Иман һәм гамәлләр

12 февраль 2014 ел 13:15

Имам Әбу Хәнифә (Аллаһ аннан разый булса иде) болай дигән: “Гамәл – иман түгел, ә иман гамәл түгел”.

Мин: “Бу фикер хакыйкать яклы булганнарныкы, аларга хариҗилар каршы чыга”, – дип әйтәм. Имам Ибне Хәҗәр әл-Хайтами имам ән-Нәвавиның “Кырык хәдис”енә аңлатмасында болай ди: “Иман телдә хакыйкатькә инануны аңлата, ә бу иманның шарты – бары тик калебең (күңелең) белән ышану”, – алга таба дәвам итеп: “Кайберәүләр, иманның шартларына тел белән (шәһадәтне) әйтүне һәм гамәлләр кылуны да кертергә кирәк, кемнәрнең шушылардан кайсы да булса берәрсе булмаса, көферлеккә төшә, дип әйтә, һәм бу хариҗилар фикере”. Әлеге китапта файдалы әйберләр бик күп, ачып укып карагыз.

Имам болай ди: “... дәлилләргә бәйле рәвештә, күп вакыт кешедә гамәлләр үтәү бурычы ятмый, әмма моның белән анда иман бурычы юк дип әйтергә ярамый. Хәез вә нифас вакытында хатын-кызлардан намаз уку бурычы төшә, әмма аннан иман бурычы төшкән һәм иманны калдырып торырга кушылган дип әйтергә ярамый. Бөек Раббыбыз аңа мондый чакта ураза тотмасын, соңыннан (ураза) көннәрен тутырып тотып бетерер дип әйткән, әмма аңа иманны калдырып торырга, аннары аны каза кылырга кушылды дип әйтергә ярамый”.

Мин: “Хатын-кызлар, “Мифтах әс-Сәгадә”дә әйтелгәнчә, хәез вакытында ураза тотмый һәм аны пакьләнгәннән соң үти”, – дип әйтәм. Һәм бу гамәлләрнең иман түгеллегенә күрсәтә.

Имам: “Фәкыйрьдә зәкят түләү бурычы юк, дип әйтергә мөмкин, әмма анда иман бурычы юк, дип әйтергә ярамый”, – ди.

Аллаһы Тәгаләнең сүзләренә бәйле рәвештә, иман – гамәл булып, ә гамәл иман булып тормый:

قُل لِّعِبَادِيَ الَّذِينَ آمَنُوا يُقِيمُوا الصَّلَاةَ

мәгънәсе: “Иман китергән бәндәләремә әйт: намазларын калдырмыйча, дөрес укысыннар...” (“Ибраһим” сүрәсе, 31 нче аять).

Һәм Аллаһы Тәгалә аларны намаз укыганга кадәр үк иманлылар дип атаган.  Шул ук сүзләр “Бәхер әл-Кәлям”да да әйтелгән.

Рәшид ИСАЕВ

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана