Бүгенге көннәрнең төп ялгышы

07 ноябрь 2013 ел 15:10

Бүгенге көн кешеләренең төп ялгыш фикере дәһрилек (атеизм) түгел, чөнки чын дәһриләр калмады да диярлек инде. Хәзер күп кешеләр, дөньяга карашның агностицизм дип аталган бер агымы тарафдарлары. Алар Аллаһка күңелләре белән ышаналар, ләкин, алар фикере буенча, “Аллаһ кем Ул?” һәм “Ул безнең ни эшләвебезне тели?” дигән сорауларга җавап билгеле түгел. Кешеләр мондый инануларны Аллаһы Тәгаләнең күрсәтмәләре, таләп һәм тыюлары белән үз тормышларын авырайтмас өчен үзләре сайлап ала. Күңелдән Аллаһка ышанып, дин кагыйдәләре буенча берни дә үтәмичә яшәргә була, дип уйлау – бүгенге көн кешеләренең төп ялгышы.

 

Раббыбыз безне ни өчендер яраткан икән, Ул ниндидер бер максатны күздә тоткан һәм бездән ни дә булса таләп итәргә хокуклы. Ул бездән ниндидер гамәлләрне  башкаруны, ә  икенче бер гамәлләр башкарудан тыелубызны һәм шуның өчен тиешле әҗерен алуыбызны тели. Ә алда китерелгән позиция – дөньявилыкка баткан, Раббыбыз алдындагы үз бурычларын башкару турында исләренә төшерергә теләмәгән кешеләрнеке. Урта гасырларда һәм борынгы заманда кешеләрнең тормышы бик авыр булган һәм алар Аллаһка ихтыяҗларын гел тоеп яшәгән. Алар өчен Аллаһы Тәгаләнең бездән ни таләп итүен сорау – нормаль күренеш булган. Ә хәзер кешеләр дөньявилык мәнфәгатьләрен кайгыртуга шулкадәр чумганнар һәм алар шуны аңлый алмыйлар: ни өчен ниндидер бер гамәлне эшләргә ярый, ә икенче берсен эшләргә ярамый һәм ни өчен билгеле бер дин тарафдары булырга һәм аның кагыйдәләрен үтәп барырга кирәк.

Әгәр дә кеше: “Мин үземә ислам динен сайлап алдым, ә башка бер кеше үзенә башка бер дин, башка бер иман сайлап алырга мөмкин, аның өчен ниндидер башка иман – хак иман, башка дин – хак дин булачак һәм бу кеше дә үзенчә хаклы булачак”, – дип уйлый икән, бу – көферлек, ягъни имансызлык  була. Андый фикер йөртүләр бик киң таралган. Хәзер хакыйкатьнең күп төрле булуы турында, кешенең, янәсе, ул ни тели, шуны эшләргә хокукы барлыгы турында бик күп сөйлиләр. Тик бу вакытта яхшы кеше булып калырга, Аллаһка үзенчә ышанырга, башка беркемне дә җәберләмәскә генә кирәк икән. Шул чагында ахирәттә аның өчен барысы да яхшы буласы икән.

Экуменизм дип аталган хәрәкәт тә бар, бу хәрәкәт бар диннәрне дә берләштерү ягында, алар, бар диннәр дә бер үк әйбергә – яхшылыкка өндиләр, шуңа күрә дә, аларны берләштерергә кирәк, диннәр арасындагы аермалар зарарлы, ул аермалар төрле ызгышлар китереп чыгара, дип раслыйлар. Тыштан караган вакытта мөселман булып күренгән (традицион мөселман киеме, чалма киеп йөрүче) кайбер кешеләр аларның конференцияләренә дә йөри.

Үзләрен мөфти дип атап йөреп тә, яһүдиләр дә, христианнар да җәннәткә эләгер, алар безнең туганнарыбыз, алар бер Илаһка табынучылар, дип уйлаучылар да бар. Безнең Пәйгамбәребезне (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) эпилептик, я акылдан язган, я ялган пәйгамбәр дип атаган кешеләр ничек итеп тәүхид тарафдарлары була алсыннар ди? Ә Мөхәммәд пәйгамбәрне  (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) христиан һәм яһүдиләр нәкъ менә шулай итеп тасвир итәләр дә бит инде. Безнең Пәйгамбәребезне (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) авыру яки ялган пәйгамбәр дип атаучылар ничек җәннәттә булырга мөмкин? Аны ялган пәйгамбәр дип атаучылар Мөхәммәд (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) белән бергә бер урында берничек тә була алмый.

Андый кешеләр бер нәрсәне аңлап бетерми: Аллаһ бездән таләп иткән төп әйбер – безнең Аның  турында хак фикердә булуыбыз, Аның балалары, илаһлыкта иптәшләре, кимчелекләре булмавына инануыбыз, Ул Үзе Үзен сыйфатлаганча Аңа иман китерүебез, Аның пәйгамбәрләренә, шул исәптән Аның соңгы пәйгамбәренә (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) иман китерүебез. Аллаһы Тәгаләнең ихтыяры – менә шул була да. Ә калганнары, әхлак нормалары, хәләл һәм хәрәм төшенчәләре, болар барысы да – фуруг, диннең эчке тармаклары. Барысының да нигезе – иман, хак дингә ышану. Бу хәрәкәтләрдә катнашучы кешеләр киресенчә исәпли: әхлак – барысының да нигезе, ә иманны һәркем үзенә үзе уйлап таба.

Алар, Аллаһ кешеләргә вәхи иңдерми, ә кешеләр үзләренә үзләре диннәр уйлап таба, дип ышаналар. Шуңа күрә дә, алар фикеренчә, булган диннәрне бер-берсенә кушып, аларның ниндидер бер арифметик уртасын исәпләп чыгаруда бернинди дә начарлык юк. Безнең аңлавыбызча һәм бердәнбер дөрес фикер буенча, дин ул – Раббыбызның соңгы Пәйгамбәре (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) аша безгә җиткерелгән Аның хак сүзенә ышану вә буйсыну. Исламнан башка бер генә дин дә безнең тарафтан кабул ителми. Бершиксез инану – ул безнең иманыбыз, кем исламны кабул итми – кяферләр, имансызлар, мәңгелеккә Җәһәннәм утына баручылар.

Әбу Али әл-ӘШГАРИ

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана