Әбу Мансур әл-Мәтуриди – хак юл имамы

21 октябрь 2013 ел 14:48

Имам Әбу Мансур әл-Мәтуридиның гакыйдә һәм фикыһы Әбу Хәнифә гакыйдә һәм фикыһына нигезләнгән. 

Әбу Хәнифә фикыһта мәзһәбкә нигез салучы, бу мәзһәб аның исеме белән атала, ә Әбу Мансур әл-Мәтуриди гакыйдәдә мәзһәбкә нигез сала, бу мәзһәб мәтуридия дип атала башлый.

Фикыһта хәнәфи мәзһәбен тоткан кешеләрнең күпчелегенең гакыйдәдә һәм аның ысулында мәтуридия мәзһәбен тотуы билгеле. Безнең көннәрдә ислам дөньясының яртысы хәнәфи-мәтуриди мәзһәбен тота.

Имам Мәтуриди дүртенче дәрәҗәдә (Әһле-Тәһриҗ) һәм хәнәфи мәзһәбенең өченче дәрәҗәсендә (табака) тора. Ул белемнәрен Әбу Бәкер Әхмәд ибне Исхак әл-Җүрҗани, Нүсәйр ибне Яхъя әл-Бәлхи, Нишапурда казый булган Әбу Бәкер Мөхәммәд ибне Әхмәд әл-Җүрҗани кебек, Мөхәммәд ибне Хәсән Әш-Шәйбани шәкерте булган Сөләйман әл-Җүрҗани шәкертләреннән ала. Ә Мөхәммәд ибне Хәсән Әш-Шәйбани, үз чиратында, Әбу Хәнифәнең танылган шәкертләренең берсе. Аның шәкертләре арасында фикыһ һәм кәлямдә танылган, Әбу Әхмәд әл-Ияды, Әбел-Хәсән ибне Сәид әл-Рустуфуни, Әбу Мөхәммәд Габдел-Кәрим ибне Муса әл-Паздави һ. б. кебек галимнәр була.

Имам Мәтуридиның барлык фикерләре дә Коръәни-Кәримгә һәм Сөннәткә нигезләнә. Имам өстәл янында гына утыручы галим булмый. Меңнәрчә замандашлары аның вәгазьләрен тыңлагач туры юлга баса. Халык алдында чыгыш ясау мөмкинлеген ул беркайчан да ычкындырмый. Яхшы хәтер, зур гыйлеме булган тел остасы һәрвакыт диспутларда җиңеп чыга. Имам мөгътәзиләләрнең ялгыш фикерләрен урнаштырырга тырышкан  Мәэмүн хәлифеннән соң (197/81 нче еллар) яши һәм хезмәт итә. 

Шул ук вакытта гарәп теленә тәрҗемә ителгән борынгы грек фәлсәфәчеләре хезмәтләре тарала башлый. Кайбер галимнәр, аларның хезмәтләре белән мавыгып китеп, ялгыш фикерләрен тарата башлый. Имам Мәтуриди, әл-Әшгари һәм аларның шәкертләренең гыйльми хезмәтләре шул заман мөселманнарына Аллаһы Тәгалә илчесе (салләллаһу галәйһи вәссәлам) күрсәтеп калдырган дөрес юлны сайларга булыша. Имам Әгъзам Әбу Хәнифәнең дин нигезләре буенча фикерләрен аның хезмәтләреннән имам Мәтуриди аерып чыгара. Ул бу гыйлемне системалаштыра, фактлар белән тулыландыра. Киләчәк буын Әбу Хәнифә мәзһәбе имамнары дин гыйлеме буенча имам Мәтуриди иҗтиһады буенча эш йөртә һәм бу белем безнең көннәргә кадәр үзгәрмичә килеп җитә.

Шулай итеп, Гыйльмел-Кәлям буенча сөнниләрнең гыйльми хезмәтләре бары тик Коръәни-Кәримгә һәм Сөннәткә нигезләнә. Имам Әбу Мансур әл-Мәтуриди күп кенә китаплар авторы, ләкин безнең ике китабын билгеләп үтәсе килә:

1. «Китабүт-Тәүхид». 

2. «Тәгъүиләтел-Куръән» (тафсир, автор аятьләрне башка аятьләр белән аңлата). Без бу ике китапны бөтен яктан да бик мөһим дип исәплибез: аларда бирелгән гыйлемнәре буенча да, күләмнәре буенча да.

Мәкаләнең ахырында ислам дөньясында, бигрәк тә Әһле Сөннә вәл Җәмәгатьтә Әбу Мансур әл-Мәтуриди һәм Әбел-Хәсән әл-Әшгаринең керткән өлешләре гаять зур булуын ассызыклап үтәсе килә, чөнки алар ялгыш фикерләрне дөресләреннән аера белгән. Алга таба Урта Азиядә, Идел буе Болгар дәүләтендә, Пакьстанда, Һиндстанда, Әфганстанда, Госманлы империясенең күпчелек өлешендә яшәүче хәнәфиләр үзләрен имам Әбу Мансур әл-Мәтуридига, ә шәфигыйлар, мәликиләр, хәнбәлиләр үзләрен имам Әбел-Хәсән әл-Әшгарига охшата. «Мәтуридия-Әшгария» гакыйдәсе – Әһле Сөннә вәл Җәмәгатьнең бердәнбер дөрес гакыйдәсе.

Ысул нигезләрендә алар арасында, кайбер фикерләр буенча 13 терминнан кала (ихтиләф ләфзи), бернинди дә каршылыклар юк.

 

Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,

мөфти Камил хәзрәт СӘМИГУЛЛИН

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана