында бернинди аерма юк. Керемгә калган акчаның күләме бик аз...”

        “Серне ачарга да була, - диде мөфти. Хаҗның үз бәясе быел долларның бәясе күпкә түбәнрәк булган чакта билгеләнде - 112 мең, ә билетны 128 меңгә сатып алып була. Өстәмә зур түгел. Алдан күрелмәгән чыгымнар да барлыкка килгәли, мәсәлән, чатырларыбыз юлга якынрак булсын өчен күп көрәшергә туры килә. Без хаҗиларыбызны бик кайгыртабыз. Алар яшәячәк кунакханә номерларын карарга мин үзем бардым. Кунакханәләрнең бер-берсенә якынрак урнашуын, аларга җайлырак булуын телибез. Әгәр дә кеше хаҗга гомерендә бер тапкыр бара икән, ул аны уңайлы шартларда үтсен”.                            

                                                                                 “БИЗНЕС Online”

Башка журналлар

Рәгаиб кичәсе намазы

25 гыйнвар 2017 ел 10:54

2019 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр

Мөселман ай календаре буенча 1440–1441 һиҗри еллар

01 гыйнвар 2017 ел 13:04

Нәрсә ул вакыф?

24 октябрь 2016 ел 17:07

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана