Мин ни өчен "ДУМ РТ Хадж"ны сайлыйм?

24 март 2014 ел 13:36

ДУМ РТ ХАДЖ” программасы җитәкчесе Хәбибулла НӘФИСУЛЛИН белән әңгәмәбезне без,  үгезне мөгезеннән эләктереп дигәндәй, әнә шул сорауга җавап эзләүдән башладык. Юк-юкта, хаҗга юлламалар теге тур-операторда алайрак икән, бусында бәясе дә кулайрак икән, дигән сүзләрне ишеткәләгән бар. Ә чынлыкта ничек соң?

        - Хаҗга бару өчен квотаны төбәкләргә дәүләт бүлеп бирә. Билгеле бер күләмдәгесен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте дә ала. 2012 нче елда Диния нәзарәте “Татарский деловой мир” компаниясе оештырып, менә инде өченче ел шушы оешма “ДУМ РТ ХАДЖ” программасын тормышка ашырып килә. Максатыбыз - хаҗиларны хәнәфи мәзһәбенә һәм татар халкы традицияләренә туры килмәгән чит идеологияләр йогынтысыннан саклап, хаҗ йоласын үтәүнең чисталыгына ирешү. Монысы - беренче сәбәп.

        Икенчесе. Без хаҗиларны арзан бәяләр белән хәйләләп җәлеп итмибез. Тукландыру, ихрам, корбан (аны чалу, эшкәртү, корбан итен мохтаҗларга өләшү) белән тәэмин итү - болар барысы да хаҗ бәясенә кертелгән. Кайбер тур-операторлар арзанлы бәяләр белән кызыктыралар да, аннары хаҗ кылган чакта тегесе өчен, монысы өчен өстәмә акча таләп итә башлыйлар. Бездә андый нәрсә юк. Шуңа күрә хаҗи, хаҗ йоласының күпмегә төшүен аңлап, бәяне дөрес кабул итәргә тиеш.

        Әйткәнемчә, “ДУМ РТ ХАДЖ”  программасы хезмәт күрсәтүләрнең, сервисның минималь һәм җитәрлек күләмдәге комплексын үз эченә ала. Безнең программа шәһәр читеннән 20 шәр кешелек бүлмәле арзанлы кунакханәләр тәкъдим итми, шулай ук өч йолдызлы кунакханәләр дә каралмаган. Хаҗилар бер йолдызлы кунакханәләрдә, 8 әр кешелек (азрак та булырга мөмкин) уңайлы  бүлмәләрдә яши. Ашату, корбан, ихрам, трансфер (автобуслар хаҗиларны биш вакыт намазга Әл-Хәрәм мәчетенә ташып тора) бар да шул суммага керә. Хаҗилар үзләре белән юлга сувенирга җитәрлек кенә акча ала.

-         Хаҗ кылырга ниятем булса, мин эшне нәрсәдән башларга тиеш?

-         Әгәр Казанда яшәсәгез, безнең офиска мөрәҗәгать итәргә яки телефон аша элемтәгә керергә кирәк:       +7 (843) 524-92-10, +7 (843) 240-53-98, +7 (843) 200-93-11, 8-800-555-92 -10.

Адресыбыз: 420021 Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 3 нче йорт.

Интернеттагы сайт: www.dumrt-haj.ru.

Электрон почта адресы: 5249210@gmail.com.       

Район җирлегендә яшәгән очракта төбәк агентларына – мөхтәсибләргә мөрәҗәгать итәсез.

Аннан соң офиста яки агентлар белән килешү төзеп, шунда ук хаҗның тулаем бәясен түлисез. Элек өлешчә генә түләтә идек. Әмма хәзер вазгыять үзгәреп тора, доллар тотрыклы түгел.

-         Димәк, бәя артуның сәбәбе дә шунда...

-         Әлбәттә. Безнең чыгымнарның туксан проценты чит илләрдәге партнерларыбызга туры килә. Акчаны аларга долларда күчерәбез бит. Ә доллар соңгы ике ай эчендә генә дә 4 сумга кыйммәтләнде. Әгәр һаман шулай үсеп торса, хаҗ бәясе тагы да артырга мөмкин әле. Дөнья хәлен белеп булмый, шунлыктан хаҗиларны хәзердән үк аяк киенеп куярга чакырабыз.

-         Мин сезгә килер алдыннан хаҗиларның фикерләрен сораштым, сайтларны, матбугат чараларын карадым. Бигрәк тә узган елгы хаҗ сәфәреннән бик канәгать кайтканнар. Шулай да камиллекнең чиге юк, диләр. Хаҗның сыйфатын тагын да яхшырту өчен ниләр эшләргә уйлыйсыз?

-         Теләсә нинди уңыш – Аллаһы Тәгаләдән. Шушы ике ел эчендә, әлхәмдүлилләһ, шундый уңышка ирештек ки, Аңа чиксез рәхмәтлебез. Ничек итеп тагын да зуррак уңыш сорарга була инде! (Әлбәттә, без камилләшү ягында, мәсәлән, бәяләрне күмәртәләп арзангарак алу юлларын карыйбыз.) Хаҗиларыбызның да рәхмәттән башка бернинди канәгатьсезлек белдергәннәре юк. Алга таба да хаҗ сәфәрләрен бәла-казасыз, тыныч кына оештыру насыйп булса, Аллаһы Тәгаләгә шөкер итәрбез.

-         Сәфәрне шулай сыйфатлы итеп оештыруда төркем җитәкчеләренең дә өлеше бардыр...

-         Без аларны конкурс игълан итеп сайлап кына алабыз. Гарәп телен, хаҗ йолаларын белүеннән дә бигрәк төркем җитәкчесе бик җаваплы, оештыру сәләтенә ия булырга тиеш. Быел төркемнәрне 50 кешедән 45 кә калдырырга булдык, чөнки андагы автобуслар 45-47 кешелек, төркем икегә бүленмәсен, дидек. Минем хаҗиларга үтенечем бар: сәфәр вакытында төркем җитәкчеләренең кушканнарын төгәл үтәсәгез, тәртипне сакласагыз иде, бу үзегезнең үк иминлегегез, тынычлыгыгыз өчен кирәк. Алайса кайчагында шундый хәлләр дә була: сәгать 5 тә автобус белән кузгалабыз, дип игълан итәбез, ә әбиләребез сәгать 3 тән үк әзерләнеп чыгып утыралар. Сәгать 3 тәге автобус башка төркемне алырга килә бит. “Абыстайлар, без аңлыйбыз инде, сез совет чыныгуы алган. Әмма дә ләкин сәгать 5 тә дигәч 5 тә чыгарга кирәк”,- дип җайлап аңлатырга туры килә үзләренә. Тагын бер мөһим нәрсә  – сабырлык кирәк. Җиддәгә килеп төшкәч тә туристлар кебек кунакханәгә юл тоту юк анда. Документларны карап тикшергәнче байтак вакыт уза. Бу без оештырып җиткермәгәннән түгел, тәртибе шулай. Хаҗиларны зарыктырмас өчен болай да мөмкин булганның барын эшлибез.

                                              Әңгәмәдәш - Нәүбәһар КӘБИРОВА

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана