Авырлыклар турында хикәят

23 август 2013 ел 11:45

– Остаз, – дип сораган бервакыт аның шәкерте, – куйган максатларыбызга ирешергә комачаулап, сайланган юлдан читкә алып китә торган авырлыклар безнең көчсезлегебезне танытыр өчен тудырыламы?

– Син авырлыклар дип атаган ул киртәләр, – дигән аңа остазы, – чынлыкта синең максатыңның бер өлеше булып тора.

Алар белән көрәшүдән тукта. Алар турында уйлап куй да, исәпкә ал. Син үзеңне уктан атам дип күз алдыңа китер. Тәмек (мишень) ерак, ләкин син аны күрә алмыйсың, чөнки җиргә куе томан төшкән. Мондый вакытта, әллә син бу томан белән көрәшәсеңме? Юк, син җил чыгып, аның таралганын көтәсең. Хәзер инде ул тәмек күренә, ләкин җил синең угыңны читкә борып җибәрә.  Болай булганда син җил белән көрәшәсеңме? Юк, син аның юнәлешен һәм көчен билгелисең дә, атканда чак кына башка почмак белән атып, юнәлешкә төзәтмә кертәсең. Синең җәяң авыр һәм каты, синең аның керешен тартырга көчең җитми. Андый чакта син ул җәя белән көрәшәсеңме? Юк, син күнегүләр ясап мускулларыңны ныгытасың һәм һәрбер яңа тарткан саен ул керешне ныграк тартырга өйрәнәсең.

– Ләкин, җиңел бөгелә торган, авыр булмаган җәядән томансыз, җилсез вакытта аткан кешеләр дә бар бит, – ди аңа шәкерте үпкәләбрәк. – Ә ни өчен минем ук атуга гына шундый киртәләр очрый соң? Әллә инде бар җиһан минем алга баруыма каршы торамы?

– Бервакытта да башкаларга карама (яхшыдан үрнәк ал, камиллекнең чиге юк), – ди аңа остазы. – Һәркемнең үз җәясе, һәркемнең үз угы, һәркемнең үз тәмеге һәм ук атар өчен үз вакыты. Кемнәрдер үз максатлары итеп тәмеккә төгәл атуны куя, ә кайберәүләр – бары тик уктан атарга өйрәнүне генә.

Остаз тавышын киметеп, шәкертенең колагына болай ди:

– Мин сиңа тагын бер куркыныч серне ачам, олан. Томан җиргә синең атуыңа комачаулау өчен төшми, җил дә синең угыңны читкә алып китәр өчен исми, каты җәя дә синең көчсезлегеңне аңлатыр өчен эшләнмәгән, – алар үзләреннән үзләре бар, бары тик син үзең генә шундый шартларда да тәмеккә  туры ата алам дигән карарга килгәнсең. Шуңа да тәкәбберлегеңне авызлыкла да, авырлыкларга зарланудан тукта һәм туры итеп атарга өйрән яки (көчсезлегеңне күрсәтәсең килсә) үзеңә башка берәр җиңелрәк җәя сайлап ал да, тәмекнең терәп атып була торганына ат.

"Дин вә мәгыйшәт"

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана