Локман Хәким

26 март 2014 ел 11:06

Локман Хәкимгә хикмәт килүе

Аллаһ Раббыбыз Коръәни-Кәримдә (“Локман” сүрәсе, 11 нче аять) әйтә: “Үә ләкаде әәтәйнәә Лүкомәәнәл хикмәтә әнишкүр лилләәһ, үә мәй йәшкүр фә иннәмәә йәшкүру линәфсиһ, үә мәң кәфара фә иннәллааһә ганиййүн хәмииде”, ягъни “Хактыр ки, Без Локманга, Аллаһка шөкер ит, дип хикмәт (ачык зиһен, зирәклек) бирдек. Шөкер иткән кеше үзе өчен шөкер итәр. Шөкер итмәгән кеше - шөкер итмәсен - Аллаһ аның шөкеренә мохтаҗ түгел. Аллаһ һәртөрле мактауга лаек”.

Нәрсә ул хикмәт - зирәклек? Ул - Аллаһ биргән акылың ярдәмендә, алган гыйлемеңне тормышта дөрес итеп куллана һәм башкаларга җиткерә белү. Без үзебезне иманлы кеше дип саныйбыз, күбрәк изгелек кыласыбыз, савап җыясыбыз килә. Риваятьләрдә килә, Муса (г-м) Аллаһтан: “Син риза булсын өчен, рәхмәтеңә ирешү өчен нәрсә эшлим?” - дип сораган һәм Аллаһ Раббыбыз: “Бу бик җиңел, Мин биргән язмышыңа канәгать бул һәм шөкер ит”, - дигән.

Иман китергәнбез икән, иманның бер шарты - тәкъдирнең яхшысы да, яманы да Аллаһтан булуга ышану. Без байлыгыбыз, дәрәҗәбез артса, безне мактасалар, бу эш үзебездән, дип уйлап, күңелдән горурлык үтә, я мактанып куябыз, шөкер итәргә онытабыз. Эш без уйлаганча барып чыкмаса, зыян күрсәк, тәнкыйтьләсәләр, түбән дәрәҗәгә төшерсәләр, зарланып, кемнедер гаепли башлыйбыз. Иманлы икәнсең - берәүне дә сүкмә, канәгать бул. Бу Аллаһның тәкъдире дип кабул ит.

Аллаһның хәерсез эше юк. Һәр эш артында бер хәер-сөенеч бар. Кыямәт көнендә кешеләр: “Нишләп безне үпкәләтүчеләр, рәнҗетүчеләр күбрәк булмады икән?” - дип әйтерләр, ди. Чөнки нигъмәткә шөкер итү нигъмәтне арттыра, сабыр итү Аллаһка якынайта һәм савапны арттыра. Безнең әбиләр: “Хәерле каза хәерсез дәүләттән артыграк”, - диләр иде. Шуңа күрә дә Аллаһ Раббыбыз аятьтә: “Шөкер итсен өчен хикмәт бирдек”, - ди. Аллаһның нигъмәтенә шөкер итеп бетерерлек түгел, чөнки шөкрана үзе дә Аллаһның нигъмәте.

Гыйлеме хикмәт дәрәҗәсенә җиткән кеше генә авыр вакытларда үзен тыныч тота һәм шөкер кыла ала.

Локман Хәким кешеләрне әдәп-әхлакка чакырып вәгазьләгән вакытында, берәү аны күреп, бик гаҗәпләнеп: “Син кол идең, көтүче идең, ничек бу дәрәҗәгә ирештең?” - дип сораган. Локман Хәким: “Әйе, мин - син әйткән шул кеше. Мин беркайчан ялган сөйләмәдем, әманәткә хыянәт итмәдем, барына канәгать булдым,  мал артыннан кумадым,  үземә кагылмаган әйберләргә кысылмадым”,- дип җавап биргән.

Алган гыйлемнәребез бездә шушы сыйфатларны булдыра алмаса, ул хикмәткә алып бармый, дөнья сазлыгына батырып безне һәлак итә.

Фөзәйл ибне Ияздан Һарун әр-Рәшит патша: “Бурычларың бармы?” - дип сорагач: “Падишаһым, бурычларым бик күп, әмма син аны түли алмыйсың”, -ди. “Мин дә түли алмый торган нинди бурыч ул?” – дигәч: “Аллаһ каршында бурычларым бик күп. Шуларны түләү белән мәшгульмен. Кыска гына гомер өчен, Аллаһ биргәненә риза булмыйча, бурычка кереп әйбер алырга оялдым”, - ди. Аллаһ каршында иң зур бурычыбыз - шөкрана кылу һәм канәгать булу. Биш вакыт намаз укып, намаз арасында зарланып, кешеләрне сүгеп йөрисең икән - бу шөкрана түгел. Син намаз дигән бурычны җилкәңнән төшердең - рәхмәт баскычына күтәрелә алмадың.

Локман Хәкимгә хикмәт бирелү тарихы да гыйбрәтле. Аллаһ Раббыбыз Үзенең фәрештәләре аркылы аңа пәйгамбәрлек һәм хәлифә булуны тәкъдим итә. Локман Хәким: “Сайлау мөмкинлеге бармы?” - дип сорый. Уңай җавап алгач, икесеннән дә баш тартып: “Миңа бәлаләрдән сәламәтлек, гафият (исәнлек, саулык) кирәк. Пәйгамбәрләргә пәйгамбәрлек белән бәла килгәнен беләмен, янә хөкем кылучы олуг бәла эчендәдер. Әгәр дөрес хөкем итсә, хуш. Әмма золым кылса, урыны җәһәннәм. Миңа дөньяда түбәнлек, хурлык кылынып, ахирәттә газиз булу артыграк”, - ди.

Пәйгамбәрлек һәм патшалыкка караганда гади кеше булуны артык күргәне өчен Аллаһ Раббыбыз аңа гыйлем һәм хикмәт бирә...

... Әйтәләр ки, Локман Хәким улына бер капчык гәрчич орлыгы санынча нәсыйхәт кылган. Аларны санап-язып бетерү мөмкин түгел. Монда аларның кайберләре. Һәркайсыбызга дөрес нәтиҗә ясарга, хаталардан сакланырга ярдәм итсә иде.

 

                      Локман Хәким турында хикәятләр

 

* * *

Локман Хәкимнең ике хатыны булган. Берсенең - күзе, икенчесенең аягы зәгыйфь икән. “Син акыл иясе, ни өчен кимчелекле хатын алдың?” - дигән сорауга: “Хатын-кыз ирдән күркәмлектә, байлыкта, нәселдә - кимрәк, тәкъвалыкта артыграк булса хәерле. Күп вакыт чибәр хатын иргә түгел, ир аңа хезмәт итә, ир хатын колына әйләнә”,- дип җавап биргән. Тарихка күз салсак та, дөньяларын тетрәткән падишаһлар чибәр хатыннары аркасында харап булган: Атилла, Александр Македонский һ. б. Төркиянең данлыклы Сөләйман патшасы да хатыны Роксалана алдында көчсез булган.

Акыллы кеше хатынны байлыгына, чибәрлегенә карап түгел, акылына, әдәбенә, тәкъвалыгына карап сайлый.

 

* * *

Локман Хәким ерак сәфәргә китәр алдыннан улына нәсыйхәт кылып әйткән: “Диңгез, ут, хатын-кыз - бер төрле. Алардан башка яшәү дә авыр, аларның нәрсә китереп чыгарасын да белеп булмый. Диңгезгә ышанычлы көймә белән кер, ут белән сак эш ит. Байлар, җитәкчеләр дә ут кебек, бик якынайма - янарсың, бик ерагайма - туңарсың. Сереңне хатыныңа сөйләмә”.

Әтисе киткәч, улы аның сүзләрен сынап карамакчы була. Шәһәр башлыгының бер куштаны белән дуслаша, яңа байдан әҗәт ала, бер сарык суеп пешереп, капчыгына тутырып өенә алып кайта. Хатыны капчыкта нәрсә барлыгы белән кызыксынгач: “Әй минем сөекле хатыным, сахрада берәү белән ачуланыштык, үтереп котылдым - югыйсә мине үтерә иде, зинһар, берәүгә дә сөйләмә, сиңа гына әйтәм”, - ди. Көннәрдән беркөнне хатыны белән сүзгә килделәр. Хатыны әйтте: “Үзеңне бел, мин дигәнчә булмаса, үзеңне зинданга яптырам”. Ире ачуланган булып хатынына сукты, шуннан хатыны өйдән йөгереп чыгып, каравыл кычкырды: “Минем ирем фәлән көнне берәүне үтерде, бүген мине үтермәкче була, коткарыгыз!” Халык җыелды, бу хәбәр шәһәр башлыгына иреште. “Локман Хәкимнең улын зинданга ябыйк, кем алып килә?” - диде ул. Теге куштан дусты: “Үзем алып киләм, мин аны беләм”, - дип, Локман Хәким улын алырга сакчылар белән килде. Ул ялварды: “Син бит минем якын дустым, бу бәладән качарга ярдәм ит”, - диде. Дусты тыңламады, кулларын бәйләтеп алып китте. Моны ишеткән яңа бай тиз килеп җитте: “Тизрәк минем алачагымны бир”, - диде. “Хәлем авыр, күрмисеңмени, бераз көтеп тор”, - дигәч, ризалашмады, өеңне яндыртам, дип куркытты. Локман Хәкимнең улы әҗәтен кайтарды.

Шәһәр башлыгы янына алып килгәч, шәһәр башлыгы: “Әй, хөрмәтле кешенең улы, гаҗәп эш кылдың. Сиңа килешми, хөкем итеп җәзага тартабыз”, - диде. Локман Хәкимнең улы әйтте: “Үлгән кешенең никадәр җәрәхәте булса, мине дә аннан артык җәрәхәт кылмый үтерегез”, - диде. Хатыны сөенә-сөенә капчык яшерелгән урынны күрсәтте. Капчыкны шәһәр башлыгы янына алып килделәр, ачып карасалар - пешкән сарык ите. “Бу ни хәл?” - дип сорадылар. Локман Хәкимнең улы әтисенең нәсыйхәтләрен тәҗрибә кылып каравын әйтте. Бу күпләр өчен сабак булды.

 

* * *

Локман Хәким кол вакытта хуҗасы аны бакчасына җимеш җыярга җибәрә. Барлык коллар күп итеп җимеш ашый, ләкин Локман Хәким ашамый. Рөхсәтсез ашаган җимеш хәрәм була, калебне каралта, ихтыяр көчен бетерә.

Юләрләр арасында бер акыллы булса, юләрләр аны диванага чыгарып көлә. Төрекмән язучысы Мәхдүмколый да бит: “Ишәкләр янында ишәк кебек бул, чын йөзеңне ачма”, - дигән. Коллар да Локман Хәкимнән көлгән һәм кайткач сүз берләшеп: “Ул җимеш ашады”, - дип хуҗага җиткергән. Бар шаһитлар да Локман Хәкимгә каршы. Хуҗасы ачуланып: “Сиңа нинди җәза бирим?” - дигәч, Локман Хәким: “Син барыбызга да күп итеп җылы су эчер, аннан йөгерергә мәҗбүр ит, хакыйкатьне күрерсең”, - дигән. Күп итеп җимеш ашаучыларның барысы да йөгергәндә коскан, Локман Хәкимнең генә су чыккан. Хуҗа эшнең ни икәнен аңлаган. Локман Хәким зарланмаган, әләкләмәгән, хәтта акланмаган да, үзенең зирәклеге белән кыен хәлдән чыккан.

 

 

* * *

Локман Хәким Дауд (г-м) янына килгән. Дауд (г-м) тимерчелектә тимердән вак боҗралар ясау белән мәшгуль икән. Локман Хәким сәлам биреп килеп утырган, карап тора башлаган, нәрсә ясыйсың, дип сорамаган. Дауд (г-м) боҗраларны бер-берсенә тоташтыра башлаган, сугыш киеме - көбә күлмәк килеп чыккан. Сокланып: “Нинди нык күлмәк чыкты, хуҗасын дошман угыннан, кылычыннан саклар инде”, - дигән.

Локман Хәким:

- Сабырлыгым аркасында сорау бирми дә эшеңнең нәтиҗәсен күрдем. Тәкъдиремне исемә төшердем. Тормышта бер-берсенә бәйләнмәгән күпме вакыйгалар була. Кайберенә борчылабыз, бәргәләнәбез, сабыр итә белмибез. Безгә язган бездән беркая да китми, менә шушы күлмәк кебек - безнең өстә. Һәр эш Аллаһның тәкъдире белән. Бер-берсенә бәйләнгәч, тормыш була. Тормыш әнә шул боҗралар кебек ваклыклардан тора, вакланмасаң, бербөтен гүзәл кием кебек була. Вакланмыйча сабыр иткәннәр генә матур нәтиҗәсен күрә.

 

                                                  ***

 

Локман Хәкимнең бер дусты булган, Локман Хәкимне шулкадәр хөрмәт иткән, ризыгын да иң элек аңа тәкъдим иткән. Бервакыт дустына кавын китергәннәр. Ул, кавынны кисеп, Локман Хәкимгә биргән, Локман Хәким бик тәмләп ашый башлаган. Аңа кызыгып дусты да ашый башлаган икән, кавын авызга алгысыз әче булган. Гаҗәпләнеп: “Ни өчен әче, дип зарланмадың?” – дигән. “Мин кавынга түгел, бирүче кулга игътибар иттем. Чын дус кулында әче әйбер дә татлы була, чын дус янында караңгылык та яктырып китә, авырлыклар да җиңеләя”, - дигән Локман Хәким.

 

                                                           Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ

(“Локман Хәким нәсыйхәтләре” китабыннан кыскартып алынды)

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана