Дини гореф-гадәтләрне торгызу елы

04 март 2014 ел 21:28

Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ! Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Гасырлар дәвамында татарлар ислам динен тоткан. Элекке чорлардан алып безнең көннәргә кадәр Коръәнгә һәм Сөннәткә берничек тә каршы килми торган гореф-гадәтләрне үтәү үзенчәлекләре барлыкка килгән. Күренекле дин эшлеклеләребез Шиһабетдин Мәрҗани, Габдерәхим Утыз Имәни, Габденнасыйр Курсави һәм башкалар күпләгән фундаменталь хезмәтләр язган. Безнең бурыч – аларны саклау. Әмма ислам дине яшәештә үзеңә бикләнгәнлекне кабул итми генә түгел, һәрбер мөселманнан белемнәре белән бүлешүне дә таләп итә. Аллаһның Илчесе (с.г.в.) болай дигән: “Кеше вафат булгач, өч әйбердән кала аның барлык гамәлләре дә өзелә: туктаусыз килеп тора торган сәдака, (башка кешеләр) файдалана ала торган белем, яки әти-әнисе өчен Аллаһка дога белән мөрәҗәгать итәчәк турылыклы баласы булу” (хәдис Мөслимнән китерелә). Кеше калдыра торган белемнәр – Кыямәткә чаклы даими килеп торачак саваплар чыганагы ул.

Бабаларыбызга хәтта дин кысылган елларда да Идел буе болгарлары ислам динен кабул иткәннән бирле безнең җирлектә урнашып килгән дини мирасны саклап калу насыйп була.

Бүген безнең бурычыбыз – кайсыдыр дәвердә җуелган, онытылган, югалганнарны торгызу. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең дини китапларны нәшер итүгә һәм кайберләрен кабаттан бастыруга аерым игътибар бирүе очраклы түгел. Соңгы бер-ике елда дип әйтсәк тә була, ислам дине турында белергә теләгәннәргә һәм үзләренең белемнәрен тагын да тирәнәйтергә теләгәннәр өчен дә китаплар басылды. Бу эшләребезнең киләчәктә дә дәвамлы булуын Аллаһ Раббыбыз насыйп итсә иде. Аллаһы Тәгалә безгә Коръәннең хакыйкый булуын сакларга вәгъдә бирә. Без исә ислам динен сакларга һәм таратырга тиеш.

Мәчетләрне саклау һәм торгызу мәсьәләсе һаман да көн кадагында кала бирә. Без бүген мәчетләрне җимерелүдән түгел, ә бәлки юньсезлектән, фетнәдән һәм бушап калудан сакларга тиеш. Аллаһ йортлары буш торырга тиеш түгел. Ишекләрне йозаклар асып куелган хәлдә тотарга ярамый. Без мәчетләрне Аллаһка гыйбадәт кылу урыны буларак кына түгел, динебезне өйрәтү, мөселманнарның проблемаларын хәл итү урыны буларак та сакларга тиеш. Республикабызда кайчандыр җимерелгән дини биналарны кайтару эше дәвам итә – бу шулай ук татар мөселманнарының дини мирасын торгызу буенча эшләнә торган зур эшләрнең бер өлеше.

Диния нәзарәте 2014 нче елны Дини гореф-гадәтләрне торгызу елы дип игълан итте. Бу елыбыз соңгы елларда алып барылган эшчәнлегебезне дәвам итәчәк. Бик күп чаралар үткәрелгән, шул исәптән Коръәннең данлыклы “Казан басмасы” нәшер ителгән Коръән елы инде күптән узып китте. Узган ел Шиһабетдин Мәрҗани елы булган иде. Әлбәттә, нинди дә булса Ел игълан итү – гореф-гадәтләрне торгызу һәм мирасыбызны саклау мәсьәләләренә тагын да күбрәк игътибар биреләчәген генә аңлата. Динне саклау – һәрбер мөселманның көн саен үтәлергә тиешле изге бурычы ул. Һәр кич саен без үз-үзебезгә сорау бирергә тиеш: мин бүген Аллаһы Тәгалә барлык мөселманнарга һәм минем хакка Кыямәт көненә кадәр сакларга вәгъдә биргән дин өчен нәрсә эшләдем?

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт СӘМИГУЛЛИН

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана