Әбу Хәнифә һәм хәнәфи мәзһәбе

25 сентябрь 2013 ел 14:29

Хәнәфи мәзһәбе – сөнни исламның дүрт мәзһәбенең берсе. Мәзһәбнең атамасы (эпонимы) – Әбу Хәнифәдән (имам әл-Әгъзам (Бөек имам), Ногман бине Сабит әл-Куфи) алынган. Әбу Хәнифә Куфә шәһәрендә (Гыйракның үзәгендәге шәһәр) 80/699 нчы елда туа, аның ата-бабалары Ираннан була. Алар ефәк сату белән шөгыльләнгән. Мөселманнарда кабул ителгәнчә, аның әтисе һәм бабасына беренче тәкъва хәлифә Гали бине Әбу Талиб белән күрешергә насыйп булган. Хәлифә Аллаһтан Сабит нәселенә рәхим-шәфкать кылуын сорап дога кылган. Гыйрак – кешелек цивилизациясенең иң борынгы урыннарының берсе. Монда бар җирдә дә антик (борынгы) һәм фарсы фәлсәфә мәктәпләре традицияләре киң таралыш алган була. Бу илдә шул ук вакытта төрле диннәр дә (ислам, христиан, яһүд, зәрдәш (зороастризм)) кулланышта йөргән. Бу диннәрнең ортодокс агымнары тарафдарларыннан тыш, Гыйракта диннәрнең төрле секталары һәм тармаклары вәкилләре дә яшәгән. Дөньяга карашның шундый күп төр вәкилләре арасында моназаралар (диспутлар) үткән. Дөньяга карашларның, диннәрнең шулай күптөрлелеге Ногман бине Сабит шәхесе бик тиз камилләшүенә ярдәм иткән. Ул дини-фәлсәфи эчтәлектәге төрле сорауларга җаваплар эзләгән, гаиләсе шөгыльләнгән сәүдәне бөтен рәвештә алып бару белән бергә, үзен тулысынча фәнгә багышлаган. Ул башта мөгътәзилләр, хариҗилар, башка төркемнәр белән төрле диспутларда катнашкан, кәлямне (сүз (үзара) бәйләнгән сүзләрне, сөйләмне) өйрәнгән, аннан соң аның кызыксыну даирәсе мөселман хокукы – фикъһегә күчкән. Ногман Коръән аятьләре һәм Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) хәдисләрен җентекләп өйрәнгән. Ул үзенә ниндидер хокукый фәтвалар (дини күрсәтмәләр) чыгару гына түгел, ә булган бар хокукый белемнәрне системага салу, аларны фәнни нигезләү бурычын да куйган. Тик бу вакытта ул пәйгамбәр һәм аның сәхабәләре ысуллары һәм традицияләренә таянган һәм эзлекле рәвештә аларның эшләрен дәвам иткән. Әбу Хәнифә шәхес булып формалашканда төп рольне аның Куфә шәһәрендә яшәве уйнаган. Ул вакытта бу шәһәр хәлифәтнең зур мәдәни үзәге булган. Шунда яшәве аркасында ул пәйгамбәрнең кайбер сәхабәләре (Әнәс ибне Малик, Габдулла бине Әбу Гауф, Сәһләм ибне Сәйед һ. б.) белән очраша алган. Ул алардан хәдисләр өйрәнгән, аларны язып алган. Әбу Хәнифә 28 ел буе фикъһе буенча иң атаклы белгечләрнең берсе Хәммад бине Әбу Сөләйманнан мөселман хокукын өйрәнгән, моны үзенең остазының вафатына кадәр (һиҗринең 120 нче елы) туктатмаган. Шул ук вакытта Әбу Хәнифә еш кына Куфәдән чит җирләргә барып, табигыйннар (сәхабәләрне күргән кешеләр) буыныннан булган Гамр ибне Җумахи, Әбу Зөбәер Мөхәммәд, Ибне Шиһаб әз-Зүһри, Әбу Бәкер Касыйм ибне Мөхәммәд, Һишам ибне Гурва, Яхъя ибне Сәйед әл-Әнсари, Әюб ибне Кайсан әс-Сәхтияини, Кутәдә ибне Дианә, Бәкер ибне Габдулла Мүзини кебек танылган хокук белгечләреннән белем алган. Ул, болардан тыш, пәйгамбәр гаиләсе әгъзасы Әһлел-бәйттән дә күп нәрсәгә өйрәнгән, аларның гаиләсен чиксез яраткан һәм ихтирам иткән. Мәсәлән, ул Зәед ибне Гали һәм Мөхәммәд Бакир белән аралашкан. Аңа Җәгъфәр Садыйк белән дә очрашырга туры килгән. 120 нче елны Хәммад вафат булгач, Әбу Хәнифә аның урынына кала, аның эшен эзлекле һәм лаеклы дәвам итә. Әбу Хәнифә ислам фәннәрен укыта, мисал өчен, ислам хокукы фәнен. Ул укыткан вакытта ниндидер бер темага лекция укымаган, ә дәресләрдә нинди дә булса бер проблеманы күтәргән. Шәкертләргә ул башта бу проблеманың асылын аңлаткан, аннан соң аларга хәл ителәсе мәсьәләне чишү буенча полемикага (сүз көрәштерүгә) керергә тәкъдим иткән. Әбу Хәнифә дә, аның шәкертләре дә, проблеманың чишелешенә үз карашларын бәян иткән. Кайвакыт бу фикерләр туры килгән, ә кайвакыт – юк. Аның фикере белән килешмәгән шәкертләр дә булган. Полемика (бәхәс) беткәч, ул аның нәтиҗәләрен чыгарган; шулай итеп, алар үз шәкертләре белән мәсьәләнең дөрес чишелешенә килгән. Гомуми карарга килгән вакытта, алар арасында кискен каршылыклар калмаган. Укыту процессын шул рәвешчә алып бару өчен,  укытучының, һичшиксез, бик тирән белемле һәм үз-үзенә нык ышанган булуы зарур булган. Әгәр дә ул мондый сыйфатларга ия булмаса, ул үзен шәкертләре белән бер рәткә куеп, алар алдында бар абруен югалткан булыр иде. Мондый әңгәмәләр вакытында Әбу Хәнифәдә яңа карашлар (идеяләр) һәм алдынгы фикерләр туган. Ул үзенең вафатына кадәр укудан, яңаны өйрәнүдән туктамаган. Шулай итеп, укытудагы әлеге ысулы ярдәмендә ул шәкертләренең остазы гына булып калмаган, ә аларның һәрберсенең ихлас дустына да әйләнгән. Хәтта аларның кайберләренә ул матди яктан ярдәм дә иткән. Ул үз заманының күп кенә атаклы кешеләренең остазы да булган. Ләкин аның кайбер шәкертләре аңа шулкадәр якын булган ки, алар үзләренең остазларының гомере азагына кадәр аның белән бергә калган. Сөйләп калдырылган риваятьләр буенча, алар барысы утыз алты кеше булган. Шулар арасында – Әбу Йосыф, Мөхәммәд әш-Шәйбани, Зөфәр ибне Хөзәйл, Хәсән ибне Зияд, Хәммад ибне Хәсән, Габдулла ибне Мөбарәк, шулай ук Вәкиг ибне Җәррах, Әбу Гамр Хафс бине Гийас, Яхъя ибне Зәкәрия, Дауд ат-Таи, Әсәд ибне Гамр, Афйат ибне Йазид әл-Гадви, Касыйм ибне Маан, Гали ибне Мөшир, Хиббан ибне Гали һ. б. булган.

Әбу Хәнифәнең аеруча билгеле хезмәтләренең берсе – “Фикъһел-Әкбәр” (“Бөек гыйлем”) хезмәте. Ул анда ортодоксаль (тайпылышсыз) ислам тәгълиматының дөньяга караш нигезләрен системага сала, аларны акыл белән кабул итү дәрәҗәсенә җиткерә. Моннан тыш, тагын берничә хезмәтне ул язган дип исәплиләр. Мәсәлән: “Фикъһе әл-Әбсәтъ”, “Китаб әл-Галим вә әл-Мөтәгаллим”, “Мәгърифәт әл-Мәзәһиби”, “Әл-Әсъль”.

Әбу Хәнифә яшәгән чорда давыллы тарихый вакыйгалар була. Ул Әмәвиләр династиясе чорының бөеклегенә һәм җимерелүенә шаһит була, Габбаси хәлифәләр чорында яши. Бөек акыл иясе буларак, табигый, ул үзе тирәсендә барган бу вакыйгалардан читтә кала алмаган, аның үз сәяси карашлары  һәм өстенлекләре булган. Мәсәлән, ул әмәвиләрнең тиранлык сәясәтенә каршы чыгыш ясаган. Бу очракта аның бу позициясе пәйгамбәрләр гаиләсе (Әһлел-бәйт) позициясе белән туры килгән. Шуңа да карамастан, ул, тулаем алганда, хакимияткә каршы кораллы чыгышларны ачыктан-ачык яклауга бармаган. Мәсәлән, ул үз тарафдарларын әмәвиләргә каршы турыдан-туры баш күтәрергә чакырмаган. Һишам хәлифә хакимлеге чорында  пәйгамбәр нәселеннән булган Зәед ибне Гали хәлифәгә каршы баш күтәргәч, Әбу Хәнифә аңа ун мең дирһәм акча җибәреп, матди яктан ярдәм иткән, тик үзе бу баш күтәрүдә катнашудан тыелып калган. Ул Зәйдне мөселман җәмгыятенең лидеры итеп тә таныган, ләкин, аның даирәсендәге кешеләрнең ышанычлы булмавы сәбәпле, җиңеп чыгуына ышанмаган. Әлеге очракта ул хаклы булып чыккан. Әмәвиләр бу ихтилалны (революцияне) мәрхәмәтсез рәвештә бастыра һәм Зәйднең бар көрәштәшләрен җәзага тарта. Ә Зәйд үзе үтерелә. Аннан соң Хорасанда (Көнчыгыш Иранда урнашкан өлкәдә) аның улы Яхъя, аннары, Йәмәндә аның улы Габдулла баш күтәрә. Ләкин бу баш күтәрүләр дә бастырыла, Яхъя белән Габдулла җәзалап үтерелә. Әбу Хәнифә, әмәвиләргә каршы карашлары сәбәпле, аларның репрессиясенә дучар була. Тик, аның җәмгыятьтәге бик зур абруе аркасында, әмәвиләр аңа оппозицион карашлардан баш тартып, дәүләт эшендә югары вазыйфа тәкъдим итә. Әмма ул бу тәкъдимне кабул итми. Шуннан соң аны кулга алып кыйнаталар, ә аннары, һиҗринең 130 нчы елында, төрмәдән чыгарып, Хиҗазга (Гарәп ярымутравының көнбатыш өлешенә) сөрәләр. Хакимияткә Габбасилар килгәнче ул шунда була. Габбасилар хакимиятенең беренче елларында Әбу Хәнифә аларга лояль (тугрылыклы) мөнәсәбәттә була. Ә Әбу Җәгъфәр әл-Мансур хәлифә пәйгамбәр гаиләсе әгъзаларына карата (Әһлел-бәйт гаиләсе әгъзаларына карата) репрессияләр сәясәте куллана башлагач, бу мөнәсәбәт кискен үзгәрә. Әбу Хәнифә бу гаилә кешеләрен чиксез яраткан һәм хөрмәт иткән була. Бу репрессияләр пәйгамбәрнең оныгы Хәсән нәселеннән булган Мөхәммәд ибне Габдулла һәм аның абыйсы Ибраһимның Габбасиларга каршы баш күтәрүләренә китерә. Әбу Хәнифә аларга ярдәм күрсәтә. Шулай итеп, шушы мизгелдән башлап, ул тагын хакимияткә каршы (оппозициядә) торып кала. Шуның өстенә, Әбу Хәнифәнең үз карарларын яклап чыгыш ясамаганы, аларны башкарырга өндәп фәтва чыгарудан баш тартканы өчен, әл-Мансур хәлифә аңа ачулы була. Әл-Мансур хәлифә аны хәлифәтнең баш казые вазыйфасына куярга, аның үз кулы астындагы сарай “фәкыйһе” итәргә тырышып карый. Ләкин, әмәвиләр чорындагы кебек үк, Әбу Хәнифә бу юлы да бу тәкъдимнән баш тарта. Шуннан соң аны кулга алып кыйныйлар. Ләкин, бу юлы, аның какшаган сәламәтлеге иҗтимагый тормышның чираттагы авыр сынавын бернинди нәтиҗәсез үткәреп җибәрергә мөмкинлек калдырмый. Әбу Җәгъфәр аңа хокукый карарлар (фәтвалар) чыгаруны тыеп, тоткынлыктан азат итсә дә, Әбу Хәнифә бу тетрәнүләрне күтәрә алмый һәм 150/767 нче елны вафат була. Әбу Хәнифәнең аеруча танылган шәкертләре:

1)    Әбу Йосыф, Йагъкуб ибне Ибраһим әл-Куфи (113-182). Габбаси хәлифәсе Һарун әр-Рәшид вакытында баш казый була. Хәнәфи мәзһәбенең формалашуы һәм үсешендә зур урын тота;

2)    Мөхәммәд ибне Хәсән әш-Шәйбани (132-189). Тумышы белән Васиттан, аннан соң Куфә һәм Бәгъдадта яшәгән, Рей шәһәрендә (Иранның төньягында калада) вафат булган. Әбу Хәнифә һәм Әбу Йосыфта белем алган. Әбу Йосыфтан соң Гыйрак хокук мәктәбенең иң күренекле вәкиле булган. Хәнәфи мәзһәбе үсешендә зур роль уйнаган. Аның китаплары (әйтик, “Заһир әр-Ривая”) – хәнәфи мәзһәбе буенча иң абруйлы хезмәтләрдән исәпләнә;

3)    Әбу әл-Хөзәйл, Зөфәр ибне Хөзәйл ибне Каус әл-Куфи (110-158). Исфаханда туган, вафат булган урыны – Басра шәһәре. Башта хәдисләр тапшыручы була, аннан соң хокук белеме белән шөгыльләнә. Кыяс өлкәсендә Әбу Хәнифәнең сәләтле шәкерте була. Хәнәфи мәзһәбе үсешендә зур әһәмияткә ия;

4)    Хәсән ибне Зияд әл-Лүэлүэ (һиҗринең 204 нче елында вафат). Хокук фәненә – Әбу Хәнифәдә, аннан соң Әбу Йосыф һәм Мөхәммәд әш-Шәйбанидә укый. Ул, шулай ук, хәдисләр дә тапшырган. Остазы Әбу Хәнифәнең дөньяга карашлары турында язган. Әмма, аның хезмәтләре, дәрәҗәләре ягыннан, Мөхәммәд әш-Шәйбаниның “Заһир әр-Ривая”гә кергән китапларыннан калыша.

 

Әбу Хәнифә ысулы

Әбу Хәнифә бу мөһим фәннең методологик (фәнни тикшерү методлары турындагы өйрәтмәгә мөнәсәбәте булган) нигезләрен эшләгән бөек хокук белгече була. Аңа кадәр әле беркем дә бу фәнне бу рәвештә кулланмый. Әбу Хәнифәнең ысулы шуннан гыйбарәт: ул башта Коръән аятьләре, аннан соң пәйгамбәр һәм аның сәхабәләренең сөннәте буенча фикер йөрткән һәм фәтвалар чыгарган. Хатиб әл-Бәгъдади үзенең “Бәгъдад тарихы” хезмәтендә Әбу Хәнифәнең үз сүзләрен китерә: “Мин Аллаһ Китабы буенча фәтвалар чыгарам. Әгәр дә анда ни дә булса таба алмасам, Пәйгамбәребез (с. г. в.) сөннәтенә мөрәҗәгать итәм. Әгәр дә анда да фәтва чыгару өчен нигез таба алмасам – Пәйгамбәрнең (с. г. в.) сәхабәләре сүзләрендә нигез эзлим. Мин, боларны башкарган вакытта, алар әйткәннең чикләреннән чыкмыйм. Бу вакытта мин алар (сәхабәләр) арасында аерымлыклар эшләмим”. Әбу Хәнифә яшәгән дәвердә мөселман җәмгыяте алга китә, һәм Коръәндә, һәм Сөннәттә турыдан-туры аңлатылуы булмаган сораулар барлыкка килә. Шул сәбәпле, Әбу Хәнифә, Коръәннең туры мәгънәләре белән тәңгәллек (аналогия) эшләп, мәсьәләләрне чишү ысулын кертә. Шулай итеп, Әбу Хәнифәнең хокук буенча фәтвалар чыгаруы түбәндәге чыганакларга нигезләнеп төзелә:

1)    Коръән. Ул – Аллаһ сүзе һәм шәригатьнең фундаменталь нигезе;

2)    Сөннәт – Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) тормышыннан мисаллар, аның сүзләре һәм гыйбарәләре. Алар Коръән аятьләренә шәрехнамәләр булып тора;

3)    Мөхәммәд пәйгамбәр сәхабәләренең сүзләре һәм гыйбарәләре. Бу чыганаклар да шәригатьнең төрле мәсьәләләренә ачыклык кертә. Чөнки сәхабәләр һәрвакыт пәйгамбәр янында булган һәм килеп туган төрле мәсьәләләрнең асылын, яки килеп чыгышы тарихын, яхшы белгән. Табигыйннарның (сәхабәләрдән соң килгән буынның) сүзләре сәхабәләр сүзләренә тиң түгел, чөнки алар пәйгамбәр белән турыдан-туры аралашмаган;

4)    Кыяс – аналогия буенча фикер йөртү. Ул теге яки бу проблеманың чишелешләре Коръәндә турыдан-туры күрсәтелмәгән очракта кулланыла. Бу ысулның асылы шуннан гыбарәт: ниндидер бер хокук мәсьәләсе, бу очракта Коръәндә булган ниндидер аңлатма, аналогиядә чишелә. Килеп туган проблемага охшаш (тәңгәл булган, тиңдәш күренгән) башка проблеманың аңлатмасы эзләп табыла һәм шуңа тиңләштерелеп фәтва чыгарыла;

5)    Истихсан (өстенлек бирү). Тышкы яктан формаль дөрес булган, аналогия буенча фикер йөртү; мондый вәзгыятьтә, бик үк максатчан булмаганда, андый кыяс дәлилләреннән баш тарту мөмкинлеге. Бу очракта, анык кыяска каршы булган башка дәлил нигезендә фәтва чыгарыла. Кыяс иҗмагъка һәм горефкә (йолага, гадәткә) каршы килгән вакытта истихсан кулланыла;

6)    Иҗмагъ. Элекке һәм хәзерге мөҗтәһидләрнең (дин галимнәренең) ниндидер бер мәсьәлә буенча гомуми фикере;

7)    Гореф. Әгәр дә Коръәндә турыдан-туры дәлилләр булмаса, мөселман җәмгыятендә таралыш алган ниндидер бер гадәти фикерне куллану. Гореф ике төрле була: сахих һәм фасид. Сахих гореф – Коръәнгә каршы килми торган гореф, нәкъ менә шундый гореф дәлил булып кулланыла да. Ә фасид гореф дип – Коръәнгә каршы килгән горефкә әйтәләр, мондый төр гореф дәлил булып файдаланылмый.

 

Хәнәфи мәзһәбе формалашу

Әбу Хәнифә үзеннән соң фундаменталь хезмәтләр калдырмаган. Аңа нисбәт ителгән хезмәтләр нибары берничә брошюра тәшкил итә. Бу хезмәтләрдә аның дөньяга караш принциплары һәм фәнни тәгълиматы бәян ителә. Аның бар фәнни мирасы да үз шәкертләренә телдән диярлек җиткерелә, алар остазларының әлеге зур фәнни мирасын системага сала, язма мираска әйләндерә. Әбу Хәнифәнең шәкертләре бөек шәхеснең гаять зур фәнни ядкәре югалмасын өчен барысын да эшләгән. Алар көче белән сөнни исламда ислам хокукының (киләчәктә иң киң таралыш алачак) хәнәфи мәктәбе (мәзһәбе) формалаша башлый. Әбу Хәнифәнең фәнни тәгълиматын саклау, системага салу һәм тарату эшендә аның ике шәкерте аеруча зур көч куя. Алар – Йагъкуб ибне Ибраһим әл-Әнсари (һиҗринең 182 нче елында вафат, ул күбрәк Әбу Йосыф исеме астында билгеле) һәм Мөхәммәд ибне Хәсән әш-Шәйбани (132-189 нчы еллар). Аларны “сәхибәйн” (ике шәкерт) дип атау кабул ителгән.

Әбу Йосыф түбәндәге хезмәтләрнең авторы:

1)    “Китаб әл-Әсәр”. Бу хезмәтендә Йосыф (Йагъкуб ибне Ибраһимның улы) үзенең әтисе турында бәян итә, ә ул (әтисе) – аның тасвирлавында Әбу Хәнифә турында. Бу хезмәттә пәйгамбәр һәм аның сәхабәләре чорының Әбу Хәнифә искә алган бар вакыйгаларының сылтамалары һәм тапшырулар чылбырлары (иснадләре) китерелгән. Шул ук хезмәттә Әбу Хәнифәнең хокук фәнендәге ысуллары һәм Гыйрак хокук белгечләренең төрле фәтвалары да бар.

2)    “Ихтиләфү Әбу Хәнифәтә вә ибне Әбу Ләйлә”. Бәхәсле мәсьәләләр күтәрелгән бу хезмәттә Әбу Хәнифә һәм хокук белгече Ибне Әбу Ләйлә арасында төрле мәсьәләләр буенча барган дебатларның (бәхәсләрнең) эчтәлеге бәян ителгән. Монда, шулай ук, Әбу Хәнифәнең дөньяга карашы һәм ысуллары ачык  чагылдырылган.

3)    “Әр-Раддү Гәләсияр әл-Әүзәги”. Бу хезмәттә мөселманнарның мөселман булмаганнар белән көрәш алып бару вакытындагы үзара мөнәсәбәтләре турында языла, ислам көрәш доктринасының (җиһадның) төрле аспектлары яктыртыла.

4)    “Китаб әл-Хараҗ”. Әбу Йосыф бу хезмәтендә дәүләтнең икътисадый проблемаларын карый. Китапта күтәрелгән мәсьәләләргә авторның Әбу Хәнифә карашларына туры килмәгән кайбер фикерләре булуы –  бу хезмәтнең аерым үзенчәлеге булып тора. Ул аларны Әбу Хәнифә  фикерләре белән рәттән чагыштырып бәян иткән.

Мөхәммәд ибне әл-Хәсән әш-Шәйбанигә килгәндә исә, ул Әбу Хәнифәнең шәкерте булып озак тормаган. Шәйбани үз белемен, соңыннан, Әбу Йосыфта укып тирәнәйткән; ул Гыйракның хокук белеме буенча әйдәп баручы белгечләренең берсе булып исәпләнгән, ислам хокукы белеме өлкәсендә күп китаплар язган.

Шушы барлык китаплар да хәнәфи мәзһәбендә иң төп китаплардан санала. Әбу Хәнифәнең күренекле шәкертләре арасында шулай ук Зөфәр ибне Хөзәйл (110-158), Габдулла ибне Мөбарәк әл-Маварди (118-181), Хәсән ибне Зияд (204 нче елны вафат) та бар.

 

Хәнәфи мәзһәбе чыганаклары

Мәзһәбнең бар китаплары да өч категориягә бүленә.

1)    “Масаилүл-ысул” (яки “Заһир әр-Ривая”). Болар – мәзһәбнең төп китаплары, алар ышанычлы дип санала. Моңа Әбу Хәнифә, Әбу Йосыф, Мөхәммәд әш-Шәйбани, Зөфәр ибне Хөзәйл, Хәсән ибне Зияд һәм кайбер башка авторларның хезмәтләре керә. “Масаилүл-ысул”ның нигезләрен Мөхәммәд әш-Шәйбаниның “Мәбсүтъ”, “Әз-Зиядә”, “Әл-Җамигъ әл-Кәбир”, “Ас-Сияр әс-Сагир”, “Ас-Сияр әл-Кәбир” хезмәтләре тәшкил итә. Бар бу хезмәтләрне дә Әбу Фадл әл-Марвази (Хәким Шәһид) “Мохтәсар әл-Куфи” җыентыгына туплаган. Үз чиратында, бу җыентык  Әс-Сәрхасинең “Әл-Мәбсүтъ” китабында китерелә.

2)    “Масаилүн-нәвадир” (яки “Гайре Заһир әр-Ривая”). Болар – мәзһәбнең өстәмә китаплары. Моңа хәнәфи мәзһәбенең беренче дәрәҗәдәге назариятчеләренең (теоретикларының) “Масаилүл-ысул”га керми калган хезмәтләре керә. Мәсәлән, Мөхәммәд әш-Шәйбанинең “Әл-кайсаният”, “Әл-Һаруният”, “Әл-Җурҗаният”, “Әр-Рукият” китаплары – шулар исәбендә. Бу чыганаклар, беренче дәрәҗәдәге чыганакларга караганда, азрак ышанычлы дип санала.

3)    “Әл-Вакият һәм фәтвалар”. Бу хезмәтләрнең авторлары – Әбу Йосыф һәм Мөхәммәд әш-Шәйбанинең шәкертләре һәм аларның шәкертләренең шәкертләре. Аларның саны бик күп. Бу китапларда мәзһәбнең хокукый карарлары (фәтвалары) һәм төрле вакыйгалар бәян ителгән. Әлеге дәрәҗәдәге хезмәтләрнең аеруча билгелеләреннән “Китаб ән-Нәвазил лигыльлиль-Фәкыйһ”, “Мәҗмү ән-Нәвазиль вә әл-Вакият” хезмәтләре. Андый фәтваларның беренче җыентыгы “Нәвәәзил”не Әбу-л-Ләйс Сәмәрканди төзи. Бу категориягә Ибне Габидинның “Рәсмүл-Мүфти” хезмәте дә керә. Хәнәфи мәзһәбе тарафдарларының дөньяга карашы Мәтуриди кәляме нигезендә формалаша. Аның гомуми нигезләрен Әбу Мансур әл-Мәтуриди үзенең “Китаб әл-Тәүхид” хезмәтендә үстерә.

 

Хәнәфи мәзһәбе терминнары

1)    Заһир әр-Ривая – Әбу Хәнифә, Әбу Йосыф һәм Мөхәммәд әш-Шәйбанидан алынган мәгълүматлар;

2)    Имам – Әбу Хәнифә;

3)    Шәйхан – Әбу Хәнифә һәм Әбу Йосыф;

4)    Тарафәйн – Әбу Хәнифә һәм Мөхәммәд әш-Шәйбани;

5)    Сәхибәйн – Әбу Йосыф һәм Мөхәммәд әш-Шәйбани;

6)    Әс-Сани – Әбу Йосыф;

7)    Әс-Салис – Мөхәммәд әш-Шәйбани;

8)    Ләһүү – Әбу Хәнифәнең фикере;

9)    Ләһүмәә яки мәзһәбүһүмәә – Әбу Йосыф һәм Мөхәммәд әш-Шәйбаниның фикерләре;

10)      Әсъхәәбүнә – Әбу Хәнифә, Әбу Йосыф һәм Мөхәммәд әш-Шәйбани;

11)      Мәшәйих – Әбу Хәнифәнең үз чорында яшәмәгән тарафдарлары.

 

Хәнәфи мәзһәбенең кайбер ысуллары

1)    Әбу Хәнифә, Әбу Йосыф һәм Мөхәммәд әш-Шәйбани вердиктларына (хөкемнәренә) нигезләнгән фәтвалар (“Заһир әр-Ривая”) – ахыргача тәмамланган фәтвалар булып исәпләнә һәм аларны үтәү – мәҗбүри. Әгәр дә Әбу Хәнифә һәм Сәхибәйннең фикерләре аерыла икән, мәзһәбне нигезләүченең фәтвасы үтәү өчен өстенлерәк дип санала. Сәхибәйннең (Әбу Йосыф һәм Мөхәммәд әш-Шәйбаниның) фәтваларына килгәндә исә, аеруча әһәмиятле бер зарурлык булмаганда аларга өстенлек бирелми. Мәсәлән, мәзһәбкә нигез салучыныкы итеп күрсәтелгән теге яки бу фәтваның Әбу Хәнифәнеке булуында шик булганда андый зарурлыкта ихтыяҗ туарга мөмкин. Кайбер мәсьәләләр буенча, мәсәлән, шаһәдәт бирү (шаһит булу, раслау) һәм мирас итеп калдыру мәсьәләләре буенча, Әбу Йосыфтан сылтама алып фәтва чыгарырга була. Ә кайбер мәсьәләләр буенча Мөхәммәд әш-Шәйбанигә һәм Зөфәр ибне Хөзәйлгә сылтама китереп тә фәтва чыгарырга мөмкин.

2)    Әгәр нинди дә булса берәр мәсьәлә буенча имамның (Әбу Хәнифәнең) әзер фәтвасы юк икән, аның буенча фәтва (хокукый хөкем) Әбу Йосыф фикере һәм аның дәлилләре, ә аннан соң – Мөхәммәд әш-Шәйбани, ә аннары – Зөфәр әл-Хөзәйл һәм Хәсән ибне Зияд фикерләре һәм дәлилләре нигезендә чыгарылырга мөмкин.

3)    Әгәр нинди дә булса бер проблема буенча кыяс нигезендә дә, истихсан нигезендә дә фәтва чыгарырга мөмкин булса, күп очракларда фәтва истихсанга таянып чыгарылырга тиеш.

4)    Әгәр тикшерелә торган ниндидер бер проблема буенча “Заһир әр-Ривая”дә берни дә әйтелмәгән икән, аның чишелешен мәзһәбнең башка чыганакларында эзләргә мөмкин.

5)    Әгәр имамда ниндидер бер мәсьәлә буенча берничә аңлатма булса, фәтва чыгарганда аларның иң ышанычлысына һәм бәхәс кузгатмаслыгына (бәхәс кузгатмый торганына) таянырга кирәк.

6)    Әгәр дә мәшәйихлар (Әбу Хәнифәнең үзе яшәгән чорда яшәмәгән тарафдарлары) ниндидер бер мәсьәлә буенча төрле, кайвакыт бер-берсенә каршы килә торган фәтвалар чыгарган икән, бу вакытта күпчелекнең фикеренә таянып фәтва чыгарылырга тиеш.

7)    Зәгыйфь һәм шикле хәдисләр нигезендә фәтва чыгарылырга тиеш түгел. Бик зур зарурият булганда, аерым бер очракларда гына бу хәдисләр нигезендә фәтва чыгарылырга мөмкин.

 

Хәнәфи мәзһәбенең таралыш алуы

Алда әйтеп кителгәнчә, Әбу Хәнифәнең шәкертләре, остазлары белән кайбер мәсьәләләр буенча ниндидер бер каршылыклы карашта торган булуларына да карамастан, тулаем алганда, аның хокук мәктәбен хәлифәттә тарату өчен зур көч куйган. Бер үк вакытта, алар мөгаллимлек эше белән дә шөгыльләнгән һәм хәнәфи мәзһәбенең назари (теоретик) нигезләрен төзеп бетерү өчен барысын да эшләгән. Аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә, хәнәфи мәзһәбе хокук тәгълиматы, ислам хокукы фәне өлкәсендә бар мәсьәләләрне дә хәл итәргә сәләтле, гомумколачлы хокук мәктәбенә әйләнгән. Болар барысы да бу мәзһәбнең Габбасилар хәлифәтендә иң киң таралган хокукый мәктәпкә әверелүенә китерә. Хәнәфичелеккә, хәтта, үз дәүләтендә хокукның фундаменталь нигезләре булуында кызыксынган хакимияттәге династия дә ярдәм итә башлый. Габбасилар хәлифәсе Һарун әр-Рәшид хакимлеге чорында  хәнәфи мәзһәбенең аеруча күренекле назариятчеләренең берсе Әбу Йосыф Бәгъдадның баш казые була. Хәлифәтнең провинцияләрендәге бар казыйлар да аның тарафыннан билгеләнеп куела. Әлеге вазыйфага намзәдләр (кандидатлар) сайлаганда Әбу Йосыф хәнәфи мәзһәбе тарафдарларына өстенлек бирә. Шул сәбәпле, хәнәфичелек, дәүләттә тагын да киңрәк колач белән таралып, үсеш ала башлый. Соңыннан хәнәфи мәзһәбе Госманлы империясендә рәсми дәүләт мәзһәбе статусын ала. Шул вакыттан башлап, хәнәфи мәзһәбе ислам дөньясының төрле регионнарында ныклап урнаша һәм бөтен дөнья мөселманнарының күпчелеге безнең көннәргә кадәр шул мәзһәб тарафдары булып кала бирә.

“Ислам энциклопедиясе сүзлеге” материаллары буенча

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана