Мөхтәсибәтләр районнарның рухи үзәге

30 сентябрь 2013 ел 08:48

Элегрәк заманнарда республикада мәчетләр саны хәзерге кебек үк түгел иде. Аллага шөкер, олуг күңелле бәндәләребез, динебезне үстерергә, халыкны иманлы итәргә тырышканнар күбәйде һәм Аллаһ йортлары да елдан-ел арта бара. Мәчетләр саны арту белән нәзарәт һәм төрле җирлектәге –мәхәлләләр арасында, нәтиҗәле эшчәнлек алып бару максатыннан, мөфтият структурасы барлыкка китерелде. Бүгенге көндә һәр район үзе бер мөхтәсибәт булып тора.  

Мөхтәсибәтләрне имам-мөхтәсибләр җитәкли. Имам-мөхтәсибнең эше Диния нәзарәте карарларын мәхәллә халкына җиткерү , район хакимиятләре, рәсми органнар белән хезмәттәшлек итү, мәхәллә ихтыяҗларын кайгырту, авыл имамнары белән эшләүдән гыйбарәт. Айга бер мәртәбә имамнар җыелышы үткәреп, дини эшчәнлек алып баруга кагылышлы мәcьәләләрне тикшерү, хәл итү дә аның өстендә. 

Һәр мөхтәсибәтнең  эшчәнлеге төрле юнәлешләрне колачлый. Шуңа күрә мөхтәсибәттә түбәндәге бүлекләр эшләве зарур:

халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге;

уку-укыту бүлеге;

төзелеш һәм хуҗалык эшләре бүлеге;

финанс бүлеге;

мәгълүмат бүлеге.

Бүлекләрнең һәркайсына аерым бурычлар йөкләнгән.

Халыкка хезмәт күрсәтү юнәлешләре:

- дини йолаларны, бәйрәмнәрне, чараларны оештыру,

- яшьләр, хатын-кызлар, балалар белән эшләү,

- зәкят җыю, “хәләл” төшенчәсенә бәйле эшчәнлек.

                                                                                            

Уку-укыту бүлеге юнәлешләре:

-         мөгаллимнәр белемен күтәрү;

-         кичке укулар (хатын-кызлар, ир-атлар төркеме);

-         мәчеттән тыш рухи тәрбия бирү (уку йортларында, төзәтү колонияләрендә һ.б. урыннарда);

-         Әбү-Хәнифә мәзхәбе буенча фетвәләр бүлеге;

-         методик үзәк.

 

Төзелеш һәм хуҗалык эшләре бүлеге юнәлешләре:

-         мәхәлләләр һәм биналар документларын теркәү;

-         мәхәллә биналарына күрсәтелгән  коммуналь хезмәтләргә түләү;

-         биналарның һәм бина яны территорияләренең эчке һәм тышкы торышлары;

-         мәхәлләләрнең һәм биналарның матди-техник базасы;

-         төзелешләрне планлаштыру.

 

Мәгълүмат бүлеге юнәлешләре:

-         нәшрият эшчәнлеге;

-         смс хәбәрләр тарату”

-         айлык газет чыгар;

-         “Ислам”  ТВ тапшыруы әзерләү;

-         массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү.

 

Мәхәллә халкы белән эшләү зур тырышлык, сабырлык һәм гыйлем таләп итә.  Әйтик, дини йолаларны башкару, оештыру үзе генә дә күп төрле гамәлләрне күз алдында тота. Монда имамга гариза кабул итәргә дә, никах үткәрү, исем кушу, мәетне соңгы юлга озату кебек дини йолалар мәҗлесләрен  ничек уздырырга кирәклеген өйрәтү дә, дини йоланы башкару, вәгазь сөйләү дә керә.

Яшьләр белән эшләү дигәндә, аларны мәчетләргә җәлеп итү өчен спорт һәм башка төр чаралар оештыру мөһим. Шулай ук мөхтәсибәт иҗтимагый эшләргә – хәйриягә зур игътибар юнәлтсә яхшы, чөнки бу мәхәллә халкын берләштерүгә китерә, динебез кыймәтләрен, мәрхәмәтлелек, изгелек кебек төшенчәләрне җиткерү булып тора. 

Мөхтәсибәтләр районнарның рухи бер үзәге ул. Имамның иң зур вазыйфасы ул – җәмәгатьне туплау һәм дәгъват итү. Имамнарыбыз җирлектәге халыкны иманлы, әдәпле-әхлаклы итү ниятеннән зур тырышлык куялар. Мәчетләребезгә төрле кешеләр килә. Аларга көләч йөз белән, татлы тел белән нәсихәт бирик. Һәркайсыбызга мәхәллә халкы белән матур мөгалләмә корып, бердәм булып динебезгә хезмәт итәргә язсын иде. Алга таба да бергәләшеп динебез кыйммәтләрен халыкка җиткерергә, мөселман кардәшләребезнең рухи ягын кайгыртырга насыйп итсен иде.

 

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Татарстан мөфтие урынбасары

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана