Мөмкинлегең килеп чыкса, хаҗны быел ук кылу мәҗбүриме яки аны кичектереп килү ярый торган эшме?

27 гыйнвар 2014 ел 13:50

Әлеге сорау буенча галимнәр арасында фикер төрлелеге күзәтелә. Әбу Сәхел әз-Заҗаҗи әлеге фикер каршылыкларына мөнәсәбәттә болайрак аңлатма биргән: бу фикер каршылыгы имам Әбу Йосыф һәм имам Мөхәммәд (рәхмәтуллаһи галәйһимә) арасында. Әбу Йосыф (рәхмәтуллаһи галәйһи) фикере буенча, мөмкинлекләр (барлык шартлар) барлыкка килү белән хаҗны быел ук үтәү мәҗбүри (фарыз).

Имам Мөхәммәд (рәхмәтуллаһи галәйһи) исә, үз чиратында, хаҗ кылу мәҗбүри була, әмма нәкъ менә бу елда ук түгел, дигән фикердә торган. Ягъни, адәм баласы хаҗны быел да һәм алдагы елларда да үти ала. Сүз уңаенда шунысын да әйтәсем килә: әлеге фикер белән имам әш-Шәфигый (рәхмәтуллаһи галәйһи) да килешкән. Имам Әгъзам (рәхмәтуллаһи галәйһи) тарафыннан исә ике фикер китерелә, ягъни “шундук фарыз була” һәм “чикләнмәгән вакытка фарыз була”.

Мәсьәләне тикшерүгә керешкәнче имам Мөхәммәднең (рәхмәтуллаһи галәйһи) карашын карап үтик.

Аллаһы Тәгалә хаҗны вакыт ягыннан чикләүләр куймыйча мәҗбүри итеп йөкләгән. “Әли Гыймран (Гыймран гаиләсе)” сүрәсендә (97 нче аять) болай диелгән: “Анда ап-ачык аятьләр, Ибраһим баскан җир бар. Анда кергән кеше иминлектә булыр. Юлын тапкан (көче җиткән, хәленнән килгән) (барлык) кешеләрне Аллаһ ризалыгы өчен анда (хаҗга) барырга бурычлы итте. Берәрсе инкяр итә икән, Аллаһ аңа (һәм галәмдәге бернигә дә) мохтаҗ түгел”.

Үтәү вакытына килгәндә исә, Коръәндә болай диелгән: “Хаҗ билгеле бер айларда кылына”.

Шул рәвешчә, без хаҗны гомереңнең теләсә кайсы елындагы билгеле бер айларда кылырга була икәнлеген аңлыйбыз. Коръән безгә вакыт буенча чикләүләр куймый, шуңа күрә хаҗга бу елны (билгеле бер елны) бару мәҗбүри дигән раслау нигезсез булып санала.

Шулай ук, шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Мәккә һиҗри исәп буенча 8 нче елда яулап алынган, ә безнең сөекле Пәйгамбәребез (с. г. в.) хаҗны бары тик 10 нчы елда гына кылган. Әгәр дә хаҗ кичекмәстән үтәргә тиешле гыйбадәт төре булган булса, Аллаһның илчесе (с. г. в.) аны үтәү вакытын кичектереп тормаган булыр иде.

Ләкин, безнең тарафтан югарыда телгә алынганча, имам Әбу Хәнифәдән (рәхмәтуллаһи галәйһи) әлеге мәсьәлә буенча ике риваять китерелә. Әмма аның ышанычлырагы – хаҗ кичектерелмичә, бу елда ук кылына дигәне.

Ә хәзер, әйдәгез, имам Әбу Хәнифә һәм Әбу Йосыф (рәхмәтуллаһи галәйһимә) карашларына күчик. Хаҗ кылу боерыгы билгеле бер вакыт белән конкретлаштырылмаган. Ягъни, аны шул ук елны, яки киләсе елларда үтәү мөмкинлеге бирелгән. Әмма иң яхшысы – аны быел үтәп калу (мөмкинлегең килеп чыгу белән үк). Хаҗ кылуны гел-гел кичектереп килү исә, нинди дә булса сәбәпләр аркасында, әлеге гыйбадәтне үтәүдән колак кагуга китерергә мөмкин.

Шулай итеп, әгәр имам Мөхәммәднең (рәхмәтуллаһи галәйһи) фикерен алсак, мөмкинлеге булып та хаҗ кылуны кичектерүчеләр табылачак, һәм бу кешеләр өчен зыянга булырга мөмкин. Әгәр икенче фикерне – тиз арада (кичекмәстән) кылу фикерен алсак, монысы барыбыз өчен дә иң кулае булыр. Сүз уңаеннан, имам әл-Хүда Әбу Мансур әл-Матуриди (рәхмәтуллаһи галәйһи) да мөмкинлегең булу белән үк хаҗ кылу яклы. Аның фикеренчә, теләсә нинди боеруның (мотлакның) билгеләнгән аралыгы юк, алдагы (хәзерге) вакытны күздә тотарга кирәк (ягъни шундук эшләргә).

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт СӘМИГУЛЛИН

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана