Рөстәм Батыр: “Без ялгыш эздән китеп барабыз...”

20 декабрь 2013 ел 13:25

Алдын артка әйләндереп...

Җинаятьче ул – җинаятьче инде, бары шул гына. Аның нинди күлмәк киюе мөһим түгел.  Ул аклы-каралы ислам байрагы астында эшләнгәнме, әллә инде бу җинаятьне погонлы кешеләр эшләгәнме, җинаятьче ул җинаятьче булып кала. Ә кайбер кешеләрнең  шундый, бик гади хакыйкатьне онытулары – бер дә сер түгел.  Алар бу җинаятьченең шәхесен  күп вакыт аның милләтенә яки диненә  бәйләп аңлаталар. Вакытлы матбугат чараларында да мондый ялгышулар еш күзәтелә.

Нәтиҗәдә, кешеләрдә   социаль чынбарлык турында ялгыш фикерләр  туа, алар  җинаятьчелекнең тамырлары  теге яки бу халыкның милли мәдәниятендә, теге яки бу диннең нигезләрендә ята, дип уйлый башлыйлар.  Мәсьәләгә болай якын килү бүгенге көннең бик җитди  проблемаларын аңлауны кыенлаштыра, аның алдын артка әйләндерә, бу вакытта нәтиҗә сәбәп белән алмаштырыла.  Чынлыкта исә җинаятьчеләрне дин  тудырмый, ә бары тик кайбер җинаятьчеләр генә  үз җинаятьләренә  дини яки милли  риторикада аклану эзләргә мөмкиннәр.

Бу җәһәттән шундый сорауларны куярга була: Чикатило нинди милләттән булган? Ә Гитлер нинди дин тарафдары? Мәсьәләне андый  форматта кую – үзенең табигате буенча ук ялгыш. Бер гөнаһсыз дистәләгән кешене билгеле совет маньягының украин чыгышлы булуы һәлак итмәде һәм Икенче бөтендөнья сугышын да Гитлерның христиан риторикасы  башлап җибәрмәде. Шул рәвештә фикер йөртеп, без тулы бер халык һәм диннәргә тап төшереп кенә калмыйбыз, ә җәмәгатьчелекнең игътибар фокусын да җинаятьчелекнең  чын чыганакларыннан читкә җибәрәбез. Ә бу – бик хәвефле күренеш, чөнки без  бу вакытта ялгыш эздән китеп барабыз, һәм шуның гәтиҗәсе буларак, җил тегермәннәре белән сугышабыз.

 

 Бин Ладенны ислам тудырмады, Гитлерны христианлык барлыкка китермәде,  Сталинны да дәһрилек дөньяга китермәде

Мондый мөнәсәбәттән күбрәк мөселманнар газап чигә. Чөнки массакүләм матбугат чаралары рус фашистлары, сугышчан дәһриләр яки погоннар таккан  убырлар турында сөйләгәнгә караганда җәмгыятебезгә янаган куркынычларның берсе буларак ислам радикализмы турында күбрәк сөйлиләр. Моннан төрле дин кешеләре арасында булган дуслыкны агулаучы исламофобия чыга да инде. Радикализм – чынлыкта бик куркыныч күренеш. Ләкин ул исламнан чыкмый. Ислам бу очракта бары тик пәрдә генә.

Бер мисал китерәсем килә. Миңа еш кына «Хизбүт-тәхрир» сектасы тарафдарлары белән очрашырга туры килде. Нәкъ менә шундый экстремизмны мөселман “тышлыгына” төргән “эшмәкәрләр” аркасында күп кенә кешеләр республикада исламнан ниндидер янау тоя башлыйлар. Исегезгә төшерәм: 2012 нче елда бу эскстемистик оешма вәкилләре  иптәшләре төрмәдән  чыгу уңаеннан  Казан урамнарында аклы-каралы әләмнәр белән машиналар ярышы һәм Г.Камал театры янында митинг уздырды. Бу оешманың максаты – бөтен дөньяда хәлифәт төзү. Әлбәттә, мондый лозунглар күпләрнең аңнарында ислам һәм экстремизмны берләштерә. Ләкин, кабатлыйм, исламның моңа катнашы юк. Хикмәт кешеләрдә.

«Хизбүт-тәхрир»  тарафларына аерым бер төр кешеләр җыела. Алар, ашауларын онытып, тирә-якта барысы да бик начар булуы турында кычкырырга яраталар.   Үз ачуларын башкаларга түгү өчен кулланган сафсата һәм идеология – бары тик тышкы фактура гына. Шуңа күрә «Хизбүт-тәхрир»  активистлары үз тарафларына теләсә кемне алалар, шул исәптән татар милләтчеләрен дә. Моннан тыш, билгеле Мәскәү оппозиционеры Сергей Удальцов  белән дә очрашудан баш тартмыйлар. Казан урамнарында “Хәлифәттә яшәргә телим” дигән язу басылган футболкадан йөргән бу оешманың актив вәкиле КПРФ партиясе вәкиле булуы билгеле. Күптән түгел генә  бу турыда мәгълүм булгач, Татарстан коммунистларының бер төркеме аны партбилетын  кире кайтарырга өндәде.

Башкача әйткәндә, кешенең ничек сөйләвенә түгел, ә сөйләвенең асылына, нәрсә җиткерергә теләвенә карарга кирәк. Бу бик мөһим.  Усама бин Ладенны ислам тудырмады, Гитлерны христианлык барлыкка китермәгән, Сталинны да дәһрилек дөньяга китермәгән. Барысы да киресенчә: алар бу тәгълиматларны үзләренең гамәлләрен каплар өчен кулланганнар.

                        Мәхәббәт җитмәү явызлык тудыра

Кеше бала чагында тирән психологик яра алса, билгеле бер шартларда аннан маньяк үсеп чыгу ихтималы зур. Көчләүче, үз фаҗигасен онытып, гамәлләрен аклау өчен билгеле бер идеологияне куллана башлый. Ләкин эш аның үз гамәлләрен нәрсә белән аклавында түгел, ә аның гамәлләренең нигезендә нәрсә булуында. Бу очракта аның белән җан әрнүе һәм кичергән хәсрәт идарә итә. Мәхәббәт җитмәү явызлык тудыра. Мондый караш башка җинаятьләргә карата да дөрес. Алар барысы да, ахырда  эгоцентризмга кайтып калган, кеше кичергән җан авыруларының гәүдәләнеше. Тирә-якка юнәлтелгән курку хисе булган радикализм да чыгарма түгел. Нәкъ менә шуңа күрә җинаятьчеләрне ниндидер дин яки милләт белән бәйләп карарга ярамый. Проблема бу өлкәдә түгел.

Җинаять иҗтимагый һәм икътисадый факторлар аркасында барлыкка килә дигән тезисны кулланып, кемдер алда әйтелгәннәргә каршы чыгарга мөмкин. Минемчә, бу бик үк дөрес түгел. Кешегә һәрвакыт сайлау өчен шартлар тудырыла. Кешене мохит түгел, ә мохитне кеше ясый. Кеше үткәненең колы да түгел. Әйе, аның җаны балачакта кичерелгән куркыныч хәлләр  белән имгәтелгән була ала. Ләкин кешенең һәрвакыт, үткәненең кочагыннан ычкынып, иреккә чыгарга мөмкинчелеге бар. Башкача булганда без кешене тышкы факторлар белән идарә ителә торган ихтыярсыз курчак дип танып,  җинаять кодексын үзгәртергә тиешбез. Әгәр дә кеше үз гамәлләрендә ирекле түгел икән, димәк, ул җинаять өчен җавап та тотарга тиеш түгел.

                   Бер-беребездән читләшергә ярамый

Җаннары яралы кешеләр курку һәм ачу хисенә бирелә. Үзләрен бу хисләрдән азат итү, рухыйлык юлына басу урынына алар  дөньяга караш системасының теләсә кайсын, ислам булсынмы ул, православие яки атеизммы, үзләре теләгәнчә үзгәртәләр. Һәм ниндидер мизгелдә җәмгыятькә куркынычны динне үзләренә яраклаштырган кешеләр түгел, ә ислам китерә дип уйлый башларга мөмкин. Мондый караш бер-беребездән читләшү механизмын кузгатып җибәрә дә инде. Моңа эләгергә ярамый.

Бер төркем җинаятьчеләр Татарстанда чиркәүләргә ут төртәләр, икенчеләре мәчетне яндырырга телиләр.  «Дальний»  полиция бүлегендә тоткарланган кешене газаплаучы “хокук хезмәткәрләрен” аклап булмаган кебек, бу җинаятьчеләрне дә аклап булмый. Кылмаган җинаятьне танысын өчен кешене газаплау – шундый ук җинаять. Бер җинаятьче икенчесеннән нәрсәсе белән яхшырак? Яхшырак түгел. Үз җинаятен ислам символикасы яки полиция йолдызлары белән капланып эшләсә дә, җинаятьче җинаятьче булып кала.

Рөстәм  хәзрәт Батыр

                                                   

 

 

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана