baytalhikma.ru - хикмәти мәдрәсә

30 сентябрь 2013 ел 12:26

“Аллаһ Тәгалә хикмәтен теләгән кешесенә бирер. Кемгә хикмәт (акыл, гыйлем) бирелсә, хакыйкатән, аңа күп хәер бирелгән булыр”  (Коръән, Бәкарә сүрәсе, 269 нчы аять)

Bayt al-Hikma (гарәпчәдән “хикмәтләр йорты”  дип тәрҗемә ителә)– IX гасырда Багдадта нигез салынган беренче ислам фәне үзәге әнә шулай аталган. 400 еллык тарихка ия үзәк дин белгечләрен бөтен дөнья күләмендә үзенә җәлеп итә. Аларның күбесе Идел буе Болгары белән тыгыз мәдәни-икътисади элемтәләр корган Урта Азия җирләрендә туып-үскән галимнәр була.

Bayt al-Hikma – бүгенге заманда теләгән һәркемгә ислам дөньясының күпгасырлык  фәнни- дини мирасын җиткерү максатыннан  эшләнгән ислам мәгарифенең беренче интернет порталы. Интернет киңлектә ислам дәресләре алып барыла торган моңа охшаш сайтлар бар, әлбәттә. Ләкин аларда дәресләр еш яңарып тормау интернет кулланучыларда  сораулар тудыра.

 http://www.baytalhikma.ru/  - фәнни, уку-укыту проекты бүгенге заманда ислам диненә кагылышлы гыйлемне көчәйтү, исламны дөрес аңлау, Изге Коръән һәм сөннәтебез аша Аллаһы Тәгалә  мәрхәмәтен, мәхәббәтен ачу өчен булдырылды.

Порталның фәнни, уку-укыту эшчәнлеге Коръәнгә һәм Пәйгамбәребез сөннәтенә таянып алып барыла һәм  Мәлики, Шәфигый, Хәнбәли, Хәнәфи  мәзхәбләре өйрәтүләре аша  аңлатмалар җиткерелә. Төп темалар: “Коръән”, “Сөннәт”, “Ислам өйрәтүләре”, “Ислам хокукы”, “Тарих”, “Телләр”. Проектны тормышка ашыруда Россиядә, Төркиядә, Мисырда, Иорданиядә, Согуд Гарәбстанында, Малайзиядә һәм башка илләрдә югары белем алган белгечләр тырышлык куя.

Интернет мәдрәсә һәркем үзе теләгән вакытта һәм урында ачып карый алган видеодәресләрдән торган банкны хәтерләтә. Алга таба биредә тулы куәткә эшләүче  урта һәм югары дини һөнәри белем бирүче дистацион укыту оештыру да ниятләнелә. 

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана