Чиркәүләр – Аллаһ һәм Аның илчесенең сагы астында

09 декабрь 2013 ел 15:53

Соңгы вакытта Татарстаныбызда традицион диннәребезгә карата кылынган җинаятьләр күңелне борчый. Меңләгән кешеләрнең рухи кыйммәтләренә, гыйбадәт урыннарына ут төртүләр коточкыч вәхшилек булып тора. Мәчет булсынмы, чиркәүме беркемнең дә гыйбадәтханәгә зыян салырга, кеше күңелендә булган иң нечкә кылларга тияргә хакы юк.

Диннәребез арасында билгеле бер фикер төрлелекләре бар, алар хакында беркем дә бәхәсләшми, әмма ул фикер үзгәлеге үзара тату һәм хөрмәт мохитында яшәргә киртә булырга тиеш түгел. Насаралар(христианнар) белән мөселман халыкларының элгәре заманнардан уртак, үрнәк алырдай тарихлары бар. Мәккәдә ислам оешкан чорда потка табынучы гарәпләр мөселманнарны эзәрлекли башладылар. Шулвакыт, пәйгамбәребез болай да аз санлы булган өммәтен саклап калу өчен, аларга Мәккәдән күчеп китәргә әмер бирә. Ул әүвәлге мөселманнар өчен иң имин җир буларак христиан патшасы идарә иткән Эфиопия җирләрен сайлый. Гадел насара патшасы сәхабәләрне үз җирендә кабул итеп, мөселманнарга имин тормыш тәэмин итә.

“Изгелекнең хакы – изгелек”,  - диелә Коръәндә, соңра мөселман өммәте канат җәеп, пәйгамбәребезнең йогынтысы ныгыгач, ул да насара халкының хакларын онытмый. Ибн Сәгъд исемле сәхабәсе аша пәйгамбәр БәнүлХарис кабиләсенең атакаена һәм Нәҗран җиренең руханиларына шундый мөрәҗәгать җибәрә: “Насаралар кулында булган зур һәм кече мөлкәт – аларныкы. Чиркәүләр, гыйбадәтләре һәм монахлар – Аллаһ һәм Аның илчесенең сагы астында. Бер рухани үз хезмәтеннән читләштерелмәс, бер монах үз монахлыгыннан чыгарылмас...” («Әт-табәкат әль-күбра»  266/1).

Бу сөекле пәйгамбәребезнең мөселман җәмгыятенең бер нигезен тәшкил итүче канун булды. Инкыйләбтән соң гарешкә коммунистлар менгәч, бераз булса да шушы канунны үтәсәләр, халык күпме төзегән меңләрчә мәчет, чиркәү мөлкәтләре таланмас, биналары җимерелмәс, дин әһелләре һәлак ителмәс иде. Шушы канунга нигезләнеп тугры хәлифәләр насаралар белән ике арада күперләр салдылар. Гомәр ибн Хаттаб вакытында ислам дине күп җирләргә ирешә, ләкин гадел хәлифә һәр җирдә пәйгамбәребез үрнәгендә җирле насараларның мәнфәгатьләрен кайгырту мәсьәләсен алга куя. Моңа дәлил буларак аның берничә фәрманын китерергә була.

Иерусалим насаралары белән килешү.Рәхимле, Мәрхәмәтле Аллаһ исеме белән. Аллаһының колы, мөэминнәрнең әмире Гомәр, Кудста яшәүчеләрнең гомерләренә, мал-мөлкәтләренә, гыйбадәтханәләренә, тәреләренә, диннәренә кагылган бер нәрсәләренә дә тимәскә, авыру һәм сәламәт булганнарына зыян китермәскә вәгъдә бирә. Мөселманнарга аларның чиркәүләрен яулап алу, җимерү, мөлкәтләренә кул сузу, байлык һәм тәреләрен алып чыгу тыела. Насараларның мөлкәте мөселманнар өчен хәрам һәм аларны мәҗбүриләп ислам динен кабул иттерергә, аларга зыян салырга хаклары юк...»

Мисырда яшәүче кыйптиләр белән килешү. Мисыр җирләре Ираклий гаскәреннән мөселманнарга күчкәч, Гомәр җирле әмир итеп Гамр ибн Гасны билгели. Мисырда элгәре заманнардан җирле насаралар – кыйптиләр(копты) яшиләр. Алар византиялеләр тарафыннан күп явызлыклар күрәләр, ахыр чиктә кыйптиләрнең патриархы Биньямин Мисырдан качып китәргә мәҗбүр була. Мисыр мөселманнар кулына төшкәч, Биньямин иярченнәренә әмиргә мөраҗәгать итәргә куша. Гамр аңа иминлек вәгъдә итә һәм 13 ел сахрада качып йөргән патриарх Искәндәриягә әйләнеп кайта.

Гомәр хәлифә буларак һәрдаим җирле әмирләрнең(губернаторларның) башка халыкларга булган мөнәсәбәтләрен тикшереп, аларның хаклары кысырыклану очракларын күзәтеп тора. Шулай бервакыт, Мисырда спорт ярышлары үткәндә, йөгерештә җирле әмирнең улы беренчелекне яуларга тели, әмма бер кыйпти егете аны узып китә. Егет атасының дәрәҗәсеннән файдаланып, кыйптигә камчы белән суга һәм: “Менә сиңа! Мин – иң лаеклы кешенең улы”, - дип әйтә. Христиан егете шикаять белән Мәдинәгә, Гомәр янына китә. Гомәр шундук үзе янына мисыр башлыгын һәм аның улын чакырта. Соңыннан кыйпти егетенең кулына камчы тоттыра һәм: “Иң лаеклы кешенең улына сук”, - дип әйтә. Егет сукканнан соң камчыны Гомәргә суза, Гомәр: “Хәзер иң лаеклы кешегә сук. Улы атасының дәрәҗәсеннән файдаланып сине рәнҗеткән”, - дип әйтә. Ләкин егет: “Мин үземә сугучыга суктым инде”, - дип, аңа сугудан баш  тарта. Шулвакыт, Гомәр мисыр башлыгына: “Кайчан сез кешеләрдән коллар ясарга өлгердегез. Аналары аларны азат итеп тудырган бит”, - дип әйтә.

Бу мисаллар ислам диненең, Коръән тәрбиясенең өлгесе, камил үрнәге булган иң бөек шәхесләрдән килә. Кайсы мөселман пәйгамбәрдән, Гомәрдән өстен була ала? Кемдер, кайдадыр, динне үзенчә, үзе теләгәнчә аңлап, үз мәнфәгатьләренә нигезләнеп аңлата башласа, шуның белән халыклар, диннәр арасында низаг, фетнә ишекләрен ачса, ул диннең нигезен, асыл кыйммәтләрен җимерүче була.

Кемнәрнеңдер мәчет һәм чиркәүләргә ут төртүләре, дин әһелләренә һөҗүм итүләре гасырлар дәверендә барган халыклар арасындагы дуслык, үзәра хөрмәт хисләрен җимереп, дошманлык тудыру, уртак йортыбызда булган тынычлыкны җимерү өчен эшләнә. Безгә бу капкынга эләгергә, нигезсез бер-беребезгә гаеп тагарга ашыгырга ярамый.

Шуны белик, күңелендә “изге-мөкаддәс”(святость) төшенчәсе булган кеше, башкалар өчен дә мөкаддәс булган нәрсәне кимсетүгә бармый. Кызганыч, узган гасыр тәрбиясе адәмнәрнең күңелләреннән изгелек, мөкаддәслек төшенчәсен шактый бетерергә өлгерде.  Кайбер кемсәләр өчен алтын-көмештән башка мөкаддәс нәрсә юк.   

 Милләтләребез, сөйләшкән телләребез төрле, әмма ата-анабыз бер. Барыбыз да Адәм белән Хава балалары. Диннәребез төрле, әмма иляһебез Бер. Ул Ибраһим һәм Мусаның  Раббысы. Ул Гайсәнең һәм Мөхәммәтнең Раббысы, Ул бар галәмнең Раббысы. Раббым безгә ата-бабаларыбыз чәчми-түкми саклап килгән рухи кыйммәтләребезне сакларга насыйп итсен.

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин.

Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе.

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана