Татарстан мөфтие Камил хәзрәтнең "Якупов укулары"нда ясаган чыгышы

04 сентябрь 2013 ел 13:32

Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Вәлиулла хәзрәтне белгән, аның белән эшләгән, аралашкан бик күпләр аның хакында сөйләгәндә күп төрле эш башкарды диләр. Ул  китаплар, газетлар чыгарды, мәдрәсәләр торгызды, “Апанай” мәчетен төзекләндерде һәм имамлык эшен алып барды... Иҗтимагый чараларда катнашырга да вакыт тапты.  90 нчы еллардан -  Татарстанда дини эшчәнлек кабат торгызыла  башлаган вакыттан  башлап, ул бер көн дә динебезне кайгыртмый калмаган кебек. Хәзрәт бөтен көчен, акылын, гыйлемен, тырышлыгын дин юлына сарыф иткән шәхес.

Вәлиулла хәзрәтнең күп төрле эшләрен, фикерләрен, ниятләрен туплап караганда бер әйбер  ачык күренә. Ул өч төп байлыкны булдырырга, кире кайтарырга омтылган. Нинди байлыклар соң ул?

* Беренчедән, бабаларыбыз мирасына таянган дини нәшрият.

* Икенчедән, бабаларыбыз мирасына таянган дини мәгариф.

* Һәм, өченчедән - дини милләт, ягъни иманлы-инсафлы татар милләте булып яшәү.

Вәлиулла хәзрәт 20 ел дәвамында “Иман” нәшриятында меңләгән китаплар бастырдыШулай итеп кулланышка “дини нәшрият” төшенчәсен кертте.

Бүген без дини нәшрият өлкәсен тагын да көчәйтергә телибез. Шул максаттан “ХУЗУР” нәшрият йорты оештырылды. Нәшрият йорты - газет-журналлар, календарьлар, китаплар, интернет порталларны һәм интернет-радионы, онлайн-мәдрәсәне берләштерә. Хәзрәт әйткәнчә, “безнең менталитет мөселманча, шул ук вакытта техника-технология яңалыкларына ачык.

Икенче байлык -  республикада тулы бер дини мәгариф системасы бар. Вәлиулла хәзрәт аны булдыру өчен зур тырышлык куйды. Хәзер мираска таянган һәм бүгенге заманга туры килгән интеллектуаль ислам булдыру сорала.

Интеллектуаль ислам чыганагы –татар классик дин галимнәре мирасы. Шул  мирасны өйрәтеп дөнья күләмендә билгеле татар дин галимнәрен әзерләү - Вәлиулла хәзрәтнең эшен дәвам итү ул.

Нәзарәт тарафыннан 19-20 гасыр дәреслекләре барлана, классик татар дин белгечләренең дини-фәнни китаплары татарчага тәрҗемә ителә. Татарстан мәдрәсәсендә укучы шәкерт дин, хәнәфи мәзхәбе сорауларын мәшһүр татар дин әһелләре китабы буенча аңлатырга тиеш.

Вәлиулла хәзрәт бер чыгышында, “без ислам динендә пионерлар түгел”, дигән  иде. Ягъни, бер мең ярымга сузылган дини тарихыбыз бар. Ләкин, хәзрәт әйткәнчә, “тарихны ислами контекста җитәрлек өйрәнә алган юк”.

Аның бер теләге-хыялы бар иде. Ул Татарстандагы мөселман тарихи зиратлары картасын булдырырга теләде. Нәзарәт әлеге эшне тормышка ашыруны күз алдында тота. Халык телендә “изге урын” дип йөртелә торган зиратларны,  танылган дин әһелләре салдырган, эшләгән авыл мәчетләрен, алар торган җирләрне белү мөһим. Бу - борынгы татар авылларының дини, әхлакый рухын пропагандалау да булыр иде.

Татар халкы иманлы милләт һәм шуңа күрә дә аның рухи мирасы бай, интелектуаль (зыялы), зур потенциальга ия. Алга таба да динебез кушканча яшәргә, иманлы-инсафлы милләт булырга язсын.

Аллаһы Тәгалә Вәлиулла хәзрәт кылган изге гамәлләргә әҗер-савапларын бирсә иде. Ул башлаган изге  гамәлләрне алга таба да дәвам итәргә насыйп итсен иде. Амин.

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана