"Рисаләи Газизә" китабыннан бер мөнәҗәт

14 апрель 2014 ел 13:11

«Хузур» нәшрият йорты  Таҗеддин Ялчыголның “Рисаләи Газизә” китабын нәшер итте. Әсәрне басмага танылган галим Хатыйп Йосыф углы Миңлегулов әзерләде. Әлеге рухи мирасыбыздан бер өзек тәкъдим итәбез. 

 
Үтенеч-теләкләрне үтәүчегә мөнәҗәт («Бөтен үтенеч-теләкләрне үтәүчегә (Аллага) мөнәҗәт»)
 
Иляһи, лотф кыл мән мөбтәлягә,
Төшебдермән бипайани (чиксез) бәлагә.
 
Ягъни, Йә Раббым, рәхмәтең белән мин бәлале колыңа 
рәхим ит. Чөнки мин, бәла даласына төшеп, адашып 
юлдан язып калдым, димәк. 
 
Йатыб мән йөз түбән эссигъда сусаб, 
Кеше юкдыр тамызмагай катрәи аб.
 
Ягъни мин колың, гөнаһ даласында гөнаһ эсселегеннән 
сусап, рәхмәтең суына мохтаҗ булып, гаҗизлектән йөзтүбән 
ятып торамын. Һичбер кеше юк, һич юк шәфәгать итеп, 
рәхмәтең елгасыннан бер тамчы су тамызучы кеше. 
 
Корыб каным, йитебдер ләбкә җаным,
Төшебдер йиргә агызымдин зәбаным (телем).
 
Ягъни шундый гаҗиз булып торамын; гаҗизлектән 
һәм сусаудан каным корып, җаным авызыма килде һәм 
телем авызымнан чыгып, гаҗизлектә каламын. 
 
 
Мәзийат әһле әтрафымыздадыр пөр,
Өмидлек мән һәнүз, әй кашифез-зыр.
 
Ягъни изге кешеләр тирәбездә күп. Аларның 
шәфәгатеннән һәрчак өмет итәмен, әй авырлыкларны 
бетерүче Аллаһ Тәгалә. 
 
Кәрәм бәхридә, әй солтане ваһһаб (Ваһһаб — Ваһаб — Алланың бер эпитеты),
Гата кылсаң мәңа катрәи аб.
 
Ягъни юмартлык диңгезеннән миңа бер тамчы су бир, 
әй ризалаучы шаһ. 
 
Сәгадәт куәтен (бу сүзне «котың» дип тә укырга мөмкин)  кылсаң гыйнаять,
Рәфыйкым булса тәүфыйк, һидаят.
 
Ягъни, йә Раббым, рәхмәтең белән изгелек куәтен һәм 
изгелек азыгын ярдәм итеп биреп, юлдашымны тәүфыйк 
белән бүләклә. 
 
Биреб сынмас гасан тәүбә кулга,
Таләб дәрде белән салсаң бу юлга.
 
Ягъни, йә Раббым, рәхмәтең белән ныклы тәүбә таягын 
кулыма биреп һәм тәүбәмдә тотрыклы итеп, Аллаһ 
Тәгаләне эзләү шөгылен күңелебезгә салып, тарикать 
юлына керергә гыйшыклык бирсәң иде!
 
Торуг зады (зады; запасы) булса куенымызда,
Гобудият (күндәмлек) тинабе (бавы) буенымызда.
 
Ягъни рәхмәтең белән безнең куеныбызда тәкъвалык 
азыгы булса һәм дә бәндәчелек бавы һәм теләге 
муеныбызда булса, ни гүзәл булыр иде. Тинаб дигән сүз 
та хәрефенең кәсрәсе белән языла, бау мәгънәсендәге 
төрекмән сүзе. 
 
Йөретеб яхшылар гизгән сәбилне,
Риза милкегә куандырсаң бу колны.
 
Ягъни, Йә Раббым, рәхмәтең белән бу гарип бәндәңне 
олуглар һәм яхшылар йөргән изге юллардан ... йөртсәң 
иде һәм дә үзеңнең ризалык милкеңә куандырып һәм 
шатландырсаң, ничек яхшы булыр иде! Куандырмакың каф хәрефенең даммәсе (у ны белдерүче тамга) белән 
уауның хәрәкәсе белән шатлык мәгънәсендәге төрки сүз. 
 
Моның дик эшләр, әй данаи әсрар,
Сәңа асан ирер, гәр безгә дишвар.
 
Ягъни мондый эшләрне эшләү сезгә җиңел булыр, әй 
серләрне белүче Аллаһ Тәгалә, безгә бик авыр булса да. 
 
Күтәреб мән өмид берлән беләкне,
Ходавәндә, кабул иткел теләкне.
 
Йә Раббым, синең рәхмәтеңә сыгынып, беләкләребезне 
күтәреп, гозерләребезне үтенәбез. Үз рәхмәтең белән 
теләгән теләкләребезне кабул ит.
 
***
 
 
 

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана