Мәчетләр ачылу уңаеннан

16 сентябрь 2013 ел 09:55

Бисмилләһир рахмәнир рахим! Без  республикада  төзелгән һәр мәчет ачылышында куанып-шатланып шөкрана кылабыз, Аллаһы Тәгалә шушы мәчетләрне коручыларны да, мәчеткә йөрүче мәхәллә халкын да рәхим-шәфкатеннән ташламасын дип телибез.

Җир йөзендә мәчетләр булу - безгә насыйп иткән  зур нигъмәт. Чөнки мәчет  - җаннарыбызны нәсыйхәтләгән, әдәпкә өйрәткән Аллаһ йорты. Пәйгамбәребез (сгв) нең бер хәдисендә әйтелә: “Әгәр сез күп вакытын мәчеттә үткәрүче кешене күрәсез икән, бу кешедә иман барлыкны таныгыз”, -ди. Шулай ук Пәйгамбәребезнең тагын бер хәдисендә әйтелә “Мәчет – Аллаһтан курыккан һәр мөселман йорты”.  Мөселманнарны күрештергән, таныштырган   күңелләребезне  нурландырган Аллаһ йортына һәркайсыбызның сукмагы киң булсын.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер хәдисендә: «Адәм баласы үлгәч, аның өч төрле гамәле кыямәт көненә кадәр изгелек булып торыр” диелгән. Ул изге эшләрнең беренчесе: әти-әнисенә дога кылырдай бала тәрбияләп калдыру.  Икенчесе – башкалар  файдасын күрерлек эш башкару. Өченчесе: хәерле гыйлем туплау.  

Менә шушы хәдисне тормышка ашыру өчен дә  безгә мәчет кирәк. Кечкенәдән бабасына, әбисенә  ияреп мәчеткә барган бала ата-анасына дога кылып яшәр. Иманлы, әдәпле булыр. Шушы мәчеттә ишеткән догалар аның күңелен чиста итеп саклар, иншАллаһ.

Кыямәткәчә изгелек булып торучы гыйлемне дә мәчеттә туплыйбыз. Коръән укып, Аллаһы Тәгалә өйрәткәннәргә төшенәбез. Шушында өйрәнгәннәрне өйләребезгә кайткач туганнарга, якыннарга җиткерәбез, иншАллаһ.

Кыямәткәчә изгелек булып торучы тагын бер гамәл ул- файдалы изге эш башкарып калдыру. Мәчет салдыру -  башкаларга файда китерердәй зур гамәлләрнең берсе. Кош оясы  кадәр генә мәчет салган кешенең дә  Аллаһы Тәгаләнең әҗер-савабына, җәннәткә эләгүенә өмет уяна. Бу хакта хәдистә ачык әйтелгән: “Аллаһы Тәгалә өчен  хәтта кош оясы кадәр генә мәчет төзеткән кешене  дә Аллаһы Тәгалә җәннәтле итәр”.

Аллага шөкер, бүген мәчет төзетүче тырыш бәндәләребез бар. Аларга Аллаһы Тәгаләнең әҗер-савабы язсын, эшләрен уң кылсын дип телик. 
Мәхәллә халкының иман йортына йөрүе, аны буш тотмавы, шунында җомга намазларына җыелуы да ул өммәтебезгә зур ярдәм.  Мәчетне буш тотмаган халык үзенә дә ярдәм итә.
 Җомга намазларына җыелу зур савап. Мөселман кеше тәһарәт алып, гыйбадәт кылу нияте белән мәчеткә юл алса, бу кешегә мәчеткә килеп кергәнчегә кадәр һәр адымы өчен изгелек язылыр, гөнаһы кимер.

Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)  бергә җыелып намаз уку турында: “Җәмәгать намазына йөрү 20 тапкырга саваплырак була”, - дип әйткән. Кайбер риваятьләрдә ул 27 тапкыр дип әйтелгән.

Әгәр дә көннәрдән-бер көнне: “27 тапкырга артыграк хезмәт хакы бирә торган җир бар” - дип әйтсәләр, нишләр идегез? Әлбәттә, еракта урнашкан булса да китеп барыр идегез. Чөнки без бу дөньяда бик күпне телибез. Зуррак хезмәт хакына да кызыгабыз.

Менә шунда уйлап карыйк әле, иманны саклый, тормышыбызны бәрәкәтле итә торган  “хезмәт хакы” бармы икән? Җәмәгать намазы өчен Аллаһы Тәгалә безгә  27 өлеш артыграк савап бирә. Менә шуннан атнасына, аена, елына күпме саваплы, бәрәкәтле “хезмәт хакы” алганны исәпләп карагыз!

Бәрәкәтне бәлки тасвирап та булмыйдыр. Бәлки ул шатлык булып килер, бәлки муллык, бәлки көтелмәгән  бер хәерле бер гамәл насыйп итәр. Бәрәкәт бит ул бик азны да күпкә әйләндерә ала. Бәлки әле бик зур хезмәт хакы безне баетмас та, ә бәрәкәтле булган кечкенә зарплата да әллә никадәр шатлык китерер.

Бәрәкәткә ирешергә тырышсак, ике хакыйкатьне онытмыйк. Аның берсе - Аллаһы Тәгаләгә тапшыру. Аллаһы Тәгаләгә ышанып, тәвәккәл итик. Икенчесе  - үзеңнең хәлеңнән килгәнне үтәү. Дога кылу, Аллаһы Тәгаләгә шөкер итү, тәүбәгә килү, хәләл эш башкару, туганлыкны саклау.

Барчабызга да Аллаһы Тәгаләгә шөкер итеп, дога кылып яшәргә язсын. Күркәм, бүгенге заман таләпләренә туры килгән мәчетләребез  ярдәмендә гыйлемле булырга, балаларны тәрбияле итәргә насыйп итсә иде! Мәхәллә халкына, мәчеткә аяк баскан һәркемгә бәрәкәтле тормыш, исәнлек-саулык, Аллаһы Тәгаләнең әҗер-савабын күреп яшәргә насыйп итсә иде! Амин.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Башка журналлар

Остазым

21 июль 2012 ел 19:50
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы