Корбан чалу

09 октябрь 2013 ел 23:00

Корбан бәйрәме – ислам дөньясында иң олы, мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе. Якынлашып килүче Корбан бәйрәме һәрберебезнең күңеленә иман нуры өстәсә иде. Бу көн безнең өчен кылган гөнаһларыбызның ярлыкануы, Аллаһ кушмаган гамәлләрдән тыелу, үзеңә һәм әйләнә-тирәдәгеләреңә, фәкыйрьләргә, ятимнәргә шатлык бүләк итү көне буларак кадерле. Кабат Ибраһим гәләйһиссәламнең: “Әгәр дә миңа угыл бала бирсәң, мин шул баламны корбан итеп чалырга әзер”, – дигән сүзләрен искә төшерәсе килә. Ләкин Аллаһы Тәгалә бәндәләрнең каннарын түгүче түгел, ул бары шул рәвешле пәйгамбәребезнең иманы ныклыгын күрсәткән. “Йә Ибраһим, Раббыңа әйткән нәзереңдә тугрылыклы булуыңны исбатладың. Аллаһ синнән разый булды. Инде корбан итеп улыңны түгел, куй чал”, – дип аңа бер сарык җибәргән. Шул көннән башлап дөньядагы барча мөселман халкы Корбан чала. Әлеге бәйрәм көннәрендә Аллаһы Тәгаләнең бөеклегенә, исламның хак дин булуына тагын бер кат инанып мохтаҗларга, ятимнәргә, төрле бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә хәлдән килгәнчә ярдәм кулы сузыйк, туганнарыбыз, күрше-күләннәребезнең хәлләрен белешик!

Корбан чалуга карата халыкта еш кына сораулар туып тора. Шул сорауларның кайберләренә Татарстанның Кама буе төбәге казые Рөстәм хәзрәт ШӘЙХЕВӘЛИЕВ җавап бирә.

Корбан чалу ислам динендә нинди урын тота? Ул һәркем өчен дә мәҗбүриме? Ничек башкарыла?

–Төп ихтыяҗларын исәпкә алмаганда (мәсәлән, торак, кием, машина, өй җиһазлары), малы 12000 сумга җиткән, мосафир булмаган мөселман кешегә корбан чалу ваҗибтыр, ягъни мәҗбүридер. Корбан чалу мәҗбүри булган очракта корбан бер кеше исеменнән генә чалына һәм ул үз гомеренә бер тапкыр түгел, бәлки мәҗбүрилеге булган һәр елны чалынырга тиеш. Оешмада эшләүче  кешеләр исеменнән, мәхәллә халкы исеменнән, гаилә исеменнән нәфел корбаны чалынырга мөмкин. Бу очракта оешмада эшләүче  кешеләр, мәхәллә һәм гаилә әгъзалары өстеннән корбан чалу ваҗиблыгы төшми. Бу әйтеп кителгән кешеләр арасыннан корбан чалу мәҗбүрилеге булган һәркем үзе корбан чалырга тиеш.  Аллаһның илчесе галәйһиссәлам: “Кемнең корбан чалырга мөмкинлеге булып та, моны эшләмәсә, мәчетебезгә якынлашмасын”, – дип кисәткән. Корбан чалуны исә һәр кеше үзе үтәсә әйбәтрәк. Иң башта терлекне кыйблага каратып яткырырга кирәк. Ул аягында чакта корбан догасы укыла. Аннары: “Әй Раббым! Ошбу хайванны Синең әмерең буенча чаламын. Әй Раббым! Кабул кыл. Бисмилләһи, Аллаһу әкбәр!” – дип ниятләп, корбанлык бугазы киселә.

Әгәр төрле сәбәпләр аркасында кеше бу эшне үзе башкара алмый икән, башка кешегә тапшырып, карап тора ала. Тик өч шартны үтәргә кирәк. Беренчедән, бу кеше мөселман булырга тиеш. Икенчедән, корбан чалуны үтәүченең: “Әй Аллаһ, бу корбанны фәлән улы фәләннән, яисә фәлән кызы фәләннән кабул ит”, – дип әйтүе кирәк. Өченчедән, ул кешегә чалына торган корбанның ите белән түләргә ярамый.

Кайбер гаиләләр корбанны гает намазына кадәр чалып куя. Болай эшләү дөресме?

– Гает укылганчыга кадәр чалынган корбан дөрес булмый. Моның турында Пәйгамбәребез (с. г. в.) дә әйтеп калдырган: “Кем гаеткә кадәр корбан чала, бу аның гаиләсе өчен ит кенә булыр, ә корбан чалу йөкләмәсе аның өстеннән төшмәс”. Шулай ук бу эшне караңгы төшкәч тә башкару киңәш ителми, чөнки шартлары үтәлеп бетмәскә мөмкин, мәкруһ.

Корбанлык өчен нинди хайван сайлау кирәк?

– Корбанлык өчен пар тояклы – кәҗә, сарык, дөя, сыер кебек хайваннарны алу кирәк. Каз, үрдәк, күркә кебек кошларны, атларны чалырга ярамый. Шулай бер күзе сукыр, йөри алмаслык аксак, бер колагының, я бер мөгезенең, я койрыгының өчтән бер өлеше киселгән; колаксыз, койрыксыз һәм бик ябык хайваннарны корбанга чалу дөрес түгел. Яшенә килсәк: дөягә – биш яшь; үгез яки сыерга – ике яшь; кәҗә, сарык малына бер яшь булу шарт. Куй сарыгы (бу бары куй сарыгына карый) бик зур һәм симез булып, бер яшьлекләреннән аерылмаса, алты айлыкларын да чалу ярый. Ә эре маллар бу кагыйдәгә карамый. Тик шунысын истән чыгармаска кирәк. Сарык һәм кәҗә бер кеше өчен генә корбан кылына, ә сыер яки дөя – җидешәр кеше өчен (күп дигәндә). Шулай ук бер үзеңә яисә җидедән ким кеше саны булган  бер төркемгә дә бер сыер, бер дөя корбан чалу да дөрес. Әгәр араларыннан берсе ит өчен катышса, һичберсенең өлеше корбаннан хисапланмас.

Нәзер итеп чалына торган корбаннар бар. Монда берәр нинди чикләүләр, халык белеп бетермәгән гамәлләр юкмы?

– Нәзер корбанын чалу гает көне белән бәйле түгел. Бу эшне нәзере үтәлгәннән соң башкару лазем. Корбан фәлән нәзер үтәлгәне өчен дип чалына  Мондый итне үзеңә ашарга ярамый, гаиләнең башка әһелләре ашый ала, яисә аны тулысынча таратып бетерергә кирәк, мохтаҗларга таратсаң хәерлерәк була.

Корбанлыкны ничек дөрес итеп бүлергә?

– Җиде кеше бер хайванны корбан кылганда, ит үлчәү белән килограммлап бүленергә тиеш, кисәкләп чама белән бүлү дөрес түгел. Аллаһның илчесе галәйһиссәлам шулай аңлаткан: “Ашагыз, ашатыгыз һәм саклагыз”. Бай кеше корбанныӊ итен өч кисәккә бүлеп, бер өлешен фәкыйрьләргә өләшү,  икенче өлеше белән кунакларны хөрмәт кылу һәм өченче өлеше белән өй җәмәгатьләрен хөрмәт кылу мөстәхәб (саваплы) санала. Бай булмаган кешегә өй җәмәгатьләрен генә хөрмәт кылу да дөрес. Ә тиресен исә сатып, акчасын сәдака итеп бирү мөстәхәб була. Аны сатып, акчасын үз кирәгеңә тоту дөрес түгел. Әмма сатмыйча күн итеп яисә тун тегеп куллану дөрестер.

– Сыерны корбанга чалганда җиде кеше арасына мәрхүмнәрне кертергә ярыймы?

–Мәрхүмнең өлешен сәламәт кешеләрнең корбанына катыштыру мәкруһ.

Корбан чалмыйча, чалдырмыйча акчасын гына мәчеткә яки мескеннәргә бирергә ярыймы?

– Корбан чалу – кешеләр өчен Аллаһ тарафыннан билгеләнгән, пәйгамбәрләр кылган вә безгә кушып калдырылган изге гыйбадәтләрнең берсе. Корбан чалуны акча биреп кылына торган гыйбадәткә әйләндерү дөрес түгел.

Кояш баткач, караңгы вакытта корбан чалынамы?

Корбан чалу – бәйрәм көнен дә санап, өч көн дәвам итә. Өченче көннең кояшы баеганчы корбан суюлар тамамланырга тиеш. Корбанны кич һәм төнлә бугазлау мәкруһ.

Әгәр кеше кушылган көннәрдә корбан чалып өлгермәсә, нишләргә?

Гозерсез сәбәпләр белән гает көннәрендә корбан чала алмаган кешегә корбанлыгын яки аның бәясен фәкыйрьләргә сәдака итеп бирү тиешле.

Коръәни-Кәримдә корбан чалу турында болай диелгән: “Аллаһы Тәгалә мәсҗид Хәрәмдәге Кәгъбәне мөселманнарга кыйбла кылды, аның белән ислам дине һәм мөселманнар каим булып яшәр, сугышу хәрәм булган айларны, корбан чалуны һәм мәсҗид Хәрәмдәге яки хаҗдагы ачык галәмәтләрне мөселманнар файдасына кылды. Коръәндәге бөтен хәбәрләр сезгә сөйләнә – дөреслектә Аллаһы Тәгаләнең җирдә вә күкләрдә булган нәрсәләрне белгәнлеген белүегез өчен, әлбәттә, Аллаһ һәрнәрсәне белүче” (5:97).

“Корбан дөяләрен Аллаһ диненең галәмәтләреннән кылдык, аларда сезнең өчен дөньяда файда, ахирәткә савап бар, аякларында торган хәлләрендә бугазлаган вакытыгызда Аллаһ исемен зикер итегез, әгәр бугазлагач яннары илә җиргә төшсәләр, аларны ашагыз вә канәгатьле фәкыйрьгә вә оялып сораучы фәкыйрьгә ашатыгыз! Ул дөяләрне аяк өстендә бугазлауны бәян иткәнебез кеби аларны сезгә файдаландырдык, шаять, шөкер итәрсез” (22:36).

“Раббың ризалыгы өчен намаз укыгыл һәм ятимнәрне вә фәкыйрьләрне ашатыр өчен корбан чал!” (108:2).

Корбан чалу турында пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) әйткән: “Дөреслектә, бу көнебезне намаз уку белән башларбыз, аннан кайтып корбаннарыбызны чалырбыз. Шулай эшләгән бәндә сөннәтебезне үтәгән булыр”.

Әңгәмәдәш – Нияз САБИРҖАНОВ

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана