Хөрмәтле Камил хәзрәт!

21 ноябрь 2013 ел 15:42

Әссәләәмүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ! Һәрбарчабызга да Аллаһның рәхмәтенә, бәрәкәтенә ирешүләр насыйп булса иде.

Мин Мәдинә апагыз Сибгатуллина, Сәлимҗан кызы. Чирмешәннең район үзәгендә яшим, мин инде 77 нче яшь белән барам.

Быел миңа һәм дин кардәшләремә (без алтау: дүрт хатын- кыз, ике ир-ат) Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән хаҗ гамәлләрен үтәп, туган Ватаныбызга сау-сәламәт әйләнеп кайту насыйп булды.

Безне Түбән Кама шәһәренең җамигъ мәчетенең хәзрәте – Ирек хәзрәт Мукаев хәзерләде. Мөгаен, аның канаты астында тупланганыбыз хакына, без бик тә бәхетле булдык. Яши торган корпусларыбыз турысында, кайсы гына намазга барырга (Әл-Хәрәмгә) теләсәң дә, автобуслар тезелешеп көтеп торды. Безне каршы алып, баргач, Мәккәгә килеп төшкән көннең төнендә, ястүдән соң гомрә хаҗын үттек. Ирек хәзрәт, Баулыдан Исмәгыйль хәзрәтләр әйдәп йөрде.

Ашарга эзләп йөрергә дә булмады. Ашханәдә иртән һәм кич, ләззәтле итеп әзерләнгән ризыклар белән тукландырдылар. Үзебез белән алып барган ризыкларны да сәдака итеп кенә тараттык. Һәр көнне, иртәнге тугыздан унга кадәр Илдус хәзрәт Фәиз дәресләр алып барды. Аны якыннан торып тыңлау күңелгә шатлык бирде. Мин аның вәгазьләрен телевизордан көтеп алып тыңлаучы инде. Шулай ук Җәлил хәзрәтнең вәгазьләрен тыңларга насыйп булды.

Безнең группаны (21 кеше) җитәкләүче Чистайдан Алмаз хәзрәт Шәрифуллин, Чаллыдан “Ихлас” мәчетеннән яшь кенә Илназ хәзрәт, Казаннан Абдулла хәзрәтләр... Барысының да вәгазьләре йөрәкләргә үтеп керердәй.

Таш атарга барганда Абдулла хәзрәт белән Илназ хәзрәтләр әйдәп барды.

Гаетнең икенче көнендә, Минада бик тә тәмле корбан шулпасы, ите белән таратып ашаттылар.

Тагын Кәгъбәтулланы тәваф кылганда, Сафа белән Мәрва уртасында җиде тапкыр сәгый кылганда алда Раил хәзрәт белән Алмаз хәзрәт, уң яктан Илдус хәзрәт Фәиз уң кулын күтәреп, “ярып” бара, артына Рамазан хәзрәтләр, безне саклап, “арага кеше кертмәгез” дип саклап бардылар. Менә шушы мизгелләр искә төшкәндә күңелләр тула, күзләрдән яшь ага. Ул хатирәләр гомернең ахырына кадәр сүнмәсләрдер инде. Казан аэпортында Абдулла хәзрәт озатып калган иде, кайтканда да, Мәдинәдә, безне озатып, нигәдер: “Гафу итегез, сау булыгыз”, – дип озатып калды. Шушындый мизгелләр күз алдыннан китмәсләр инде, хәзрәтләр күктәге йолдызлар кебек балкып торалар.

Әле безнең Акйолдыз дигән кызыбыз да Казанда озатып калган иде, Мәккә-Мәдинәдә дә, ниндидер кодрәт белән диярсең, иң кирәкле вакытта пәйда була торган иде.

Мәдинәдә әл-Мәсҗид ән-Нәби мәчетендә, иртәнге намазга баргач, мәчет тирәсендәге гөмбәзләрнең ачылып кушылуларын күрергә насыйп булды. Нинди матурлык, нинди хозурлык!

Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) кабере янындарак ике рәкәгать намаз укырга насыйп булды, ничек кенә тыгыз булса да, сәҗдәгә йөзне куярга урын табылды. Куба мәчетендә дә шулай ук ике рәкәгать намаз укыдык.

Сау бул инде нурлы Мәккә-Мәдинә шәһәрләре! Сау булыгыз инде йолдызлар кебек балкып торган хәзрәтләрем! Инде мин сезне әллә күрәм, әллә юк.

Барча безне әйдәп йөргән хәзрәтләрне шушындый хәзрәтләрне туплап җибәргән Сезне, хөрмәтле Камил хәзрәт, Аллаһы Тәгалә Үз янындагы иң югары дәрәҗәләргә ирештерсен!

Үзебезнең Чирмешәнебездәге хәзрәтнең (Хәбир хәзрәт Ханов) вәгазьләрен тыңлап тупландык без бу сәфәргә. Аңарга Аллаһы Тәгалә тел байлыгы, сүз осталыгы биргән. Вәгазьләре кайбер катып беткән калебләрне дә эретәдер. Раббым, шушы Чирмешән җирлегендә генә төпләнеп калсын иде ул. Казаннан Дубайга килеп төшкәч, аның хәл-әхвәлләрне сорап шалтыратуы йөрәкләргә май булып урнашты. Менә шушындый хатирәләрне Сезгә җиткерәсем килде, Камил хәзрәт. Бик тә авыр, җаваплы эшегездә уңышлар, сау-сәламәт яшәвегезне теләп калам.

Мәдинә апагыз,

Чирмешән районы

Чирмешән авылы

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана