Коръән юлларын диварларга язарга ярыймы?

16 гыйнвар 2014 ел 13:33

Мөселманнарның дингә кагылышлы сорауларына Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җаваплары.

Җиденче көндә баланың чәчен алу турында

         СОРАУ. Миңа яңа туган баланың җиденче көнендә чәчен алу кирәклеге турында әйткәннәре бар. Әйтүләренә караганда, бу күркәм эш буларак бәяләнә икән. Минем шуны беләсем килә: әлеге мәсьәләгә карата хәнәфи мәзһәбе галимнәре нинди фикердә тора?

         ҖАВАП. Хәнәфи мәзһәбеннән кала, Әһле Сөннәткә караган башка мәзһәбләрдә (мәлики, шәфигый, хәнбәли) яңа туган баланың җиденче көнендә чәчен алуның мөстәхәб (саваплы) гамәл булуы әйтелә. Алынган чәч авырлыгында көмеш яки алтын, яки аның бәясенә торган акчалата күләмдә сәдака бирү дигән әйбер дә бар.

         Безнең галимнәребезнең (ягъни хәнәфи мәзһәбенең) фикере буенча, яңа туган баланың җиденче көнендә чәчен алу мөбах гамәл булып санала (рөхсәт ителгән, ләкин сөннәт тә, ваҗиб тә түгел) («Әл-Фәтава Әл-Һиндия» китабының (6 нчы том) 371 нче битендәге «Әл-Фәтава Әл-Баззазия»дән). 

Кар белән тәһарәт алырга ярыймы? Тәһарәт алганда юеш салфетка белән аякларны сөртү рөхсәт ителәме? 

СОРАУ. Эштә чакта аякларны юу бик үк уңайлы түгел. Мондый очракта аларны юеш салфеткалар белән сөртү рөхсәт ителәме? Болай эшләгәндә бу тәһарәт дөрес булып саналамы?

Мин Россиянең үзәк өлешендә яшим һәм күп вакыт урамда булам; миңа тәһарәтне кар белән алырга ярыймы?

ҖАВАП. Иң әүвәл безгә “госел” (юыну) һәм “мәсех” (сөртү) сүзләренең нәрсә аңлатканын ачыклап узарга кирәк.

“Юыну” – сыеклыкның тән өлешләре буйлап үтүе ул.

“Сөртү” – юеш кулны тән өлешләре буйлап үткәрү ул.

Әгәр дә тәннең тәһарәт алу өчен билгеләнгән урыннары юыла, һәм бу вакытта җиргә су тамчылары таммаса (ягъни һичьюгы ике тамчысы булса да төшмәсә), ул суны май сөрткәндәге шикелле тәнне “юу” өчен кулланган кебек була (ягъни аның тамчысы да таммый). “Заһирур-Ривая” буенча, болай эшләү рөхсәт ителми.

Югарыда әйтелгәннәргә бәйле рәвештә, голәмалар болай дип әйткән: “Әгәр тәһарәт кар белән алынса, һәм шул сәбәпле суның тамчылары тәннең өлешләреннән тамып тормаса, бу тәһарәт булып саналмый. Әгәр дә кар эри һәм су тамчылары кул буенча җиргә тамса, мондый тәһарәт дөрес булып санала”.

Кар белән тәһарәт алу турында фәкыйһ Әбу Җафар Әл-Хиндуванидан сорагач, ул болай дип җавап биргән: “Бу “тәһарәт алу” дип түгел, бәлки “су тидерү” дип саналыр. Әгәр тән кар белән ул эрерлек һәм аның ике-өч тамчысы су халәтендә җиргә тамарлык итеп сөртелсә, мондый тәһарәт дөрес булып санала” (“Китабут-Тәһарәт”. – Т. I. – Б. 3).

 

Коръән юлларын диварларга язарга ярыймы?

СОРАУ. Коръәни-Кәримнән алынган юлларны стеналарга язарга мөмкинме? Ислам дине белән кызыксынучы мөселман булмаган кешегә Коръәнгә тотынырга ярыймы һәм аны Коръән һәм фикыһ фәннәренә өйрәтү рөхсәт ителәме?

ҖАВАП. Кайбер галимнәр стеналарга Коръәни-Кәримнән юллар алып язуның рөхсәт ителгән булуы турында әйтә. Башка галимнәр исә, вакытлар узу белән стеналарның аяк астына аву мөмкинлегеннән куркып, моны мәкруһ (хупланмый) гамәл дип саный. Бу хакта “Фәтава Кадыйхан” китабында әйтелгән.

Идәнгә җәелә торган әйберләргә (мендәр, палас һ. б.) Коръәннән юллар алып язу мәкруһ гамәл булып санала. Бу хакта “Әл-Гараиб” китабында әйтелгән.

Әбу Хәнифә болай дигән: “Мин христианга фикыһ һәм Коръән фәннәрен укытачакмын, һәм, бәлки, ул тугры юлга басар, әмма ул аңа кагылырга тиеш түгел. Әмма ул госел коена икән, бу чакта кулына Коръәнне алырга рөхсәт бар”. Бу хакта “Әл-Мөлтәкать” китабында әйтелгән.

 

Аллаһны танымау сүзләрен ишетеп көлгән кеше кяфергә әйләнәме?

СОРАУ. Әгәр дә кеше дингә ышанмау, Аллаһны танымау сүзләрен ишетсә һәм шул көфер сүзләрдән көлсә, бу аның көферлеккә төшүен аңлатачакмы? Әгәр кем дә булса үзенең танышы әлегә кадәр ислам динен кабул итмәгәненә канәгать булып шатлыгын белдерсә, бу ничек бәяләнәчәк?

ҖАВАП. Могтәбәр “Гүрар вә Дүрар” дип исемләнгән китапта (авторы Мулла Хөсрәү) болай диелә: “Әгәр кем дә булса көфер (Аллаһны инкяр итү, Аны танымау кебек) сүзләр ычкындырса һәм аны ишеткән кеше көлә башласа, ул шулай ук (аларны әйткән кеше кебек үк) көферлеккә төшәчәк. Әгәр дә сүзләр кеше үзенең көлүен тыеп тора алмаслык дәрәҗәдә көлкеле булса, ул көферлеккә төшми (кеше барлык очракларда да ишеткән көфер сүзләрне кабул итмәскә тиеш)”.

Икенче сорауга килгәндә исә, шушы ук китапта бу турыда болай диелгән: “Заһир” китабының авторы: “Әбу Хәнифәдән тапшырыла: “Башкаларның көферлегеннән канәгать булу – көферлек”, – дип әйткән”.

 

Авызга кар бөртеге яки яңгыр тамчысы үтеп керү намазны бозамы?

СОРАУ. Кайвакыт юлда чакта намаз вакытына туры киләсең. Әгәр дә мин урамда намаз укырга теләсәм, һәм намаз вакытында минем авызга кар бөртеге эләксә, аннары мин аны йотсам, минем бу намазым бозылган булачакмы?

Җавап. Әгәр намазда чакта кар бөртеген йотып җибәрсәгез, сезнең намазыгыз бозылачак. Могтәбәр “Әл-Фәтава Әл-Һиндия” китабында болай диелгән: “Әгәр намаз укыганда кешенең авызына яңгыр, боз яки кар үтеп керсә, һәм ул аны йотып җибәрсә, намаз бозылачак”.

 

Әйберне сатып алганнан соң, анда нинди дә булса берәр кимчелек табылса, аны кире кайтарып бирү рөхсәт ителәме?

         ҖАВАП. Хыяр Әл-Гайб – товарда нинди дә булса дефект (кимчелек) табылганнан соң сәүдә килешүен гамәлдән чыгару хокукы ул.

         “Әл-Мохтәсар Әл-Кудури” китабында болай диелгән: “Сатып алучы (мөштәри) сатып алынган товарында кимчелек (дефект) барлыгын белгәннән соң, аның сайлау хокукы (хыяр) барлыкка килә: тели икән, ул товарны алдан әйтелгән тулы бәясе белән кабул итеп ала, теләсә – аны кире кайтарып бирә. Әмма аңа (сатып алучыга), сатучыдан дефект аермасына тигез булган акчаның бер өлешен алып, товарны үзендә калдыру рөхсәт ителми”.

МИСАЛ. Фатыйма 5000 сумга кухня комбайны сатып ала. Өендә ул аны төргәктән чыгара һәм комбайнны эшләтеп җибәргәч, аның язуында әйтелгән биш егәрлек төренең дүртесе генә эшләве ачыклана. Фатыйма сәүдә килешүен гамәлдән чыгару һәм товарның акчасын кире кайтару хокукына ия.

Алга таба имам Кудури, “дефект”ка нәрсәләр керүен аңлатып, болай ди: “Сәүдәгәргә [товарның] бәясен төшерүне лазем итә торган бар нәрсә дә “дефект” дип атала”.

Моңа түбәндәге вакыйга дәлил булып тора. Сатып алынган әйбернең дефектына мөнәсәбәттә ике кешедә бәхәс тугач, алар Пәйгамбәребезгә (с. г. в.) мөрәҗәгать иткән. Мөхәммәд (с. г. в.) исә кимчелеге булган әйберне – сатучыга, ә акчаны сатып алучыга кайтарырга дип карар чыгара.

 

 

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт СӘМИГУЛЛИН

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана