Аллаһның чиксез рәхмәтенә ирешергә язсын!

11 ноябрь 2013 ел 09:59

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!

        Мөкатдәс мөхәррәм аенда бер олы көн  –   Гашүрә көне бар. Ул мөхәррәм аеның 10 нчы көненә, ә милади календарь буенча быел 13 нче ноябрьгә туры килә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлам, Мәккәи Мөкәррәмә шәһәреннән Мәдинәи Мөнәүвәрә шәһәренә һиҗрәт кылганнан соң, шушы шәһәрдә яшәгән яһүдләрнең бу көндә ураза тотканнарын күргән һәм алардан моның сәбәбен сораган. Яһүдләр: “Бу көнне Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребез Муса галәйһиссәламне Фиргавеннән һәм аның гаскәреннән коткарган. Шуңа күрә без бу көнне олылап ураза тотабыз”, – дип әйткән. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлам аларга болай дип җавап биргән: “Сезгә караганда Муса пәйгамбәр безгә якынрак”. Рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәлам шушы көнне уразада булган. Ул үзенең өммәтен, мөэмин-мөселманнарны да бу көндә ураза тотарга өндәгән. Гашүрә көнендә башка күп кенә бөек вакыйгалар да булган. Бу көнне Бөек Раббыбыз дөньяны, Адәм галәйһиссәламне яралткан, Нух галәйһиссәламнең көймәсе тауга килеп җиткән, Ибраһим галәйһиссәлам туган һәм мәҗүсиләрнең учагыннан коткарылган, Әюб галәйһиссәлам авыруыннан терелгән, Йосыф галәйһиссәлам олы дәрәҗәләргә ия булган һ. б.

            Мөхәррәм ае да рәҗәп, рамазан айлары кебек үк изге-шәрәф ай булып санала. Ай буе ураза тоту хәлебездән килмәсә, без Гашүрә көненең унынчы һәм унберенче көннәрендә генә булса да ураза тотарга тырышырга тиешбез. Ә иң хәерлесе – рәттән өч көн ураза тоту. Мөхәррәм аеның 9 нчы, 10 нчы һәм 11 нче көннәрен ураза белән уздырсак, Аллаһның чиксез рәхмәтләренә ирешербез. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәламнән: “Мөхәррәм аеның Гашүрә көнендә ураза тотсаң нинди савапларга ирешергә була соң?” – дип сорагач, ул: “Узган елыгызның гөнаһларын, хата-кимчелекләрен Аллаһы Тәгалә гафу итәр, истигъфар кылыр”, – дигән. Шулай ук бу көнне сәдака өләшү, сабыйларны, якыннарыңны сөендерү, Коръән сүрәләре, догалар уку саваплы гамәлләрдән санала.

Аллаһ Раббыбыздан гөнаһларыбызны ярлыкавын өмет итеп мөхәррәм аенда тоткан уразаларыбыз кабуллардан булса иде, Аның чиксез рәхмәтенә, дөнья-ахирәт бәхет-сәгадәтенә ирешергә насыйп итсә иде.

Мөфти Камил хәзрәт СӘМИГУЛЛИН,

Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана