Аллаһның Илчесе вакытындагы хафизлар

31 гыйнвар 2014 ел 10:11

Тарихта Аллаһның Илчесе (с. г. в.) яшәгән вакытта ук Коръәни-Кәримне тулысынча ятлаган җиде хафиз билгеле, һәм нәкъ менә аларга барлык кыйраәт имамнарының унысы да таяна:  

1. Госман ибн Гаффан (р. г.). Аның шәкерте Мүгыйра ибн Әбү Шиһаб булган.

2. Гали ибн Әбү Талиб (р. г.). Аның ятлау ысулы буенча ике риваять бар. Беренчесе буенча, ул бар Коръәнне Аллаһның Илчесе (с. г. в.) яшәгән вакытта ук ятлаган. Икенче риваять буенча, аның үзенә караганда, Гали (р. г.) Аллаһ Илчесе (с. г. в.) инде алар арасында булмаганда Коръәнне ятлап бетергән. Галинең (р. г.) күренекле укучылары Әбү Габдүррахмән әс-Сүләми һәм Әбүль-Әсүәд әд-Дүәли булган.

3. Үбәй ибн Кәгеб (р. г.). Ул (р. г.) – Коръәни-Кәримне укыган өчен Аллаһ Илчесеннән (с. г. в.) мактауга лаек булучыларның берсе. Аннан кыйраәт дәресләрен Ибне Габбас, Әбү Һүрәйрә, Габдулла ибн Саиб, Габдулла ибн Гайаш, Әбү Габдүррахмән әс-Сүләми (Аллаһ алардан разый булса иде) кебек сахәбәләр алган.

4. Габдулла ибн Мәсгуд (р. г.). Ул (р. г.) Коръәнне тулысынча ятлаган, өстәвенә җитмешкә якын сүрәне Аллаһ Илчесенең үзеннән өйрәнгән. Ул Галькама ибн Кайс, Мәсрукь ибн Гаҗда, Әсүәд ибн Язид, Зир ибн Хүбәйш, Әбү Габдүррахмән әс-Сүләми кебек хафизларның остазы булган.

5. Зәед ибн Сабит (р. г.). Әбү Бәкер (р. г.) аны Коръәнне бер китапка җыю буенча җитәкче итеп билгели. Моннан тыш, ул Госман (р. г.) хәлиф булганда мөсхәфләрне (Коръән экземплярларын) күбәйтүдә һәм таратуда катнашкан.

6. Әбү Муса әль-Әшгари (р. г.). Аллаһ Илчесе аның тавышын Дауд галәйһиссәлам аһәңенә охшаткан. Аның шәкертләре Әбү Раҗә аль-Гутариди һәм Хыйтан ибн Габдулла ар-Ракаши булган.

7. Әбү Дәрдә (Гуәймир ибн Зәед) (р. г.). Ул Димәшкъта казый (судья) булган һәм «Кари-и Димәшкъ» исеме белән танылу алган. Аның шәкертләре арасында Гатыя ибн Кайс, Халид ибн Мәгдан, җирлек казые Бәгләбакка Сүәйд ибн Габдүльгазиз һәм хәтта Үммү Дәрдә исемле бер хатын-кыз да булган.

Аллаһ Илчесенең сахабәләре саныннан танылган хафизлар Изге Мәккә шәһәрендә һәм Нурлы Мәдинәдә, шулай ук Куфәдә, Басрада, Димәшкъта һәм Мисырда дәрес биргән. Шул рәвешле алар анда үзләреннән соң бу мәртәбәле эшне дәвам итә алырлык Коръәнне яхшы белүчеләрне калдырган. Мисал өчен, Госман (р. г.) Мүгыйра ибн Әбү Шиһаб әль-Мәхзумигә мөгаллимлек иткән, ул исә, үз чиратында, кыйраәт имамнарының берсе булган Ибне Әмирне өйрәтеп калдырган. Җиде кыйраәт имамы үз белемнәрендә Үбәй ибн Кәгеб, Зәед ибн Сабит, Әбү Дәрдә, Габдулла ибн Мәсгуд, Госман һәм Гали (Аллаһ алардан разый булса иде) кебек сахәбәләргә таяна.

Мөфти Камил хәзрәтнең «Каждый может стать Коран хафизом»

дип аталган китабыннан алынды 

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана