Намаздан соң кул бирешүнең хикмәтләре

11 ноябрь 2013 ел 09:53

“Дин вә мәгыйшәт” газетасы редакциясенә ислам диненә, дини йолаларны үтәүгә кагылышлы бик күп сораулар килә. Бүгенге сәхифәбездә шуларның кайберләренә Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт СӘМИГУЛЛИН җавап бирә.

Сорау. Коръән укыган вакытта Пәйгамбәрне (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) искә алуларын ишетсәм, миңа бу вакытта кыйраәтне калдырып торып, салават әйтергә кирәкме?

Җавап. Мондый очракларда кыйраәтне калдырып торып, салават әйтергә кирәкми, салават әйтүне Коръән укуыңны тәмамлагач башкарырга мөмкин.

“Әл-Фәтава Әл-Һиндия” китабында болай дип әйтелә:

وَهُوَ وَأَصْحَابِهِ وَآلِهِ عَلَيْهِ اللَّهُ صَلَّى النَّبِيِّ اسْمَ سَمِعَ وَلَوْ لَا يَقْرَأُيُصَلِّيَ أَنْ يَجِبُ،

فَحَسَنٌ الْقُرْآنِ مِنْ فَرَاغِهِ بَعْدَ ذَلِكَ فَعَلَ وَإِنْ، الْيَنَابِيعِ فِي كَذَا.

Әгәр дә Коръән укыган кеше, Пәйгамбәр (с. г. в.) исемен ишетсә, аңа салават әйтү ваҗиб түгел; Коръән укуын тәмам иткәч, салават әйтүе яхшы  булыр. Бу турыда “Әл-Йәнәбиг” китабында әйтелгән.

 

Сорау. Әгәр дә Пәйгамбәр (с. г. в.) исемен Коръәндә укысам, миңа бу вакытта салават әйтергә кирәкме?

Җавап. Сезнең салават әйтми генә Коръән укуыгызны дәвам итүегез яхшырак булыр.

“Әл-Фәтава Әл-Һиндия” китабында бу турыда болай диелә:

وَأَصْحَابِهِ وَآلِهِ عَلَيْهِ اللَّهُ صَلَّى النَّبِيِّ اسْمِ عَلَى فَمَرَّ الْقُرْآنَ قَرَأَ وَلَوْ صَلَّى النَّبِيِّ عَلَى الصَّلَاةِ مِنْ أَفْضَلُ وَنَظْمِهِ تَأْلِيفِهِ عَلَى الْقُرْآنِ فَقِرَاءَةُالْوَقْتِ ذَلِكَ فِي وَأَصْحَابِهِ وَآلِهِ عَلَيْهِ اللَّهُ، أَفْضَلُ هُوَفَ فَفَعَلَ فَرَغَ فَإِنْ، عَلَيْهِ شَيْءَ فَلَا يَفْعَلْ لَمْ وَإِنْ، الْمُلْتَقَطِ فِي كَذَا.

Әгәр дә кеше Коръән укый һәм [Коръәндә] Пәйгамбәр (с. г. в.) исемен укый икән, бу вакытта салават әйтүгә караганда, аны “назм” һәм “таглиф” белән  (ягъни, Коръәндә иңдерелгәнчә) уку яхшырак булыр. Әгәр дә ул Коръән укуын тәмам иткәч, салават әйтсә – яхшы; әгәр дә ул укуын тәмам иткәч, салават әйтмәсә – бу ваҗиб түгел; бу турыда “Әл-Мөлтәкат” китабында әйтелгән.

 

Сорау. Мөгаен, Коръән уку яхшыракмы, әллә инде Пәйгамбәргә (с. г. в.) салават әйтүме, дип күп кешеләр үзләренә сорау куядыр. Чынлап та, кайсы яхшырак?

Җавап. Намаз укырга рөхсәт ителмәгән вакытларда (кояш чыкканда, кояш зәвәлдә торганда, кояш баеганда), Пәйгамбәргә (с. г. в.) салават әйтү яхшы, ә калган вакытларда Коръән уку өстенлерәк исәпләнә.

 “Әл-Фәтава Әл-Һиндия” китабында болай дип әйтелә:

النَّبِيِّ عَلَى الصَّلَاةُ أَمْ أَفْضَلُ أَهِيَ الْقُرْآنِ قِرَاءَةِ عَنْ الْبَقَّالِيُّ وَسُئِلَفَقَالَ وَأَصْحَابِهِ وَآلِهِ عَلَيْهِ اللَّهُ صَلَّى: وَفِي الشَّمْسِ طُلُوعِ عِنْدَ أَمَّا اللَّهُ صَلَّى النَّبِيِّ عَلَى فَالصَّلَاةُ فِيهَا الصَّلَاةِ عَنْ نُهِيَ الَّتِي الْأَوْقَاتِالْقُرْآنِ قِرَاءَةِ مِنْ أَوْلَى وَالتَّسْبِيحُ وَالدُّعَاءُ وَأَصْحَابِهِ وَآلِهِ عَلَيْهِ،

الْأَوْقَاتِ هَذِهِ فِي يُسَبِّحُونَ السَّلَفُ وَكَانَ، رْآنَالْقُ يَقْرَءُونَ وَلَا، كَذَاالْغَرَائِبِ فِي.

Имам Әл-Баккалидан: “Коръән уку яхшыракмы, әллә инде салават әйтүме?” – дип сораганнар. Ул болай дип  җавап биргән: “Кояш чыкканда һәм намаз уку мәкруһ булган вакытларда (кояш чыгу, кояш зәвәлдә тору, кояш баю) Коръән укуга караганда, Пәйгамбәргә (с. г. в.) салават әйтү, дога уку, тәсбих әйтү яхшырак, чөнки “сәләфү-салих” (ягъни cәхабәләр һәм табигыйннар) бу вакытларда Коръән укымаган, ә тәсбих әйткән. Бу турыда “Әл-Гараиб” китабында әйтелгән.

 

Сорау. Әгәр дә без Пәйгамбәрнең (салләллаһу галәйһи вәссәлам) исемен ишетәбез икән, аны ишеткән саен салават әйтергә тиешбезме?

Җавап.

وَلَوْ سَمِعَ اسْمَ النَّبِيِّ - عَلَيْهِ السَّلَامُ - فَإِنَّهُ يُصَلِّي عَلَيْهِ، فَإِنْ سَمِعَ مِرَارًا فِي مَجْلِسٍ وَاحِدٍ اخْتَلَفُوا فِيهِ قَالَ بَعْضُهُمْ: لَا يَجِبُ عَلَيْهِ أَنْ يُصَلِّيَ إلَّا مَرَّةً، كَذَا فِي فَتَاوَى قَاضِي خَانْ. وَبِهِ يُفْتَى، كَذَا فِي الْقُنْيَةِ. وَقَالَ الطَّحَاوِيُّ يَجِبُ عَلَيْهِ الصَّلَاةُ عِنْدَ كُلِّ سَمَاعٍ، وَالْمُخْتَارُ قَوْلُ الطَّحَاوِيِّ، كَذَا فِي الْوَلْوَالِجِيَّةِ.

Әгәр дә кеше Пәйгамбәр (с. г. в.) исемен ишетә икән, ул аңа салават әйтергә тиеш, әгәр дә ул аны мәҗлестә берничә тапкыр ишетсә, бу вакытта салават әйтү буенча галимнәрнең фикерләре төрлечә. Мәсәлән, аларның кайберләре бер тапкыр гына салават әйтергә кирәк ди, бу турыда  “Фәтава Кадыхан” китабында да әйтелә. Бу мәсьәлә буенча “Әл-Кунья” китабында түбәндәгечә аңлатылган. Имам Тәхави, Пәйгамбәр (с. г. в.) исемен ишеткән саен салават әйтү – ваҗиб гамәл (мәҗбүри кылынырга тиешле гамәл) булып тора дип аңлата, аның фикеренчә, мондый фәтва иҗмаг (галимнәрнең гомуми бер фикергә килүе) буенча чыгарылган фәтва; бу турыда Әл-Вәлвәлиҗи” китабында да әйтелә (бу “Тәкъва”лыкка якын булып тора).

إنْ لَمْ يُصَلِّ عَلَى النَّبِيِّ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَآلِهِ وَأَصْحَابِهِ عِنْدَ سَمَاعِ اسْمِهِ تَبْقَى الصَّلَاةُ دَيْنًا عَلَيْهِ فِي الذِّمَّةِ، بِخِلَافِ ذِكْرِ اللَّهِ تَعَالَى؛ لِأَنَّ كُلَّ وَقْتٍ مَحَلٌّ لِلْأَدَاءِ فَلَا يَكُونُ مَحَلُّ الْقَضَاءِ وَالسَّلَامُ يُجْزِي عَنْ الصَّلَاةِ عَلَى النَّبِيِّ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَآلِهِ وَأَصْحَابِهِ، كَذَا فِي الْغَرَائِبِ.

Әгәр дә кеше Пәйгамбәр (с. г. в.) исемен ишетү белән салават әйтми калса, бу аның үтәлмәгән бурычы булып кала, ләкин, Аллаһы Тәгаләгә зикер әйтүдән аермасы бар (аны әйтми калу өчен башка урын булмаячак, чөнки кешенең бар вакыты да Аллаһка зикер, тәкбир әйтү өчен билгеләнгән). “Сәлам” гыйбарәсен (мәсәлән, “галәйһиссәлам”) салават әйтү (мәсәлән “галәйһис-сәлят”) алмаштыра ала. «Әл-Гараиб» китабында да шулай аңлатыла.

 

Сорау. Исламда намаздан соң кул бирешүнең хикмәте турында тәфсилләбрәк аңлатсагыз иде.

Җавап.

بسم الله الرحمن الرحيم

الحمد لله رب العالمين والصلاة و السلام علي رسولنا محمد و علي اله و صحبه اجمعين

Соңгы вакытларда мөселманнар арасында намаз укыганнан соң кул бирешү мәсьәләсе буенча аерым бер тенденция башланып китүе күзәтелә.

Бер яктан, бу гамәлне хупламаучыларның аны катгый кире кагуларын, ә икенче яктан, аны хуплаучыларның мондый практиканы кулланмаучыларны сүгүен ишетергә туры килә. Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән без бу мәсьәләгә ачыклык кертергә тырыштык.

“Әд-Дүррел Мохтар” китабының “Әл Хәдр вәл Ибаһа” бүлегендә имам Хаскафи болай дигән:

 (كَالْمُصَافَحَةِ) أَيْ كَمَا تَجُوزُ الْمُصَافَحَةُ لِأَنَّهَا سُنَّةٌ قَدِيمَةٌ مُتَوَاتِرَةٌ لِقَوْلِهِ - عَلَيْهِ الصَّلَاةُ وَالسَّلَامُ - «مَنْ صَافَحَ أَخَاهُ الْمُسْلِمَ وَحَرَّكَ يَدَهُ تَنَاثَرَتْ ذُنُوبُهُ» وَإِطْلَاقُ الْمُصَنِّفِ تَبَعًا لِلدُّرَرِ وَالْكَنْزِ وَالْوِقَايَةِ وَالنُّقَايَةِ وَالْمَجْمَعِ وَالْمُلْتَقَى وَغَيْرِهِ يُفِيدُ جَوَازَهَا مُطْلَقًا وَلَوْ بَعْدَ الْعَصْرِ وَقَوْلُهُمْ إنَّهُ بِدْعَةٌ أَيْ مُبَاحَةٌ حَسَنَةٌ كَمَا أَفَادَهُ النَّوَوِيُّ فِي أَذْكَارِهِ وَغَيْرُهُ فِي غَيْرِهِ وَعَلَيْهِ يُحْمَلُ مَا نَقَلَهُ عَنْهُ شَارِحُ الْمَجْمَعِ مِنْ أَنَّهَا بَعْدَ الْفَجْرِ وَالْعَصْرِ لَيْسَ بِشَيْءٍ تَوْفِيقًا فَتَأَمَّلْهُ. وَفِي الْقُنْيَةِ: السُّنَّةُ فِي الْمُصَافَحَةِ بِكِلْتَا يَدَيْهِ.

Мөсәфәхә (кул бирешү) – рөхсәт ителгән гамәл, чөнки ул бик борынгыдан килгән мөтәвир сөннәт (бик борынгыдан өзлексез гамәл кылынып килгән сөннәт). Пәйгамбәр (с. г. в.) болай дип әйткән: “Мөселман туганының кулын кысып, аны селкеп алган кеше, ул кешенең гөнаһларын селкеп төшерер”.

Бу авторның “Әд-дурар”, “Әл-Кәнз”, “Әл-Викая”, “Ән-Нукая”, “Әл-Маҗма”, “Әл-Мөлтәкә” һәм башка китапларында китерелгәннәрнең эзеннән барып, гомуми нәтиҗәләр чыгаруы – мөсәфәхәтнең (кул бирешүнең) икенде намазыннан соң да рөхсәт ителгән гамәл булуын ачыклый.

Ә бу гамәлне бидгать дип атаучылар аның мөбах хәсән бидгать (мөбах яхшы бидгать) булуы турында яза.

Әлеге мәсьәлә имам Нәвавиның “Әл-Әзкәр” китабында һәм башка галимнәр китапларында да шулай итеп аңлатыла.

Имам Нәвавиның “Әл-Маҗма” китабы шәрехчесе аның “иртәнге һәм икенде намазларыннан соң мөфәсәхә эшләүнең бернинди дә начарлыгы юк һәм аның бу гамәлне “мөбах хәсән бидгать” гамәл” дип билгеләве бу билгеләмәләрне үзара яраштыру (өчен эшләнгән) дип аңлата.

Ибне Габидин “Раддел Мохтар” китабында “Әл-Әзкәр”дәге имам Нәвавиның сүзләрен аңлатып болай ди:

حَيْثُ قَالَ اعْلَمْ أَنَّ الْمُصَافَحَةَ مُسْتَحَبَّةٌ عِنْدَ كُلِّ لِقَاءٍ، وَأَمَّا مَا اعْتَادَهُ النَّاسُ مِنْ الْمُصَافَحَةِ بَعْدَ صَلَاةِ الصُّبْحِ وَالْعَصْرِ، فَلَا أَصْلَ لَهُ فِي الشَّرْعِ عَلَى هَذَا الْوَجْهِ وَلَكِنْ لَا بَأْسَ بِهِ فَإِنَّ أَصْلَ الْمُصَافَحَةِ سُنَّةٌ وَكَوْنُهُمْ حَافَظُوا عَلَيْهَا فِي بَعْضِ الْأَحْوَالِ، وَفَرَّطُوا فِي كَثِيرٍ مِنْ الْأَحْوَالِ أَوْ أَكْثَرِهَا لَا يُخْرِجُ ذَلِكَ الْبَعْضَ عَنْ كَوْنِهِ مِنْ الْمُصَافَحَةِ الَّتِي وَرَدَ الشَّرْعُ بِأَصْلِهَا

Имам Нәвави бу китабында: “Белегез, мөселманнарның очрашкан саен мөсәфәхә кылулары (кул кысып күрешүләре) – ул мөстәхәб гамәл, ә иртәнге һәм икенде намазыннан соң бу гамәлне кылуга шәригатьтә бернинди нигез дә юк, тик бу очракта, бернинди начарлык та юк, чөнки, “мәсәфәхә”нең нигезе – сөннәт. Мөселманнарның кайбер халәтләрдә (хәлләрдә) бу өлкәдә артык тырышлык күрсәтүләре, ә (кайбер) күп халәтләрдә (“мөсәфәхә”не) кылмый калулары (хәтта аларның күп өлешендә дә), аларның артык тырышлык күрсәткән “кайбер бу халәтләрен” – сөннәтләр исемлегеннән чыгармый”, – дигән.

Ибне Габидин болай дип дәвам итә:

“Шәех Әбел Хәсән әл-Бикри:

وَتَقْيِيدُهُ بِمَا بَعْدَ الصُّبْحِ وَالْعَصْرِ عَلَى عَادَةٍ كَانَتْ فِي زَمَنِهِ، وَإِلَّا فَعَقِبَ الصَّلَوَاتِ كُلِّهَا كَذَلِكَ كَذَا فِي رِسَالَةِ الشُّرُنْبُلَالِيُّ فِي الْمُصَافَحَةِ، وَنُقِلَ مِثْلُهُ عَنْ الشَّمْسِ الْحَانُوتِيِّ

“(Имам Нәвави) билгеләп киткән иртәнге һәм икенде намазыннан соң “мөсәфәхә кылу” – ул вакытларның  гадәте булган”, – дигән. Шул рәвешле гамәл кылу һәр намаздан соң (безнең вакытларда да) була. Шулай ук, имам Әш-Шурунбуләли дә имам Әш-Шәмси әл-Ханутиның “мөсәфәхә кылу” турында әйткән сүзләре буенча охшаш мәгълүмат китерә.

Имам Әт-Тахтави үзенең “Хашия” һәм “Маракил-Фәлях” дигән хезмәтләрендә болай дип әйтә:

فهي سنةعقب الصلاة كلها و عند كل لقي

“Бу да (мөсәфәхә кылу да), очрашкан һәм һәр намаздан соң – сөннәт”.

Ә шәех Габдел-Гани ән-Нәблүси намаздан соң “мөсәфәхә кылу” мөнәсәбәтле болай дигән:

إنها داخلة تحت عموم سنة المصافحة مطلقا

“Бу (мөсәфәхә кылу) – кул кысып күрешүнең гомуми кагыйдәләре сөннәтенә керә”.

Алга таба без намаз укыганнан соң мөсәфәхә кылуның дөрес икәнлеге турында бер хәдис китерәбез:

عَنْ أَبِي جُحَيْفَةَ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ قَال: خَرَجَ رَسُول اللَّهِ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ بِالْهَاجِرَةِ إِلَى الْبَطْحَاءِ، فَتَوَضَّأَ ثُمَّ صَلَّى الظُّهْرَ رَكْعَتَيْنِ وَالْعَصْرَ رَكْعَتَيْنِ وَبَيْنَ يَدَيْهِ عَنَزَةٌ تَمُرُّ مِنْ وَرَائِهَا الْمَرْأَةُ وَقَامَ النَّاسُ فَجَعَلُوا يَأْخُذُونَ يَدَيْهِ فَيَمْسَحُونَ بِهَا وُجُوهَهُمْ، قَال أَبُو جُحَيْفَةَ: فَأَخَذْتُ بِيَدِهِ، فَوَضَعْتُهَا عَلَى وَجْهِي، فَإِذَا هِيَ أَبْرَدُ مِنَ الثَّلْجِ وَأَطْيَبُ رَائِحَةً مِنَ الْمِسْكِ. أخرجه البخاري (فتح الباري 6 / 565)

“Аби Җухайфадан (رضي الله عنه) түбәндәгеләрне китерәләр:

“Аллаһның Рәсүле (с. г. в.) төш вакытында “Батха” дигән җиргә килеп тәһарәт алды һәм аннан соң, ике рәкәгать өйлә, ике рәкәгать икенде намазларын укыды, аның алдында сөңге тора иде. Аның каршыннан бер хатын-кыз үтеп китте һәм (намаздан соң) кешеләр, Пәйгамбәрнең (с. г. в.) каршына килеп басып, аның ике кулын кулларына алып үзләренең битләренә куя, алар белән битләрен ышкый башлады”. Аби Җухайфа алга таба болай дип дәвам итә: “Мин дә килеп аның ике кулын кулларыма алдым да үз битемә куйдым. Аның куллары миңа боз кебек салкын, миск кебек хуш исле тоелдылар” (имам Бохари. “Фәтхел-Бари” 6/565).

Явиз ибне Әсвадтан (رضي الله عنه) шуны тапшыралар: ул Пәйгамбәр (с. г. в.) белән намаз укыган һәм шул сүзләрне әйткән:

عن يزيد بن الأسود رضي الله عنه : أنه صلي الصبح مع النبي صلي الله عليه و سلم و قال: ثم ثار الناس يأخذون بيده يمسحون بها وجوههم، فأخذت بيده فمسحت بها وجهي فوجدتها أبرد من الثلج و أطيب ريحا من المسك

“Намаздан соң кешеләр торып басып аның янына килде дә, кулларын кулларына алып, үз битләрен сыйпый башлады. Мин дә аның кулларын кулларыма алдым, алар белән битемне сыйпадым, алар миңа боздан да салкынрак, мисктан да хуш ислерәк тоелды”.

Мөсәфәхәне ничек кылуга (кул бирешүгә) мөнәсәбәтле “Әд-Дүррел Мохтар”да шундый сүзләр бар:

وَفِي الْقُنْيَةِ: السُّنَّةُ فِي الْمُصَافَحَةِ بِكِلْتَا يَدَيْهِ.

«Әл-Кунья» китабында болай диелгән: “Мөсәфәхә”не ике куллап кылу – сөннәт”.

Ә “Раддел-Мохтар”да бу мәсьәлә буенча шундый юллар бар:

 وَهِيَ إلْصَاقُ صَفْحَةِ الْكَفِّ بِالْكَفِّ وَإِقْبَالُ الْوَجْهِ بِالْوَجْهِ فَأَخْذُ الْأَصَابِعِ لَيْسَ بِمُصَافَحَةٍ خِلَافًا لِلرَّوَافِضِ، وَالسُّنَّةُ أَنْ تَكُونَ بِكِلْتَا يَدَيْهِ، وَبِغَيْرِ حَائِلٍ مِنْ ثَوْبٍ أَوْ غَيْرِهِ وَعِنْدَ اللِّقَاءِ بَعْدَ السَّلَامِ وَأَنْ يَأْخُذَ الْإِبْهَامَ، فَإِنَّ فِيهِ عِرْقًا يُنْبِتُ الْمَحَبَّةَ كَذَا جَاءَ فِي الْحَدِيثِ ذَكَرَهُ الْقُهُسْتَانِيُّ وَغَيْرُهُ اهـ

“Мөсәфәхә – бер кешенең учларын икенче кешенең учларына тидереп күрешүе, бу вакытта бер-берләренә караулары. Ә бармаклар белән генә орыну мөсәфәхә түгел; ә “сәлам” дип әйткәч, кулларда күрешкән вакытта ниндидер чүпрәк яки башка материалдан өстәмә катламсыз (бияләйсез),  баш бармакны  (икенче кешенең) баш бармагына орындырып, ике куллап мөсәфәхә (кылу) – сөннәт. Чөнки, баш бармакта сөюне арттыра (үстерә) торган кан тамыры (бар). Шулай ук, бу Кухистани һәм башкалар китергән хәдистә күрсәтелгән”. 

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана