Идел буенда тарикатьләр: тарихы һәм хәзерге заман

26 август 2013 ел 10:41

Безнең төбәктәге ислам тарихы турыдан-туры суфыйчылык белән бәйләнгән. Мөселманнар бер Аллаһка булган ихлас иманнарын күп очракта Мөхәммәд пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде!) рухый дәвамчылары аша кабул иткән һәм саклап калган. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров Идел буе татарлары тормышында тарикатьләрнең (дини җәмгыятьләрнең. – ред.) нинди әһәмияткә ия булулары турында сөйләде.

– Идел буе татарлары арасында ислам дине таралуга тәсаувыф (суфыйчылык) нинди йогынты ясаган?

– Тәсаувыф, суфыйчылыкның Идел буенда бик күптәннән үк килгән  тарихы, үз үзенчәлекләре бар. Идел буе Болгар дәүләтендә суфыйчылыкның төгәл генә кайчан барлыкка килүе турында әйтүе кыен, ләкин, XII гасырда болгарлар арасында ясәвийә тарикате (ул Хуҗа Әхмәд Ясәви тарафыннан нигезләнә. – ред.) тарала башлый. XVIII гасыр ахыры – XIX гасыр башы татар тарихчысы Шәрәфетдин бине Хисаметдин әл-Мөслими әл-Болгариның “Тәварихы Болгарийә” (“Болгар иле тарихы”) китабында (әсәр XVIII йөз азакларында яки XIX йөз башларында иҗат ителгән дип фаразлана. – ред.) бу тарикать тарафдарларының исемнәре китерелә. Суфыйлар татарлар арасында ислам дине таралуга шактый зур өлеш керткән.

Хәзерге мөселман яшьләренең күбесе үз рухый традицияләрен, халкыбыз тарихын белми. Урта гасырлар татар шигърияте суфыйчылык белән тыгыз үрелгән. Күпчелек татар шагыйрьләре суфый булган. Алар үз әсәрләрендә рухый һәм әхлакый камиллеккә ирешү турында язган. Тәсаувыф (суфыйчылык, ишан(чы)лык) – ислам фәннәренең берсе, ул күңелләрне пакьләргә, камилләштерергә чакыра. Без Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларындагы татар-төрки язучылары, шагыйрьләре әсәрләрендә суфыйчылык образлары, принциплары, положениеләрен очрата алабыз. Казан ханлыгы галимнәре ясәвийә тарикате (юлы) тарафдары булган. Алар арасында иң зур ихтирамга  лаеклыларының берсе – Колшәриф (туган елы билгесез). Тарихый чыганаклар буенча, ул 1552 нче елны руслар Казанны алган вакытта һәлак булган. Колшәриф шигъриятендә ясәвийә традицияләре ап-ачык күренә, мәсәлән, аның шигырьләренең берсе Сөләйман Бакырганиның (туган елы билгесез) улы Хөбби Хуҗага багышланган. Хөбби Хуҗа Әхмәд Ясәвинең (XI йөзнең ахыры – 1166) шәкерте булган.

XVI гасыр урталарыннан, Казан ханлыгы яулап алынганнан башлап,  мәчетләр, мәдрәсәләр җимерелә, мөселманнар үз ватаннарында дини белем алу мөмкинлегеннән мәхрүм кала, ислам гыйлеме алу өчен алар Урта Азиягә, Бохарага йөрергә мәҗбүр була. Ә Урта Азиядә суфыйчылык киң таралган була. Алар анда тәсаувыф (суфыйчылык) юлына баса. “Яшерен белемнәр”гә ирешкәннәрнең кайберләренә рухый тәрбия бирергә рөхсәт (иҗазәт) бирәләр. Татарларда XVII-XVIII гасырларда ислам күп очракта суфыйчылык идеяләре белән тиңләштерелә. Суфыйчылык, өстенлек итүче дини институт буларак, татарлар тормышының бар якларына да йогынты ясаган: гаилә мөнәсәбәтләреннән башлап социаль-сәяси карашларга кадәр. XVII-XVIII гасырларда татарлар арасында, башка традицияләрне (мәсәлән, ясәвийә традицияләрен) алыштырып, нәкышбәндийә тарикате (ул Хуҗа Баһаветдин Нәкышбәнди тарафыннан нигезләнә. – ред.) киң тарала. XVIII-XIX гасырларда татар дин галимнәренең үз рухый остазлары (нәкышбәндийәнең әл-мөҗәддидийә мәзһәбе вәкилләреннән) булган: шагыйрь, дин гыйлеме белгече Габдеррәхим бине Госман әл-Болгари Утыз Имәнинең (1754-1834) – шәех Фәезхан әл-Кабули; мәгърифәтче, исламият галиме Габденнасыйр Ибраһим улы Курсавиның (1776-1812) – шәех Ниязкол әл-Төрекмәни; илаһият галиме, тарихчы Шиһабетдин Мәрҗанинең (1818-1889) – шәех Гобәйдулла бине Ниязколый, Габделкадыйр әл-Фарукый әл-Һинди, Мәзһәр бине Әхмәд әл-Һинди. Алар барысы да шәригать нигезләрен өйрәнгәч кенә тәсаувыф (суфыйчылык) юлына баскан. Үз хезмәтләрендә, алар, мөселманның беренче бурычы – хак иманга ия булу, икенче бурычы – фикъһе (мөселманнарның каноник хокукы. – ред.) мәсьәләләрен өйрәнү, бары тик шуннан соң гына тәсаувыф юлына басу дип язганнар.

XX гасырның 17 нче елларыннан башлап, татар мәдрәсәләре нәкышбәндийә тарикатендә (юлында) булган дин әһелләре тарафыннан контрольдә тотыла. Ул вакытларда халык имам сайлаган вакытта лаеклы остазы булган намзәдкә (кандидатка) өстенлек биргән. Ягъни суфый булмый торып, җәмгыятьтә абруй да казанып булмаган. Ул чорларда суфыйчылык татар халкының дини вә милли үзенчәлекләрен саклап калу өчен хезмәт иткән.

XX гасырның 90 нчы елларыннан башлап, илебездә суфыйчылык яңадан торгызыла башлады. Татарстанда традицион тарикатьләрнең саны арта бара, алар гади мөселманнар һәм дин әһелләре арасында популярлык казанып килә. Традицион тарикатьләр исламның гүзәллеген һәм югары әхлакый сыйфатларга ия булуын чагылдыра, динебезнең әхлакый принциплары таралыш алуга ярдәм итә. Тарикатьләр – экстремистик ислам агымнарына альтернатива.

– Радикаль карашларда булган мөселман яшьләренә, алар белән  каршы торуга бармыйча гына, йогынты ясарга мөмкинме? Аларның дин турында белемнәре сай, диннең төп мәсьәләрендә алар берни дә белми бит. Бер Аллаһка ышанган төрле кешеләр арасында булган кискен конфронтациягә нәрсәне каршы куярга була?

– Теләсә кайсы кешенең күңеленә ачкыч табарга була. Бу аны үгетләүче кешенең күңел пакьлегенә, аның халәтенә бәйле. Аның ихлас кичерешләре, белемнәре аларга исламның чын матурлыгын җиткерергә, Аллаһка, Пәйгамбәребезгә (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде!) булган чын сөюне тоярга ярдәм итә.

Шул вакытта, дөрес инану һәм карашлар чагылдыручы аның сүзләренә иртәме-соңмы барыбер колак сала башлаячак. Шуның өчен, халкыбызның  рухый традицияләрен торгызу, аларны яшьләргә җиткерү – аеруча мөһим.  Моның өчен бар мөмкинлекләр дә бар. Нәкъ менә шул рухый кыйммәтләр татар мәдәнияте һәм сәнгатенең нигезен тәшкил итәләр дә, аларның берсен икенчесеннән аерып карау мөмкин түгел. Чөнки, ислам – татарлар тормышының бар өлкәсенә дә йогынты ясаган: гаиләдәге мөнәсәбәтләргә дә, эшмәкәрлеккә дә, сәяси эшчәнлеккә дә. Татарларның тормыш рәвеше – нәкъ менә дин үзе булган, ә дин әһелләре суфыйлар белән тиңләштерелгән. Тәсаувыфның асылы – күңелләребезне пакьләндерү. XVII-XIX гасырларда җиңел булмаган, ә вакыты-вакыты белән бик авыр булган милли тормыш сабырлык, Аллаһы Тәгаләгә сыгыну, Аның рәхим-шәфкатенә өмет баглау кебек төшенчәләрне халык өчен бик әһәмиятле иткән. Алар безгә XVII гасырның 2 нче яртысында яшәгән Мәүла Колый (“Хикмәтләр”), XVII гасыр ахыры – XVIII гасыр башында яшәп иҗат иткән Суфи Аллаһияр (“Сөбател-гаҗизин” (“Гаҗизләрнең ныклыгы”, Казан, 1802); “Морадел-гарифин” (“Укымышлыларның максаты”, М., 1858); “Мәсләкел-мөттәкыйн” (“Тәкъвалар юлы”, Казан, 1899)) кебек суфый шагыйрьләр аша килеп ирешкәннәр.

– Шулай итеп, тормыш авырлыкларын үтәр өчен, тәсаувыфның төп мәсьәләсе – күңел пакьлеге, Аллаһка сыгыну белән бәйле булган башка рухый-физик халәткә күчәргә кирәк булып чыга?

– Мөселман – югары әхлаклы кеше дигән сүз. Намаз уку, ураза тоту, Аллаһка гыйбадәт кылуның башка төрләре безне яхшы якка таба үзгәртә, рухый яктан баета. Тәсаувыф рухый-әхлакый яктан камилләшүнең өстәмә ысулларын тәкъдим итә, аларга өйрәтә. Традицион тарикатьләр безне тыйнаклыкка, сабырлыкка, игелекле гыйлемнәргә омтылырга өйрәтә. Бу сыйфатлар татар халкының да лаеклы сыйфатлары булып тора. Безнең тарикать шәехләре бервакытта да зөһедкә, бикләнеп ятуга өндәмәгәннәр, киресенчә, җәмгыятьтә яшәргә, гаилә корырга, гомуми мәсьәләләрне чишүдә катнашырга, дөньяны яхшы якка үзгәртергә тырышырга, ләкин, шул ук вакытта, һәрвакыт Аллаһ белән булырга чакырганнар. Шәех Баһаветдин Нәкышбәнди: “Күңел – Сөеклегә (Аллаһка), ә куллар – эшкә”, – дигән. Аллаһы Тәгалә белән япа-ялгыз булуга караганда, Аллаһ белән җәмгыятьтә булу яхшырак.

Фәрид БАТЫРШИН

Чыганак: www.islam-today.ru

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана